презентация: Абдулла Алиш әкиятләре-бай мирас
Просмотр содержимого документа
«Абдулла Алиш иҗаты»
Курсабаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Сабитова Алидә
Сатмас егет илен алтын- көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
Хезмәтемнең максаты
- Абдулла Алишның әкиятләрен тикшереп, аларда туган җир темасының бирелешен , геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:
- -әдипнең язган әкият китапларын барлау, аларны өйрәнү;
- -аларга бәяләмә бирү, үз мөнәсәбәтемне ачыклау.
Башлангыч иҗаты
- Аның беренче әкияте “Капкорсак патша” “Пионер каләме” журналының 1934 елгы 1 нче санда басылып чыга. Авторның соравы буенча, журнал редакциясе бу әдәбият турында фикер алышу оештыра.
“ Ана әкиятләре” сериясе
А. Алиш әкиятләрен берничә төргә бүлеп карага мөмкин:
- 1.Баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру;
- 2. Матурлыкны таный, аңлый белү, ягъни эстетик максатлардан чыгып язылган әкиятләр.
“ Нечкәбил” әкияте
Чукмар белән Тукмар
Куян кызы
Каз белән Аккош
Нечкәбил
Кара карганың кара баласы
Алиш әкиятләре
Койрыклар
Сертотмас үрдәк
Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык
Биккуркак белән Бикбатыр
Песиләр һәм күселәр
Аерылганны аю ашар,бүленгәнне бүре ашар
Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.
- Лотфулла Фәттахов Харис Якупов Җәвад Тәрҗеманов
Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.
Әкиятләр иленнән –сугышка...
Әдип гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.
Көек авылында А.Алиш музее
Газизә Алишева
Балам – Габдуллаҗаныма
Габдуллаҗаным бәбкәмне күзем туеп күрмәдем,
Әллә кай җирләргә барып югаласын белмәдем.
И бәбкәем, бәгыркәем, әрнидер бәгырьләрем,
Әллә кай җирләрдә шул булды ла каберләрең.
Каберең өсләрендә кызыл гөлләр үссә иде,
Сине үтергән гитлерчылар каты җәза күрсә иде.
И бәбкәем, синең өчен өзелә үзәкләрем,
Шәһитләрдән булсын дип телимен теләкләрем...