kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сузык авазларны кабатлау.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Д?рес темасы: Сузык авазларны кабатлау.

Максат: 1. Укучыларны? алган белемн?рен ныгыту, камилл?штер?.

                2. С?нгатьле уку, танып бел? активлыгын, матур язу к?некм?л?рен ?стер?.

                3. Табигатьк? сакчыл булу хисе уяту, аны? матурлыгын к?р? белерг?, к?з?т?ч?н булырга ?йр?т?.

?и?азлау:  д?реслек, р?семн?р, биремле сораулар, техника,фото с?р?тл?р, сузык авазлар таблицасы; болытка, кар б?ртекл?рен?, чыршы уенчыкларына,  кош - ??нлекл?рг? язылган биремн?р.

Д?рес  барышы:

I.  Оештыру  моменты.

1. Ис?нл?ш?.

1.Укытучы: Укучылар, игътибар бел?н ты?лагыз ?ле, мин сезг? бер табышмак ?йт?м,сез ми?а табышмакны? ?авабын ?йтерсез.

(Экранда шигырь юллары языла.)

??р ?ир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный ?ил-буран

Бу кайчак туган?  (Кыш)

(Экранда кыш к?ренеше к?рс?тел?.)

- ?йе, кыш ?итте.Б?тен д?нья ак карга т?ренде.  Кыш –елны? и? матур , сихри фасылы.

(Бер укучы Бари Р?хм?тне?  “Кыш килде”   шигырен  с?йли.)

- Б?ген  “Кыш” – безне? д?ресебезне? д? кунагы. Беренче булып сезг? Кыш бабай тылсымлы биремн?р алып килг?н. ?йд?гез, берг?л?шеп Кыш бабайны чакырыйк. (Балалар берг?: Кыш бабай! Кыш бабай!)

(Тактага Кыш бабай р?семе элен?). Ул сезне? матур язу осталыгыгызны сынап карар.

II.  Матур язу к?некм?се.

-  Аклы битле д?фт?ре??,

   Тигез ген? язылсын.

   Сине? язган язуы?ны

   Бар кешел?р танысын.

-  ? х?зер, д?рес итеп утырыгыз ??м бик тырышып тактадагы сузык аваз элементларны чылбырлап языгыз. (яшел ??м з??г?р т?сл?р бел?н юл буе язып чыгалар)

III.   Актуальл?штер?.

1.  ?йр?нелг?н калын ??м нечк? сузыклар буенча сорауларга ?авап бир?.

- Сез н?рс?л?р яздыгыз? (х?рефл?р.)

- Нинди х?рефл?р? (саныйлар.)

- Болар нинди авазлар? (сузыклар.)

- Сез, ничек уйлыйсыз, без сузык авазларны ни ?чен ике т?рле т?с бел?н яздык? (калын ??м нечк? сузыкларга б?ленг?н ?чен.)

- Татар теленд? нич? калын сузык бар? Нич? нечк? сузык бар? (саныйлар.)

- ? х?рефе кайсы и?ект? языла? (С?зне? беренче и?егенд? ген?.)

- О х?рефе кайсы и?ект? языла? ( Шулай ук, с?зне? беренче и?егенд? ген?.)

- Э х?рефе с?зне? кайсы урынында языла? ( Беренче урынында.)

- Э х?рефе нинди с?зл?рд? уртада языла? (маэмай, т?эсир,т?эмин с?зл?ренд?.) (Экранда с?зл?р языла ??м иск?ртел?.)

- Татар теленд? нич? сузык аваз  х?рефе бар? (Укучылар сузык аваз х?рефл?рен санап ?йт?л?р.)

2.  “Югалган х?рефл?р” уены.

- Мин сезг? табышмак ?йт?м, ? сез ?авабын ?йтерсез.

  ??й д? яшел, к?з д? яшел,

  Кыш та яшел шулай ук.

  Эн?л?ре к?п булса да,

  ?ебе аны? бер д? юк. (Чыршы)

(Чыршы р?семен тактага эл?.)

- ? х?зер, ?йд?гез бу чыршыны бизик.

