kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Методическая разработка урока по внеклассному чтению

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема урока: Работа над стихотворением Л.Лерона “С?б?п нид??” Цели: 1. Продолжить работу над формированием навыка плавного и осознанного чтения; 2. Учить детей анализировать, обобщать и выделять главное; 3. Учить строить предложения из разрозненных слов, текст – из предложений 4. Учить детей «правилам дружной работы» в группе; 5. Развивать речь учащихся, мышление, обогащать и активизировать словарный запас ; 6. Учить предварительно планировать ход работы, доводить работу до конца; 7. Воспитывать у детей человеколюбие, доброту, сопереживание, добросердечие, сочувствие, внимание к близким. Урок, построен на основе системно - деятельностного подхода. Он носит развивающий , обучающий и воспитывающий характер. Для достижения целей урока, развития познавательной активности школьников используются обучающие структуры сингапурской системы обучения. Использованные структуры: РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, МИКС ФРИЗ ГРУП, 3-2-1 позволяют повторить и обобщить материал в активной форме, задействовать всех без исключения учащихся.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Методическая разработка урока по внеклассному чтению »










Зейнетдинова Гөлирә Фидаил кызы

Казан шәһәре Киров районы

4 нче татар гимназиясенең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

[email protected]









1 НЧЕ СЫЙНЫФ

СЫЙНЫФТАН ТЫШ УКУ ДӘРЕСЕ


Сингапур белем бирү системасы

структураларын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе







Тема: Ләбиб Леронның "Сәбәп нидә?" шигыре.

Максат:

1.Шигырьгә анализ ясау; чорыбызның күренекле шагыйре, прозаигы, драматургы Л.Лерон иҗаты белән таныштыру.

2. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

3. Укучыларда игелеклелек, шәфкатьлелек, язучы иҗатына хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Белем чыганагы: портрет, китаплар, өстәмә материаллар.

Өйрәнелә торган әсәр: Л.Лерон “Сәбәп нидә?”.

Предметара бәйләнеш: татар теле, җыр.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрестә эш алымнары: терәк сорауларга нигезләнеп, әңгәмә оештыру һәм шигырьне анализлау, техник чаралардан файдалану.

Яңа педагогик технология: бәхәскә корылган технология, компьютер технологиясе.

Дәрес формасы: дәрес-бәхәс.

Дәрес тибы: класстан тыш уку.

Планлаштырылган нәтиҗә:

Танып – белү:

1) шигырьне сәнгатьле итеп укый белүләренә ирешү;

2) фикерләү,төркемнәрдә эшли белүләренә ирешү;

КУУГ : классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, бергәләп фикер алышуда катнашу.

ШУУГ: үз-максат кую.

РУУГ: белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү.

Сингапур белем бирү системасы структуралары: РАУНД РОБИН, ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, МИКС ФРИЗ ГРУП, 3-2-1 структурасы.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, компютер, Л. Лерон“Кояшны кочкан малай”: – Казан: Мәгариф, 2004, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы :

I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

Тэйк Оф – Тач Даун структурасы

Мин әйткән җөмләләр сезгә туры килсә, басасыз, туры килмәсә, утырасыз.

«Минем кәефем яхшы»;

«Мин барысын да беләм»;

«Мин тырышып эшлим»;

«Мин сиңа да уңышлар телим”;

«Сиңа кыен булса, мин сиңа булышырмын».

Уңай психологик халәт тудыру.

Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.

II. Уку мәсьәләсе кую. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Бүгенге дәресебезнең темасы мәкальгә яшеренгән.Ләкин форточкадан җил кереп, мәкальне тузгытып ташлаган. Әйдәгез әле, сезнең белән бергәләп, аерым сүзләрдән мәкальне төзик .

(Укучылар сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, мәкальне ачыклыйлар ).

Үзбәя.

Һәрбер эшнең җае бар,

Ботканың да мае бар. (1 слайд)

- Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Һәр эшне төгәл аңлап, , рәтен белеп эшләргә кирәк)

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез икән? ( Һәр эшнең рәтен белеп, җиренә җтикереп эшләү турында)

- Бу темага без нинди әсәрләр укыдык? (Г.Сабитов “Чүкеч”, М.Җәлил “Бакчада өмәдә”, Г.Сәгыйров “Йорт хуҗасы”).

(Күргәзмәдә Г.Тукай, Й. Шәрәпова, М. Җәлил һәм Л. Лерон әсәрләре)

-Кайсы язучы сезгә таныш түгел?

Димәк, без бүген нинди яңа язучы белән танышачакбыз? ( Язучы Ләбиб Лерон белән танышырбыз)

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1. Кыскача Л.Лерон иҗаты белән танышу. (2-4 слайдлар))

Ләбиб Лерон, чын исеме Лемон Лерон улы Леронов — татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2002), Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты.

Ул 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Бала чагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза.

1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1989 елдан бирле ул — балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.

Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Ул — балалар өчен «Яңгырның ял көне» (1988) дигән шигырьләр җыентыгы, «Транзистор үч ала» (1989) дигән шаян хикәяләр, «Тәгәрмәчле чана» (1993) дигән әкиятләр, «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, «Кояшны кочкан малай» (2004) дигән шигырьләр, әкиятләр, мәзәкиятләр, җырлар, пьесалар җыентыгы авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә.

Ләбиб Леронның аерым әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән. Ләбиб Лерон — Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге (1994) һәм Абдулла Алиш исемендәге (2000) премияләре лауреаты.

Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда Ләбиб Леронга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Л.Лерон – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

- Бүген без Л.Леронның "Сәбәп нидә?" дигән шигыре белән танышырбыз.

- Шигырь әдәбиятның кайсы төренә керә ?

(Шигырь тезмә әсәрләр төркеменә керә ).

- Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында икән? (Балалар мисаллар китерәләр)

2. Шигырь тексты өстендә эш.

Шигырьне укытучы сәнгатьле итеп укый.

Шигырь текстына карата проблемалы сорау кую – “Малай нигә батыр калмады?”

(Укучылар төркемнәрдә җавап эзлиләр – “Чана, чаңгы шуып, Акбай белән куян куып, гер күтәреп кенә беләкләр ныгымый. Олылар белән киңәшергә, көрәшүнең серләрен белергә кирәк.Спорт түгәрәгендә махсус шөгыльләнергә кирәк. Вакытны дөрес бүлә белми. Әнигә булышырга, физик эш тә әшләргә кирәк)

Үзбәя.

- Сез нинди спорт түгәрәгендә шөгыльләнәсез?

- Өйдә әниләрегезгә ничек булышасыз?

- Шигырьне күз белән генә карап, укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләрне карандаш белән билгеләп барыгыз.

а). Сүзлек өстендә эш.

Батыр – җиңүче; ныгысын – чыныксын; сабан туе –татар халкының язгы чәчүләр тәмамлангач уздырыла торган бәйрәме.

Башта сүзнең мәгънәсен балалар аңлата, аннан соң “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән карап тикшерелә. Сүзләрнең күп мәгънәлелеге аңлатыла. Сүзләрнең язылышындагы кагыйдәләр искәртелә. Шул сүзләрне кертеп җөмләләр төзелә.

Үзбәя.

- Сезнең Сабан туенда булганыгыз бармы?

- Сабан туенда нинди ярышлар була? (Татарча көрәш, гер күтәрү, колгага менү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һ.б.). (5 – 8 слайдлар) Презентациядә Сабантуй күренешләре тәкъдим ителә.

Күзләр өчен физкультминут.

ә). Шигырьне уку.

-Акрын тавыш белән үзлегегездән тагын бер тапкыр укып чыгыгыз,(“гөжләп уку”

- Шигырьне аерым укучылардан укыту.(“чылбырлап” уку)

Сайланма уку.

- Кыш буе малай көннәрен ничек уздырган?

б). Шигырьгә анализ ясау

- Анализда төп эш нәрсә? (Әсәрнең автор әйтергә теләгән мәгънәсен табу).

- Әсәр кем турында ? (Малай турында)

Өлешләргә бүләбез һәм алар арасындагы бәйләнешне табабыз.

- Әсәрдә кемнәр катнаша? (Автор - малай,без)

– Без әсәрдә ничек катнашабыз? (Автор белән сөйләшәбез)

-Ә төп герой кем? ( Малай.)

-Балалар, әйдәгез малайга характеристика биреп карыйк. Язучы әсәрдә аны нинди итеп күрсәтә? (Укучылар төркемнәрдә эшлиләр)

Малай

Игътибарсыз

Җиңел карашлы

Хәрәкәтчән

Кызыгучан

Үз хатасын аңлый

Вакытны дөрес бүлә белми

Тәвәккәл

Үзбәя.

- Малай кыш буе көннәрен ничек уздырган? ( Чаңгы, чана шуа. Акбай белән куян куа. Гер күтәрә.)

- Ни өчен әнисенә булышырга вакыты җитмәгән? (Вакытны дөрес бүлә белми.)

- Батыр калу өчен малайда нинди сыйфат булу кирәк? (Максатчан, эшчән-тырыш, эшне төгәл аңлап, җиренә җиткереп эшли белү)

-Малайның уңай сыйфатлары күбрәкме, тискәреме? Аның тәртибе сезгә ошыймы? Ни өчен ошамый?

(Батыр булырга тырышу хисләре, әнисенә мәрхәмәтле булу хисләреннән өстенрәк.)

-Ул боларны начарлык эшлим дип эшлиме? ( Юк, ул уенга бирелә.)

-Ни өчен уенга бирелә? (Кайсы эш мөһимрәк икәнен аңлап бетерми.)

-Малайның уңай сыйфаты бармы? (Әнисенә булышырга кирәк икәнне аңлый, ләкин вакыт таба алмый; гер күтәрә көн саен,ныгысын, дип беләкләр)

-Димәк,аны бөтенләй үк начар малай дип әйтә алмыйбыз. Ул үз хаталарын таный-таный яшәргә өйрәнәчәк. Язучы аның яхшы кеше булып үсәчәгенә ышана.

в) Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү. «Раунд Робин» структурасы (Төркемнәрдә бер-берегезгә түгәрәк буенча әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыгасыз. Һәр сөйләүчегә 30 секунд вакыт бирелә. Һәр өстәлдән 2 номерлы укучылар җавап бирәләр).

Физкультминут «Микс Фриз Груп» структурасы

- Барыбызда бастык,урындыкларны рәтләдек, бер әйләнә ясап басабыз. Музыка кушылгач, сез бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сорау бирәм. Сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

- Әсәрне ничә өлешкә бүлдек? ( Ике)

- Әсәрдә ничә кеше катнаша? ( Автор – малай)

- Әсәрдәге малайның ничә дусты бар? ( Нәкыйп, Нәҗип, Булат)

3) Сәнгатле уку өстендә эш.

- Бу шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәк? (Гаҗәпләнү, аптырау) Парларда бер- берегезгә укып күрсәтегез. Үзбәя.

- “ ...Булмады... Тәки җиңеп булмады!”- юлларын укыганда тавышны ничек үзгәртергә кирәк? (Сыкрану, гаҗизләнү).

- “.Нигә батыр калмадым,

Нигә җиңәлмәдем мин?” – юлларын укыганда тавыш белән белдереп укыгыз.

Укытучының шигырьне сәнгатле укуы.

Балаларның сәнгатле укуы.

Үзбәя.

4) Нәтиҗә ясау.

- Әсәр нәрсә турында? ( Әсәрдәге малай кыш буе чана, чаңгы шуып, куян куып, гер күтәреп Сабантуйда батыр калырга әзерләнде. Ләкин җиңәлмәде.)

-Әсәрнең төп идеясе нинди? ( Һәр эшне төгәл аңлап, рәтен белеп, җиренә җтикереп эшләргә кирәк)

Язучы безгә нәрсә әйтергә теләгән

-Ни өчен шундый малай турында әсәр язарга уйлаган автор? (Без бу малайдан сабак алсын , аның кебек булмаска тырышсыннар өчен.)

-Ни өчен малай белән әнине алган? Малай белән әти түгел? Әни белән кыз түгел? ( Малай кечкенә булса да әнигә терәк булырга тиеш, чөнки ул ир кеше. Әниләр малайларга таяналар.)

IV. Рефлексия. Үзбәя.

- Дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек ? Нәрсәләр белдек ? Нинди нәтиҗә ясыйбыз ? (Максатка, җиңүгә ирешү өчен, бөтен көчеңне куеп, аны дөрес юнәлештә куллану кирәк. Максатка ирешү юлында якыннарыбызны да онытырга ярамый.Безнең иң якын кешеләребез – әти-әниләр. Без аларга карата итәгатьле, тыңлаучан булу – безнең изге бурыч).

3-2-1 структурасы

3- Җиңүгә ирешү өчен кирәк булган 3 сыйфатны языгыз

2- Дәрестә тырышып эшләгән 2 сыйныфташыгызның исемен языгыз

1- Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? “Тылсымлы линейка” ясыйбыз.

(1.Мин бүгенге дәрестә барысын да яхшы аңладым. 2. Кайбер өлешләрдә авырлык тойдым. 3. Бер ни дә аңламадым).

V. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Нәрсәсе белән ошады?

- Дәрестә алган белемебез тормышта кирәк булырмы?

- Дәресне файдалы, кызыклы итүдә барыгызның да бик зур өлеше керде. Шуңа күрә мин барыгызга рәхмәтемне белдерәм.

- Дәресебезне Л. Лерон шигыренә язылган “Бишек җыры” белән төгәллибез. Бергә кушылып җырлыйбыз.








































Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Методическая разработка урока по внеклассному чтению

Автор: Зейнетдинова Гулира Фидаиловна

Дата: 17.12.2014

Номер свидетельства: 145074

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(182) "Методическая разработка урока внеклассного чтения в 7 классе по рассказу А.П. Чехова "Спать хочется""
    ["seo_title"] => string(80) "metodicheskaia_razrabotka_uroka_vneklassnogo_chteniia_v_7_klasse_po_rasskazu_a_p"
    ["file_id"] => string(6) "520323"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1568981239"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(267) "Методическая разработка раздела общеобразовательной программы «Система уроков внеклассного  чтения и бесед по современной литературе в школе» "
    ["seo_title"] => string(163) "mietodichieskaia-razrabotka-razdiela-obshchieobrazovatiel-noi-proghrammy-sistiema-urokov-vnieklassnogho-chtieniia-i-biesied-po-sovriemiennoi-litieraturie-v-shkolie"
    ["file_id"] => string(6) "165409"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1422803798"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(197) "Методическая разработка на тему «Использование кейс-технологий на уроках внеклассного чтения во 2 классе» "
    ["seo_title"] => string(120) "mietodichieskaia-razrabotka-na-tiemu-ispol-zovaniie-kieis-tiekhnologhii-na-urokakh-vnieklassnogho-chtieniia-vo-2-klassie"
    ["file_id"] => string(6) "207740"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1430635201"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(228) "Применение кейс – технологии на уроках внеклассного чтения в 5 классе на примере изучения рассказа В.Астафьева "Белогрудка"."
    ["seo_title"] => string(80) "primienieniie_kieis_tiekhnologhii_na_urokakh_vnieklassnogho_chtieniia_v_5_klassi"
    ["file_id"] => string(6) "424100"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1500111196"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(257) "Методическая разработка урока внеклассного чтения на тему  "Содружество искусств"  в 5 классе в рамках проведения "Открытого урока чтения-2015""
    ["seo_title"] => string(140) "mietodichieskaiarazrabotkaurokavnieklassnoghochtieniianatiemusodruzhiestvoiskusstvv5klassievramkakhproviedieniiaotkrytoghourokachtieniia2015"
    ["file_id"] => string(6) "268512"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1450634053"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства