Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Кече Болгаер төп гомуми белем бирү мәктәбе»
Тема: “Мәйдан”
5 класс математика дәресе эшкәртмәсе
I квалификацион категорияле
математика укытучысы
Әхмәтова Ландыш Нәгыйм кызы
Максат: 1. “Мәйдан” темасы буенча укучыларның белемнәрен системалаштыру, тигезләмәләр чишү һәм чишү барышын аңлату күнекмәләрен ныгыту.
2. Логик фикерләү ,танып- белү эшчәнлеген, иҗади якын килү сәләтен үстерү.
3. Бер- берсенә ихтирамлылык, үзләрен бербөтен коллектив итеп тою, пөхтәлек тәрбияләү.
Җиһазлар: компьютер, презентация, проектор.
Оештыру өлеше. Хәерле көн, укучылар! Бүген без сезнең белән “Мәйдан” темасы буенча кабатлау дәресе үткәрәбез. Сез бу дәрестә әлеге тема буенча белемнәрегезне тәртипкә китерерсез. Бу тема мөһим темаларның берсе, сез мәйдан төшенчәсе белән геометрия, физика дәресләрендә дә еш очрашырсыз. Шулай ук, мәйданнарны исәпли белүегез, киләчәктә имтихан тапшырганда да кирәк булачак. Ә дәресебез гадәти генә формада булмаячак. Без сезнең белән математик маҗаралар иленә барырбыз. Ә безнең юлдашыбызның исемен сез хәзер уйлап табарсыз.
Телдән эш.
Мин сезгә телдән әлеге биремнәрне чишәргә тәкъдим итәм, бер кеше кул күтәреп җавап бирә ә калганнар дөреслеген тикшерә һәм дөрес булмаган очракта төзәтә (2 слайд).
Р 839-625 Я 350:7*8
У 247+53 Ц 50*3 - 32
О 400-265 И (320:40)*8
Л 325-43 Е 567-60*4
Ь 218+26 М 90*2:30*70
64 282 244 400 420 300 214 135 420 327 118
И Л Ь Я М У Р О М Е Ц
Димәк, безнең героебыз –Илья Муромец. Ул - тыныч халыкка яшәргә ирек бирмәүче Соловей разбойникка каршы көрәшкә чыга.
Алдан үтелгән темаларны кабатлау
Укучылар экранга карагыз әле,безнең героебыз богауланган (3 слайд), ә аның богауларын чишү сездән тора. Сезгә төрле фигураларның мәйданнарын исәпләү кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк булачак. Әгәр сорауларга дөрес җавап бирсәгез, аның богаулары чишеләчәк. (1 укучы баса һәм үзе сайлаган номер астындагы сорауга җавап бирә). Кагыйдәләрне искә төшерү.
Илья Муромец юлын дәвам итә һәм өч юл чатында кала- өч санның кайсысы ягы 6 булган квадратның мәйданын күрсәтсә шул ук буенча китәргә кирәк. Илья математика фәнен укымаган, шуңа квадратның мәйданын исәпли белми, әйдәгез әле аңа булышыйк. (8 слайд). (дөрес җавапны тапкач слайд дәвам итә)
Укучылар, игътибар белән карагыз әле, соловей разбойник сызгырган һәм юлында очраган бар нәрсәне вата- җимерә күктән таш ява башлаган. (11 слайд) Куркудан хәтта җир- ана да дерелдәп тора. Ә бу ташлар гади генә түгел- без математика дәресендә еш очраша торган сораулы ташлар. Әгәр сез шул сорауларга дөрес җавап бирсәгез сораулар шул вакытта ук комга әйләнеп коелып төшәчәкләр. Шулай итеп, без андагы кешеләрне явызлардан коткарачакбыз. (сорауларга җавап бирәләр һәм шушы сорауга туры килгән мәсьәлә язылган карточканы сайлап алып мәсьәләләр чишәләр).
Төркемнәрдә эш.
Кагыйдәләрне искә төшердек, сезнең игътибарлыгыгызны тикшердек, Илья артынна юлыбызны дәвам итик. Агач башында русалка богаулап куелган, аны мәсьәләрне дөрес итеп чишүче кеше генә коткара ала. (Мәсьәләләрне 3 группада чишәләр. Группадан бер укучы чишелешне аңлатып, тактага яза, калганнар дәфтәрдә эшли.)
Мәсьәләләр.
Ике турыпочмаклыкның мәйданнары тигез. Беренче турыпочмаклыкның буе 18 см, ә иңе буеннан 14 см га кыскарак. Икенче турыпочмаклыкның буе 36 см булса, аның иңен табыгыз.
АВСD турыпочмаклыгының буе 28 см, ә иңе 7 тапкыр кечерәк . Турыпочмаклыкның мәйданы күпмегә тигез?
Ягы 12 см булган квадратның мәйданын табыгыз.
4. Фигураның мәйданын табыгыз: 5
5
8
8
Периметры 36 см булган квадратның мәйданын табыгыз.
Турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз:
Үзлектән эш.
Сез узасы соңгы сынау – сарайга керү өчен ачкычны табу.(13 слайд) Карточкалардагы тигезләмәләрне чишү.Тигезләмәләрне дөрес чишсәгез патша сараеның ачкычы сезнең кулда булачак.(Индивидуаль карточкалар белән эш) Тиз эшләп бетерүче укучыларга өстәмә карточка бирелә.
Ф.И.______________________ Y*8=120 3z+14=83 (x+21):3=45 Ачкыч: y z x _______________ | Ф.И._________ 121-y=106 124+69:z=127 (208-x)+27=121 Ачкыч: y z x _______________ | Ф.И.________________ 4y+42=102 253:z=11 (x-72):7=6 Ачкыч: y z x _______________ |
Өстәмә биремнәр
2+180:(x-11)=22 (900-x:6)*5=4200
325+(90-n):17=330 (a*256-240):8=9826
Ачкычны тикшерәбез. Әгәр классның күпчелеге ачкычны дөрес тапса, сез бу уенда җиңүче!!!! (14 слайд)
Дәресне йомгаклау. Укучылар сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Үз- үзегездән кәнәгать калдыгызмы, дәрестән чыгу өчен чыгу билеты тутыру кирәк булачак.
Чыгу билеты
| Белемем артты |
| Турыпочмаклыкның мәйданын таба беләм |
| Квадратның мәйданын таба беләм |
| Турыпочмаклыкның мәйданын таба белмим |
| Квадратның мәйданын таба белмим |
| Тапкырлауда ялгышам |
| Бүлгәндә ялгышам |
Өй эше бирү. Билге кую.
Дәрес музыка белән тәмамлана. (15 слайд)
4