( Чыршы уенчыкларында сузык авазлар т?шеп калган с?зл?р языла: б...олыт,  ...кран, т...р...з..., ...бый, т...кран, ...л...с, к...л, ?н... )

(Экранда  с?зл?р чыга ??м тикшерел?. Со?ыннан д?фт?рг?  язып кую ??м сузык авазларны билгел??).

- Без ??рбер чыршы уенчыкларына язылган с?зл?рг? нинди аваз  х?рефл?ре ?ст?дек? (Сузыклар)

- Д?рес. ?йд?гез, чыршыбызны йолдыз бел?н биз?п бетерик. Йолдызга нинди с?з язылган? ( Сузыклар)

- Дим?к, чыршы уенчыклары с?зл?ренд? сузык авазлар т?шеп калган.  (Йолдызда- сузыклар дип языла. Чыршыга беркетеп куела.)

3.  Физкультминутка.

 (Экранда шигырь юллары языла. Укучылар бел?н берг? ?йтеп, х?р?к?тл?р ясау)

Без карлар очабыз, т?б?нг? т?ш?без,

?ит?без диг?нд?, ?ил бел?н кит?без,

Шунда без ?авада, ?илкенеп торабыз,

?ил тынган арада, ?ирд? ял ит?без.

4.  Д?реслек бел?н эш.

(Д?реслекне?  161 нче к?нег?д?ге шигырьне с?нгатьле уку, сорауларга ?авап бир?.)

- Бу шигырьд? ??нлекл?р, кошлар кая килг?нн?р?(Я?а ел б?йр?мен?)

- Нинди ??нлекл?р ??м кошлар килг?н? (саныйлар)

- ?леге геройларны? безне? д?реск? д? кил?л?рен телисезме?(?йе)

( Укучылар ?йт?л?р, укытучы тактага эл? бара): Куян, т?лке, буре, аю, керпе, тиен, поши, тавык, ?т?ч, ?гез.

- Бу кош-??нлеклекл?р буш килм?г?нн?р, ?зл?ре бел?н с?зл?р д? алып килг?нн?р, ?йд?гез с?зл?рне укып китик.( С?зл?рне ачу, уку.)

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ?гез ни ?чен бер ген? т?гел, ике с?з алып килде ик?н? (Ч?нки быел – ?гез елы.)

- Я?а ел б?йр?мен? килг?н кош-??нлекл?р Кар кызы килеп ?итк?нче, матур, к?рк?м чыршы янында, Кыш бабай бел?н ?йл?н-б?йл?н ?ырлап алырга уйлыйлар, л?кин алар Кыш бабай артыннан тезелеп кит? алмыйлар. Шуннан со? Кыш бабай бу х?лне к?реп, болай ди: “ Сез, ??рберегез ?зегез бел?н матур с?зл?р алып килг?нсез. Шул с?зл?рне д?рес куеп, Кар б?ртекл?ре турында бер куплетлы шигырь т?зес?гез, бер-бер артлы д?рес тезелеп басырсыз.”

Шуннан со? кош-??нлекл?р уйга калганнар. ?йд?гез, укучылар, аларга ярд?м ит?без. (Укучыларны вариантларга б?л?, с?зл?рне  билгел??) 

(1нче вариантка с?зл?р: урамда, к??елле, Бик, карлар, Т??к?, яуганда

2 нче вариантка с?зл?р: коча, Кар, б?ртекл?ре оча, ?ирне, ?йл?неп - с?зл?ре бирел?.)

- Со?ыннан шушы с?зл?рд?н д?рт юллык шигырь юллары т?зеп язарга кир?к.(чиратлап укыйлар, экранда т?б?нд?ге шигырь юллары барлыкка кил?, язып куялар.)

 Бик к??елле урамда

     Т??к? карлар яуганда.

Кар б?ртекл?ре оча,

?йл?неп ?ирне коча.

(Балалар да берг?л?шеп, Чыршы турында ?йл?н-б?йл?н ?ыр ?ырлыйлар.)

5.  “И?екле болыт”  уены.

- Я?а ел б?йр?мен? кунаклар ?ыелып бетк?нме?  Кем юк? (Кар кызы)

?йд?гез, берг?л?шеп Кар кызын чакырыйк. (Кар кызы! Кар кызы!)

(Кар кызы р?семен тактага эл?.)

- Кар кызы безг? к?чт?н?ч алып килде.Ул “И?екле болыт” уены.

(Экранда кар болытлары к?рс?тел?. Укучылар “кар б?ртекл?ре”н? язылган биремн?р таратыла.)

- Укучылар, беренче болыттан-бер и?екле, икенче болыттан- ике и?екле, ?ченче болыттан -?ч и?екле кар б?ртекл?ре сезне? ?ст?лл?рг? кинеп кунды. Игътибар бел?н карагыз ?ле, кар б?ртеге нинди болыттан т?ште ик?н? (Балалар ?авапларын тактага эл?л?р, д?фт?рл?рг? яза баралар. ??м анда кышкы табигатьне с?р?тл?г?н р?семн?р барлыкка кил?.)

 

1 и?ек                                    2 и?ек                                      3 и?ек

  б?с                                           суык                                         к?г?рчен

       к?рт                                         буран                                        болытлы

       кар                                           йомшак

С?зл?р эленеп бетк?ч, аларны? кыш темасына б?йле булуы ачыклана.Аннан “б?с” с?зен? а?латма бирел?.

 Б?с - икенче т?рле ?йтк?нд? - сыкы. ?йберл?р суынган вакытта аларны? ?з парларыннан ?сл?рен? утыра торган  юка гына кар сыман катлам.

(Экранда б?сле агач р?семе к?рс?тел?.)

-Укучылар, “к?г?рчен” с?зен кыш бел?н ничек б?йл?п була со??(кышлаучы кош)

(Экранда к?г?рчен р?семе к?рс?тел?.)

IV.  ?й эше.

?леге с?зл?рне кулланып, “Тылсымлы кыш” темасына хик?я т?зерг?.

V.  Д?реск? йомгак ясала, билгел?р куела.

-Без б?генге д?рест? нинди ел фасылы турында с?йл?штек? (кыш)

- Быелгы кыш кышка охшаганмы?  Ни ?чен?

- Р?зил? безг? нинди шигырь с?йл?де? Аны кем язган?

- Д?реск? кемн?р кунак булып килдел?р? (саныйлар)

- Без нинди авазларны ?йр?ндек? (сузык)

- Барысы татар теленд? нич? сузык аваз бар? (9)

- Без авазларны нишлибез? (?йт?без)

- Д?рест? без аларны ?йттек кен?ме? (яздык та)

- Язуда аларны ничек атыйлар? (х?рефл?р)

- Н?рс? белеп кит?без?

- Нинди я?а с?з бел?н таныштык? (б?с)

Билгел?р кую. 

Саубуллашу.

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сузык авазларны кабатлау. »

Дәрес темасы: Сузык авазларны кабатлау.


Максат: 1. Укучыларның алган белемнәрен ныгыту, камилләштерү.

2. Сәнгатьле уку, танып белү активлыгын, матур язу күнекмәләрен үстерү.

3. Табигатькә сакчыл булу хисе уяту, аның матурлыгын күрә белергә, күзәтүчән булырга өйрәтү.


Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, биремле сораулар, техника,фото сүрәтләр, сузык авазлар таблицасы; болытка, кар бөртекләренә, чыршы уенчыкларына, кош - җәнлекләргә язылган биремнәр.


Дәрес барышы:



I. Оештыру моменты.

1. Исәнләшү.

1.Укытучы: Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм,сез миңа табышмакның җавабын әйтерсез.

(Экранда шигырь юллары языла.)


Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран

Бу кайчак туган? (Кыш)


(Экранда кыш күренеше күрсәтелә.)

- Әйе, кыш җитте.Бөтен дөнья ак карга төренде. Кыш –елның иң матур , сихри фасылы.

(Бер укучы Бари Рәхмәтнең “Кыш килде” шигырен сөйли.)


- Бүген “Кыш” – безнең дәресебезнең дә кунагы. Беренче булып сезгә Кыш бабай тылсымлы биремнәр алып килгән. Әйдәгез, бергәләшеп Кыш бабайны чакырыйк. (Балалар бергә: Кыш бабай! Кыш бабай!)

(Тактага Кыш бабай рәсеме эленә). Ул сезнең матур язу осталыгыгызны сынап карар.

II. Матур язу күнекмәсе.

- Аклы битле дәфтәреңә,

Тигез генә язылсын.

Синең язган язуыңны

Бар кешеләр танысын.


- Ә хәзер, дөрес итеп утырыгыз һәм бик тырышып тактадагы сузык аваз элементларны чылбырлап языгыз. (яшел һәм зәңгәр төсләр белән юл буе язып чыгалар)


III. Актуальләштерү.

1. Өйрәнелгән калын һәм нечкә сузыклар буенча сорауларга җавап бирү.

- Сез нәрсәләр яздыгыз? (хәрефләр.)

- Нинди хәрефләр? (саныйлар.)

- Болар нинди авазлар? (сузыклар.)

- Сез, ничек уйлыйсыз, без сузык авазларны ни өчен ике төрле төс белән яздык? (калын һәм нечкә сузыкларга бүленгән өчен.)

- Татар телендә ничә калын сузык бар? Ничә нечкә сузык бар? (саныйлар.)

- Ө хәрефе кайсы иҗектә языла? (Сүзнең беренче иҗегендә генә.)

- О хәрефе кайсы иҗектә языла? ( Шулай ук, сүзнең беренче иҗегендә генә.)

- Э хәрефе сүзнең кайсы урынында языла? ( Беренче урынында.)

- Э хәрефе нинди сүзләрдә уртада языла? (маэмай, тәэсир,тәэмин сүзләрендә.) (Экранда сүзләр языла һәм искәртелә.)

- Татар телендә ничә сузык аваз хәрефе бар? (Укучылар сузык аваз хәрефләрен санап әйтәләр.)


2. “Югалган хәрефләр” уены.

- Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әйтерсез.

Җәй дә яшел, көз дә яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк. (Чыршы)


(Чыршы рәсемен тактага элү.)

- Ә хәзер, әйдәгез бу чыршыны бизик.

( Чыршы уенчыкларында сузык авазлар төшеп калган сүзләр языла: б...олыт, ...кран, т...р...з..., ...бый, т...кран, ...л...с, к...л, ән... )

(Экранда сүзләр чыга һәм тикшерелә. Соңыннан дәфтәргә язып кую һәм сузык авазларны билгеләү).

- Без һәрбер чыршы уенчыкларына язылган сүзләргә нинди аваз хәрефләре өстәдек? (Сузыклар)

- Дөрес. Әйдәгез, чыршыбызны йолдыз белән бизәп бетерик. Йолдызга нинди сүз язылган? ( Сузыклар)

- Димәк, чыршы уенчыклары сүзләрендә сузык авазлар төшеп калган. (Йолдызда- сузыклар дип языла. Чыршыга беркетеп куела.)


3. Физкультминутка.

(Экранда шигырь юллары языла. Укучылар белән бергә әйтеп, хәрәкәтләр ясау)


Без карлар очабыз, түбәнгә төшәбез,

Җитәбез дигәндә, җил белән китәбез,

Шунда без һавада, җилкенеп торабыз,

Җил тынган арада, Җирдә ял итәбез.


4. Дәреслек белән эш.

(Дәреслекнең 161 нче күнегүдәге шигырьне сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.)

- Бу шигырьдә җәнлекләр, кошлар кая килгәннәр?(Яңа ел бәйрәменә)

- Нинди җәнлекләр һәм кошлар килгән? (саныйлар)

- Әлеге геройларның безнең дәрескә дә килүләрен телисезме?(әйе)

( Укучылар әйтәләр, укытучы тактага элә бара): Куян, төлке, буре, аю, керпе, тиен, поши, тавык, әтәч, үгез.

- Бу кош-җәнлеклекләр буш килмәгәннәр, үзләре белән сүзләр дә алып килгәннәр, әйдәгез сүзләрне укып китик.( Сүзләрне ачу, уку.)

- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Үгез ни өчен бер генә түгел, ике сүз алып килде икән? (Чөнки быел – Үгез елы.)

- Яңа ел бәйрәменә килгән кош-җәнлекләр Кар кызы килеп җиткәнче, матур, күркәм чыршы янында, Кыш бабай белән әйлән-бәйлән җырлап алырга уйлыйлар, ләкин алар Кыш бабай артыннан тезелеп китә алмыйлар. Шуннан соң Кыш бабай бу хәлне күреп, болай ди: “ Сез, һәрберегез үзегез белән матур сүзләр алып килгәнсез. Шул сүзләрне дөрес куеп, Кар бөртекләре турында бер куплетлы шигырь төзесәгез, бер-бер артлы дөрес тезелеп басырсыз.”

Шуннан соң кош-җәнлекләр уйга калганнар. Әйдәгез, укучылар, аларга ярдәм итәбез. (Укучыларны вариантларга бүлү, сүзләрне билгеләү)

(1нче вариантка сүзләр: урамда, күңелле, Бик, карлар, Тәңкә, яуганда

2 нче вариантка сүзләр: коча, Кар, бөртекләре оча, җирне, Әйләнеп - сүзләре бирелә.)

- Соңыннан шушы сүзләрдән дүрт юллык шигырь юллары төзеп язарга кирәк.(чиратлап укыйлар, экранда түбәндәге шигырь юллары барлыкка килә, язып куялар.)


Бик күңелле урамда

Тәңкә карлар яуганда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча.

(Балалар да бергәләшеп, Чыршы турында әйлән-бәйлән җыр җырлыйлар.)


5. “Иҗекле болыт” уены.

- Яңа ел бәйрәменә кунаклар җыелып беткәнме? Кем юк? (Кар кызы)

Әйдәгез, бергәләшеп Кар кызын чакырыйк. (Кар кызы! Кар кызы!)

(Кар кызы рәсемен тактага элү.)

- Кар кызы безгә күчтәнәч алып килде.Ул “Иҗекле болыт” уены.

(Экранда кар болытлары күрсәтелә. Укучылар “кар бөртекләре”нә язылган биремнәр таратыла.)

- Укучылар, беренче болыттан-бер иҗекле, икенче болыттан- ике иҗекле, өченче болыттан -өч иҗекле кар бөртекләре сезнең өстәлләргә кинеп кунды. Игътибар белән карагыз әле, кар бөртеге нинди болыттан төште икән? (Балалар җавапларын тактага эләләр, дәфтәрләргә яза баралар. Һәм анда кышкы табигатьне сүрәтләгән рәсемнәр барлыкка килә.)


1 иҗек 2 иҗек 3 иҗек

бәс суык күгәрчен

көрт буран болытлы

кар йомшак


Сүзләр эленеп беткәч, аларның кыш темасына бәйле булуы ачыклана.Аннан “бәс” сүзенә аңлатма бирелә.

Бәс - икенче төрле әйткәндә - сыкы. Әйберләр суынган вакытта аларның үз парларыннан өсләренә утыра торган юка гына кар сыман катлам.

(Экранда бәсле агач рәсеме күрсәтелә.)

-Укучылар, “күгәрчен” сүзен кыш белән ничек бәйләп була соң?(кышлаучы кош)

(Экранда күгәрчен рәсеме күрсәтелә.)


IV. Өй эше.

Әлеге сүзләрне кулланып, “Тылсымлы кыш” темасына хикәя төзергә.


V. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

-Без бүгенге дәрестә нинди ел фасылы турында сөйләштек? (кыш)

- Быелгы кыш кышка охшаганмы? Ни өчен?

- Рүзилә безгә нинди шигырь сөйләде? Аны кем язган?

- Дәрескә кемнәр кунак булып килделәр? (саныйлар)

- Без нинди авазларны өйрәндек? (сузык)

- Барысы татар телендә ничә сузык аваз бар? (9)

- Без авазларны нишлибез? (әйтәбез)

- Дәрестә без аларны әйттек кенәме? (яздык та)

- Язуда аларны ничек атыйлар? (хәрефләр)

- Нәрсә белеп китәбез?

- Нинди яңа сүз белән таныштык? (бәс)


Билгеләр кую.

Саубуллашу.







Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Сузык авазларны кабатлау.

Автор: Зигангирова Алсу Халиловна

Дата: 14.11.2014

Номер свидетельства: 130788

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(22) ""Тамчы шау" . "
    ["seo_title"] => string(11) "tamchy-shau"
    ["file_id"] => string(6) "231371"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1442483074"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства