kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока по математике Умножение и деление на 5.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по математике в 3 классе. Тема урока: Умножение и деление на 5.Повторение. С использованием технологии проблемно- ориентированного обучения и обучающих структур Сингапурской методики. Обучающие структуры:Тэйк оф-тач даун,Rally Тэйбл,MixPairShare,Раунд Тэйбл,Фолоу зе лидер,Финк-райт-раунд робин,Куиз- куиз-трэйд.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока по математике Умножение и деление на 5. »

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесеСатламыш урта гомуми белем бирү мәктәбе








3 нче сыйныфта

математика фәненнән

дәрес конспекты

Дәрес темасы: 5 кә тапкырлау һәм бүлү. Ныгыту.













Сатламыш урта гомуми белем

бирү мәктәбенең 3 В сыйныф

укытучысы

Ахметова Гөлнур Сәйдәш кызы






УМК “Перспектива” 3 нче сыйныф

Фән МАТЕМАТИКА

Дәрес темасы: 5 кә тапкырлау һәм бүлү. Ныгыту.

Дәреснең максаты:5 кә тапкырлау һәм бүлүне ныгыту,икеурынлы санны берурынлы санга тапкырлауны камилләштерү,берәмлеккә китерүгә мәсьәләләр чишелешен ныгыту, телдән исәпләү алымнарын ,логик фикерләүне үстерү,чисталык ,пөхтәлек, бер-береңә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, ноутбук,такта.

Материал: дәреслек Дорофеев Г.В., Миракова Т.Н. Математика 3класс 1нче кисәк – Мәскәү,«Просвещение», 2013 г., төрле дәрәҗәдәге биремле карточкалар

УУГ формалаштыру:

Шәхси гамәлләр: үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакый-этик бәяләү

Регулятив гамәлләр: максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль, коррекцияләү, бәяләү, үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү

Танып-белү гамәлләре: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү

Коммуникатив гамәлләр: бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы, конфликтларны чишү,  иптәшенең үз-үзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү




Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Дәресне оештыру, мотивация

(1-2 минут)

-Исәнмесез укучылар!

Яныгыздагы иптәшегезгә һәм каршы яктагы иптәшегезгә,

кунакларга карап елмаябыз. Әфәрин.Утырдык. Үткән дәрестә без сезнең белән нинди санга тапкырлауга һәм бүлүгә мисаллар чиштек?

Исәнләшү.






5санын тапкырлауга һәм бүлүгә карата мисаллар чиштек.

Шәхси

Танып-белү

Коммуникатив

Актуальләштерү

Телдән исәпләү

(5-6 минут)

Тэйк оф-тач даун















Rally Тэйбл.









MixPairShare.

(музыка астында сыйныф буйлап йөрү,музыка туктагач,сорауга җавап бирү)





TimedPairShare.

(парлы )





































Раунд Тэйбл

-Без хәзер 5 һәм 4 санына тапкырлау һәм бүлүгә телдән мисаллар чишәрбез.

Тапкырлаганда саннар аталышын искә төшерәбез.

Кем килешә бу җаваплар белән басыгыз? Кем килешми бу җаваплар белән утырып калабыз.

Тапкырчыгышны ничек табалар?

Билгесез тапкырлаучыны ничек табабыз?

Бүлгәндә саннар аталышын искә төшерәбез.

Өлешне ничек табалар?

Билгесез бүленүчене?

Билгесез бүлүчене?


Дәреслекнең 100нче битен ачабыз. 1номерны чишәбез. Яныгыздагы

иптәшегез белән эшлисез.

Чиратлашып мисалларның җавапларын язалар.

Тикшерү.



Әкрен генә басабыз,

урындыкларны этеп куегыз, музыка астында сыйныф буйлап йөрисез,музыка туктагач,үзегезгә пар табып,аңа сәлам бирәсез һәм сорауны тыңлыйсыз,3-5 секунд вакыт уйларга бирәм.Һәм сез сорауга 30 секунд эчендә җавап бирәсез. (музыка куела)


1)5 атта ничә колак һәм ничә аяк?

Җавап бирә озын чәчле укучы.

Рәхмәт әйтегез иптәшегезгә


(музыка куела)








(музыка туктый)

Ә хәзер икенче сорау.

2) 5 әрләп 50 гә кадәр һәм кирегә санарга.

Җавап бирә кыска чәчле укучы.

Рәхмәт әйтегез иптәшегезгә .


(музыка куела)








(музыка туктый)

Ә хәзер өченче сорау.

Тактага карыйбыз.Саннар бирелгән 17 25 43 54 5 37 Саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.Кайсы сан артык һәм ни өчен? Җавап бирә озын буйлы укучы.

Рәхмәт әйтегез иптәшегезгә һәм утырыгыз.


Карточка белән эш.

Сул як баганадагы мисалны туры килгән уң як баганадагы җавап белән тоташтырырга. Башлый 1 номер.




Тапкырлаучы,

тапкырлаучы

тапкырчыгыш.

Тапкырлап.

Билгесез тапкырлаучыны тапкырчыгышны билгеле тапкырлаучыга бүлеп.

Бүленүче,бүлүче,өлеш.


Бүленүчене бүлүчегә бүлеп табалар.

Өлешкә бүлүчене тапкырлап

Бүленүчене өлешкә бүлеп табалар.

Дәреслекнең 100нче битендә1номерны чишәләр.




25,6,35,40,45,5.

40,36,8,7,6,4.



( Музыка астында сыйныф буйлап йөриләр,музыка туктагач, пар табып,аңа сәлам бирәләр һәм сорауны тыңлыйлар,3-5 секунд вакыт уйлагач 30 секунд эчендә җавап бирәләр)


10 колак, 20 аяк.



Рәхмәт әйтәләр бер-берсенә.

( Музыка астында сыйныф буйлап йөриләр,музыка туктагач,башка пар табып,аңа сәлам бирәләр һәм сорауны тыңлыйлар,

3-5 секунд вакыт уйлагач 30 секунд эчендә җавап бирәләр)


5,10,15,20,25,30,35,40,45,

50

50,45,40,35,30,25,20,15,10,5


( Музыка астында сыйныф буйлап йөриләр, музыка туктагач,башка пар табып,аңа сәлам бирәләр һәм сорауны тыңлыйлар,3-5 секунд вакыт уйлагач 30 секунд эчендә җавап бирәләр)



5,17,25,37,43,54.

5 артык,чөнки ул бер урынлы сан,калганнары икеурынлы саннар.



Чиратлашып мисалларны чишәләр.

Шәхси

Регулятив

Танып-белү

Коммуникатив

Төп өлеш Мисалларны мөстәкыйль чишү.(10 минут)


1


Мөстәкыйль эш.

Бирелгән карточкалар арасыннан үзегез эшли ала торганын сайлап алыгыз һәм дәфтәрләрдә чишегез. Дәфтәрләргә число язабыз. Сыйныф эше.

Мөстәкыйль эш. Карточкалар белән эш.

Карточкаларны үзләре сайлап ала.

Шәхси

Регулятив

Танып-белү

Коммуникатив

С

Өйрәнгәннәрне

Н ныгыту

күнегүләре

( 23 минут)




















Физкултьминутка

(1-2 мин)

Фолоу зе лидер





Финк-райт-раунд робин













Куиз- куиз-трэйд

Дәреслек буенча эш.

1).Дәреслекнең 101нче битендәге 2 номерны чишәбез. Укыйбыз. Мәсьәләнең шарты тулымы?

Мәсьәләнең шартын җавапта 5тән зуррак сан килеп чыгарлык итеп тулыландырып чишә 1һәм 2 номер,5 тән кечерәк сан килеп чыгарлык итеп тулыландырып чишә 3һәм 4 номер.


Тикшерү. Тагын башка саннар куеп чишәргә мөмкинме?Кем белә?











Музыка куела.





2)№ 3 (101 б)

1нче схематик язу буенча 4 нче номер, 2нче схематик язу буенча -1 номер, 3 нче схематик язу буенча -3 номер мәсьәлә төзи һәм чишә,ә2 номер син тагын нинди схематик язу тәкдим итә алырсың икән уйлап кара әле?

Нәтиҗә ясала: Булдырдыгыз,әфәрин,

мондый мәсьәләләр ничек атала?



3) Ә хәзер карточкалар ясыйбыз һәм 5 кә бүлүгә1 мисал язабыз, ә җавабын бөкләп куйган өлешенә язабыз.Әзер булгач барыбыз да басабыз,үзебезгә пар табабыз, һәрберегез үз мисалын әйтә ,икенчегез чишелешен әйтә,дөрес әйтсә,карточкалар белән алышасыз,дөрес әйтмәсә,булышып җибәрәсез.

Һәм икенче пар табып дәвам итәсез.

Рәхмәт,утырыгыз.

1 -2 номер чишелеше:

50:5=10(прәннек)

60:10=6(тартма)

3-4номерлар чишелеше:

50:5=10(прәннек)

40:10=4(тартма)





-Җавапта 5тән зуррак сан килеп чыгарлык итеп тулыландырып чишү өчен 50 дән зуррак саннар куябыз.Мәсәлән 70,80,90.

-Җавапта 5тән кечерәк сан килеп чыгарлык итеп тулыландырып чишү өчен 50 дән кечерәк саннар куябыз.Мәсәлән 30,20,10.




Лидер артыннан кабатлап күнегүләр ясыйлар.




Схема буенча мәсьәлә төзиләр, дәфтәрдә чишәләр,

төзегән мәсьәләне бер-берсенә сөйлиләр.





Кире мәсьәләләр.





Пар табып, һәрберсе үз мисалын әйтә,икенчесе чишелешен әйтә,дөрес әйтсә,карточкалар белән алышалар,дөрес әйтмәсә,бер-берсенә булышалар.

Һәм икенче пар табып дәвам итәләр.




Шәхси

Регулятив

Танып-белү

Коммуникатив

Дәрескә йомгак. Рефлекция.

Парковка.

(2-3 минут)


Дәрес тәмам. Без бүген дәрестә нәрсәләрне кабатладык?

Дәрескә карата уй-фикерләрегезне яза аласыз. Барыгыз да дәрестә актив катнаштыгыз.Рәхмәт.

Тукталышка язып калдыру.

Мин бүген дәрестә ....


Шәхси

Регулятив

Танып-белү

Коммуникатив

Өй эше


№4(101 б.)






Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Математика

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Конспект урока по математике Умножение и деление на 5.

Автор: Ахметова Гольнур Сайдашовна

Дата: 05.04.2015

Номер свидетельства: 197425

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(89) "конспект урока математики "Умножение на 10, 100, 1000" "
    ["seo_title"] => string(55) "konspiekt-uroka-matiematiki-umnozhieniie-na-10-100-1000"
    ["file_id"] => string(6) "120944"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1413826410"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(121) "Конспект урока математики «Решение задач на умножение и деление» "
    ["seo_title"] => string(75) "konspiekt-uroka-matiematiki-rieshieniie-zadach-na-umnozhieniie-i-dielieniie"
    ["file_id"] => string(6) "203665"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429529199"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(128) "Конспект урока математики Умножение и деление многозначных чисел 4кл "
    ["seo_title"] => string(81) "konspiekt-uroka-matiematiki-umnozhieniie-i-dielieniie-mnoghoznachnykh-chisiel-4kl"
    ["file_id"] => string(6) "120244"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1413652762"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(85) "Конспект урока математики, презентации урока. "
    ["seo_title"] => string(48) "konspiekt-uroka-matiematiki-priezientatsii-uroka"
    ["file_id"] => string(6) "140620"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1417973556"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(145) "конспект урока математики на тему: Умножение и деление рациональных выражений "
    ["seo_title"] => string(89) "konspiekt-uroka-matiematiki-na-tiemu-umnozhieniie-i-dielieniie-ratsional-nykh-vyrazhienii"
    ["file_id"] => string(6) "126543"
    ["category_seo"] => string(10) "matematika"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415194216"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства