Дәрес барышы.
Үткәрү технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре | Һәр этапта укучының эшчәнлеге. |
I этап.Оештыру өлеше. Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру. Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру. | Укытучы: Аланда күп чәчкәләр: Аклар, алсу, зәңгәрләр. Шул ук төсләрне кабатлап Очалар күбәләкләр. Әйләнешеп бер анысына, Бер монысына киләләр. Әйтерсең: “Бик матур дөнья! Күрегезче!”, — дияләр. Укучыларны барлау, дежур укучының отчетын тыңлау. | Дежур укучы отчет ясый. Коммуникатив эшчәнлек: тыңлый, ишетә, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыра белү, үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. |
II этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: телдән исәпләү, үткәннәрне кабатлау. Көтелгән нәтиҗә:күчәрле симметриягә карата сызымны дөрес башкару; игътибарлылыкны һәм мөстәкыйльлекне үстерү. | -Телдән исәпләү(слайд 2) -Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек? -Өй эшенә бирелгән мисалларны карап чыгу. -һәр укучыга карточка таратыла, укучылар карточкада гына күчәрле симметриягә караган сызымны башкаралар -Һәр укучының сызымы җыелып алына | -Телдән исәплиләр 1) 2) 2 3) 8 4) 5) 6 6) 7) 8) 9) 10) 7,5 -Күчәрле симметрия. -Өй эшләренә анализ ясау. -Укучыларның сызымнары Регулятив эшчәнлек: укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне башкару. Танып – белү эшчәнлеге:телдән исәпләһ йәм сызымны башкару. Коммуникатив эшчәнлек: иптәшләренең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерләрен әйтә белү. |
III этап.Дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Максат: үзәкле симметрия төшенчәсен аңлатып, үзәкле симметриягә хас булган фигураларга мисаллар китерү, укучылар арасында үзәк симметрияле фигураларның төзелеше һәм үзәге турында фикер алышуга ирешү; Көтелгән нәтиҗә: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. | Укучылар сез ничек уйлыйсыз, симметрия бер генә төрле буламы ул? Әйдәгез симметриягә карата мисаллар карап үтик (слайд 3) Сез рәсемдә симметрик сурәтләр күрәсезме? Кайсы сурәтне сез симметрик тугел дип уйлыйсыз? Хәзер укучылар әйдәгез ребус чишеп алыйк (слайд 4). Хәзер ничек уйлыйсыз, диңгез йолдызы симметрик түгелме? Ничек уйлыйсыз безнең дәресебезнең темасы һәм максаты нинди булыр икән? Тема: Үзәкле симметрия (слайд 5) Тактада дәрес темасы һәм число язылып куела. | Укучылар дәфтәрләренә дәрес темасын, числоны язып куялар. Укучыларның җаваплары: Күбәләк, касатка, яфрак симметрик, диңгез йолдызы симметрик түгел. ҮЗӘКЛЕ СИММЕТРИЯ Диңгез йолдызы да симметрик, аңа үзекле симметрия хас. Үзәкле симметрия. Үзәкле симметрияне өйрәнү. Дәфтәрләрен ачып теманы, числоны язалар. Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль Танып – белү эшчәнлеге: логик, проблема кую һәм чишү. Коммуникатив эшчәнлек: иптәшләренең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерләрен әйтә белү. |
IV этап. Яңа дәрес материалын аңлату. Максат: яңа дәрес материалын аңлату; Көтелгән нәтиҗә: дәрес темасын аңлау | Дәрес материалы презентация ярдәмендә аңлатыла (слайд 6-11) Физкультминутка ясау (укытучы күрсәткән физик күнегүләрне башкару) | Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, физик кунегщлщрне кабатлау Танып – белү эшчәнлеге: төшенчәләрне формалаштыру Коммуникатив эшчәнлек: иптәшләренең, үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерләрен әйтә белү, укытучыны тыңлый белү |
V этап. Яңа дәрес материалын ныгыту. Максат: алган белемнәрне ныгыту. Көтелгән нәтиҗә: мәсьәләләрне аңлап чишәргә өйрәнү. | -11 слайд мисалын тактада акбур һәм линейка ярдәмендә сызым сызып ныгыту. АВ кисемтәсен һәм симметрия үзәге булган О ноктасын билгелибез. А һәм О аша туры үткәрәбез, В һәм О нокталары аша туры үткәрәбез. АО турысында АО кисемтәсенә тигез булган кисемтәне О ноктасының икенче ягына салабыз һәм аны ОА1 кисемтәсе итеп билгелибез. Шул ук эшне ВО турысында башкарабыз һәм В1 Ноктасын билгелибез. Табылган А1 һәм В1 нокталарын тоташтырабыз, килеп чыккан А1В1 кисемтәсе бирелгән АВ кисемтәсенә симметрик. Ясалган А1В1 кисемтәсе АВ кисемтәсенә карата параллель, әмма кирегә борылган. Бу үзәкле симметриягә хас билге. -Укучылар сез аңладыгызмы? -12 слайд сызымын башкару (укытучы тактада аңлатып сыза). О ноктасына карата АВС өчпочмагына симметрик булган А1В1С1 өчпочмагын төзү. О ноктасы аша АО, ВО, СО турыларын үткәрәбез О ноктасының икенче ягына АО турысына АО кисемтәсен, ВО турысына ВО кисемтәсен, СО турысына СО кисемтәсен үлчәп салабыз. Кисемтәләрнең очларын А1, В1, С1 дип тамгалыйбыз. А1В1С1 өчпочмагын төзеп бетерәбез. Шулай итеп укучылар үзәкле симметрия турында нәрсә әйтә аласыз? -13-14 слайдта үзәкле симметрия хас булган фигуралар | Укучылар укытучы артыннан сызымны дәфтәрләренә сызалар үзләренең фикерләрен җиткезәләр. Укучылар үз фикерләрен әйтәләр. Һәр фигуаның исемен атыйлар. Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль Танып – белү эшчәнлеге: сызым сызу, фигураларнытану һәм исемен әйтә белү Коммуникатив эшчәнлек: укытучыны тыңлый белү, фикерләрен әйтә белү, бер-берсен тыңлый белү. |
VI этап. Мөстәкыйль эш. Максат: үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. Көтелгән нәтиҗә: сызымны дөрес сызу | Хәзер дәфтәрләрегезне алмаштырасыз. 1 вариант икенче вариантка, икенче вариант беренче вариантка бирә. Бер-берегезнең сызымнарын тикшерәсез һәм билге куясыз. (укытучы ярдәм итә) | 2 вариантта эшләү Мөстәкыйль рәвештә сызым башкаралар. Дәфтәрләрне алмаштыралар Бер-берсенең сызымнарын тикшерәләр. Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, үзконтроль Танып – белү эшчәнлеге: проблема кую һәм чишү. |
VII этап. Дәресне йомгаклау. Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Көтелгән нәтиҗә:дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү; алган белемнәрнең куллану өлкәсен күзаллый белү. | 16-24 слайдларны карап узу Карап узган симметрик фигуралар турында нәрсә әйтә аласыз? | Укучылар үз фикерләрен әйтеп узалар Регулятив эшчәнлек: математик төшенчәләрне тормыштагы хәлләр ярдәмендә өйрәнү. Танып – белү эшчәнлеге: симметрия төрен таный һәм аера белү Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне хөрмәт итә һәм тыңлый белү, бердәм хезмәттәшлек булдыру. |
VIII этап. Өй эше. Рефлексия. | Карточка: 1.с турысы һәм с турысында ятмаучы В ноктасы төзегез. В ноктасы өчен с турысына карата симметрик нокта төзегез. 2.турыга карата симметрик итеп фигураны төзеп бетерегез: 3.Ягы 4 см булган ABCD квадраты төзегез һәм АВ ягына карата квадратка симметрик фигура төзегез. 4.Озынлыгы 3 см булган АВ кисемтәсе сызыгыз. А һәм В нокталары симметрик булырлык итеп О ноктасы тамгалагыз. 5*. О ноктасына карата симметрик күппочмак төзегез. 25 слайд | Укучылар үзләренә туры килгән җөмләне сайлап алалар. |