kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Алиш эзл?ре буйлап....

Нажмите, чтобы узнать подробности

Алиш эзл?ре буйлап.

(чыгыш)

                                               Алиш абый, си?а олы р?хм?т,

                                              Туган ?ирне мин д? бик с?ям.

                                                     Мо?а мине син бит, син ?йр?ттен,

                                            Х?рм?т бел?н си?а баш иям.

                                                           Сине? васыять – безне? тормыш анты,

                                           Сине? каны? безне? тамырда.

                                              Изге исеме? керде й?р?кл?рг?

                                             h?м м??гег? шунда калыр да.

                                                                                                        ?. Х?с?нов

         Балаларны ярата, алар бел?н аралаша, алар бел?н с?йл?ш?, аларны? телен, тел?кл?рен, д?ньяга ?зенч?лекле карашларын яхшы бел? торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аны? ?киятл?рен  яратып укымаган кеше юктыр бу д?ньяда. ?киятл?рен укыган саен  укыйсы гына килеп тора. Кызык та, а?лаешлы да язган ул ?киятл?рен. Д?? ?ни мин йоклар алдыннан  “Кем и? к?чле”, “Чуар тавык”, “Мактанчык чыпчык бел?н тыйнак сыерчык”, ”Бал корты ??м ш?пш?”?киятл?рен с?йли иде. Мин аларны б?ген д? бел?м, иск? т?шер?м. Б?ген д? ?зем? ?рн?к  итеп ?киятт?ге “Бал кортын”  алам, ул ??рк?н эшт?, тырыш.

Абдулла Алиш — Муса ??лилне? к?р?шт?ш дусты, ба­тыр й?р?кле солдат — ?сирлект? д? ?зене? кешелекле табигате бел?н м?гьл?м ш?хес. Ул — татар ?д?биятында балалар д?ньясын ки? сур?тли алган, н?ни дусларыны? к??елен? ке­рерлек ?с?рл?р калдырган язучы. Балалар к??елен? тиз ач­кыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле ?ки­ятл?р с?йл?п, т?есирл?н?ч?н яш к??елл?рне матурлык д?нья­сына алып кер?, белемг?, китап укырга д?ртл?ндер?.

Абдулла Алиш 1908 елны? сентябренд? Куйбышев рай­оны (х?зерге Спас) К?ек авылында туган. Аны? туган ягы матур табиг?т кочагы, ?зене? иркен болыннары, к?згед?й ялтырап яткан к?лл?ре, шаулы урманнары бел?н ?дипне? з?выгы ??м нечк? хисл?ре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле. Китап д?ньясына ул бик кечкен?д?н тартыла. Гаил? д? шу?а эт?рг?н булса кир?к: ?тисе Габделбари агай улына бе­ренче х?реф танырга ?йр?тс?, укымышлы, с?л?тле ана Газиз? апа, ?зе б?етл?р, шигерл?р язып, н?ни Абдулланы и?атка рухландыра. Абдулла Янбакты м?др?с?сенд? ген? укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас ш???ренд?ге рус м?кт?бенд? белем ала, аны? беренче шигерл?ре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, ?ир т?зелеше техникумын т?мамласа да, Абдулла ?д?биятка, язу эшен? тартыла, бала­лар журналында («Ялкын») аны? ?киятл?ре, очерклары д?нья­га чыга. чыннан да, А. Алиш ?кият остасы булып танылып кит? (егерме бишл?п ?киятне? авторы ул): «Сертотмас ?рд?к», «Нечк?бил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чып­чык бел?н тыйнак сыерчык» ??м тагын башка к?п кен? ?кият­л?р и?ат ит?. Бу ?киятл?р бала к??елен нечк? сиземл?п, аларны с?ендерерлек ??м урыны бел?н к?ендерерлек итеп язылу­лары бел?н к?рк?м. Язучыны? балалар тормышын матур чагылдырган ?ыйнак хик?ял?ре д? («Бозлар акканда», «Тур­гайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле б?л?к», «Бе­ренче д?рес» ?. б.) т?рлед?н-т?рле вакыйгалары бел?н яратып укыла, укучы к??елен кузгатып ?иб?р?.

