Татарстан Республикасы
Актаныш муниципаль районы
МББМБУ “Гомуми үсеш бирүче 3 санлы балалар бакчасы”
Проект
“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга
татар халык уеннары аша
милли тәрбия бирү”
Башкарды
Шакирова Әлфирә Индус кызы
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн.
Уен йолалары, җыр-биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Проектның темасы: “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар халык уеннары аша милли тәрбия бирү”.
Проектның актуальлелеге. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирүдә татар халык уеннары - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт-итагать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Татар халкының иҗтимагый һәм гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу һәм ял итү йолалары белән аерылгысыз бәйләнештә торучы уеннар күркәм хасиятләргә ия бер күренеш булып саналырга хаклы.
Бүгенге яшәеш рәвеше халкыбызны интерактив технологияләргә якынлаштырып, мирасыбыздан ераклаштыра. Шуңа да халык уеннарын актив куллану күркәм милли тәрбия бирүдә төп рольне башкара.
Төп программадан аермалырак булу сәбәпле, борынгыдан килгән уеннар балаларыбыз өчен – яңалык. Татар халкының милли уеннары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә иң мөһим һәм алыштыргысыз чара булып тора. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә. Кечкенә вакытта алынган хәрәкәт күнекмәләре балаларга әйләнә-тирә мохит белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә.
Проектның максаты. Татар халык уеннарын төрле чараларда кулланып, балаларның аралашу тирәлеген киңәйтү, милләтебезгә хас сыйфатлар тәрбияләү, милли үзаң уяту.
Проектның бурычлары:
-уеннарда аралашу аша сүзлекне һәм мөстәкыйльлекне үстерү, аралашу тирәлеген киңәйтү;
-милли бәйрәмнәрдә уеннар куллану аша олылау, ихтирам итү, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, дуслык, әдәплелек, иҗадилык кебек сыйфатларны формалаштыру;
-бәйрәмнәргә әзерлек алып бару, уеннарга атрибутлар бердәм ясау аша өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү;
-сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата уңай караш формалаштыру;
Проект төре: иҗади, тәҗрибәви
Үтәлү вакыты: 9 ай
Проектта катнашучылар: зурлар төркемендәге балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр.
Көтелгән нәтиҗә:
көндәлек чараларда уеннарны өйрәнеп, аларны бәйрәм иртәләрендә кулланып, мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыруга этәреп балаларда милли үзаң тәрбияләү;
бәйрәм иртәләрендә оештырылган уеннарда ата - аналарның балалар белән бергә катнашуына ирешү;
тупланган тәҗрибә белән уртаклашу
Проектта өйрәнелгән уеннарны Сөмбелә, Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәрдә кулланырга мөмкин.Уеннар түбәндәге төрләргә бүленә:
Фант җыешлы һәм җәза бирешле
Җырлы уеннар;
Фант җыешлы һәм җәза бирешле җырсыз уеннар;
Кара-каршы тезелеп һәм пар-пар булып уйнала торган уеннар;
Әйлән-бәйлән уеннар;
Сүзле-хәрәкәтле уеннар
Тәкъдим ителә торган уеннар
Сентябрь
Җырлы биюле уен. "Яулык алыш".
Җырлы биюле уен. "Парлашып калу” .
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен- "Тотып калышлы"
Җырсыз уен- "Йөзек салыш"
Октябрь
Җырсыз уен - "Ашамлык санау"
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен- "Тукмак әйләндерешле"
“Башмакчы” уены
Кара–каршы тезелеп һәм пар-пар булып уйнала торган уен - "Чума үрдәк-чума каз"
Ноябрь
Сүзле-хәрәкәтле уен - "Йомгак чорнаш"
Җырлы уен- "Габдулла"
Әйлән-бәйлән уены -"Кәрия-Зәкәрия"
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен- ""Буяу сатышлы"
Декабрь
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен- "Түбәтәй"
Кара –каршы тезелеп һәм пар-пар булып уйнала торган уен- "Челтәр элдем читәнгә"
Җырлы - биюле уен- "Почмак алыш"
Фант җыешлы һәм җәза бирешле уен- "Күз бәйләш"
Гыйнвар
Әйлән-бәйлән уены “Кунаклар”
Җырлы уен “Зәңгәр чәчәк”
Әйлән-бәйлән уен “Утыр, утыр, Мәликә”
Хәрәкәтле уен “Утраулар”
Февраль
Җырлы уен “Күрсәт әле, үскәнем”
Җәза бирешле җырсыз уен “Без, без, без идек”
Пар-пар булып уйнала торган уен “Капкалы”
Әйлән-бәйлән уен “Яулык”
Март
Сүзле-хәрәкәтле уен “Урманга бару”
2. Әйлән-бәйлән уен “Нардуган”
3. Хәрәкәтле уен “Йозаклы”
4. Җәза бирешле “Тотам тотышлы”
Апрель
Җырлы уен “Ак калач”
Әйлән-бәйлән уен “Миңлебай”
Җырлы уен “Түгәрәкле” уены
Җырлы уен “Төймә”
Май
Сүзле-хәрәкәтле уен “Алдыр чишмә тамчылый”
Хәрәкәтле уен “Мин качам, син тот”
Сүзле-хәрәкәтле уен “Чыпчык, чык”
Җәза бирешле “Самавыр”
“Яулык алыш” уены.
“Яулык алыш” - кызык уен
Ул сизгерлекне сорый.
Дуслар ярышкан вакытта
Кул чабып тормый булмый.
Уен барышы.
Санамыш белән ике кеше уртага чыга һәм түгәрәк буенча биеп йөриләр. Көй беткәч кем яулыкны беренче ала, шул җинүче була. Җиңелгән кешегә сорау бирелә. Дөрес җавап бирсә, аңа да бүләк бирелә.
“Парлашып калу” уены
Сандугачлар, былбылллар,
Тургайлар парлы була.
Кем уенда парсыз кала –
Шундук җәзасын ала.
Уен барышы
Көй башлануга барыбыз да иркенләп биеп йөрибез. Көй туктауга һәр кеше үзенә пар табырга тиеш. Бер кунак белән бер бала парлаша. Кем парсыз кала, шул кешедән сорау ала. Бу уен миңа да бик ошый, үзем дә басыйм әле.
“Тотып калышлы” уены.
Уйна дустым гармуныңны
Без җырлаган көйләргә;
Без җырлаган,сез уйнаган
Калсын сагынып сөйләргә.
Уен барышы.
Ике бала кулга-кул тотынып,кулларын югары күтәреп торалар. Балалар түгәрәккә тезелеп, тотынган куллар астыннан чыга баралар, көй уйнап тора. Бер җыр җырлана. Җырдан соң бию көе уйный башлый. Алып баручы үзе теләгән вакытта теләгән урында көйне туктата. Шушы вакытта балалар тотынып торган кулларын төшерәләр, кул кемгә туры килсә, шушы кешегә җәза бирелә.Уен шулай дәвам итә.
“ Йөзек салыш” уены
Уен барышы
Балалар тезелешеп утыралар,берәү “йөзек салучы “була.Ул кулларын тотып утырган балаларның барысына да “йөзек салып” чыга. Йөзекнең кемгә туры килүен берәү дә сизмәскә тиеш. Аннан соң үзе бер кырыйга китеп, “кемдә йөзек сикереп чык” , - ди. Йөзекле кеше сикереп чыкканда, ике күршесенең берсе тотып кала алса, йөзекле кешегә җәза бирелә,тота алмасалар йөзек салу яңадан башлана.
“Ашамлык санау” уены
Без табын әзерлибез
Китереп бөтен шартын.
Өчпочмак, бәлеш, коймак
Кем әйтеп бирер икән,
Нәрсәләр җитми тагын.
Табынга куеласы камыр ризыклары, 2 тапкыр кабатлап әйтмәскә. Кабатлаган кешегә җәза бирелә.
“Тукмак әйләндерешле” уены
Әй, әйләнә, әйләнә,
Әй, серледер бу тукмак.
Нинди җәза бирер икән
Безне каршыга туктап.
Уен барышы.
Уенны алып баручы түгәрәк уртасында тукмак тәгәрәтә.Тукмак сабы белә кемгә карап туктый, шул баланың әйберен ала. Күп кенә әйбер җыелгач, әйберләрнең берсен алып, түгәрәктәге балалардан сорый: бу балага нинди җәза биререгә - ди. Һәр кем үз җәзасын үтәргә тиеш. Әгәр берәр бала үти алмаса, аның өченбашка бала үтәп, аның әйберен үзенә алу да була.
“Башмакчы” уены
Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. Җырлый:
Төрле һөнәр беләбез,
Матур итеп тегәбез;
Асыл төсле җепләр белән Башмак башын чигәбез.
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар:
Әй, башмакчы, башмакчы, Үзең оста такмакчы.
Син җырлама такмагын,
Бир кияргә башмагын.
Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя һәм аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була.
Уен яңадан башлана.
“Чума үрдәк,чума каз” уены
Чума үрдәк,чума каз
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Тирән күлне ярата шул,ярата.
Алия үзенә иптәш сайлый,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Ул Алсуны ярата шул,ярата.
Уен барышы.
Ачык һавада уйнала торган уеннарның берсе. Балалар ике рәт булып кара-каршы тезеләләр дә парлашып кулга-кул тотыналар. Рәт башында ялгызы гына бер бала кала. Җырның беренче яртысында уйнаучылар кулларын талгын гына хәрәкәтләндереп торалар. Ә икенче яртысында ялгыз бала үзенә пар сайлый. Аннары аны җитәкләп рәт уртасыннан чыга да, ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган бала рәт башына китә һәм җыр кабатланганны көтеп тора. Ул да үзенә шул тәртиптә иптәш сайлый. Уен барышында балаларның исемнәре җырга кушыла,ә җыр үзгәрми.
“Йомгак чорнаш” уены.
Йомгак чырнау - кызык уен,
Күз иярми кулларга.
Иң беренче чорнаучыны
Санарбыз уңганнарга.
Кемнәр икән уңганнар,
Карыйк әле, оланнар.
Менә сезгә йомгаклар,
Кем тизрәк йомгаклар?
Уен барышы.
Алдан чорнап бетергән кеше җиңүче була, аңа бүләк бирелә.
“ Габдулла” уены.
Син уртада, без кырыйда
Әйләнәбез Габдулла;
Син нишләсәң,ни кылансаң,
Шуны эшләргә була.
Уен барышы.
Балалар түгәрәккә тезеләләр. Уртадагы балага җыр җырлана. Җырдан соң уртадагыбала бер төрле хәрәкәт ясый. Аның хәрәкәтен кабатлый алмаган баланы уртага чыгара, ә үзе түгәрәккә баса. Уен дәвам итә, шул ук җырдагы исемне генә үзгәртеп җырлыйлар.
«Кәрия-Зәкәрия» уены
Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, кеммая,
Кәрия-Зәкәрия, кеммая,
Кәри кемма, Зәкәр кемма,
Зәкәрия кеммая.
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.
“Буяу сатышлы” уены.
Уен барышы.
Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр.Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга. Малайлар берәм-берәм буяу сатып алырга киләләр.
Алучы сатучыга болай ди:
Буяуларың бар микән,
Зәңгәр микән,ал микән?
“Төсем матур.мине ал”,-
Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән күп,
Зәңгәр,кызыл,яшел.күк;
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң бер буяуны алып китә. “Буяулар “ алынып беткәнче уен дәвам итә.
”Түбәтәй” уены.
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең,
Тирә-якны шаккатырам дигәнсең.
Түп, түп түгәрәкле түбәтәй (2 т-р)
Түбәтәем чигүле дә укалы.
Түбәтәем менә кемдә туктады.
Уен барышы.
Балалар түгәрәккә тезелеп басалар, җыр башлангач түбәтәйне кулдан кулга җибәрәләр. Җыр тәмамланганда түбәтәй кемдә кала шуңа җәза бирелә. Уен шулай дәвам итә.
“Челтәр элдем читәнгә” уены.
Челтәр элдем читәнгә,
Җилфер-җилфер итәргә;
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Алын алырсыз микән.
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап
Кемне алырсыз икән?
Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз;
Күңлебезгә кем ошаса
Шуны сайлап алырбыз.
Уен барышы.
Балалар кара-каршы сафка тезелеп җыр җырлыйлар. Такмак җырланганда сафлар чиратлашып кара – каршы барып үзләренә охшаган бер кызны яки бер малайны алып кайталар. Шулай ике сафта аралаша.
“Почмак алыш” уены
Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:
— Әби, мунча бир әле?
— Мунчам буш түгел әле.
— Әби, мунча бир әле?
— Ташы төшкән.
— Әби, мунча бир әле?
— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)
Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.
Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.
“Почмак алыш” уены.
Бии-бии тырышабыз
Почмак саклап калырга.
Йоклап торсак, туры килер
Берәр җәза алырга.
Менә сезгә туры почмак,
Берегезгә юк почмак.
Җитезерәк кылансагыз,
Алырсыз берәр почмак.
Уен барышы.
Уенчылар саныннан бергә ким кыршаулар куела. Барысы да бии. Көй туктауга һәркем почмак алырга тырыша. Уеныбыз ахырына җитүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
“Күз бәйләш” уены.
Булат дустым, ныклап уйла
Алдыңда кем торганын; Ялгышмыйча әйтеп кара
Исеме кем булганын.
Уен барышы.
Уенга катнашучыларның берсенең күзе бәйләнә. Күзе бәйләнгән баланы уртага бастырып аңа җыр җырлыйлар. Җырдан соң бала үзенең уйлаган бала исемен әйтә. Әгәр дөрес әйтсә шул баланың күзен бәйлиләр. Дөрес әйтмәсә, яңа җыр башлап белгәнче балаларны алмаштыра баралар.
“Кунаклар” уены
Балалар, кулга - кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар: Ямьле бәйрәм көн килде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар.
Чыж - пыж итеп коймаклар
Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды.
Җыелды, әй, җыелды.
Аннан ары кабарды,
Кабарды, әй, кабарды.
Шиңде, юп - юка калды.
Пеште инде коймаклар,
Сыйландыларкунаклар,
Сыйландылар кунаклар.
Тордылар, баш иделәр,
Таралдылар, әй, шатлар,
Бииләр, ай - яй, шатлар.
“Зәңгәр чәчәк” уены
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори:
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр -
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм , тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.
“Утыр, утыр, Мәликә” уены.
Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:
Утыр, утыр, Мәликә,
Алмагачның төбенә,
Кем утырган каршыңа,
Әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның янына килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап танып исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
«Утраулар» уены.
Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраулар (кәгазьләр) алына бара, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
“Күрсәт әле, үскәнем” уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
-Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
-Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри аюлар?
- Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри аюлар.
- Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек чаба поездлар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай чаба поездлар.
-Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек сикерә куяннар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай сикерә куяннар.
“Без-без, без идек ” уены.
Без-без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек бал каптык,
Келәткә кердек май каптык;
Кап та коп,кара, Якуб,
Тимер туп, Авызыңны ач та йом! М-м-м
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.).
«Капкалы» уены.
10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
«Яшерәм яулык» уены.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри:
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
Сүзләрне әйткәндә бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.
“Нардуган ” уены.
Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр:
Син уртада, без кырыйда,
Әйләнәбез, нардуган,
Син нишләсең, ни кылансаң,
Мин дә шуны булдырам!
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.
«Утраулар» уены.
Идәндә уенчылар саныннан бергә кимрәк итеп кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр, ә көй туктауга “утрау”ларга басып калырга тиешләр. “Утрау”га басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында “утраулар (кәгазьләр) алына бара, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
«Урманга бару» уены.
Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч лирик көй тыңлана. Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, “аю” белән “бүре” килеп чыга да балаларны куа башлый.
«Йозаклы» уены.
Ике уенчы кулга-кул тотышып “йозак ясап” басалар. Куллары өскәрәк күтәрелеп тора.Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек “йозак” аша үтәләр, көй туктауга «йозак» төшә. Йозак эчендә калган уенчы уеннан чыга, яисә җәза ала.
«Тотам тотышлы» уены.
3 уенчы катнаша. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар иң өскә чыккан уенчы җәза ала.
«Ак калач» уены.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлыйлар, калачның ничек пешүен, җәелүен кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.
Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк,
Менә шуның киңлеге,
Менә шуның тарлыгы,
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне алып кач!
Ул үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Шулай дәвам итә.
«Миңлебай» уены .
Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, җыр җырлап әйләнәләр.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай.
Син нишлисең, ни кыласың,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.
Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай.
Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана. Кабатлый алмаган кеше уртага чыгып Миңлебай була.
“Түгәрәкле уен”
Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.
1.Түгәрәкле уйнаганда,
Әйләнеп җырлаганда,
Түгелә күңел моңнары,
Чишмәдәй кайнап ага.
2.Уңган егет, сикереп чык!
Чибәр кызны алып чык!
Бире килегез әле,
Биеп бирегез әле.
3.Кил, Айсылу, бир кулыңны,
Әйләнеп уйныйк бергә.
Уйныйк, бергә, биик бергә,
Ямь тулсын яшь күңелгә.
“Төймә, төймә” уены
Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:
Яңгыр ява сибәләп,
Төймә, төймә төймәләп.
Кушымта:
Их төймә, төймә, төймә,
Төймә була егерме.
Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,
Бергә яшәү күңелле.
Җепкә тезгән төймә кебек,
Без дә яшик бергәләп.
Кушымта:
Их төймә, төймә, төймә,
Төймә була бер җептә.
Җепкә тезгән төймәләрнең
Матурлыгы берлектә.
“Алдыр чишмә тамчылый”
Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал кирәк, гөл кирәк,
Бездән сезгә кем кирәк?
Каршы яктагылар җавап бирәләр:
Алдыр чишмә тамчылый,
Гөлдер чишмә тамчылый,
Ал да кирәк, гөл дә кирәк,
Роза матур кыз кирәк.
Исеме чыккан уенчы каршы якның сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.
“Мин качам, син тот”
Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:
«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.
“Чыпчык, чык” уены.
Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.
“Самавыр” уены.
Самавыр һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самавыр» ишетмәскә тиеш. Әби, «самавыр»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.«Шикәр», акрын гына килеп, «самавыр»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самавыр» карый, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.«Самавыр» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самавыр» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самавыр»га җәза бирелә.