kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Бари Рәхмәт "Зәңгәр күл"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок изучения нового материала.Ученики знакомятся с творчесвом Б.Рахматаю

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Бари Рәхмәт "Зәңгәр күл"»













Тема : Бари Рәхмәт “Зәңгәр күл шигыре”

























Тема : Бари Рәхмәт “Зәңгәр күл” шигыре.


Максат : 1. Укучыларны Бари Рәхмәт, аның “Зәңгәр күл” шигыре белән

таныштыру. Предметның, күренешнең сыйфатларын күрә һәм

аерып ала белергә өйрәтү.

2. Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру; логик, иҗади фикерләү

сәләтләрен үстерү.

3. Шигырьдәге хис-кичерешләрне тоярга; матурлыкны күрергә, аңа ка-

рап сокланырга, шул матурлыкны сакларга өйрәтү.


Материал : 1. Уку китабы. 3 кл. М.Х.Хәсәнова, Р.М. Миңнуллин, И.Х. Мияссаро-

ва. Казан “Мәгариф” нәшрияты.

2. Формирование у младших школьников читательской грамотности

как условие повышения качества начального образования. Р.И. Ша-

яхметова, Р.Х. Ягафарова, И.Т. Сагдиева. Казань.

3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан “Матбугат йорты” нәшри-

яты. 2005.

4. Татар балалар поэзиясе антологиясе. Тат. китап нәшрияты.


Җиһазлау : 1. Техник чара – компьютер, проектор

2. Б.Рәхмәт портреты, китапларыннан күргәзмә.

3. Тест биремнәре язылган карточка.

4. Райондагы Кара күлгә багышланган папка.

5. Күл рәсеме.


Дәрес тибы : Яңа белем – күнекмәләр формалаштыру.


Дәрес төре : Әсәрне анализлау дәресе.


Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү

-Исәнмесез, укучылар ! (Исәнмесез!)

-Кояш белән исәнләшик. (Исәнме, кояш!)

-Кошлар белән исәнләшик. (Исәнмесез, кошлар!)

-Дуслар белән исәнләшик. (Исәнмесез, дуслар!)

-Рәхмәт, укучылар. Яхшы эшләр өчен нишлибез ? (5 тапкыр кул чабабыз).

-Утырыгыз, дәресне башлап җибәрик.

2. Фонетик зарядка.

Тизәйткечләрне хәрәкәтләр белән күрсәтү һәм әйтү.

1) Тук-тук тукран

Тукылдатып утырам.

2) Тыпыр-тыпыр, тыпыр килеп

Биеп йөрисез икән (гаҗәпләнеп, сорап, шатланып әйтү)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Алдагы дәрестә үтелгән З.Ярмәкинең “Иртә” шигыре буенча тест эшләү.

1. .... кояш, алтынланган нурын сибеп.

а) эссе

б) якты

в) сары

г) алтын

2. Җитәр инде, тор йокыңнан, уян, ... !

а) апа

б) дустым

в) бала

г) сыйныфташ

3. Бу текст :

а) хикәя

б) табышмак

в) әкият

г) шигырь

4. “Зая” сүзенең мәгънәсе ничек ?

а) иртә

б) әрәм булу

в) көч, куәт

г) яхшы

5. Автор шигырьдә чыкны нәрсә белән чагыштыра ?

а) ялтыравык

б) чыршы утлары, шарлар

в) кояш, ай

г) көмеш, энҗе, алтын.


III. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

1. Укучылар бүгенге дәрестә Бари Рәхмәтнең “Зәңгәр күл” шигырен укырбыз һәм предметның чиксез күп сыйфатларын күрергә, алар арасыннан әһәмиятлесен аерып ала белергә өйрәнербез.

2. Бари Рәхмәт турында кыскача биографик белешмә бирү.

Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин (Бари Рәхмәт) элеккеге Гурьев өлкәсе Жилая Коса поселогында туа. 1916 елда Казанга килә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1949 елдан башлап әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә, балалар өчен күп кенә шигырь китаплары яза.

1957 елда Мәскәүдә вафат була.

(Бари Рәхмәтнең портретын, китапларын күрсәтү. Шигырьләрен китапханәдән алып укырга тәкъдим итү.)


IV. Шигырь тексты өстендә эш.

1.-Шигырьнең исеменә игътибар итегез, ул ничек дип атала? (“Зәңгәр күл”)

-Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында? (Күл турында)

-Шигырьгә анализ ясарбыз. Анализда төп эш нәрсә ? (Әсәрнең автор әйтергә теләгән мәгънәсен табу).

-Башта шигырьне күз белән генә карап, укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләрне билгеләп барыгыз.

2. Сүзлек өстендә эш.

Шәүлә, тонык.

-Бу сүзне ишеткәнегез бармы? (Сүз таныш булса җөмлә төзетү)

-Аңлатмалы сүзлектән мәгънәләрен табып укыгыз.

Шәүлә - берәр әйбернең икенче бер нәрсәдә (мәсәлән суда) чагылган рәсеме.

Тонык – тонган, үтә күренмәле сулык.

3. Шигырьне уку.

а) шигырьне укытучының дөрес интонация белән кычкырып укып күрсәтүе;

б) акрын тавыш белән үзлекләреннән укыту;

в) шигырьне сәнгатьле итеп уку өстендә эш.

- Сәнгатьле укуны ничек аңлыйсыз ? (Дөрес интонация белән уку)

г) шигырьне нинди тавыш белән укырга кирәклеген билгеләү.

- гаҗәпләнеп;

- сокланып;

- куркып;

- шатланып;

- борчылып.

д) бер-берләренә шигырьне укып күрсәтү (парларда эш)

е) иң сәнгатьле укучыны бергәләп билгеләү.

4. Шигырьгә анализ ясау.

- Шигырьдә катнашучыларны табыгыз (күл, ай, кошлар, кояш, урманнар, автор)

- Ике строфаны сәнгатьле итеп кычкырып укыгыз. Бу строфа нәрсә турында? (күл турында).

- Күлнең сыйфаты нинди ? (күлнең зәңгәрлеге, суының чисталыгы)

- Бу юлларда автор күренәме ? (Ул күлгә күк зәңгәрлеген төшереп куя. Суның чисталыгын “Күлгә кунган чык кебек”, -дип чагыштыра).

- Алдагы ике строфаны укыгыз. Анда күлнең нинди сыйфатлары күрсәтелгән? (Ул айлы, кояшлы, кошлы)

- Соңгы өч строфада сүз нәрсә турында бара? (Урман турында)

- Урман нинди итеп сүрәтләнгән (миләшле, җиләкле, баланлы, бөрлегәнле, чәчәкле).

- Шул юлларны табып укып күрсәтегез.

- Күл әйләнәсендәге урманнар, кырлар аның матурлыгын арттыралармы ? Күлнең барлык сыйфатларын җыеп алыйк.

“Баш миенә штурм” формасында оештырыла. Һәр баладан күлнең бер сыйфаты әйттерелә.

чиста

якты

тонык

Күл зәңгәр

тыныч

айлы

кояшлы

- Шушы матур бизәкләрне кем аңлатып бирә ? (Автор аңлатып бирә)

- Ә автор кем ул ? Кем шигыре? (Бари Рәхмәт шигыре)

V. Ял минуты.

Музыка астында җырлы-биюле физкультминутка. “”Бүләк” Н.Яхина көе һәм сүзләре.

Җиләк җыям чиләккә Бүләккә, бүләккә

Дәү әнигә бүләккә. Җиләк җыям чиләккә.

Ул бүләккә шатланыр, Бүләккә, бүләккә

Мине тагын яратыр. Җиләк җыям чиләккә.


VI. Әсәрнең эчтәлеген сөйләү.

1. Шигырьнең эчтәлеген 1-2 укучыдан тулы итеп сөйләтү.

2. Шигырьнең эчтәлеген бик кыскартып сөйләү (Матур, чиста, якты күл бар. Ай да, кояш та, кошлар да , урман да шул күлгә сыена. Һәр нәрсә матурлыкка тартыла).

- Без күл образына автор салган мәгънәне таптык. Ә нигә Б Рәхмәт шулай безнеңчә кыска гына язмаган? (Чөнки ул шагыйрь). Әйе, авторлар үз фикерләрен шулай тирән итеп үзләренчә язалар. Сез дә бүген шагыйрьнең уен ачып бирә алдыгыз.

- Ә хәзер дәреслектәге күл рәсемен карыйк.

Рәсем сәнгатендә дә, әдәбияттә дә “пейзаж” сүзе кулланыла. Пейзаж – “урын”, “ил” дигән сүз (француз сүзе). Дәреслектәге күренеш белән шигырьдәге пейзажны чагыштырыйк. Алар арасында уртаклык бармы? Уртак сыйфатларын санап чыгыйк.

Сүз белән сурәт ясарга һәм пумала, карандаш белән сурәт ясарга мөмкин. Димәк, рәссам да, шагыйрь дә - иҗат ияләре.


VII. Мәкальләр арасыннан бүгенге дәрескә бәйләнешле булганнарын сайлап алырга, мәгънәсен аңлатырга.

  • Ил төкерсә күл була

  • Кем эшләми, шул ашамый.

  • Матурлык дөньяны коткарыр

  • Илдә халык, күлдә балык.


VIII. Магнитофоннан “Зәңгәр күл” җырын тыңлау.

Проблемалы сорау кую:

- Без укыган шигырь белән җыр арасында нинди уртаклык бар ? (Ике күл дә зәңгәр төстә, суы чиста, матур. Кояш елмая, кошлар сайрый).

Җыр тыңлаганнан соң, районыбыздагы Кара күл турында сөйләшү. Рәсемен күрсәтү.

Кара күл Балтач авылыннан ерак булмаган катнаш урман кырыена урнашкан. Бу күлнең тирәнлеге 26 м. Суы саф, чиста. Кара күл районыбызның иң гүзәл урыны.

- Сезнең белән без анда кайчан булдык?

(Җәй көне. Лагерьга йөрүче укучылар белән бардык).

- Кара күлнең бүгенге шигырь белән уртак яклары бармы ? (Бар. Суы чиста, тирә-ягында кошлар сайрый, көндез кояш төшә, тирә-ягында урман).


IX. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестә кайсы авторның шигыре белән таныштык ? (Б.Рәхмәтнең “Зәңгәр күл” шигыре).

- Шигырьнең эчтәлеген ачу өчен нәрсәләр эшләдек?

1. Шигырьне укыдык.

2. Кисәкләргә бүлдек.

3. Күлнең сыйфатларын таптык.

- Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән ? (Зәңгәр күлгә соклануын белдергән, матурлы-гын сурәтләгән).

- Ә соңыннан нинди нәтиҗәгә килдек ? (Күлнең матурлыгы һәр кешене, һәр нәрсәне үзенә җәлеп итә. Ай һәм кояш, кошлар, урман, кыр, күл тирәсен матурлый. Бу тирәдә яшәүче һәр кеше табигатькә карата сакчыл карашта, күңеле белән матурлыкны тоеп яши).


X . Үзбәя.

1. – Илсаф, син үзеңне (күршеңне, укытучыңны) нәрсә өчен мактый аласың ?

- Сине нәрсә шатландырды (борчыды) ? Бу дәрес киләчәк тормышың өчен кирәк булырмы ?

- Кем үз белемен “5”кә бәяли ? Кем “тырыштым” дип саный?

2. “Кәеф” уены.

Укучылар үз кәефләрен чагылдырган рәсемне дәфтәрләренә ясыйлар.








Яхшы Ярыйсы Начар Ярсулы


XI. Укучыларның белемен бәяләү, билгеләр кую.


XII. Өй эше бирү.

Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелә.

1. Шигырьнең үзегезгә ошаган 4 строфасын ятлап килергә (бөтен сыйныф өчен).

2. Шигырь эчтәлегенә туры китереп рәсем ясарга (ярым иҗади күнегү).

3. Күл турында әкият иҗат итәргә (тулысынча иҗади күнегү).


XIII. Йомгаклау.

Дәрестә барыгыз да яхшы катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс

Скачать
Бари Рәхмәт "Зәңгәр күл"

Автор: Рахматуллина Гульнара Харисовна, Гиниятуллина Фирдания Фаритовна

Дата: 08.10.2023

Номер свидетельства: 637743

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(40) "“Р?хм?т, си?а, ?лифба!” "
    ["seo_title"] => string(19) "r-khm-t-sin-a-lifba"
    ["file_id"] => string(6) "178878"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424887376"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(36) "Татарстан  ш???рл?ре. "
    ["seo_title"] => string(21) "tatarstan-sh-h-rl-rie"
    ["file_id"] => string(6) "148200"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1419609608"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(58) "Исемне гомумил?штереп кабатлау "
    ["seo_title"] => string(36) "isiemnie-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "206902"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430301588"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(80) "Разработка урока по татарскому языку "Исем" "
    ["seo_title"] => string(43) "razrabotka-uroka-po-tatarskomu-iazyku-isiem"
    ["file_id"] => string(6) "201058"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1428954620"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) "Сузык авазларны кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(24) "suzyk-avazlarny-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "130788"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415988203"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства