kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Татар халык уеннары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар халык уеннары.

МАКСАТ:

  1. Балаларны татар  халык  уеннары, аларны? ?зенч?лекл?ре, кагыйд?л?ре  бел?н якыннан таныштыру.

Барышы:

Х?ерле к?н , укучылар! Кичке уеннар элек-элект?н татар халкыны? и? матур, и? к?рк?м йолаларыннан саналган.??йге матур кичл?рд?, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьл?рне? шат авазларына к?мелг?н. Кичке уеннарда ?ыр-бию, уен-к?лке бер ген? минутка да тынып тормаган. Анда ?ырлы-биюле т?г?р?к уеннары, ике урам арасында ?ыр ярышлары, шаян такмаклар ?йтеш?, к?м?к ??м ялгыз биюл?р,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетл?р ??м кызлар бер-берсе бел?н танышкан-кавышканнар,к?решк?н-с?ешк?нн?р, в?гьд?л?р бирешк?нн?р. Шу?а к?р? д? кичке уеннар яшьл?рне? и? яраткан урыны булып саналган.Кадерле балалар! Б?ген без сезне? бел?н шул уенарны? бернич?се бел?н танышырбыз, уйнап карарбыз.

     “К?рс?т ?ле, ?ск?нем” уены.

Уен балаларны? х?зерге заман хик?я фигыльл?рне? 3 зат к?плеген куллану к?некм?л?рен ныгыту,   кыргый ??м йорт хайваннарына хас билгел?рне к?рс?терг? ?йр?т? максатыннан чыгып оештырыла.

Уенны? эчт?леге. 

Балалар т?г?р?к ясап басалар ??м ипт?шл?ренн?н берсен уртага чыгаралар да, к?м?к ?ырлап ?йл?неп, уртадагы балага т?рле эшл?р кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Мен? шулай, мен? шулай”, дип, ул эшл?г?н эшне кабатлыйлар. Эш кушу ?чен т?б?нд?ге такмаклар файдаланыла:

 К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек й?ри аюлар?

-Мен? шулай, мен? шулай,

Шулай й?ри аюлар.

 

К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек  й?ри керпел?р?

-Мен? шулай, мен? шулай

Шулай й?ри керпел?р.

 

К?рс?т ?ле, ?ск?нем,

Ничек ?гез кычкыра?

Мен? шулай, мен? шулай

Шулай ?гез кычкыра. ?.б…

 (Ничек ?рд?кл?р й?ри, ничек куян сикер?, ничек эт  йортны саклый)

" Кем ?итезр?к?”

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). К?й башлануга ике  уенчы  урындыклар тир?ли биеп й?рил?р, к?й туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -У?да уймак, табада коймак,

                Мичт? б?леш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы ?и??че.

                                    “Чума ?рд?к, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсен? карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен ?йтеп ?ырлыйлар. ?ыр бет?г?, так калган бала саф арасыннан ?т?, ?зен? пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен д?вам ит?.

 Чума ?рд?к, чума каз,

Чума ?рд?к, чума каз,

Тир?н к?лне ярата шул, ярата.

Тир?н к?лне ярата шул, ярата.

Булат ?зен? ипт?ш сайлый

Булат ?зен? ипт?ш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

 

                                     “Т?г?р?кле уен”

 Балалар т?г?р?к буйлап й?рил?р. Кушымтада бер малай уртага чыга, ?зен? бер кызны чакыра, алар уртада биил?р, калган балалар урыннарында ?йл?н?л?р.

Т?г?р?кле уйнаганда,

?йл?неп ?ырлаганда,

Т?гел? к??ел мо?нары,

Чишм?д?й кайнап ага.

У?ган егет, сикереп чык!

Чиб?р кызны алып чык!

Бире килегез ?ле,

Биеп бирегез ?ле.

Кил, Айсылу, бир кулы?ны,

?йл?неп уйныйк берг?.

Уйныйк, берг?, биик берг?,

Ямь тулсын яшь к??елг?.

 

                                       “К?рия-З?к?рия”

 Балалар т?г?р?к ясап басалар ??м ипт?шл?ренн?н берсен уртага чыгаралар да аны? турында ?ырлыйлар. Кушымтаны ?ырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аны? укуы яхшы,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта:   К?рия — З?к?рия коммая,

Кария — З?к?рия коммая,

К?ри комма, З?к?рия,

З?к?рия коммая.

 

Бу бик яхшы ?ырлаучы,

Бу бик яхшы ?ырлаучы.

Аны? ?ырлавы яхшы,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аны? биюе матур,

Аннан ?рн?к алыгыз.

Кушымта.

" Капкалы”                                  

10 пар ?ит?кл?шеп зур т?г?р?к ясап басалар.Парлар  ?ит?клшк?н килеш кулларын ?ск?  к?т?реп капка ясап торалар.К?й башлануга арадан бер пар  ?зе тел?г?н капкага кер?, алар урынына баса, ?леге пар икенче капкага бара.К?й туктауга капкага керерг? ?лгерми калган пар ??за ала.

 

             Яулык бир?м

 Уйнаучылар к?й астында — зур т?г?р?кт?, ? уенны алып баручы т?г?р?к уртасында бию х?р?к?тл?ре ясап й?ри. К?й туктауга, уенны алып баручы бер бала янына кил? д? «Яулыгымны ал, кес??? сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, ?ч, д?рт, биш, тотарга тырыш»,— диюг?, бала уенны алып баручыны тотарга ??м яулыкны аннан алырга тырыша.

  

 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Татар халык уеннары »

Татар халык уеннары.

МАКСАТ:

  1. Балаларны татар халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

Барышы:

Хәерле көн , укучылар! Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган.Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач,су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр,кызыклы уеннар уйналган.Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар,күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.Кадерле балалар! Бүген без сезнең белән шул уенарның берничәсе белән танышырбыз, уйнап карарбыз.

     “Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Уенның эчтәлеге. 

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

 Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б…

 (Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт  йортны саклый)

" Кем җитезрәк?”

Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы  урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

                Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

                                    “Чума үрдәк, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

 Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

 

                                     “Түгәрәкле уен”

 Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.

Түгәрәкле уйнаганда,

Әйләнеп җырлаганда,

Түгелә күңел моңнары,

Чишмәдәй кайнап ага.

 

Уңган егет, сикереп чык!

Чибәр кызны алып чык!

Бире килегез әле,

Биеп бирегез әле.

 

Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк, бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

 

                                       “Кәрия-Зәкәрия”

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Кушымта:   Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кария — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

" Капкалы”.

                                      

10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.

 

             “Яулык бирәм

 Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

  




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Прочее

Целевая аудитория: 1 класс

Скачать
Татар халык уеннары

Автор: Хазиева Миляуша Радисовна

Дата: 17.11.2014

Номер свидетельства: 131757

Похожие файлы

object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Татар халык уеннары (мастер- класс)"
    ["seo_title"] => string(31) "tatarkhalykuiennarymastierklass"
    ["file_id"] => string(6) "263377"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1449514724"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(145) "Башлангыч сыйныфлар ?чен “Татар халык фольклоры” ?ст?м? белем бир? программасы."
    ["seo_title"] => string(84) "bashlanghych-syinyflar-ochien-tatar-khalyk-fol-klory-ost-m-bieliem-biru-proghrammasy"
    ["file_id"] => string(6) "250250"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1447062157"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(68) "«Татар халкынын жырлы-биюле уеннары»"
    ["seo_title"] => string(39) "tatar-khalkynyn-zhyrly-biiulie-uiennary"
    ["file_id"] => string(6) "263552"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1449569854"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(29) ""Милли б?йр?мн?р" "
    ["seo_title"] => string(15) "milli-b-ir-mn-r"
    ["file_id"] => string(6) "147299"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1419354676"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(54) ": Балачак д?ньясы -т?г?р?к планы"
    ["seo_title"] => string(32) "balachak-don-iasy-tugh-r-k-plany"
    ["file_id"] => string(6) "301283"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1456900808"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства