kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Разработка урока по татарскому языку "Исем"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема:Исем.

Максат:1) Исем  турында т?шенч? бир?; исемн?рне  с?йл?мд?  д?рес  куллану  к?некм?л?рен  булдыру;

2) Хезм?тк?  м?х?бб?т  т?рбиял??, хезм?тне с?ярг? ?нд??.

?и?азлау: д?реслек, кроссвсрд, р?семн?р

Укыту  методы: а?лату-к?рс?т?

Укыту  алымы:?лешч? эзл?н?, к?нег?л?р  эшл??, сайлап  язу.

Д?рес  т?ре: я?а  теманы  а?лату

                                              Д?рес   планы

I Оештыру  моменты:

   1.Ис?нл?ш?

-Ис?нмесез, укучылар!

-Ис?нмесез, укытучы апа!

-Х?ерле к?н, укучылар!

-Х?ерле к?н, укытучы апа!

-К?ефл?регез ничек?

-Яхшы,р?хм?т.

-Кызлар  утырыгыз, ? х?зер малайлар утырыгыз.

   2.Дежур укучы бел?н ??г?м?.

-Б?ген д?рест? кем дежур?

-Б?ген д?рест? мин дежур.

-Б?ген  нич?нче  гыйнвар?

-Б?ген  егерме д?ртенче  гыйнвар, сиш?мбе  к?н.

-Д?рест?  кем юк?

-Д?рест?  барысы да бар.

-Р?хм?т,Азалия, утыр.

    3.?ава  торышы  турында  с?йл?ш?

-Укучылар, х?зер кайсы вакыт? ??йме, кышмы?

-Х?зер кыш.

-Кыш  к?нне к?нн?р  нинди  була?

-Кыш  к?не  к?нн?р  кыска, салкын, ?илле  була.

-?йе, ? б?ген к?н  нинди?

-Б?ген  к?н салкын,  аяз, ?ил ис?.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока по татарскому языку "Исем" »

Тема:Исем.

Максат:1) Исем турында төшенчә бирү; исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру;

2) Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, хезмәтне сөяргә өндәү.

Җиһазлау: дәреслек, кроссвсрд, рәсемнәр

Укыту методы: аңлату-күрсәтү

Укыту алымы:өлешчә эзләнү, күнегүләр эшләү, сайлап язу.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату



Дәрес планы


I Оештыру моменты:

1.Исәнләшү

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, укытучы апа!

-Хәерле көн, укучылар!

-Хәерле көн, укытучы апа!

-Кәефләрегез ничек?

-Яхшы,рәхмәт.

-Кызлар утырыгыз, ә хәзер малайлар утырыгыз.


2.Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген дәрестә кем дежур?

-Бүген дәрестә мин дежур.

-Бүген ничәнче гыйнвар?

-Бүген егерме дүртенче гыйнвар, сишәмбе көн.

-Дәрестә кем юк?

-Дәрестә барысы да бар.

-Рәхмәт,Азалия, утыр.

3.Һава торышы турында сөйләшү

-Укучылар, хәзер кайсы вакыт? Җәйме, кышмы?

-Хәзер кыш.

-Кыш көнне көннәр нинди була?

-Кыш көне көннәр кыска, салкын, җилле була.

-Әйе, ә бүген көн нинди?

-Бүген көн салкын, аяз, җил исә.


Фонетик зарядка

Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы, биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.


IIЯңа теманы аңлату

1.Кроссворд чишү:

-Укучылар,тактага карагыз әле, бу нәрсә?

-Бу кроссворд.

-Ә нәрсә соң ул кроссворд?

-Кроссворд ул-нинди дә булса сорауларга җавап бирү һәм дөрес җавапны табу.

-Әйе,дөрес.Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, дөрес җавапны язып барыгыз һәм кызыл шакмаклар эчендә нинди сүз килеп чыгар.

1)Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел тегелгән

Кеше түгел сөйли.(китап)


2)Кат-кат тунлы,

Карыш буйлы.(кәбестә)


3)Колагы юк-ишетә

Авызы юк-сөйли(телефон)


4)Алма дисәң дә алалар

Нәрсә соң ул балалар?(алма)


китап

кәбестә

телефон

алма


-Әйдәгез, бергәләп укып карыйк “Исем”

-Нәрсә соң ул исем?

-Кеше исеме була, хайван, чәчәкләр исеме була.


2.Исем төшенчәсен аңлату:

-Ә хәзер, укучылар, тактадагы җөмләләрне укыйбыз.Асларына сызылган сүзләргә сораулар бирегез.Бу сүз нәрсәне аңлата?


Марат яхшы укый.( кем?)

-Малай исеме.Кешеләргә без кем дип сорау бирәбез.


Укытучы дәрескә керә.(кем?)

-Балаларга белем бирүче кеше.Аңа да кем? дип сорау бирәбез.


Тукран урман санитары.(нәрсә?)

-Кош исеме.Нәрсә? соравына җавап бирә.


Куян тиз йөгерә.( нәрсә?)

-җәнлек исеме, нәрсә? соравына җавап бирә.


Табигать -яшәү чыганагы.(нәрсә?)

-Безне әйләндереп алган мөһит.

-Димәк, укучылар, Марат, укытучы, тукран, куян, табигать сүзләре кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр. Алар кеше исемен, предмет исемен, профессия исемнәрен белдереп килүче сүзләр.Без мондый сүзләрне исемнәр дип атыйбыз.Татар телендә кешеләргә кем?, калган предметларга( кошларга, хайваннарга ) нәрсә? дип сорау куябыз.Ә рус телендә җанлы предметларга( кешеләргә, хайваннарга, кошларга) кто?, җансыз предметларга что? дип сорау куябыз.

3.Кагыйдәне уку.

Предметны белдереп кем? нәрсә? сорауларына җавап булып килгән сүз исем дип атала.

Укучы(кем?) укый.Балык(нәрсә?) суда йөзә.Әни(кем?) пәрәмәч пешерә.Мәче(нәрсә?) йоклый.



II.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту


1.Дәреслек белән эш.197 нче күнегү, 107 нче бит.Шигырьне укыгыз, нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне язып алыгыз.Бу шигырьне безгә Резеда Вәлиева язган.(укытучы

укуы)

сүзлек эше:

улый-воет( салкын, көчле җил исә)

шашынып дулый- неистовствует

теш шыкырдата- скрещет зубами

исе дә китми-монда: не обращая внимания


-Хәзер укучылар икегә бүленәбез: 1,2, 3, рәт укучыларына шигырьнең яртысы( помидор чәчәк ата ..) өлешенә кадәр,4,5,6 рәт укучыларына шигырьнең калган өлеше Шигырьдән нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләрне язып аласыз.Дәфтәрләрне ачтык , бүгенге числоны язабыз:


Егерме дүртенче гыйнвар.

Сыйныф эше.

Исем.

!97 нче күнегү.

1 нче өлеш:җил, буран, чуерташ, кыяр, помидор, чәчәк.

2 нче өлеш:кәбестәләр, сарымсаклар, кабаклар, борычлар, укроплар, салатлар


Тышта салкын җил улый.

Буран шашынып дулый,

Суык теш шыкырдата,

Ә анда,

Исе дә китми,

Мыекларын да селкетми,

Кыяр өлгереп ята,

Помидор чәчәк ата..

Күкрәп үсә кәбестәләр,

Сарымсаклар, кабаклар,

Яшел суган кыяклары,

Борычлары, укроплары,

Һәм ямь-яшел салатлар.

(Резеда Вәлиева)


2.Рәсемнәр белән эш.

-Рәсемнәргә карагыз һәм кем? соравына җавап булган сүзләрне әйтегез:

Кем?-әни, апа, бала, малай, кыз, тәрбияче, Гүзәл, бабай, укытучы, укучылар

-Ә хәзер нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне атыйбыз.

Нәрсә?-парта, урман, туп, машина, эт, кош, сыер, ком, агач, чәчәк.

-Дөрес әйттегез, димәк, кем? соравын кешеләргә, нәрсә? соравын хайваннарга, кошларга һәм башка җансыз предметларга карата бирәбез.


3.Укучыларның диологик сөйләм телләрен үстерү.Дәреслек белән эш.

107-108 нче битләр 198 нче күнегү( телдән)

Кем нинди һөнәр остасы?

-Игеннәрне кем үстерә?

-Игеннәрне игенче үстерә.

-Бакчаларда җиләк-җимешне кем үстерә?

-Бакчаларда җиләк-җимешне бакчачы үстерә.

-Балаларны кем укыта?

-Балаларны укытучы укыта.

-Комбайнда ашлыкны кем урдыра?

-Комбайнда ашлыкны комбайнчы урдыра.

-Заводта кем эшли?

-Заводта эшче эшли.

-Диңгездә, елгада балыкны кем тота?

-Диңгездә, елгада балыкны балыкчы тота?

-Ә хәзер укучылар, телдән генә кем? соравына җавап була торган сүзләрне атагыз.

Кем?-эшче, бакчачы, игенче, укытучы, балыкчы, комбайнчы.

-Укытучы балаларга дөрес белем бирмәсә, эшче, комбайнчы эшен белер идеме?( Юк)

Без барлык хезмәтне дә яратып башкарырга, тырышып эшләргә тиеш укучылар.Шул вакытта гына өстәлләребезнең түрендә кайнар икмәк һәм башка ризыклар булачак.”Тырышып эшләсәң, тәмләп ашпрсың”-дигән татар халык мәкале монда урынлы булыр иде.



III Йомгаклау

1.Дәрескә нәтиҗә ясау

-Димәк, без бүген дәрестә нинди теманы өйрәндек?

-Исем.

-Ә нинди сүзләрне без исемнәр дип атыйбыз, сораулары ничек?

-Исем ул- предметны белдереп кем? нәрсә? сорауына җавап булып килгән сүз.Кешеләргә без кем? хайваннарга, кошларга, калган предметларга нәрсә? дип сорау куябыз.Ә рус телендә кешеләргә, хайваннарга, кошларга кто?, калган җансыз предметларга что? дип сорау куябыз.

2.Өй эше 110 нчы бит, 202 нче күнегү.

-Рәсемнәрне карагыз.Рәсемдә кемнәр сүрәтләнгән?Аларга исемнәр бирегез.Рәсемнәр тәртибендә җөмләләр төзеп языгыз.Исемнәрнең асларына сызыгыз.

3.Билгеләр кую.

4.Саубуллашу.















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 2 класс

Скачать
Разработка урока по татарскому языку "Исем"

Автор: Исмагилова Гульнур Наиловна

Дата: 13.04.2015

Номер свидетельства: 201058

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(123) "Разработка урока по татарскому языку в 7 классе по теме "Части речи" "
    ["seo_title"] => string(73) "razrabotka-uroka-po-tatarskomu-iazyku-v-7-klassie-po-tiemie-chasti-riechi"
    ["file_id"] => string(6) "165694"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1422859003"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(101) "Разработка открытого урока по татарскому языку 3 класс "
    ["seo_title"] => string(56) "razrabotka-otkrytogho-uroka-po-tatarskomu-iazyku-3-klass"
    ["file_id"] => string(6) "107267"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1403197332"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства