kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

ФГОС буенча д?рес эшк?ртм?се

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Тема: Сыйфат.

Максатлар:

1.Белем бир? максаты - Сыйфат турында белг?нн?рне иск? т?шер?, сыйфатларны м?гън?л?ре буенча т?ркемл?? к?некм?л?рен булдыру.

2.Фикер с?л?тен ?стер? максаты - С?йл?мне сыйфатлар ярд?менд? матурлау, тулыландыру м?мкинлеген ?зл?штер?, укучыларны? с?йл?м телен баету.

3.Т?рбияви максат - Туган телне? матурлыгын тоярга ?йр?т?.

?и?азлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, тест.

Д?рес тибы: я?а белемн?рне формалаштыру.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ, КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД

I. Оештыру ?леше.

1. Ис?нл?ш?.

2. Укучыларны? д?реск? ?зерлеген тикшер?.

3. Д?реск? кир?кле ?сбапларны барлау.

( У?ай хал?т тудыру, кунакларга, бер – берсен? елмаю)

II. Уку м?сь?л?сен кую.                        

1.Текстлар ?стенд? эш. Экранда бирел?.

-Укучылар бу ике текстны игътибар бел?н укыгыз ?ле. Алар арасында нинди охшаш ??м аермалы яклар бар?

   1нче текст.

   Я?гырлар яуды, кояш карады. Бер атнадан сабаклар, яфраклар чыкты. ??й к?не ч?ч?кл?р б?тен бакчама ямь бирде. К?з к?не орлыклар ?ыеп алдым.

 2нче текст.

   ?ылы я?гырлар яуды, якты кояш карады. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты. ??й к?не аллы-г?лле ч?ч?кл?р б?тен бакчама ямь бирде. К?з к?не тигез, матур кызыл орлыклар ?ыеп алдым.

- тестларны уку;

- текстларны чагыштыру;

- аерымлыкларын табу;

- н?ти?? ясау;

- Кайсы текст матуррак я?гырый? Бу кайсы с?зл?рг? б?йле? ?йе, д?рес сыйфатларга.

Дим?к, б?ген без сезне? бел?н сыйфат турында с?йл?шербез.

III. Уку м?сь?л?сен чиш?.

1.Сыйфат турындагы белемн?рне иск? т?шер?.

- Сыйфатны? лексик м?гън?се;

- Сораулары;

( Сыйфат предметны? билгесен белдер?, нинди? кайсы? сорауларына ?авап бир?, сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була)

-М?с?л?н, яшел яфрак, ?ылы с?т, буранлы к?н, кызыл алма. Бу очракта яфрак, с?т, к?н, алма с?зл?ре сыйфатланмыш була.

2. Текст ?стенд? эш.

 - ? х?зер ?зегез бирелг?н текстны сыйфатлар ярд?менд? матурлап карагыз ?ле. Кулланырга м?мкин булган сыйфатлар: салкын, ак, к?чле, ап-ак, матур.

    Безне? якларга кыш килде. ?илл?р ис?. ?авада кар б?ртекл?ре уйный. Аяк астында кар шыгырдый. Кыш к?не кар бураннары да була.

-Ничек килеп чыкты, укып карыйк ?ле. (Т?ркемн?н бернич? укучыга укыту)

-Укучылар кайсы текст ?зегезг? к?бр?к ошый? Ни ?чен?

-Дим?к, безг? сыйфатлар с?йл?мне матурлау ?чен д? кир?к ик?н. Х?зер шушы килеп чыккан текстны д?фт?рл?рг? язып куябыз. Башта числоны язабыз, теманы ??м матур итеп к?череп куябыз. Д?фт?рл?регезне д?рес итеп куегыз, ?зегез туры итеп утырыгыз.

3.Шигырь ты?лау. (233нче к?нег?, бернич? укучыга укыту)

- Шигырьд?ге сыйфатларны табыгыз. Алар предметны? н?рс?сен белдер?? (билгесен белдер?)

-Сыйфатлар предметларны? т?рле билгел?рен белдер?. Х?зер экранга карагыз ??м ?йтегез. Бу предметны? нинди билгел?ре?

Яшел, кара, ак, з??г?р (т?се)

Баллы, шик?рле, ачы, т?мле (т?ме)

Биек, кечкен?, т?г?р?к, озын (к?л?ме,формасы)

Юмарт, усал, юаш, ягымлы (характеры)

Кояшлы, карлы, ?илле (табигать к?ренеше билгел?ре)

Юеш, йомшак, каты, куе (физик х?ле)

-Дим?к, сыйфатлар предмеларны? нинди билгел?рен белдер?л?р?

Т?сен

Т?мен

Формасын

Характерын

Табигать к?ренеше билгел?рен

Физик х?лне

4. СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ. Мин сезг? предмет исемн?ре язылган карточкалар ?л?ш?м. Исемн?р астына шул предметны? билгел?рен язарга кир?к.Предметны? бер билгесен язган саен карточкаларны с?гать теле й?реше у?аена алыштыра барасыз. Эшне берд?м, тигез башкарырга кир?к (1нче ?ст?л: алма, чеби, лимон, куян. 2нче ?ст?л: аю, песи, кыяр, ?ил?к).

 (Укучылар ?зл?рене? ??р билгег? туры килг?н сыйфатларын укыйлар. Т?ркемн?н бер укучы торып ?авап бир?)

5. Физминутка.МИКС ПЭА ШЭА

-Укучылар, х?зер урыннарыгыздан торасыз, музыка астында х?р?к?тл?р ясыйсыз. Музыка туктагач якындагы укучы бел?н парлашасыз. Мин сезг? р?сем к?рс?т?м, сез шул предметны? билгел?рен бер-берегезг? с?йлисез. (бернич? укучыдан сорау)

6.”Яшеренг?н предметларны тап” уены. Экранда бирелг?н билгел?р буенча “яшеренг?н” предметларны (исемн?рен) табалар. М?с?л?н,

Сары, ?че, сусыл. (лимон)

Х?йл?к?р, зур койрыклы, ?ир?н. (т?лке)

Т?г?р?к, татлы, кызыл. (алма)

??йге, ?ылы, кояшлы. (к?н)

Куркак, соры, озын колаклы. (куян)

-Дим?к, предметларны д?рес табарга безг? нинди с?зл?р ярд?м итте? (н?ти??)

7. КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД. ? х?зер сыйфатлар турында алынган белемн?ребезне тикшереп китик, кечкен? ген? тест эшл?п алырбыз. Тест биремн?рен карап чыгыгыз. Д?рес ?авапны т?г?р?к эчен? алабыз.

1.Сыйфат н?рс?не белдер??

  а) предметны;

  б) билгене;

  в) х?р?к?тне;

2. Сыйфат нинди сорауларга ?авап бир??

а) нишли?

б) кем? н?рс??

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы с?з артык?

а) яшел;

б) кызыл;

в) бара;

4. Алма с?зен? кайсы сыйфат туры килми?

а) баллы;

б) акыллы;

в) кызыл;

5. Кайсы ??мл?д? сыйфат юк?

а) Мин б?ген бик ирт? тордым.

б) Безне? песи ирк? ??м х?йл?к?р.

в) Айг?л матур к?лм?к киг?н.

6. ??мл?д? нинди сыйфат т?шеп калган? Б?ген к?н. булды.

а) сары;

б) кояшлы;

в) т?ртипле;

Укучылар м?ст?кыйль эшлил?р. Бер-берсене? эшен,  экранга карап, тикшер?л?р. ??р д?рес эшк? бер бал куялар.

8. Карсыяшлечзуйома х?рефл?ренн?н файдаланып сыйфатларны белдерг?н с?зл?р т?зерг?.

(кара, яшел, ?че, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

-Кем к?бр?к с?зл?р язды шул укый.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, сезг? д?рес ошадымы?

-Д?ресне? темасы нинди иде?

-Кемг? д?рест? ?и?ел булды?

-Кемг? авыр булды? Ни ?чен?

  • Д?рес материалын бик ?йб?т ?зл?штердем, х?тта ипт?шл?рем? булыша алам.5
  • ?йб?т эшлим, материалны а?ладым. 4
  • ?йб?т эшлим, л?кин ипт?шемне? ярд?мен? каршы килмим. 3

(Укучылар ?зл?рен? билге куялар)

V. ?й эше.

235нче к?нег?. Сораулар урынына тиешле сыйфатларны куеп яз.

-Сау булыгыз укучылар!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«ФГОС буенча д?рес эшк?ртм?се »

Тема: Сыйфат.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты - Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, сыйфатларны мәгънәләре буенча төркемләү күнекмәләрен булдыру.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты - Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау, тулыландыру мөмкинлеген үзләштерү, укучыларның сөйләм телен баету.

3.Тәрбияви максат - Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, тест.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ, КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД

I. Оештыру өлеше .

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

( Уңай халәт тудыру, кунакларга, бер – берсенә елмаю)

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.Текстлар өстендә эш. Экранда бирелә.

-Укучылар бу ике текстны игътибар белән укыгыз әле. Алар арасында нинди охшаш һәм аермалы яклар бар?

1нче текст.

Яңгырлар яуды, кояш карады. Бер атнадан сабаклар, яфраклар чыкты. Җәй көне чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне орлыклар җыеп алдым.

2нче текст.

Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты. Җәй көне аллы-гөлле чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым.

- тестларны уку;

- текстларны чагыштыру;

- аерымлыкларын табу;

- нәтиҗә ясау;

- Кайсы текст матуррак яңгырый? Бу кайсы сүзләргә бәйле? Әйе, дөрес сыйфатларга.

Димәк, бүген без сезнең белән сыйфат турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

- Сыйфатның лексик мәгънәсе;

- Сораулары;

( Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була)

-Мәсәлән, яшел яфрак, җылы сөт, буранлы көн, кызыл алма. Бу очракта яфрак, сөт, көн, алма сүзләре сыйфатланмыш була.

2. Текст өстендә эш.

- Ә хәзер үзегез бирелгән текстны сыйфатлар ярдәмендә матурлап карагыз әле. Кулланырга мөмкин булган сыйфатлар: салкын, ак, көчле, ап-ак, матур.

Безнең якларга кыш килде. Җилләр исә. Һавада кар бөртекләре уйный. Аяк астында кар шыгырдый. Кыш көне кар бураннары да була.

-Ничек килеп чыкты , укып карыйк әле. (Төркемнән берничә укучыга укыту)

-Укучылар кайсы текст үзегезгә күбрәк ошый? Ни өчен?

-Димәк, безгә сыйфатлар сөйләмне матурлау өчен дә кирәк икән. Хәзер шушы килеп чыккан текстны дәфтәрләргә язып куябыз. Башта числоны язабыз, теманы һәм матур итеп күчереп куябыз. Дәфтәрләрегезне дөрес итеп куегыз, үзегез туры итеп утырыгыз.

3.Шигырь тыңлау. (233нче күнегү, берничә укучыга укыту)

- Шигырьдәге сыйфатларны табыгыз. Алар предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен белдерә)

-Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерә. Хәзер экранга карагыз һәм әйтегез. Бу предметның нинди билгеләре?

Яшел, кара, ак, зәңгәр (төсе)

Баллы, шикәрле, ачы, тәмле (тәме)

Биек, кечкенә, түгәрәк, озын (күләме,формасы)

Юмарт, усал, юаш, ягымлы (характеры)

Кояшлы, карлы, җилле (табигать күренеше билгеләре)

Юеш, йомшак, каты, куе (физик хәле)

-Димәк , сыйфатлар предмеларның нинди билгеләрен белдерәләр?

Төсен

Тәмен

Формасын

Характерын

Табигать күренеше билгеләрен

Физик хәлне

4. СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ. Мин сезгә предмет исемнәре язылган карточкалар өләшәм. Исемнәр астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк.Предметның бер билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз. Эшне бердәм, тигез башкарырга кирәк (1нче өстәл: алма, чеби, лимон, куян. 2нче өстәл: аю, песи, кыяр, җиләк).

(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар. Төркемнән бер укучы торып җавап бирә)

5. Физминутка.МИКС ПЭА ШЭА

-Укучылар, хәзер урыннарыгыздан торасыз, музыка астында хәрәкәтләр ясыйсыз. Музыка туктагач якындагы укучы белән парлашасыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, сез шул предметның билгеләрен бер-берегезгә сөйлисез. (берничә укучыдан сорау)

6.”Яшеренгән предметларны тап” уены. Экранда бирелгән билгеләр буенча “яшеренгән” предметларны (исемнәрен) табалар. Мәсәлән,

Сары, әче, сусыл ... (лимон)

Хәйләкәр, зур койрыклы, җирән... (төлке)

Түгәрәк, татлы, кызыл... (алма)

Җәйге, җылы, кояшлы... (көн)

Куркак, соры, озын колаклы... (куян)

-Димәк, предметларны дөрес табарга безгә нинди сүзләр ярдәм итте? (нәтиҗә)

7. КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД. Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп китик, кечкенә генә тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны түгәрәк эченә алабыз.

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) билгене;

в) хәрәкәтне;

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли?

б) кем? нәрсә?

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы сүз артык?

а) яшел;

б) кызыл;

в) бара;

4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

а) баллы;

б) акыллы;

в) кызыл;

5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

а) Мин бүген бик иртә тордым.

б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

в) Айгөл матур күлмәк кигән.

6. Җөмләдә нинди сыйфат төшеп калган? Бүген көн ... булды.

а) сары;

б) кояшлы;

в) тәртипле;

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Бер-берсенең эшен, экранга карап, тикшерәләр. Һәр дөрес эшкә бер бал куялар.

8. Карсыяшлечзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләр төзергә.

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

-Кем күбрәк сүзләр язды шул укый.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

-Дәреснең темасы нинди иде?

-Кемгә дәрестә җиңел булды?

-Кемгә авыр булды? Ни өчен?

  • Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә булыша алам.5

  • Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 4

  • Әйбәт эшлим , ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3

(Укучылар үзләренә билге куялар)

V. Өй эше .

235нче күнегү. Сораулар урынына тиешле сыйфатларны куеп яз.

-Сау булыгыз укучылар!






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
ФГОС буенча д?рес эшк?ртм?се

Автор: Гилманова Дильбар Мияссаровна

Дата: 20.09.2015

Номер свидетельства: 232020


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства