kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе белән таныштыру.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе»

Тема: Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

Максат: Сыйфат сүз төркеме турында укучыларның белемнәрен ныгыту;

Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру;

Укчыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: презентация,карточкалар, кроссворд.

Сингапур структуралары: Конэрс, Таймд-Пэа-Шэа, Раунд-Робин, Куиз-Куиз-Трейд, Намбэ-Ап.

Дәрес планы.

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы.

1.Дәресне оештыру моменты.

-Кыңгырау шалтырады, дәрес башланды.

-Исәнмесез укучылар.

-Ә хәзер җилкәдәш партнёрларыгыз белән, аннары кара-каршы партнёрларыгыз белән исәнләшегез.

-Рәхмәт, тыныч кына утырыгыз.

II.Уку мәсьәләсен кую.

1.Дәрес максатын сораулар ярдәмендә ачыклау;

2.Проблема кую.

Укучылар, дәресне башладык. Мин сезгә кроссворд әзерләдем. Кроссвордны чишә башлаганчы, әйтегез әле нәрсә соң ул кроссворд?

-Кем җавап бирергә тели?

-Әйдә Булат, җавап биреп кара әле.(Кроссворд ул-табышмакларның җавапларын дөрес итеп чишү. Разгадать правильно загадки).

-Бик дөрес,рәхмәт утыр.

Ә хәзер мин сезгә табышмакларны укыйм, сез җавап бирерсез.Әзерме? Башладык.

    1.Аягы юк,кулы юк.
     Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
     Бу ни була,кем белә? ( Суык)

Арина. Тәрҗемәсе ничек була? (перевод как?-холод)

Килешәсезме?

2нче табышмакны тыңлыйбыз.
    2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)

Булатның җавабы белән килешәсезме?(Әйе. Ә тәрҗемәсе ничек?ёлка)

3нче табышмакны тыңлыйбыз.
    3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)

  Альбинаның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Луна)  

4. Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

Саматның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә?листья)

    5.Ашамый, эчми,

  Көне – төне эшли. (Сәгать)

Азалиянең җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Часы)

    6.Өй эчендә базым бар,

    Баз эчендә бозым бар.

    Керер идем – сыялмыйм ,

    Бозларында шуалмыйм.  (Суыткыч)

Слайд1

Эльвираның җавабы белән килешәсезме?(Тәрҗемәсен кем әйтә? Холодильник). Игътибар белән карагыз әле нинди сүз килеп чыкты?(Сыйфат). Без сезнең белән бүген сыйфат темасын үтүне дәвам итәрбез.

   


С

у

ы

к


Ч

Ы

Р

Ш

Ы


А

Й



Я

Ф

Р

А

К

С

Ә

Г

А

Т

Ь


С

У

Ы

Т

К

Ы

Ч

Слайд2

Ә хәзер игътибар белән экранга карагыз әле.Сез анда кагыйдә күрәсез. Кагыйдәне укып чыгыгыз. Самат укып чык әле.

Сыйфат предметны белдерә. Кем? Нәрсә? соравына җавап бирә.

Бик яхшы. Ә сез бу кагыйдә белән килешәсезме?(10 секунд вакыт бирелә, уйлагыз).

Вакыт бетте. Игътибар!(кулларны күтәрәләр, төшерәләр).

Кем җавап бирергә тели?

Булат, килешмим. Ни өчен килешмисең?

Чөнки, сыйфат предметның билгесен белдерә, Нинди? Кайсы?сорауларына җавап бирә.

Булатның җавабы белән килешәсезме?(Вы согласны с ответом Булата).

-Әйе. Слайд 3

Ә хәзер барыгызда экранга карагыз әле,Булат дөрес җавап биргәнме?. Әйе.

Ә беренче кагыйдә турында нәрсә әйтә аласыз?нинди сүз төркеме турында әйтелә микән?(исем)

Без сезнең белән сыйфат турында алга таба да күп нәрсәләр беләчәкбез.Игътибарлы булыгыз.

Слайд 4

Барыбызда экранга карыйбыз.Сез монда нәрсәләр күрәсез? (сыйфатлар).Бик дөрес.(На экране вы видете прилагательные).

Эльвира укып кит әле.

Кызыл, кызылрак, җылы, җылырак, күңелле, күңеллерәк, якты, яктырак, матур, матуррак, тәмле, тәмлерәк, баллы, баллырак.

Булды, утыр. Хәзер сез миңа гади дәрәҗәдәге сыйфатларны табып, әйтергә тиеш буласыз. Моның өчен сезгә уйларга 10 секунд вакыт бирәм.

Башладык. Вакыт бетте. Игътибар!

1нче өстәлдәге 2нче номер астындагы партнёр җавап биреп карасын әле. Сез аның белән килешәсезме?(Вы согласны?)

-Бик яхшы. Ә калган сыйфатларның нинди дәрәҗәдә килүен соңрак белербез.

Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны тәрҗемә итеп карыйк әле. Бу эшне группада эшлибез. Һәр өстәлдән 1нче номер астындагы партнёр башлый. Ул беренче сүзне укый да тәрҗемә итә, 2нче номер астындагы партнёр 2 нче сүзне укый да тәрҗемә итә. .. шулай беткәнче дәвам итәсез.(30 секунд вакыт бирелә).

Башладык.

Вакыт бетте. Игътибар.

-Ә хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куегыз әле.Экрандагы сүзләрне күчереп алыгыз.

Булдымы? Бик яхшы.

Әйдәгез әле кайбер предметларның билгеләрен әйтеп карыйк әле.

Бу ручка матур, ә бусы матуррак.

Бу гөл яшел, ә бусы яшелрәк.

Альбинаның чәче озын, Азалиянеке озынрак.

Саматның сумкасы зур, Давидныкы зуррак.

Кем әйтә, без бу предметларны нишләттек?(Чагыштырдык).

Бик дөрес, укучылар.

Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?

-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе турында.Бик дөрес укучылар. Менә без сезнең белән бүгенге дәреснең темасын китереп чыгардык.(Экранда күрсәт). Слайд 5

Ә хәзер алда язган сыйфатларны карап китик әле, без гади дәрәҗәдәге сыйфатларны таптык, ә калганнарын соңрак дидек, димәк нинди дәрәҗәдәге сыйфатлар булды инде?(чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар).

Хәзер безгә нәтиҗә чыгарырга кирәк. Без нинди нәтиҗә чыгарырбыз микән. Яхшылап уйлагыз, ничек чагыштырдык, нәрсәләр ярдәмендә чагыштырдык? (10 секунд)?(Какой сделаем вывод?).

Кем әйтеп карыйм ди. Әйдә Самат әйтеп кара әле.

-Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала. Дәреслек-39бит.

Укучылар , Саматның фикере белән килешәсезме? Әйе.

Рәхмәт Самат утыр.

Мин сезнең алдыгызга карточкалар куйдым, һәрберегез берәр карточка алыгыз, укыгыз, әмма башкаларга күрсәтмәгез. Карточкада сүзләр язылган (на карточках написаны слова), сез ул сүзнең нинди дәрәҗәдә булуын белергә тиеш. Монда гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре дигән язулар күрәсез. Әкрен генә торыгыз, урындыкларыгызны этеп куегыз да үзегезнең сүзегез кайсы дәрәҗәгә туры килә, шул язу янына барып басыгыз. Ә хәзер үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез (найдите себе пару, и дайте “пять”) Булдымы?.

Сезнең һәрберегездә 1 сыйфат язылган карточка, сез яңадан шуңа 4 сүз уйларга тиеш буласыз.Барлыгы 5 сүз булырга тиеш.Моның өчен сезгә 15шәр секунд вакыт бирелә.Эшне озынрак укучы башлый.Мин вакыт бетте дигәч, икенче укучы үзенең җавабын әйтә башлый.

Аңладыгызмы? Башладык. (1-2 укучыдан сорау). Самат сиңа Давид нинди сыйфатлар әйтте? Килешәсезме укучылар? (әйе, булса кул чабалар). Бик яхшы укучылар, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

Эшне группаларда дәвам итәбез.(работу продолжаем в группах).Ә хәзер исегезгә төшерегез әле, сезгә партнёрларыгыз нинди сыйфатлар әйткәннәр иде.(10 секунд)

(1нче номерлы укучы иптәшеннән ишеткән сыйфатларны 2нче номер астындагы партнёрга, 2нче номер астындагы партнёр 3нче номер астындагы партнёрга............ әйтеп чыгасыз.)(1минут вакыт бирелә).(1-2 укучыдан әйттерү).

Слайд 6

Игътибар белән экранга карагыз әле. Анда нәрсәләр язылган? (Сыйфатлар). Самат укып кит әле. (Акыллы, яшел, матур, кызыл, кечкенә, чиста). Булды, рәхмәт.

Әйдәгез бу сүзләрне тәрҗемә итеп карагыз әле. Булдымы.

Ә хәзер дөрес тәрҗемә иткәнсез микән экранга карап тикшерегез. Слайд 7

Сыйфатлар нинди дәрәҗәдә бирелгән? (гади). Ә хәзер гади дәрәҗәдәге сыйфатларны нинди дәрәҗәгә куярга кирәк?(чагыштыру). (10 секунд).

Тикшереп чыгыйк әле. Әйдә Самат беренче сыйфатны укы да чагыштыру дәрәҗәсенә куй. Булдырдың, рәхмәт. Алга таба шулай дәвам итәбез.

Һәрберегез чагыштыру дәрәҗәсенә куйган 2 сыйфатны сайлагыз да, җөмлә төзеп карагыз. (10 секунд вакыт бирелә) Башладык. Вакыт бетте. Төзегән җөмләләрегезне җилкәдәш партнёрларыгыз белән уртаклашыгыз. Апартнёры башлый. 1-2 укучы үзенең җөмләләрен безгә дә укып китсен әле.

Полина җөмләсен дөрес төзегәнме?

Яхшы, без ничек җавап бирәбез “Бик яхшы”.

Слайд 8

Дәреслек белән дә эшләп алыйк әле. Дәреслекнең 68нче битен ачып, 2нче күнегүне табыгыз. Биремен Эмиль укы. Күнегүне язмача эшлибез. Экранда үрнәк бирелгән, шул үрнәк буенча язарга кирәк.Үрнәкне Азалия укып чык әле. Эшли башладык.

Дөреслеген тикшереп чыгабыз.

Мин сезнең өстәлләрегезгә карточкалар куеп чыктым.(Куиз-Куиз-Трейд). Һәрберегез берәр карточка алыгыз, карточкаларда җөмләләр язылган, аста, бөкләнгән өлешендә җавабы язылган, укыгыз, башкаларга күрсәтмәгез.Бирелгән җөмләдән сыйфатны табасыз, чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйтергә тиеш буласыз.Әкрен генә урыннарыгыздан торыгыз, урындыкларны этеп куегыз, үзегезгә пар табыгыз, аңа “биш” бирегез. Озынрак укучы башлый. Ул укы бетергәч, икенче партнёр үз җөмләсен укый сыйфатны таба, җавап биреп бетергәч карточкаларны алмаштырасыз яңадан үзегезгә пар эзлисез.Барлыгы 3 партнёр белән алмашырга тиеш буласыз. Моның өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә.

Башладык. Вакыт бетте. Бер- берегезгә рәхмәт әйтеп, әкрен генә урыннарыгызга утырыгыз.

Слайд 9

Сезнең алда сүзтезмәләр язылган битләр бар.Сез шул сүзтезмәләрне җәяләрнен ачып, тәрҗемә итәргә тиеш буласыз.(группаларда эшләү).

1нче сан астындагы партнёр 2нче сан астындагы партнёрга 1нче сүзне укый да тәрҗемә итә,аннары 2нче сан астындагы партнёр 3нче сан астындагы..... шулай беткәнче дәвам итәбез.

-Беттеме? Ә хәзер тикшереп китәбез. (Берничә укучыдан сорала). Экранга крап дөреслеген тикшерү. Слайд 10

Бирелгән сүзтезмәләрдән сыйфатларны табасыз.(10 секунд)

Вакыт бетте.Арина сыйфатларны укып кит әле.

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куегыз.(10 секунд).

Нинди кушымалар ярдәмендә чагыштыру дәрәҗәсенә куябыз әле? Кем әйтә?

Рак/-рәк кушымчасы ялганган сыйфатлар сыйфатның нинди дәрәҗәсе булалар?(сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе).

Тикшереп китик әле.

Сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп чыктыгыз, хәзер шул сыйфатларны кулланып җөмләләр төзисез, кем күбрәк җөмлә төзи ала. Мин сезгә 5 минут вакыт бирәм.

Башладык. Вакыт бетте.

Әкрен генә дәфтәрләрегезне җыегыз да миңа тапшырыгыз.Мин бүгенге дәрескә билгеләрне шушы эшләрегезгә карап куям. Дәрестә барыгызда бик актив катнаштыгыз.

Вакыт калса, 39бит 2нче күнегү, Намбэ Ап-мин сүзләр әйтәм, сыйфатлар булса басалар, башка исемнәр булса утырып торалар.)

V.Өй эше бирү.(Экран)

-44бит,3нче күнегү язарга. (укытучы аңлата).

VI.Рефлексия. Слайд 11

Ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясап китик әле.

-Сез бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндегез?

-Нәрсә белдегез?

Сезгә нәрсә ошады?

Сезнең өстәлләрегездә 3 төстә карточкалар бар. Слайд 12.

-Әгәрдә сез дәресне аңладым, миңа дәрес ошады дип уйласагыз яшел төсне аласыз;

-Әгәрдә дәресне аңладым, ләкин сораулар калды дип уйласагыз сары төсне аласыз;

-Бөтенләй бернәрсә дә аңламадым дип уйласагыз кызыл төсне алыгыз.

Слайд 13.

Кемнәр яшел төстәге карточканы сайлады, алар яшел конверттан өй эшен алалар;

Кемнәр сары төстәге карточканы сайлады, алар сары конверттан өй эшен алалар;

Кемнәр кызыл төстәге карточканы сайлады, алар кызыл конверттан өй эшен алалар;

Беренче яшел карточка сайлаган укучылар килеп өй эшен алалар.

Икенче сары карточка сайлаган укучылар өй эшен алалар

Өченче кызыл карточка сайлаган укучылар өй эшен алалар.










Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе

Автор: Гилемуллина Лайсан Мансуровна

Дата: 25.08.2023

Номер свидетельства: 635953

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(61) "Тема: Сыйфатны? чагыштыру д?р???се. "
    ["seo_title"] => string(39) "tiema-syifatnyn-chaghyshtyru-d-r-zh-sie"
    ["file_id"] => string(6) "229748"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1441868088"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(133) "Сингапур элементларын кертеп, "Сыйфат д?р???л?ре" темасына д?рес эшк?ртм?се "
    ["seo_title"] => string(83) "singhapur-eliemientlaryn-kiertiep-syifat-d-r-zh-l-rie-tiemasyna-d-ries-eshk-rtm-sie"
    ["file_id"] => string(6) "146925"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419272870"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(51) "ФГОС буенча д?рес эшк?ртм?се "
    ["seo_title"] => string(33) "fgos-buiencha-d-ries-eshk-rtm-sie"
    ["file_id"] => string(6) "232020"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442728318"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(135) "4 нче сыйныфта татар теле д?ресе.Сыйфат д?р???л?рен гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(87) "4-nchie-syinyfta-tatar-tielie-d-riesie-syifat-d-r-zh-l-rien-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "144659"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1418755715"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(101) "Степени сравнения имен прилагательных (татарский язык)"
    ["seo_title"] => string(55) "stiepienisravnieniiaimienprilaghatielnykhtatarskiiiazyk"
    ["file_id"] => string(6) "260955"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449053627"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства