Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
муниципаль бюджет белем учреждениесе
Түнтәр гомуми урта белем мәктәбе
Әкиятләр иленә
сәяхәт
(ачык клуб сәгате эшкәртмәсе)
Озайтылган көн төркеме
тәрбиячесе Зәйнетдинова
Эльмира Роберт кызы
2021 ел, декабрь
Тема: Әкиятләр иленә сәяхәт.
Максат:
1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү;
2. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү.
3. Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру
Җиһазлау: Татар халык әкиятләре,”Әкияттә-кунакта” презентациясе, ноутбук, проектор.
Клуб сәгатенең барышы
- Укучылар, исәнмесез, кәефләрегез ничек? Әйбәтме?
- Без сезнең белән бик күп матур-матур әкиятләр укыдык. Бүген без аларның исемнәрен, геройларын, эчтәлекләрен искә төшерербез. Безнең бүгенге клуб сәгатебез гадәти түгел. Шуның өчен игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса, башлыйбыз.
Актуальләштерү.
Ә бүген без сезнең белән серле урманга, әкият дөньясына чумарбыз. (1 нче слайд)
( әкият дөньясы рәсеме, борын-борын заманда.......дип язылган)
Бу дөньяда бар серле ил
Ул әкият дөньясы.
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,
Күкләр аяз.
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
Әйтегез әле, ни өчен шулай дип аталды икән ул? (Чөнки әкиятләр шундый сүзләр белән башланып китә.)
-Әкиятләр тагын ничек башланырга мөмкин? (Яшәгән ди, булган ди..., әүвәл заманда..., бервакыт..., көннәрдән бер көнне...)
-Әйе. Димәк, сез әкиятләр укырга яратасыз икән, шулаймы? (Әйе)
II. Яңа белемнәр ачу.
Укучылар, әкияттә нинди геройлар була? Безгә кунакка әкият геройлары килгән. Аларның сезнең белән танышасылары килә. Нинди геройлар алар, укучылар, сез аларны беләсезме икән? (2 нче слайд-төлке рәсеме)
Бу – Төлке.
Әйе, укучылар сез әкият геройларын бик яхшы беләсез икән. Төлкегә хас сыйфатларны санагыз. Төлке нинди?
Төлке әкиятләрдә гел тискәре герой ролендә була. Чөнки ул хәйләкәр һәм барысын да алдый ала, ялагай.
Укучылар, әйтегез әле, әгәр дә әкияттә төрле кош-кортлар, киек-җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары катнаша икән һәм сүз алар турында барса, бу әкиятләр нинди әкиятләр дип атала?
Бу әкиятләр хайваннар турында була.
Димәк, төп геройлары җәнлекләр һәм хайваннар булган әкиятләр хайваннар турындагы әкиятләр төренә керә. Бу төр әкият жанрының иң борынгысы дип санала.
Ә хәзер икенче геройны чакырыйк. (Икенче герой -убырлы карчык.) (3 нче слайд)
Бу – Убырлы Карчык
Убырлы карчык нинди герой?
Ул – ямьсез, бөкре, төрле тылсымнар башкара ала. Бер төн эчендә гүзәл сарайлар да салып куя ала. Ләкин әкиятләрдә аннан да көчле кешеләр килеп чыга. Алар күп вакыт җиңеп чыгалар.
Шушындый маҗараларны булдыра алганга убырлы карчыкны нинди әкиятләр төркеменә кертәләр?
Тылсымлы әкиятләр төркеменә кертәләр.
Димәк, төп геройлары тылсымга ия булган әкиятләр тылсымлы әкиятләр була икән.
Тылсымлы әкиятләрдә тагын нинди геройлар була? ( Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.)
Безнең тагын нинди төр әкиятләр бар?(тормыш-көнкүреш әкиятләре)
Бу әкиятләрдә нәрсә турында сүз бара?(халыкның көндәлек тормышына караган вакыйгалар)
Алар башка төр әкиятләрдән нәрсә белән аерылып тора?(Алар башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка гаять якын).
Көнкүреш әкиятләре үзләренең тематикасы ягыннан шактый чуар.
Бу әкиятләрдә нинди геройлар очрый? ( Алар арасында зирәк кешеләр, бай һәм хезмәтчеләр, дин әһелләре, хәтта аңгыра җеннәр турындагы әсәрләр бар.)
хайваннар турында әкиятләр тылсымлы әкиятләр
тормыш-көнкүреш әкиятләре
III. Физкультминутка
IV. Яңа белемнәрне ныгыту.
- Ә әкиятләрне без никадәр яхшы беләбез икән? Татар халык әкиятләреннән башка әкиятләр дә бар бит, аларны беләбезме соң? Әйдәгез, белгәннәребезне күрсәтик. Шулай итеп, Йолдызлы сәгатебезне башлыйбыз!
Уен 5 турдан һәм финалдан тора. Укытучы биремне әйтә, уенда катнашучылар үзләре дөрес дип уйлаган сан язылган сигнал карточкаларын күрсәтәләр. Әгәр җавап дөрес булса 1 йолдызчык бирелә.Һәрбер турдан соң иң әз йолдызчык алучы, уеннан төшеп кала. Финалга ничә укучы калса да ярый.
1.I тур. Бу өзек кайсы әкияттән? (5 нче слайд)
1) Әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, синнән дә качам(“Йомры икмәк”
2) Тиен бик ачуланган да әйткән:
-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән...(“Өч кыз”)
3) Уйладылар да камырдан бер сын ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Ә камыр сыны кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.(“Камыр батыр”)
4) Борын-борын заманда зур карурман эчендә бер убырлы карчык торган, ди. Аның бер улы белән ... атлы килене булган. Карчык бик явыз икән , ди
(“Гөлчәчәк”)
5) Егет көн саен атасы янына керә икән. Атасы моннан:
-Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар?-дип сорый икән. Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.(“Зирәк карт”)
6) Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы бер Кәҗә.
Аның булган, ди, бәтиләре. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер өй-куышы. Кәҗә бәтиләре белән шул өй-куышта рәхәт-рәхәт тора икән, ди. (“Кәҗә белән Бүре”)
(6нчы слайд)
7)Шулай бервакыт, эш булмагач, үги ана төпсез мичкәгә су ташырга кушкан. Бик усал булган ул үги ана. Кызга бер дә көн күрсәтмәгән.(“Зөһрә кыз”)
Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга
Артык сүзне тап! (9 нчы слайд)
Төлке, торна, тәлинкә, кувшин, бүре. (Бүре)
Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче. (Шүрәле)
(10 нчы слайд)
Убырлы карчык, соры бүре, күл, кушкаен, сыерчык, шүрәле.(Шүрәле)
Урман, бүре, кыз, убырлы карчык, пәрәмәчләр, әби, аучылар. (Убырлы карчык)
Куян, йолдыз, тиен кызы, итек, дару, Доктор Айболит. (Тиен кызы)
Чана, балыклар,төлке, бабай, куян, боз, тун.(Куян)
Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга
II тур
Ш К А О Р К А (КАРАКОШ) хәрефләрдән сүз төзергә.
Иң күп һәм иң озын сүз төзүче укучыларга йолдыз бирелә. Шулай ук иң күп хәрефләрдән сүз төзүче җанатарларга да бүләк бирелә.
Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга
III тур
1) Әкиятләрнең авторын бел! (11 нче слайд)
Су анасы татар халык әкияте
Кәҗә белән бүре Абдулла Алиш
Сертотмас үрдәк рус халык әкияте
Шалкан Габдулла Тукай
2) Карт алтын балыкны тотканчы ятьмәне ничә тапкыр суга ташлый?( 3 тапкыр)
Карчык картны алтын балыкка ничә тапкыр йомышка җибәрә? (5 тапкыр)
Яшелчә бакчасында бабай,әби, онык, эт, песи, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 кеше)
3) а) Кайсы артык? А.Алиш әкияте түгел?
1. Сертотмас үрдәк
2. Чукмар белән Тукмар
3. Нечкәбил
4. Койрыклар
5. Төлке белән Каз
б) Кайсы артык?
1. Саламторхан
2. Балыкчы һәм балык турында әкият
3. Шалкан
4. Карт белән Төлке
Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга
4) а) Бу мәкальләр кайсы әкияткә туры килә?
- Булыр булмас эшне алдан шаулап йөрү кирәкмәс. 4
- Авыр эшне күмәк кул җиңә. 1
- Яман белән юлдаш булма, 5
Надан белән сердәш булма!
1. Шалкан
2. Саламторхан
3. Балыкчы һәм балык турында әкият
4. Карт белән Төлке
5. Аерылганны аю ашар,
Бүленгәнне бүре ашар.
б) -Миндә авыз бар дип бертуктаусыз сөйләнмә! 1
- Дустың булса югалтма! 2
1. Сертотмас үрдәк
2. Чукмар белән Тукмар
3. Нечкәбил
4) Койрыклар
5) Төлке белән Каз
Иң әз йолдызлы укучы уеннан чыга
Финал. Таңбатыр сүзе хәрефләреннән сүзләр төзү. Иң күп сүз төзүче уенчы җиңүче була.
( Бу вакытта карап утыручы укучылар төркемнәрдә биремнәр эшлиләр. “Үги кыз” әкият-спектакле билеты белән эшләү)
V. Рефлексия өлеше.
- Клуб сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?
- Аннан сез нинди сабак алдыгыз?
- Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтәләр?
VI.Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
- Клуб сәгате ошадымы ? Бүген нәрсәләр белеп кайтып китәбез?
2. Барлык укучыларга рәхмәт әйтү, актив катнашучы укучыларга кечкенә бүләкләр бирү.