kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рабоча программа по татарскому языку , 1 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

    А?латма язуы

  1 нче сыйныф ?чен татар  теленн?н  эш программасы Россия Федерациясенд?ге ??м Татарстан Республикасындагы м?гарифк? кагылышлы хокукый-норматив актларга ??м федераль д??л?т стандартларына нигезл?неп т?зелде:

1. Россия Федерациясене? “М?гариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасыны? “М?гариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясене? “Россия Федерациясе халыктелл?ре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ М?гариф ??м ф?н министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасыны? халык телл?ре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы д??л?т телл?ре ??м Татарстан Республикасында башка телл?р турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы д??л?т телл?рен ??м Татарстан Республикасында башка телл?рне саклау, ?йр?н? ??м ?стер? буенча Татарстан Республикасы д??л?т программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Т?п гомуми белем бир?не? Федераль д??л?т белем бир? стандарты (Россия М?гариф ??м Ф?н министрлыгында 2010 нчы елны? 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер бел?н расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры бел?н 2011нче елны? 1 нче февраленд? терк?лг?н).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда ф?н ??м м?гариф ?сеше турында “Д??л?т программасы”.

10. 2014-2015 нче уку елында белем бир? процессында куллануга т?къдим ителг?н д?реслекл?рне? региональ исемлеге.

11. 2015 елны? 28нче августында чыккан 57 номерлы “Я?а К?шер санатор интернат-м?кт?бене? базиз укыту планын раслау” дип исемл?нг?н боерыгы.

12.  Я?а К?шер санатор интернат-м?кт?бене? эш программасы структурасын раслау турындагы локаль акты

13. ТР ны? М?гариф ??м ф?н министрлыгыны? 2015 ел 19 августында чыккан 2 варианттагы 1054/15 номерлы хатына нигезл?нг?н гомуми башлангыч м?кт?бенд? ?рн?к укыту планы

14.ТР М?гариф ??м ф?н министрлыгы р?хс?те бел?н басылган рус теленд? башлангыч гомуми белем бир? м?кт?бене? 1 нче сыйныфында татар теленд? с?йл?ш?че балалары ?чен ?лифба д?реслеге (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан “М?гариф- вакыт”н?шрияты, 2012 ел), Татарстан Республикасы М?гариф ??м ф?н министрлыгы тарафыннан р?хс?т ителг?н рус теленд? башлангыч гомуми белем бир? м?кт?бене? 1 нче сыйныфында татар теленд? с?йл?ш?че балалары ?чен татар теле д?реслеген? (Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сира?иева  Казан, “М?гариф-вакыт” н?шрияты 2012 ел) д?реслекк? нигезл?неп т?зелде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рабоча программа по татарскому языку , 1 класс »



Каралды” “Килешенде” “Расланды”

МБ утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә №____ ______/Закирова Ә.Т./ _______/Шәвәлиева М.И./

МБ җитәкчесе “_____”________ 2015 ел Приказ №_____

______/Халиуллина Р.Б./ “_____”_________ 2015 ел

_____”________ 2015 ел




Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең

1 нче квалификацион категорияле укытучысы

Флүзә Әзһәт кызы Нигматуллинаның

1 нче сыйныф татар төркеменә татар теленнән эш программасы







2015-2016 уку елы



Аңлатма язуы

1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII(ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”.

10. 2014-2015 нче уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән дәреслекләрнең региональ исемлеге.

11. 2015 елның 28нче августында чыккан 57 номерлы “Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең базиз укыту планын раслау” дип исемләнгән боерыгы.

12 . Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең эш программасы структурасын раслау турындагы локаль акты

13. ТР ның Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 ел 19 августында чыккан 2 варианттагы 1054/15 номерлы хатына нигезләнгән гомуми башлангыч мәктәбендә үрнәк укыту планы

14.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында татар телендә сөйләшүче балалары өчен әлифба дәреслеге (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан “Мәгариф- вакыт”нәшрияты, 2012 ел), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында татар телендә сөйләшүче балалары өчен татар теле дәреслегенә (Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2012 ел) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.


Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәби укуны укытуның төп максатлары һәм бурычлары:

Әзерлек чоры ахырында балалар:

1.Элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;

2. Рәсем, график модель, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2-4 сүздән торган җөмләләр һәм 3-4 җөмләдән торган хикәя төзи; парта артында дөрес утыра һәм уку әсбапларыннан дөрес файдалана белергә тиешләр.

Әлифба чорының ахырында балалар үзләштергән булырга тиеш:

1. Татар теле авазларының сузык (авызы ачык шаян кеше йөзе символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырлана торган сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә-калын яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

Сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

Сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар(түгәрәк,квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

Сүзләр предметларны,аларның билгеләрен. Эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, аларның график символларын;

Әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген аңлый белергә тиеш.

2. укучылар сүз башыннан башлап, андагы һәр авазны көчлерәк итеп билгели бара. Берсен аерып алып аңа характеристика бирә;

Анализ вакытында тартыкларның яңгыраулыгын- саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

Сүзне иҗекләргә бүлә;

Схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

Схемалардагы һәм “Әлифба” текстларында бирелгән хәрефләрне иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

Сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә белергә тиешләр.

Грамотага өйрәтүнең йомгаклау чорында беренче сыйныф укучылары:

Туган телнең сөйләм төзелешен аңлый, аваз иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст кебек тел берәмлекләрен образлы күзаллый;

Татар алфавиты басма һәм язма хәрефләрнең график системалыгын;

Һәр хәрефнең элемент формаларын;

Һәр укучы, үзенә генә хас темпта, басма һәм язма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый;

Текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2-3 җөмлә белән);

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

Тыңланылган текстка исем куша;

Әйтмә һәм язма сөйләмне тел берәмлекләренең төзелеше турында беренче сыйныф укучыларында формалашкан күзаллау нигезендә анализлау һәм тиешле символлар белән модельләштерү;

Тыныш билгеләренә игътибар итеп, иҗекләп, орфоэпик, бәйләнешле итеп уку алымнарын куллану турындагы белем һәм күнекмәләрне уку эшчәнлегендә һәм көндәлек тормышта кулланырга өйрәнергә тиешләр.

Предметның характеристикасы

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

  • психологик принциплар:укучыга аерым якын килү, баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алу;

  • гомумдидактик принциплар:фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлаешлылык һәм көч җитәрлек булу, үстерешле укыту, тәрбия бирү, күрсәтмәлелек;

  • лингвистик принциплар:системалылык һм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик;

  • методик принциплар: аралашу, конценрик, сөйләм һәм тел материалын минимумлаштыру.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максаты – укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру.

Укыту методы һәм алымнары арасыннан катнаш (комбинированный), тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, экспериимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы була. Программаның эчтәлеге башлангыч сыйныфларда татар теле укытуның максаты һәм бурычларыннан чыгып билгеләнә.Беренчедән, программада балаларның телдән һәм язма сөйләм үстерү күздә тотылса, икенчедән, татар теле буенча системалы фәнни белем бирүгә дә аерым игътибар ителә.

Программада бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә.

Башлангыч сыйныфта татар теле фәненең уку-укыту эчтәлеге

Программа буенча 1 - сыйныфта елына 99 сәгать бирелә. 2015 елның 28нче августында чыккан 57 номерлы “Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең базиз укыту планын раслау” дип исемләнгән боерыгына нигезләнеп төзелде.

Әзерлек чоры (29 сәгать)

Әлифбагача (әзерлек) чорда балалар сөйләм белән танышалар.Сөйләмнең җөмләләр белән бирелүен аңлыйлар. Текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак; икенчедән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдырыла. Иллюстрация буенча җөмләләр төзү,конкрет җөмләләр белән график модель арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау эшчәнлеге үткәрелә. Текст төзү, тәкъдим ителгән график модель буенча хикәя эчтәлеген сөйләтү дә үзен ачыклый.

Укытучы укыган текст буенча сорауларга җавап бирү, укучыларда коммуникатив компетенция формалаштыруга этәргеч ясый.

Шулай ук бу чорда сүз турында башлангыч күзаллау булдырыла. Предмет, хәрәкәт, билгене белдергән сүзләр белән таныштырыла, укучыларда актив сүзлек запасы туплауга җирлек тудырыла.

Укырга өйрәтү (әлифба) чоры (50 сәгать)

Уку

Сузык [а,ә,ы,э,и,у,ү,о,ө] авазларының сүздә төрле позицияләрдә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре.

Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп, иҗекләргә бүлеп, салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү.

Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный, аера һәм бу аваз кергән сүзләрне сайлый белергә өйрәнү.

Басма юл һәм баш хәрефләр, аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе буларак күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау,куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар [м,н,л,р,й,ң]-сонор тартык авазлар.Бирелгән авазларның артикуляциясе: үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәләргә яки тоткарлыкларга очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сүзыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын- калын сузык аваз хәрефләре (а,у,о,ы) белән (ма,му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре(ә,и,ү,ө,э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге- уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Ябык иҗекләрне (ай), калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма,мә,му,мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (ай,майлы,малай) уку.Сүзләрне иҗекләп уку һәм орфоэпик уку, әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында [й] авазы

Я, е,ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йэ], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра,ял,юл,куян,тиен.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезен-

дә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү. Я,е,ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларларның калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү: яңгырау ([д-т],[з-с],[г-к][гъ-къ] һ.б.) парларының мөнәсәбәтен ачыклау.

Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау,чагыштыру күнегүләре.(Дания-Талия)

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (имә-имән), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (кадак) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Ребуслар чишү. Тизәйткечләр, саналмышлар, өйрәнелә торган аваз булган мәкальләрне уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз,иҗек, сүз, җөмлә һәм текст образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ, сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазның язуда бирелешен (ь+е,я,ю; ъ+е,ю,я) аңлату. (Я,е,ю хәрефләреалдындагы иҗек калын яңгырашлы булган сүзләргә (алъяпкыч) ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә яңгырашлы булган сүзләргә (дөнья) ь билгесе куелуы аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләргә авваз анализы. [й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку, аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан, башта- иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Бу билгеләрнең [гъ], [къ] аазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (Тәүфикъ, тәкъдим). Калын [гъ], [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен, язуда калын сузык аваз хәрефләре кулланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген ббелдерү өчен, ахырдан ьбилгесе куелуын ассызыклап үтәргә кирәк. Мәсәлән, Сәгыйть сүзендә [гъ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен г дан соң ый язабыз, укыганда [сәгъит] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен, сүз ахырына ь билгесе куябыз.

Парсыз тартык авазлар

Парсыз [х,һ,щ,ц] тартыкларны артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр, сүзләр һәм текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү.

Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор (грамматика) - 20 сәгать

Уку

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Тексттагы “авыр” (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләдәге таныш билгеләренә карап, җөмләләр арасында тукталыш(пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләренең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү; бер өлешнең эчтәлеген сайлап сөйләү; текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның а)башлам (вакыйга нәрсәдән башлана), ә)төп өлеш (катлашучы геройлар белән нәрсә була), б) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәтен белдерә алу.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр (шәхси, предмет, метапредмет)

Танып-белү

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

- классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

- үрнәк буенча эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

- аңлап укый белү;

Укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

регулятив

-уку хезмәрендә үзенә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

- уку хезмәтеңә бәя бирә белү;

- укудагы уңышсызларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү ( аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контакны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү

Түбәндәге язма эшләр башкарыла:

  1. Татарча сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, текстларны күчереп яки ишетеп язу;

  2. Сорауларга җавап язу;

  3. Сүзлек яки контроль диктантлар язу;

Матур язуга караган кимчелекләрне төзәтү дә язу күнегүләренә керә. 1 нче сыйныфта һәр укучының дәфтәрләренә аерым хәрефләрне язу үрнәкләре бирелә.

Матур язуның күләме 1 нче сыйныфта 1 юлдан артмаска тиеш.

Күчереп язу өчен сүз һәм җөмләләр күләме

Сыйныф

Эш төрләре

Сүзләр

Җөмләләр

1

6-8

2-3




Бүлекләр һәм тема

Сәг. саны

Үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Үткәрү вакыты

план

факт

Телдән әзерлек чоры- 29 сәгать

Танышу -2 сәгать

1.

Танышу. Сөйләм.

1

Өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә куллануга ирешү.

1.09


2.

Танышу. Аралашу.

Җөмлә.

1

Яңа сүзләрне хәтердә калдыру.

Уку теләге булдыу.

4.09



Безнең мәктәп (сыйныф) – 5 сәгать

3.

Кем? Нәрсә?Бу нәрсә? Кемнең? сораулары. Иң күңелле көн. Безнең мәктәп.

1

Мәктәп тормышына кызыксыну уяту.

7.09



4.

Нинди? соравы. Спорт мәйданчыгында.

1

Сыйныфта дуслык булдыру.

8.09



5.

Ничә? соравына җавап биреп, предмет саны турында хәбәр итү.

1

Өйрәнелгән сүзләрне хәтердә калдыру.

11.09



6.

Кая? Кайда?Нишли? сорауларына җавап бирү.Шәһәрдә.

1

Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен әйтә белү.

14.09



7.

Ничек? соравына җавап бирү. Юл йөрү кагыйдәләре.

1

Аларның мәгънәләрен аңлау. Аларны дөрес әйтү күнекмәләре булдыру.

15.09




Безнең гаилә- 4 сәгать

8.

Гаилә һәм туганнар.Авазлар.Сүзләр.

1

Яңа сүзләрне истә калдыру. Рәсем буенча сөйләү.

18.09



9.

Өйдәге әйбер атамаларын әйтү. Иҗек.Аа хәрефләре, [а] авазы.

1

Өйрәнелгән сүзләрне сөйләмдә иркен куллануга ирешү.

21.09



10.

Әйбер атамаларының билгеләре.Әә хәрефләре,

[ә] авазы

1

Яңа сүзләрне хәтердә калдыру.

22.09



11.

Уенчыклар. Әә хәрефләре, [ә] авазы

1

Яңа сүзләрне диалоглар төзегәндә куллану.

25.09



Ашамлыклар- 2 сәгать

12.

Милли ризык атамалары..Ыы хәрефләре [ы] авазы.

1

Җәнлекләрне истә калдыру.

28.09



13.

Ризык әзерләүче турында хәбәр итү.Ээ хәрефләре [э] авазы .

1

Мөстәкыйль рәвештә җөмләләр төзи алу.

29.09


Кеше -3 сәгать

14.

Кеше тәне төзелешенә караган атамаларны әйтү.Э яки е хәрефләре.

1

Аларны сөйләмдә иркен куллануга ирешү.

2.10


15

Ии хәрефләре [и] авазы

1

Уен исемнәрен истә калдыру.

5.10


16.

Уу хәрефләре [у] авазы

1

Сүзләрне дөрес итеп авазларга бүлә алуга ирешү.

6.10


Өс –баш һәм аяк киемнәре- 3 сәгать

17.

Өс-баш, аяк киемнәренең атамалары.Уу хәрефләре

[у] авазы

1

Укытучы укыганны тыңлап таныш хәрефләрне аерып ала алу.


9.10



18.

Әкияттә кунакта. Үү хәрефләре

[ү] авазы

1

Әкият геройларын истә калдыру.


12.10



19.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Өс –баш һәм аяк киемнәре.

1

Укытучы укыганны тыңлап таныш хәрефләрне аерып ала алу.

13.10



Уеннар- 2 сәгать

20.

Калын һәм нечкә сузыклар.

Оо хәрефләре [о] авазы

1

Өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзи белү.

16.10



21.

Уенчык һәм уен атамаларын әйтү.

О яки е хәрефләре.

1

Өйрәнгән сүзләр белән җөмләләр төзи белү.

19.10



Авылда- 2 сәгать

22.

Өө хәрефләре [ө] авазы

1

Үзең яшәгән шәһәр турында берничә җөмлә төзи белү.

20.10



23.

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең исемнәрен әйтү.О яки е хәрефләре.

1

Татар телендә бер табышмакны хәтердә калдыру.

23.10



Кошлар- 2 сәгать


24.

Кош исемнәрен әйтү.Сузык авазлар.

1

Бәйрәм исемнәрен истә калдыру. Милли бәйрәмнәр турында сөйли белү.

26.10



25.

Нн хәрефләре [н] авазы

1

Хәрефне яза белү.

27.10



Шәһәрдә- 2 сәгать

26.

Шәһәр тормышына караган атамалар.Лл хәрефләре [л] авазы

1

Л хәрефен истә калдыру.

30.10



27.

Әбием. Мм хәрефләре

[м] авазы

1

Диалоглар төзи белү.

9.11



Бәйрәмнәр- 2 сәгать

28.

Рр хәрефләре [р] авазы

1

Р хәрефе булган иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес укырга өйрәтү.

10.11


29.

Йй хәрефләре [й] авазы.Милли бәйрәм-Сабан туе. Сөйләм үстерү.

1

Укылган текстларны сөйли белү.

13.11



Әлифба чоры- 50 сәгать

30.

ң хәрефләре [ң] авазы

1

Иҗекләп әйткәнне яза белү. Күчереп хатасыз язуга ирешү.

16.11


31.

Яя хәрефләре [йа] һәм [йә] авазлары

1

Я хәрефенең укылуын һәм язылуын хәтердә калдыру.

17.11



32.

Юю хәрефләре [йу] һәм [йү] авазлары

1

Дәреслектә бирелгән сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдыру.

20.11



33.

Ее хәрефләре [йы] һәм [йэ] авазлары

1

Язуда һәм укуда аермаларына төшендерү.

23.11



34.

Дд хәрефләре [д] авазы


1

Мөстәкыйль рәвештә д хәрефе кергән сүзләр белән җөмләләр төзү.


24.11



35.

Тт хәрефләре [т] авазы

1

Сөйләмдә ишетеп тану. Иҗекләргә аера белү.

27.11


36.

Д-Т тартыклары. Чагыштыру.

1

Сөйләмдә ишетеп тану, аеру.

30.11



37.

Зз хәрефләре [з] авазы

1

Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләрне дөрес уку.

1.12


38.

Сс хәрефләре [с] авазы

1

Сөйләмдә ишетеп тану.

4.12


39.

Гг хәрефләре [г] авазы

1

Укылган кечкенә тестларны сөйли алуга ирешү.

7.12


40.

Кк хәрефләре [к] авазы

1

Үтелгән сузык һәм тартык хәрефләрне язу.

8.12


41.

Вв хәрефләре [в] һәм [w] авазлары

1

[в] һәм [w] авазларын дөрес әйтә алуга ирешү.

11.12


42.

Фф хәрефләре [ф] авазы

1

Татарстан флагын һәм гербын истә калдыру.

14.12


43.

Бб хәрефләре [б] авазы

1

Сәнгатьле һәм йөгерек уку.

15.12


44.

Пп хәрефләре [п] авазы

1

Укытучы укыган текстны аңлап сөйли алуга ирешү

18.12


45.

Жж хәрефләре [ж] авазы

1

Сүзләрнең тәрҗемәсен истә калдыру.

21.12


46.

Шш хәрефләре [ш] авазы

1

Хәрефләрне дөрес әйтеп укуга ирешү.

22.12


47.

Җҗ хәрефләре [җ] авазы

1

Бу хәрефләрне сөйләмдә ишетеп тануга ирешү.

25.12


48.

Чч хәрефләре [ч] авазы

1

Рус теленнән кергән сүзләрне дөрес итеп татар телендә куллану.

11.01


49.

Хх хәрефләре [х] авазы

1

Дөрес һәм йөгерек укуга ирешү.

12.01


50.

Һһ хәрефләре [һ] авазы

1

Үтелгән хәрефләрне дөрес итеп яза белү.

15.01


51.

Сабан туй. Х-Һ хәрефләре. Чагыштыру.

1

Бу хәрефләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес куллануга ирешү.

18.01


52.

Ёё хәрефләре [йо] авазы

1

Өйрәнелгән хәрефне дөрес укуга ирешү. Сорау лар буенча җөмләләр төзи алу.

19.01


53.

Щщ хәрефләре [щ] авазы

1

Сөйләм, җөмлә, текст турында белемнәр булдыру.

22.01


54.

Цц хәрефләре [ц] авазы

1

Куелган сорауларга җавап бирә белү.

25.01


55.

Аваз белдерми торган хәрефләр. Ь һәм Ъ

1

Бирелгән сүзләрне кулланып җөмләләр төзи белү. Нечкәлек һәм калынлык билгеләренең кирәклеген аңлау, дөрес итеп уку һәм язу.

26.01


56.

Тартык һәм сузык аваз белдерүче хәрефләрне кабатлау.

1

Алфавитны белү.


29.01


57


Сөйләм. Аралашу әдәбе турында төшенчә бирү.

1

Сөйләм турында яңа белемнәр булдыру.

Аларны аера белү.

1.02


58.

Сөйләм. Аралашу әдәбен ныгыту.

1

Сөйләм турында яңа белемнәр булдыру.

Аларны аера белү.

2.02


59.

Сүз. Сүз һәм иҗек.


1

Рәсемгә карата куелган сорауларга җавап бирә алу. Сүзне иҗекләргә аера белүгә ирешү.

5.02


60

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Аваз һәм хәреф аермасын белү.

8.02


61.

Авазлар һәм хәрефләр темасын кабатлау.

1

Аваз һәм хәреф аермасын белү.

9.02


62.

Алфавит.

1

Алфавитны яттан белү

12.02


63


Баш хәрефтән языла торган сүзләр турында төшенчә бирү.

1

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне истә калдыру. Әйткәнне яза белү.

22.02


64.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр темасын ныгыту.

1

Баш хәрефтән языла торган сүзләрне истә калдыру. Әйткәнне яза белү

23.02


65.

Сузык авазлар.

1

Сузык һәм тартык авазларны аера белү.

26.02


66

Тартык авазлар.

1

Сузык һәм тартыкларны сөйләмдә аера белү.

29.02


67.

Тартык авазлар темасын ныгыту.

1

Сузык һәм тартыкларны сөйләмдә аера белү.

1.03


68


Сүзләрне юлдан-юлга күчерү турын да төшенчә бирү.

1

Юлдан-юлга күчерә белү.

4.03


69.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү темасын ныгыту.

1

Тәрҗемә итә алу. Дәреслек буенча эшләү.

7.03


70.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес уку һәм язу. Э, е хәрефләре.

1

Юлдан-юлга дөрес итеп күчерә белү.

Э, е хәрефләрен дөрес уку һәм язу.

8.03


71.

Ө, е хәрефләре.

1

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

11.03


72.

О, ы хәрефләре.

1

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

14.03


73.

Я хәрефе.

1

Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләрне хатасыз язуга ирешү.

15.03


74.

Ю хәрефе.

1

Дөрес язу күнекмәләре булдыру.

18.03


75.

Е,е хәрефләре.

1

Ишетеп хатасыз яза алу.

1.04


76.

Й хәрефе.

1

Дөрес язу күнекмәләрен үзләштерү.

4.04


77.

В хәрефе.

1

Нечкә һәм калын әйтелешле сүзләрне хатасыз язуга ирешү.

5.04


78

К, г хәрефләре.

1

Кагыйдәләр.

8.04


79.

К, г хәрефләрен ныгытуга күнегүләр

1

Чагыштырып уку һәм язу.

11.04


Әлифбадан соңгы чор (Грамматика)- 20 сәгать

80

Басым.

1

Басымны дөрес куеп укый алу. Хатасыз күчереп язу күнекмәләре булдыру

12.04


81.

Басым темасын ныгытуга күнегүләр

1

Сүзләрне иҗекләргә бүлү.

15.04


82


Предметны белдергән сүзләр.



1

Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр?

соравына җавап бирүче сүзләрне аерып ала белү. Сорауларны дөрес итеп куя алу.

18.04


83

Предметның эшен, хәрәкәтен белдергән сүзләр .

1

Сорауларны дөрес куярга өйрәтү. Чагыштырып уку, биремнәр үтәү. Тәрҗемә ясау.

19.04


84.

Предметның билгесен белдергән сүзләр

1

Сорауларны дөрес куярга өйрәтү. Чагыштырып уку, биремнәр үтәү. Тәрҗемә ясау.

22.04


85

Нишли? Нишлиләр? сораулары белән танышу .

1

Сорауларны дөрес итеп куя алу. Дөрес язу һәм уку.

25.04


86


Нишләми? Нишләмиләр? сораулары белән танышу

1

Сорауларны дөрес итеп куя алу. Дөрес язу һәм уку.

26.04


87.

Нишли? Нишлиләр? Нишләми? Нишләмиләр? сорауларын ныгытуга күнегүләр.

1

Сорауларны дөрес итеп куя алу. Дөрес язу һәм уку.


29.04


88

Нинди? Кайсы? сораулары.

1

Сорауларны аңлап, дөрес итеп куя белү.

2.05


89

Нинди? Кайсы? сорауларын ныгыту.

1


Сорауларны дөрес куярга өйрәтү. Төрле биремнәр үтәү. Тәрҗемә ясау.

3.05


90.

Нинди? Кайсы? сорауларын ныгытуга күнегүләр

1

Сорауларны дөрес итеп куя алу. Дөрес язу һәм уку.

5.05


91

Сүздән җөмләгә.

1

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сорауларына җавап булган сүзләрне аерып ала белү.

6.05


92.

Сүздән җөмләгә күчүне ныгытуга күнегүләр.

1

Сүзләр җөмләләр төзергә өйрәнү. Уку. Язу. Рәсем буенча эшләү. Тәрҗемә ясау.

9.05


93


Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.

1

Җөмлә ахырында дөрес итеп тыныш билгесен куя алу.

10.05



94



Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре темасын ныгыту

1

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышу


12.05




95.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләрен ныгытуга күнегүләр

1

Җөмлә ахырында дөрес итеп тыныш билгесен куя алу.


13.05


96.

Җөмлә темасын кабатлау.

1

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана алу.

16.05


97.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләрен куюга күнегүләр эшләү

1

Алган белемнәрне сөйләмдә куллана алу.

17.05


98


Җөмлә темасын кабатлауга күнегүләр.

1

Җөмлә ахырында дөрес итеп тыныш билгесен куя алу.


19.05


99.

Еллык материалны йомгаклау

1


20.05



Укытунын методик тәэмин ителеше

Программа:

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

Дәреслекләр: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында татар телендә сөйләшүче балалар өчен өчен әлифба дәреслеге (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Казан “Мәгариф- вакыт” нәшрияты, 2012 ел), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында татар телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле дәреслеге ( Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты ,2012 ел)

Методик кулланма:

  • Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең 1 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, Казан: “Мәгариф-Вакыт”нәшрияты, 2012 ел)

  • Татар теле. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән 1 нче сыйныф өчен методик кулланма. Казан “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2012 ел.

  • Методик кулланма, татар теле, 1 нче сыйныф,” мәгариф-вакыт” нәшрияты, Ф.Ф.Харисов, С.Г.Сираҗиева, 2012 ел.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рабоча программа по татарскому языку , 1 класс

Автор: Нигматуллина Флюза Азгатовна

Дата: 27.10.2015

Номер свидетельства: 244402

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(73) "Рабочая программа для 8 класса по физике"
    ["seo_title"] => string(45) "rabochaia_proghramma_dlia_8_klassa_po_fizikie"
    ["file_id"] => string(6) "430749"
    ["category_seo"] => string(6) "fizika"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1507049847"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(187) "Рабочая программа внеурочной деятельности «Родное слово» по  родному (татарскому) языку и литературе "
    ["seo_title"] => string(107) "rabochaia-proghramma-vnieurochnoi-dieiatiel-nosti-rodnoie-slovo-po-rodnomu-tatarskomu-iazyku-i-litieraturie"
    ["file_id"] => string(6) "229975"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1441922212"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(93) "Рабочая программа по татарскому языку для 1 класса "
    ["seo_title"] => string(55) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-1-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "145719"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1418981297"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Рабочая программа по татарскому языку для 3  класса "
    ["seo_title"] => string(55) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-3-klassa"
    ["file_id"] => string(6) "147158"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1419334972"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(107) "Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса по ФГОС "
    ["seo_title"] => string(63) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-5-klassa-po-fgos"
    ["file_id"] => string(6) "151100"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420635599"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства