Укытуны тематик планлаштыру.
татар теле
предмет
Сыйныф 2
Укытучы____Хадиуллина Э.З.
Сәгатьләр саны:
Барлыгы 102 сәг; атнага 3 сәг.
2 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар теленнән программа”, 2011. Авторы: Р.Х.Ягъфәрова. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программага нигезләнеп төзелде. Дәүләт белем стандартына туры килэ.
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспектива» концепциясенә нигезләнеп эшләнде.
Дәреслек : “Татар теле ”В.А.Гарипова, Г.Р.Шакирова
Татарстан китап нәшрияты, 2012 ел
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән 273 нче номерлы, “Россия Федерациясендә мәгариф турындагы” РФ законы.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы МБГБУ «Югары Сон урта гомуми белем мәктәбе”нең 2014-2015 уку елына укыту планы
Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (5-9 нчы сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, – Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова - Казан, 2013.
“2014- 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”.
5. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 2014/2015 нче уку елында гомуми төп һәм урта белем бирү баскычларында татар теле һәм әдәбият предметлары буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны куллану буенча методик киңәше.
Программа буенча 2 нче сыйныфта 102 дәрес үткәрү каралган. Эш программасы программа материалын 102 сәгатькә бүлеп, атнага3 сәгать хисабыннан төзелде. Шул исәптән 1сәгать арадаш аттестация өчен алынды.
2 нче сыйныф өчен татар теленнән календарь – тематик планы “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен татар теленнән программага нигезләнеп төзелде. Дәүләт белем стандартына туры килэ.
Дәреслек: В.А. Гарипова, Г.Р. Шакирова . Казан.. Татарстан китап нәшрияты, 2кисәктә, 2012 ел.
Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм технологияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның нигезе — туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Гасырлар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хезмәт итә. Тел милләтне уртак максатлы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә берләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып, аралашып тәрбияләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары булдыра.
Шәхес — тел һәм мәдәният бәйләнеше үзәге, шуңа күрә телдә гәүдәләндерелгән шәхес турында гына сүз алып барырга мөмкин. Бала тел аша тирә-якны өйрәнә һәм үзен башкалар арасында таныта. Халык үз фәлсәфәсендә телнең әһәмиятен бик төгәл бәяләгән: «Теле бар,— димәк, кеше».
Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеалларына китерергә, аларда югары сөйләм культурасы формалаштырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уйларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.
Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы — укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал коммуникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
Яңа стандартлар буенча укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:
-укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру;
-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.
Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп балаларның актив әшчәнлегенә таянып оештырырга кирәк, һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:
-сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела, башлангыч гипотеза әйтелә;
-укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтәләр;
-дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык кертелә;
-тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткәрелә.
Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.
2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсендә булачак нәтиҗәләр.
Сүзләрне , җөмләләрне , 35-40 сүзле текстны, хәрефләрен бозмыйча , төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алыштырмыйча, аңлаешлы, пөхтә итеп, каллиграфик дөрес язу;
Сузык һәм тартык авазларны, калын (нечкә) сузыкларны икеләнүсез аеру; өйрәнелгән теориягә таянып, аларга анализ ясау, бирелгән аваз схемасына, характеристика тиешле авазлар, сүзләр сайлау: [ө], сузык, калын сузык ( [а ], [о ], [у].....);
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм, иҗекләп, юлдан-юлга күчерү, юлдан-юлга күчерү кагыйдәләренең катгый булмавын аңлау (аларның вариантларын белү: бәрә-ңге, бәрәң-ге, бә-рәңге,
Сүздә шул хәрефләрнең эшен, вазыйфасын аңлату,
Өйрәнелгән сүзләрдә калын ( нечкә) тартыкларны сузык аваз хәрефләре яки ь, ъ белэн курсэту: сэлам, сэгать, нэкъ, руль;
Кеше исемнәрен, фамилияләрен , шәһәр, авыл, елга атамаларын, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу;
Е,в,г,й,к,н,ң,о,ө,х,һ,э,ю,я хәрефләре, ый ,йо ,йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
Янәшә килгән ике бертөрле тартык аваз хәрефләре булган әллә, кәккүк, Габбас кебек сүзләрне, нечкә (калын) аеру билгесе кергән гади, программада булган сүзләрне (дөнья, ашъяулык) дөрес язу һәм юлдан юлга күчерү;
Сузгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү , авазларны сүздәге тәртиптә ачык , дөрес итеп әйтеп, хәрефләрен атап чыгу, сузык (тартык) авазларны билгеләү, сузыкларның калын(нечкә) төрләрен аеру, юл, руль кебек сүзләрнең аваз (хәреф) санын дөрес әйтү һәм әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне аңлату;
Үзең язганны бирелгән үрнәк белән чагыштырып төзәтү;
Сүзләргә дөрес сорау кую һәм шуның нигезендә предметны, предметның эш хэрәкәтен , билгесен белдергән сүзләрне таба белү, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләрне аера белү;
Җөмләнең баш кисәкләрен таба белү, җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү, җөмлә башындагы сүзне баш хэреф белән язу, әйтелү максатына карап , җөмлә ахырында нокта, сорау билгеләрен куеп яза белү,
Уку, уеннар, көндәлек тормыш , җәнлекләр, кош-кортлар турындагы темаларга 4-5 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп сөйләү һәм язу;
Сүзләрнең әйтелешен , кулланылышын язылышын истә калдыру: аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җомга, җөмлә, җылы, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
II сыйныфны тәмамлаганда, укучылар белергә тиеш:
Сүзләрне, җөмләләрне, 35—40 сүзле текстны, хәрефен бозмыйча, төшереп калдырмыйча, хәреф өстәмичә, урыннарын алмаштырмыйча, каллиграфик дөрес язу.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм иҗекләп юлдан юлга дөрес күчерү, еш кулланыла торган сүзләрдә нечкә тартыкларны яки иҗекләрне сузык аваз хәрефләре (кадер, гадәт) яки нечкәлек билгесе (пальма, пакь) белән күрсәтү.
Кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.
Э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йә кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу.
Янәшә килгән бертөрле ике тартык аваз хәрефе булган әллә, кәккүк, Саттар, Габбас кебек сүзләрне, нечкә, калын, аеру билгесе булган гади сүзләрне (дөнья, алъяпкыч) һәм II сыйныф программасында бирелгән сүзләрне дөрес язу.
Сүзгә фонетик анализ ясау: иҗекләргә бүлү, авазларны һәм хәрефләрне сүздәге тәртиптә күрсәтү, альбом, вәгъдә, юл, яр, еш тибындагы сүзләрнең аваз һәм хәреф санын дөрес әйтү һәм аларның әйтелеше белән язылышы арасындагы мөнәсәбәтне дөрес билгеләү.
Сүзләргә сорауны дөрес кую һәм сораулар буенча предметны, предметның билгесен, эшен һәм хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба белү. Кем? нәрсә? соравына җавап биргән сүзләрне бер-берсеннән аера белү.
Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен билгеләү һәм җөмләнең баш кисәкләрен табу; җөмлә башындагы сүзне баш хәреф белән язу, җөмлә ахырында нокта, сорау, өндәү билгеләрен куеп яза белү.
Сораулар ярдәмендә 30—45 сүзле текстка изложение язу, ирекле темага (бакчада эшләү, җиләккә бару, йорт кошларын карау) 4—5 җөмлә төзеп сөйләү һәм шуны язып кую.
Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:
-сөйләмдәге авазлар;
-өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик билгеләре;
-сүзнең мәгънәле кисәкләре;
Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:
-аваз һәм хәреф;
-сузык һәм тартык авазлар;
-калын һәм нечкә сузыклар;
-яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;
-исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;
-тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;
-җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;
-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);
-җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;
Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:
-сүзләрне иҗеккә бүлү;
-сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;
-еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;
-алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш);
-сүзләрне юлдан-юлга күчерү;
-өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;
-сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;
Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:
-җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;
-сүзләрдә о—ы, ө—е сузыклары;
-ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;
-җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре);
Программаның эчтәлеге
№ | Бүлекләр, темалар | Барлыгы | Темага караган төп төшенчәләр |
1. | 1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 7 | Сүзләрне юлдан юлга күчерү. Баш хәреф белән язылучы исемнәрне кабатлау. |
2. | Авазлар һәм хәрефләр | 41 | Алфавит.Калын һәм нечкә сузыклар.Саңгырау һәм яңгырау тартыклар.Ике авазга билге булып йөрүче хәрефләрнең сүзләрдә язылышы һәм укылышы. Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү.Сүз ахырында яңгырау һәм саңгырау тартыклар. |
3. | Сүз төркемнәре | 25 | Исем.Сыйфат. Фигыль, аның заман белән төрләнүе(хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыль формалары) |
4. | Җөмлә кисәкләре | 9 | Җөмләдә сүзләр бәйләнеше;җөмләнең баш кисәкләре – ия һәм хәбәр. |
5. | Кабатлау | 20 | Авазлар һәм хәрефләрне, җөмләдә сүзләр бәйләнешен, исем, сыйфат, фигыль,җөмлә кисәкләрен, җөмлә ахырында тыныш билгеләрен кабатлау |
ФОНЕТИКА, ГРАММАТИКА, ДӨРЕС ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ҮСТЕРҮ
Авазлар һәм хәрефләр
Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар һәм аларның хәрефләре. Э, о, ө, е, ю, я хәрефләрен сүздә дөрес язу кагыйдәләре.
Иҗекләр. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек төзүдә сузык авазның әһәмияте. Язу юлы ахырына сыймаган сүзләрне бүлеп күчерүдә иҗекнең роле.
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Парлы тартык авазлар. Парсыз тартык авазлар. Тартык авазларны хәрефләр белән белдерү. Сүздә й, в, к, г һәм м, л, н, ң, х, һ хәрефләрен язу һәм шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку. Гади сүзләрдә янәшә килгән бертөрле аваз хәрефләрен төшереп калдырмыйча язу (мәхәббәт, эссе) һ. б.
Калынлык, нечкәлек һәм аеру билгеләре буларак ъ, ъ хәрефләрен куллану үрнәкләре белән таныштыру, шул хәрефләр булган сүзләрне дөрес уку һәм язу.
Алфавит. Алфавитны белүнең әһәмияте. Татар алфавитында хәрефләрнең урнашу тәртибе, алар белдергән авазлар һәм хәреф исемнәре. Бирелгән сүзләрне, беренче хәрефләренә карап, алфавит тәртибендә язу. Укучылар өчен чыгарылган орфография сүзлегеннән файдалана белү.
Сүз
Сүз җирлеге. Предмет, билге, хәрәкәт һәм сүз. Авазлар һәм сүз. Иң кыска сүз (у, и, ә).
Сүз тамыры. Сүзләрнең тамырлары белән таныштыру. Татарча сүзләрдә сүзнең тамыры сүз башында булуын, үзгәрмәвен, барлык кушымчаларның шуларга сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү (эш: эшле, эшсез, эшлә, эшчән, эшлекле).
Предметларны атаган һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның билгеләрен белдергән һәм нинди? кайсы? сорауларына җавап биргән сүзләр. Предметларның эшен, хәрәкәтен белдергән һәм нишли? нишләр? Кебек сорауга
Җавап биргән сүзләр. Шул сүзләрне, сораулар куеп.җөмлә эченнән таба белү.
Кеше исемнәрендә,фамилияләрдә,йорт хайваны кушаматларынды,шәһәр,авыл,елга исемнәрендә баш хәреф.
Җөмлә
Сойләмне җөмләләргә аеру. Җомләдә сүзнең кем һәм нәрсә турында баруын күрсәткән һәм алар үтәгән эшне белдергән сүзләрне табу. Җөмлә төзүче баш кисәләр (ия, хәбәр) белән таныштыру. Сораулар ярдәмендә җөмләдән сүзләр бәйләнешен билгеләү. Җөмләләрнең мәгьнәви- интонационц үзенчәлекләрен күзәтү һәм җөмлә ахырында сорау,өндәү билгеләрен кую, җөмләләр төзү. Дәрестә тикшергән җөмләләрне ишетеп язу. Җөмләдәге ия белән хәбәрне сызыклар белән билгеләтү.
Бәйләнешле сөйләм
Сөйләм. Сөйләмнең кешеләр тормышындагы әһәмияте. Әйтеп һәм язып аралашу үзенчәлекләрен гамәлдә күзәтү.
Текст. Тексттагы терәк сүзләрне аерып күрсәтү. Бер темага берләштерелгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текст темасын билгеләү. Текстны кисәкләргә бүлү. Зур булмаган текстка һәм текст кисәкләренә исем уйлап табу.
Изложение. Берәр әсәрне укып, кыскача аның эчтәлеген үз сүзләрең белән язу. Бирелгән сораулар буенча укытучы җитәкчелегендә инша язу. Сюжетлы рәсемнәргә карап, сораулар ярдәмендә мәгънәви эзлекле бәйләнгән җөмләләр төзү һәм шул җөмләләрне язып кую.
Сочинение. Укучыларның күмәк э!пләре, уеннары, төрле шөгыльләре (чана шуу, җиләккә бару, бакчада эшләү һ. б.) турында үз ихтыярлары белән сөйләүләрен оештыру, телдән хикәяләү. Тора-бара кайберләрен бергәләп язып та кую.
Әдәпле сөйләшү. Кешеләр белән очрашканда, танышканда, каршы алганда, озатканда, саубуллашканда кулланылган сүзләр, рәхмәт әйтү, гафу үтенү һәм мөрәҗәгать итүләр. Уку елы дәвамында шул күнекмәләрне булдыру, шуңа гадәтләндерү өстендә өзлексез эшләү.
Матур язу
Язу гигиенасы кагыйдәләрен ныгыту: язганда дөрес утыру, дәфтәрне сул якка авыш итеп кую, ручканы дөрес тоту һ. б.
Хәрефләрнең формалары, сүздә хәрефләрне тоташтырган сызыклар өстендә эшләү. Язылышы катлаулана бару тәртибендә юл һәм баш хәрефләрне төркемләп язу:
и, ш, у, й, И, Ш, Й; г, п, т, р, һ;
л,җЛ,М,А,я, Я; 3)у,ц,щ,У,у,Ч,ч,Ц,Щ;
с, С, ә, Ә, э, Ә, е, Е; о, О, ө, Ө, а, д, б;
ъ, ы, ъ, в, Ы;
н, ң, ю, һ, Н, Ю, к, К; 7)з,3, В, х, X, ж, Ж, җ, Җ, ф; 8)Ф,Г,П,Т,Б,Р,Д.
Юлы бер сызыклы дәфтәргә язу күнегүләре. Ил, ит, ул, еш, ди, эз, илә, әти, үтә кебек өзмичә язылучы юл хәрефләреннән торган сүзләрне язу күнегүләре. Формаларында, тоташтыргыч сызыкларында кимчелекләр еш булган баш П, Т, Р, Җ, У, Д, Я, Н, К, Ф һәм юл з, д, б, в һ. б. хәрефләрне язу.
Җөмләләрдәге сүзләрне тоташ ритмик язу күнегүләре.
Дөрес әйтелеше, язылышы уку елы дәвамында гамәли үзләштерелергә тиешле сүзләр:
аваз, авыз, авыл, бәрәңге, бияләй, борын, вакыт, гомер, гыйнвар, дөрес, дүшәмбе, елга, җавап, җиңел, җиңү, җомга, җөмлә, җылы, йолдыз, йөрәк, караңгы, көньяк, кыңгырау, маңгай, Мәскәү, муен, онык, оя, пәнҗешәмбе, савыт, сәгать, сәлам, сеңел, сишәмбе, тавык, тавыш, тәмле, төньяк, уен, уңыш, хайван, хөрмәт, һава, һаман, чаңгы, чәршәмбе, чия, шәһәр, шуа, эссе, юан, якшәмбе^
ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ
№ п/п | Дәрес темасы | Сәг. саны | План | Факт |
| 1 сыйныфта нәрне кабатлау-7 | | | |
1 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | 1.09. | |
2 | Сузык авазлар. | 1 | 3.09. | |
3 | Сузык һәм тартык авазлар. | 1 | 4.09. | |
4 | Калын һәм нечкә сузыклар. | 1 | 8.09. | |
5 | О хәрефе. | 1 | 10.09. | |
6 | Ө хәрефе. | 1 | 11.09. | |
7. | Кереш контроль эш.Ө хәрефен кабатлау | 1 | 15.09. | |
8 | Ялгышлар өстендә эш. Изложение язарга өйрәнү. “Өлгер” | 1 | 17.09. | |
9 | Э-е хәрефләре. | 1 | 18.09. | |
10 | О, ө, э хәрефләрен кабатлау. “Мәктәп бакчасында” темасына хикәя. | 1 | 22.09. | |
11 | Иҗек. | 1 | 24.09. | |
12 | Сүзләрне юлдан-юлга күчерү | 1 | 25.09 | |
13 | Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. “Безнең гаилә” темасына хикәя. | | 29.09 | |
14 | Тартык авазлар. | 1 | 1.10 | |
15 | Тартык авазларның бүленеше. | 1 | 2.10 | |
16 | Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. | 1 | 6.10 | |
17 | М,н,ң хәрефләре. | 1 | 8.10 | |
18 | Тартык авазлар, [W] авазы. | 1 | 9.10 | |
19 | К хәрефе, [къ] авазы. | 1 | 13.10 | |
20 | К хәрефе, [къ] авазы. К хәрефе кергән сүзләр. | 1 | 15.10 | |
21 22 | Г хәрефе, [гъ], [г] авазлары. Гарәп сүзләрендә г хәрефе. | 1 1 | 16.10 | |
23 | Х, һ хәрефләре. Сүзлек диктанты. | 1 | 20.10 | |
24 | Тартык авазлар.1 нче чирек өчен контроль диктант. “Көз”. | 1 | 22.10 | |
25 | Хаталар өстендә эш. Х. Һ хәрефләре. | 1 | 23.10 | |
26 | Изложение язарга өйрәнәбез | 1 | 27.10 | |
27 | В,к,г хәрефләре кергән сүзләрнең язылышы. | 1 | 29.10 | |
28 | Й хәрефе | 1 | 30.10 | |
29 | Е хәрефе | 1 | 10.11 | |
30 | Ю хәрефе. | 1 | 12.11 | |
31 | Я хәрефе. | 1 | 13.11 | |
32 | Я,ю,е хәрефләре кергән сүзләргә аваз-хәреф анализы | 1 | 17.11 | |
33 | Ике аваз белдерүче хәрефләр.Аңлатмалы диктант | 1 | 19.11 | |
34 | Хаталар өстендә эш. Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. | 1 | 20.11 | |
35 | Изложение ”Мәктәп бакчасында” | 1 | 24.11 | |
36 | Бертөрле тартыкның янәшә килүе. | 1 | 26.11 | |
37 | Бертөрле тартыкның янәшә килүе. | 1 | 27.11 | |
38 | Тавышсыз ь хәрефе. | 1 | 1.12 | |
39 | Ь билгесе кергән сүзләрнең язылышы. Контроль күчереп язу | 1 | 3.12 | |
40 | Хаталар өстендә эш ъ хәрефе. | 1 | 4.12 | |
41 | Тавышсыз хәрефләр кергән сүзләрнең иҗеккә бүленеше. | 1 | 8.12 | |
| Графика -4 сәг. | | | |
42 | Алфавит. | 1 | 10.12 | |
43 | Сүзләрне алфавит тәртибендә язу. | 1 | 11.12 | |
44 | Янәшә килгән тартыклар. Контроль диктант | 1 | 15.12 | |
45 | Алфавит һәм сүзлекләр. Хаталар өстендә эш | 1 | 17.12 | |
| Суз- | | | |
46 | Сүз. Сүзнең тамыры. | 1 | 18.12 | |
47 | Сүзнең тамыры | 1 | 22.12 | |
48 | Тамырдаш сүзләр. | 1 | 24.12. | |
49 | Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар. | 1 | 25.12. | |
50 | Кушымчаларны тану күнегүләре. | 1 | 12.01. | |
51 | Калын һәм нечкә кушымчалар. | 1 | 14.01 | |
52 | Сүз ясагыч кушымчалар. | 1 | 15.01 | |
53 | Сүз төрләндергеч кушымчалар. | 1 | 19.01 | |
54 | Сүз төрләндергеч һәм сүз ясагыч кушымчаларны тану. | 1 | 21.01 | |
55 | Тамырдаш сүзләр. Искәртмәле диктант | 1 | 22.01 | |
| Суз төркемнәре | | | |
56 | Хаталар өстендә эш. Сүзләрнең мәгънәләре.Предметны белдерә торган сүзләр | 1 | 26.01 | |
57 | Исем, аның сораулары. | 1 | 28.01 | |
58 | Мәгънәләре буенча исемнәрне төркемләү. | 1 | 29.01. | |
59 | Предмет белдерүче сүзләрне табу. | 1 | 2.02 | |
60 | Кем? Нәрсә? соравы. | 1 | 4.02 | |
61 | Исемнәрне мәгънә ягыннан төркемнәргә бүлү. Изложение. | 1 | 5.02 | |
62 | Исем. Рәсем буенча сорауларга җавап биреп инша язу. | 1 | 9.02 | |
63 | Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф. | 1 | 11.02 | |
64 | Ил, шәһәр, авыл исемнәрендә баш хәреф. | 1 | 12.02 | |
65 | Елга, күл исемнә-рендә баш хәреф. | 1 | 25.02 | |
66 | Предмет белдерүче сүзләр. Контроль күчереп язу | 1 | 26.03. | |
67 | Хаталар өстендә эш. Хайван кушамат-ларында баш хәреф. | 1 | 2.04. | |
68 | Исем турында үт-кәннәрне кабатлау.“Минем якын дустым” темасына хикәя. | 1 | 4.03 | |
69 | Билгене белдерә торган сүзләр. | 1 | 5.03 | |
70 | Предметның билг-есен белдерә торган сүзләрне төркемләү. | 1 | 9.03. | |
71 | Нинди? Кайсы? Сорауларына җавап булган сүзләр. | 1 | 11.02. | |
72 | Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. | 1 | 12.03. | |
73 | Исем, сыйфат. Контроль диктант | 1 | 16.03 | |
74 | Хаталар өстендә эш. Билге белдерүче сүзләр. | 1 | 18.03 | |
75 | Эшне белдерә торган сүзләр. | 1 | 19.03 | |
76 | Эшне белдерә торган сүзләр. Тикшерү эше | 1 | 1.04 | |
77 | Хаталар өстендә эш. Бер һәм күп предметны белдерүче сүзләр | 1 | 2.04. | |
78 | Эшне белдерә торган сүзләр Рәсем буенча хикәя. | 1 | 6.04 | |
79 | Эшне белдерә торган сүзләрне төр-кемнәргә бүлү. | 1 | 8.04 | |
80 | Эшне белдерә тор-ган сүзләр. “Футбол уйнаганда” хикәя төзү. | 1 | 9.04 | |
81 | Нишли?Нишләде? сорауларына җавап биргән сүзләрне ныгыту. | 1 | 13.04 | |
| Җөмлә кисәкләре | | | |
82 | Җөмлә турында төшенчә. | 1 | 15.04 | |
83 | Җөмлә төрләре. | 1 | 16.04 | |
84 | Җөмлә төзү күнегүләре. | 1 | 20.04 | |
85 | Җөмләдә баш кисәкләр. | 1 | 22.04. | |
86 | Җөмлә. Изложение | 1 | 23.04. | |
87 | Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре. | 1 | 27.04 | |
88 | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. | 1 | 29.04 | |
89 | Җөмләдә сүзләрнең бәйләнеше. | 1 | 30.04. | |
90 | Сөйләм һәм текст. | 1 | 4.05 | |
91 | Текстның төп фикере, өлешләре. | 1 | 6.05 | |
92 | Текст өлешләре. Аңлатмалы диктант | 1 | 7.05 | |
93 | Хаталар өстендә эш. Алфавит. | 1 | 11.05 | |
94 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | 13.05. | |
95 | Сузык авазлар. | 1 | 14.05 | |
96 | Еллык контроль диктант. | 1 | 18.05 | . |
97 | Сүзләргә фонетик анализ. Хаталар өстендә эш. | 1 | 20.05 | |
98 | Тамырдаш сүзләр | 1 | 21.05 | . |
99 | Баш хәреф белән язылучы сүзләр. | 1 | .22.05 | |
100 | Эшне белдерүче сүзләр | 1 | 25.05 | |
101 | Билгене белдерүче сүзләр. | 1 | 27.05 | |
102 | Билгене белдерүче сүзләр.Ныгыту күнегүләре.Йомгаклау. | 1 | 28.05 | |
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.
3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.
4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдэ, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек
югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, 6
орфографик, 6 пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.