1941 елда, фашистик Германия бел?н сугыш башлангач, А. Алиш фронтка кит?. Каты сугышларда чолганышта ка­лып, ?сир т?ш?. Седльтсе лагеренда к?м?к качу оештыру ту­рында уйлый башлый. Концлагерьларны? берсенд? Муса ??лил бел?н очрашкач, аны? планнары ?зг?р?. Ул ??лил ?ит?кл?г?н яшерен оешмага кер? ??м фашистларга каршы к?р?ш башлап ?иб?р?. ?мма бу д??ш?тле к?р?ш — зур ба­тырлык, гомере?не сораучы со?гы к?р?ш. «Ничек килер ?лем» шигыре солдат й?р?гене? паклеген, килер фа?игане? ачык­лыгын бер д? ш?б??сез к?з алдына китер?:

К?пме к?г?з языла безне? хакта,
Б?лки, кабат аны укырлар,
Ипт?ше ?чен кеше корбан була,
Шундый инде безне? гасырлар.
Кереш бел?н тудык, к?р?ш бел?н
Кер?без д?, ахры, каберг?.
Язган ик?н со?гы сулышыбызны
Илебез б?хете чен бирерг?.

Без Берлин т?рм?сенд? ярты ел утырдык,— дип яза ул ?зене? бер хатында.— Килдем, к?р?штем, киттем. К?р?се?, безне? язмышлар шулайдыр инде. Без со?гы сулышыбызга кад?р ?з халкыбызга турылыклы булып калабыз.». М?гьл?м ки, А. Алиш туган илг? ?йл?неп кайта алмады. 1944 елны? августында аны фашистлар, ??лил бел?н берг?, ??залап ?тер?л?р. Тоткыннар янына кереп й?рг?н Юрытко атакай алар-ны?, ?лемг? х?кем ителг?ч т?, ?зл?рен тыныч тотуын сокла­нып иск? ала. Со?гы сулышларында да Корь?нг? кулларын куеп, мо?лы татар ?ыры ?ырлап саубуллашулары бу ка?ар­маннарны? туган илл?рен ?зелеп с?юен, а?а тугрылыклы бу­луларын раслый бит.

Без Алишны к?р?шче, батыр кеше, Муса к?р?шт?ше буларак х?рм?т ит?без. ?мма бу искиткеч бай, к?п кырлы характерны? икенче ягын да к?рс?теп китмич? ярамас. Алишны якыннан белг?н ипт?шл?ре ??м замандашлары аны? яхшы к??елле, га??еп тыйнак, сабыр, х?тта беренче карашка бераз тартынучан к?рен?ен с?йлил?р. Бу ?ткен кара к?зле, чем-кара ч?чле, калын кашлы ??м й?зенд? ниндидер бер ягымлылык, м?лаемлык, ?ылылык балкып торган кеше к?пл?рне ?зен? ??леп итк?н. Бигр?к т? аны балалар яраткан. “Пионер кал?ме” редакциясенд? эшл?г?н вакытында, аны ??рвакыт кызыл галстуклы укучы балалар сырып ала торган булган. Эшт?н со? ул еш кына м?кт?пл?рг? й?рг?н, аны к?р? бел?н укучылар: “?кият с?йли торган абый килг?н”,-дип, янына й?герешеп кил? торган булганнар, т?рле сораулар яудырганнар, ?кият с?йл?тк?нн?р; ул, ?ич авырсынмыйча, укучыларны ?з балалары шикелле якын к?реп, с?гатьл?р буенча с?йл?шеп утырган. Х?зерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Ф?ттахов, балалар язучысы ??вад Т?р?еманов ??м башка бик к?пл?р Алишны ?зл?рене? и? яраткан укытучылары дип атыйлар.

Алиш тир?сенд? б?терелг?н балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер д? очраклы х?л т?гел. Алиш р?сем с?нгатен бик яраткан, Феодосияд?н Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, х?тта улына да б?ек художникны? фамилиясенн?н алып Айваз исеме бирг?н.

?д?биятка Алиш балалар язучысы булып кер? ??м шушы ?лк?д? тиз арада дан казана. ?зене? кыска и?ат гомере д?веренд? (фронтка китк?нд? а?а нибары 35 яшь кен? була ?ле), Алиш т?рле характерда ??м т?рле жанрларда шактый к?п ?с?р язып калдырырга ?лгер?. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, публицист, т?нкыйтьче, дист?л?рч? м?кал?л?р, рецензиял?р, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хик?яче д?, драматург та, шагыйрь д?. Аны? зурлар ?чен язылган “Якты к?л” повесте заманы ?чен бик зур ??м ?итди тема к?т?рг?н ??м аны шактый у?ышлы чиш? алган ?с?рл?р р?тенд? тора. Алишны? бай ??м матур таланты бигр?к т? н?нил?р ?чен язылган ?киятл?рд? тулысынча чагыла. Бу ?лк?д? ул чыннан да ти?д?шсез. Аны? ?киятл?ре ?лл? нинди, телд?н бирелм?слек сихри к?чк? ия. Аларны укып чыккач, матур ??м гади телле, кызыклы, бераз гына шаянрак, н?нил?рне ?д?пк? ?йр?т?че мондый акыллы ?киятл?рне Алиш кебек олы ?анлы кеше ген? яза алыр иде, диг?н фикерг? кил?се?. Аны? “Сертотмас ?рд?г”ен, “Капкорсак патша”сын, “Нечк?бил”ен, “Койрыклар”ын, “Бикбатыр белан Биккуркак” ??м башка ?киятл?рен кем ген? белми ик?н! Бу ?кияятл?р татар ??м рус телл?ренд? дист?л?рч? тапкыр басылдылар ??м ?ле да басылып кил?л?р. Алар тормышка беренче булып аяк баскан н?нил?рг? бик зур фикерл?рне ачып бир?л?р, дуслык, ипт?шлек хисе т?рбиялил?р, Ватанны с?ярг? ?йр?т?л?р.

Фашистлар Алишны в?хшил?рч? ??залап ?тердел?р. Без х?тта аны? г??д?се кая к?мелг?нен д? белмибез. ?мма аны? й?р?к каны бел?н язылган шигырьл?ре, аны? олы ?аны чагылган ?киятл?ре, мавыктыргыч китаплары б?ген д? безне? бел?н. Шуны? ?чен д? халык аны зурлый, х?рм?т ит? ??м горурлык бел?н иск? ала.

Халкыбыз к??елен? м??гег? кереп калган, батырлыгына та? калган, шигырьл?рен, ?киятл?рен яратып укыган кеше сез б?ген Алиш абый. Сезне халык м??гег? онытмас батыр да  сез, кыю да безне? ?чен язучы да. Б?генге к?нд? “Абдулла Алиш премиясе лауреаты”  диг?н исем бирел?.Ул балалар ?д?биятын ?стер?д?ге хезм?тл?ре ?чен язучыларга ??м и?ат коллективларына бирел?.

1996 нчы елны?, 15нче сентябренд? балалар ?чен чыга торган “Сабантуй” газетасы б?л?кл?н?.

2006 нчы елны?, 15 нче сентябрь д?  балалар ?чен чыга торган “Ялкын” журналын б?л?клил?р. Бу Абдулла Алишны? туган авылында, К?ек авылында, аны? ??йк?ле янында бирел?. Шунда ук, безе? якта туып ?ск?н, якташыбыз Равил Рахмани да “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” диг?н исем ала. Б?генге к?нд?  балалар  ?чен и?атын д?вам ит?чел?рд?н берсе  булган язчы.

Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленн?н м??ге т?шм?с яш?р, халкыбыз  бел?н и?аты да  яш?р югалмас. Мин уземне? язмамны Абдулла Алишны? ?нисе, Газиз? Алишова, и?ат итк?н шигырь юллары бел?н бетерер идем.

Кулланылган ?д?бият:

 

  1. . “?киятл?р”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап н?шрияты 1978ел

 

  1. “Татар ?д?бияты” Ф.Ф. Исламов, ?.М. Закир?анов 5 нче сыйныф  Казан “М?гариф” н?шрияте 2004ел.

 

  1. “Татар ?д?бияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев,

 И.Г. Гыйл??ев. Казан “М?гариф” н?шртяты, 2005ел

 

  1. “Язучы да Алиш, батыр да” Илс?яр С?нкишева

“М?гариф” н?шрияты 2001ел.

 

  1. “Ялкын”журналы. 2006ел, 9 нчы сан.
Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Алиш эзл?ре буйлап.... »

Алиш эзләре буйлап...

(чыгыш)


Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,

Туган җирне мин дә бик сөям.

Моңа мине син бит, син өйрәттен,

Хөрмәт белән сиңа баш иям.


Синең васыять – безнең тормыш анты,

Синең каның безнең тамырда.

Изге исемең керде йөрәкләргә

hәм мәңгегә шунда калыр да.


Ә. Хәсәнов

Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Дәү әни мин йоклар алдыннан “Кем иң көчле” , “Чуар тавык” , “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Бал корты һәм шөпшә”әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны бүген дә беләм, искә төшерәм. Бүген дә үземә үрнәк итеп әкияттәге “Бал кортын” алам, ул һәркөн эштә, тырыш.

Абдулла Алиш — Муса Җәлилнең көрәштәш дусты, ба­тыр йөрәкле солдат — әсирлектә дә үзенең кешелекле табигате белән мәгьлүм шәхес. Ул — татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә ке­рерлек әсәрләр калдырган язучы. Балалар күңеленә тиз ач­кыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әки­ятләр сөйләп, тәесирләнүчән яш күңелләрне матурлык дөнья­сына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә.

Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев рай­оны (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигәт кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, бил­геле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына бе­ренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигерләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Абдулла Янбакты мәдрәсәсендә генә укып кал­мый, 1923—1927 елларда Спас шәһәрендәге рус мәктәбендә белем ала, аның беренче шигерләре шунда языла.

1927 елдан Казанга килеп, җир төзелеше техникумын тәмамласа да, Абдулла әдәбиятка, язу эшенә тартыла, бала­лар журналында («Ялкын») аның әкиятләре, очерклары дөнья­га чыга. чыннан да, А. Алиш әкият остасы булып танылып китә (егерме бишләп әкиятнең авторы ул): «Сертотмас үрдәк», «Нечкәбил», «Куян кызы», «Койрыклар», «Мактанчык чып­чык белән тыйнак сыерчык» һәм тагын башка күп кенә әкият­ләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылу­лары белән күркәм. Язучының балалар тормышын матур чагылдырган җыйнак хикәяләре дә («Бозлар акканда», «Тур­гайлар очканда», «Отряд умартасы», «Кадерле бүләк», «Бе­ренче дәрес» һ. б.) төрледән-төрле вакыйгалары белән яратып укыла, укучы күңелен кузгатып җибәрә.

1941 елда, фашистик Германия белән сугыш башлангач, А. Алиш фронтка китә. Каты сугышларда чолганышта ка­лып, әсир төшә. Седльтсе лагеренда күмәк качу оештыру ту­рында уйлый башлый. Концлагерьларның берсендә Муса Җәлил белән очрашкач, аның планнары үзгәрә. Ул Җәлил җитәкләгән яшерен оешмага керә һәм фашистларга каршы көрәш башлап җибәрә. Әмма бу дәһшәтле көрәш — зур ба­тырлык, гомереңне сораучы соңгы көрәш. «Ничек килер үлем» шигыре солдат йөрәгенең паклеген, килер фаҗиганең ачык­лыгын бер дә шөбһәсез күз алдына китерә:

Күпме кәгәз языла безнең хакта,
Бәлки, кабат аны укырлар,
Иптәше өчен кеше корбан була,
Шундый инде безнең гасырлар.
Кереш белән тудык, көрәш белән
Керәбез дә, ахры, кабергә.
Язган икән соңгы сулышыбызны
Илебез бәхете чен бирергә.

Без Берлин төрмәсендә ярты ел утырдык,— дип яза ул үзенең бер хатында.— Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмышлар шулайдыр инде. Без соңгы сулышыбызга кадәр үз халкыбызга турылыклы булып калабыз...». Мәгьлүм ки, А. Алиш туган илгә әйләнеп кайта алмады. 1944 елның августында аны фашистлар, Җәлил белән бергә, җәзалап үтерәләр. Тоткыннар янына кереп йөргән Юрытко атакай алар-ның, үлемгә хөкем ителгәч тә, үзләрен тыныч тотуын сокла­нып искә ала. Соңгы сулышларында да Корьәнгә кулларын куеп, моңлы татар җыры җырлап саубуллашулары бу каһар­маннарның туган илләрен өзелеп сөюен, аңа тугрылыклы бу­луларын раслый бит.

Без Алишны көрәшче, батыр кеше, Муса көрәштәше буларак хөрмәт итәбез. Әмма бу искиткеч бай, күп кырлы характерның икенче ягын да күрсәтеп китмичә ярамас. Алишны якыннан белгән иптәшләре һәм замандашлары аның яхшы күңелле, гаҗәеп тыйнак, сабыр, хәтта беренче карашка бераз тартынучан күренүен сөйлиләр. Бу үткен кара күзле, чем-кара чәчле, калын кашлы һәм йөзендә ниндидер бер ягымлылык, мөлаемлык, җылылык балкып торган кеше күпләрне үзенә җәлеп иткән. Бигрәк тә аны балалар яраткан. “Пионер каләме” редакциясендә эшләгән вакытында, аны һәрвакыт кызыл галстуклы укучы балалар сырып ала торган булган. Эштән соң ул еш кына мәктәпләргә йөргән, аны күрү белән укучылар: “Әкият сөйли торган абый килгән”,-дип, янына йөгерешеп килә торган булганнар, төрле сораулар яудырганнар, әкият сөйләткәннәр; ул, һич авырсынмыйча, укучыларны үз балалары шикелле якын күреп, сәгатьләр буенча сөйләшеп утырган. Хәзерге танылган художниклардан Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, балалар язучысы Җәвад Тәрҗеманов һәм башка бик күпләр Алишны үзләренең иң яраткан укытучылары дип атыйлар.

Алиш тирәсендә бөтерелгән балалардан шундый атаклы художниклар чыгуы бер дә очраклы хәл түгел. Алиш рәсем сәнгатен бик яраткан, Феодосиядән Айвазовский картиналарына гашыйк булып кайткан, хәтта улына да бөек художникның фамилиясеннән алып Айваз исеме биргән.

Әдәбиятка Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Үзенең кыска иҗат гомере дәверендә (фронтка киткәндә аңа нибары 35 яшь кенә була әле), Алиш төрле характерда һәм төрле жанрларда шактый күп әсәр язып калдырырга өлгерә. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, публицист, тәнкыйтьче, дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә. Аның зурлар өчен язылган “Якты күл” повесте заманы өчен бик зур һәм җитди тема күтәргән һәм аны шактый уңышлы чишә алган әсәрләр рәтендә тора. Алишның бай һәм матур таланты бигрәк тә нәниләр өчен язылган әкиятләрдә тулысынча чагыла. Бу өлкәдә ул чыннан да тиңдәшсез. Аның әкиятләре әллә нинди, телдән бирелмәслек сихри көчкә ия. Аларны укып чыккач, матур һәм гади телле, кызыклы, бераз гына шаянрак, нәниләрне әдәпкә өйрәтүче мондый акыллы әкиятләрне Алиш кебек олы җанлы кеше генә яза алыр иде, дигән фикергә киләсең. Аның “Сертотмас үрдәг”ен, “Капкорсак патша”сын, “Нечкәбил”ен, “Койрыклар”ын, “Бикбатыр белан Биккуркак” һәм башка әкиятләрен кем генә белми икән! Бу әкияятләр татар һәм рус телләрендә дистәләрчә тапкыр басылдылар һәм әле да басылып киләләр. Алар тормышка беренче булып аяк баскан нәниләргә бик зур фикерләрне ачып бирәләр, дуслык, иптәшлек хисе тәрбиялиләр, Ватанны сөяргә өйрәтәләр.

Фашистлар Алишны вәхшиләрчә җәзалап үтерделәр. Без хәтта аның гәүдәсе кая күмелгәнен дә белмибез. Әмма аның йөрәк каны белән язылган шигырьләре, аның олы җаны чагылган әкиятләре, мавыктыргыч китаплары бүген дә безнең белән. Шуның өчен дә халык аны зурлый, хөрмәт итә һәм горурлык белән искә ала.

Халкыбыз күңеленә мәңгегә кереп калган, батырлыгына таң калган, шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыган кеше сез бүген Алиш абый. Сезне халык мәңгегә онытмас батыр да сез, кыю да безнең өчен язучы да. Бүгенге көндә “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем бирелә.Ул балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларга һәм иҗат коллективларына бирелә.

1996 нчы елның, 15нче сентябрендә балалар өчен чыга торган “Сабантуй” газетасы бүләкләнә.

2006 нчы елның, 15 нче сентябрь дә балалар өчен чыга торган “Ялкын” журналын бүләклиләр. Бу Абдулла Алишның туган авылында, Көек авылында, аның һәйкәле янында бирелә. Шунда ук, безең якта туып үскән, якташыбыз Равил Рахмани да “Абдулла Алиш премиясе лауреаты” дигән исем ала. Бүгенге көндә балалар өчен иҗатын дәвам итүчеләрдән берсе булган язчы.

Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс яшәр, халкыбыз белән иҗаты да яшәр югалмас. Мин уземнең язмамны Абдулла Алишның әнисе, Газизә Алишова, иҗат иткән шигырь юллары белән бетерер идем.



















Кулланылган әдәбият:


  1. . “Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты 1978ел


  1. “Татар әдәбияты” Ф.Ф. Исламов, Ә.М. Закирҗанов 5 нче сыйныф Казан “Мәгариф” нәшрияте 2004ел.


  1. “Татар әдәбияты” 6 нчы сыйныф. Ф.Г. Галиуллин, Ф.К. Мифтиев,

И.Г. Гыйләҗев. Казан “Мәгариф” нәшртяты, 2005ел


  1. “Язучы да Алиш, батыр да” Илсөяр Сөнкишева

“Мәгариф” нәшрияты 2001ел.


  1. “Ялкын”журналы . 2006ел, 9 нчы сан.




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Планирование

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Алиш эзл?ре буйлап....

Автор: Сагдиева Илс?яр Миргазизовна

Дата: 21.09.2015

Номер свидетельства: 232492


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства