Математика фәне буенча инновацион
педагогик технологияләр кулланып төзелгән дәрес планы.
Сәләхова Илгизә Гәбдрәис кызы , Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификацион категорияле математика укытучысы
Класс: 5.
Тема :Унарлы вакланмалар белән гамәлләр.
Максатлар :
1.белем бирү максаты:
- “Унарлы вакланмалар белән гамәлләр” темасы буенча белемнәрне системалаштыру, гомумиләштерү;
- гамәлләрне эшләүдә уңайлы юл сайлап ,исәпләү осталыгын үстерү;
- белемнәрне төрле ситуацияләрдә дөрес итеп куллану күнекмәсе булдыру;
- мәгълүмат белән эшләү күнекмәсе формалаштыру.
2.үсеш максаты:
- үз эшеңне анализлый белү ,үзбәя кую күнекмәсен үстерү;
- сөйләм телен камилләштерү;
3.тәрбияви максат :
- дөньяга фәнни караш тәрбияләү ;
- фәнгә кызыксыну уяту.
Дәрес тибы: рефлексия дәресе .(“Унарлы вакланмалар белән гамәлләр “ темасын гомумиләштереп кабатлау дәресе)
Технология: шәхескә якын килү ,мәгълүмати һәм информацион технологияләр.
Методлар : Сингапур проекты структуралары
Җиһазлау: мультимедиа, экран, тестлар, магнитлар. компьютер классы, компьютерларда Windows 9x һәм аннан югары операцион система,һәм Microsoft Office пакеты булуы шарт.
Дәрескә хәзерлек:
Электрон презентация : “Дәрес-сәяхәт”,тест “Унарлы вакланмалар белән гамәлләр” ( PowerPoint презентацияләр редакторында эшләнгән)
Мөстәкыйль эш өчен 3 дәрәҗә авырлыкта төзелгән карточкалар.
Укучыларга тапшыру өчен “булдыклылар” значогы ясау(дөрес җаваплар өчен тапшырыла)
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
1) Уңай психологик халәт тудыру.Бер-беребезне сәламләү.
II. Белемнәрне тигезләү өлеше (актуальләштерү).
- Без сезнең белән нинди вакланмалар турында өйрәндек? - Унарлы.
- Әйе, унарлы вакланмалар. Алар белән нинди гамәлләрне башкару кагыйдәләрен беләбез?
- Кушу, алу, тапкырлау, бүлү.
- Бик дөрес, молодцы . Без сезнең белән унарлы вакланмаларны тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен кулланып мисаллар чишәчәкбез һәм “Унарлы вакланмалар”иленә сәяхәткә чыгарбыз . Дәресебез гадәти булмаган дәрес.Без сезнең белән компьютер классында. Компьютер безгә белем туплауда ярдәм итәчәк. Дәрес барышында сорауларга җаваплар бирәчәкбез,такта янында да эшләрбез,шулай ук белемнәрне дә тикшерәчәкбез.Барысын да тырышып башкарган укучы “булдыклылар”значогы белән бүләкләнәчәк.
Ә хәзер әйдәгез дәфтәрләрне ачыйк ,числоны, класс эше дип языйк һәм юлга чыгар алдыннан багажыбызны барлап алыйк.
1.«Хатаны төзәт »уены . ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланыла – «торырга – утырырга».. Мисалларның чишелеше тикшерелә .Җавап дөрес булса,укучы торырга тиеш,әгәр юк икән,җавапны дөресләп әйтә.
2.Кагыйдәләрне кабатлау. Джот Тотс структурасы кулланыла «уегызны языгыз» .Һәр төркемнән беренче укучы карточкаларны өләшә.Бу карточкаларга төркемдәгеләрнең һәркайсы бер кагыйдә яза.Төркемнәрдә фикер алышулар була.Икенче номерлы укучы гомумиләштереп нәтиҗә ясый.( Кагыйдәләрне бүлү: Беренче төркем : Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәләре; икенче төркем: унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәләре;өченче төркем:унарлы вакланмаларны бүлү кагыйдәләре)
- Юлга үзебез белән аласы багажыбыз да булды :
III.Төп өлеш. Белемнәрне практикада куллану.
1)Без нинди транспортка утырып хәрәкәт итәрбез икән? Моны белү өчен түбәндәге биремне башкарыйк:
2) Бу таблица сезгә дөрес җавапны табу өчен ярдәмгә килер. ( транспорт төре саннар өстенә язылган хәрефләрдән барлыкка килә)
В | И | 3 | С | Л | 0 | П | Д | Е |
65,6 | 32,5 | 4,9 | 4,09 | 4,49 | 32,05 | 65,06 | 4,049 | 32,011 |
Әйе,балалар! Без сезнең белән поездда барачакбыз.
Менә безнең поезд,ә монысы сәяхәтебезнең картасы
Поездга утыру өчен безгә билет алырга кирәк.Билетларны сезгә өч төрдәгесен тәкъдим итәләр : купе, гомуми, плацкарт. (телдән исәпләү)
җавап җавап
14,3+0,7 15 0,63 * 10 6,3
24,31+0,5 24,81 21,5 * 100 2150
0,35+0,65 1 0,06 * 3 0,18
16,32-0,02 16,3 7,1 * 6 42,6
5-0,2 4,8 4 * 0,5 2
Купе. | Плацкарт. | Гомуми . |
8-10 дөрес җавап | 5-7 дөрес җавап | 5 кә кадәр дөрес җавап |
-Әйдәгез бер-беребезгә хәерле юл телик һәм сәяхәтебезгә кузгалыйк. Һәркайсыбызның да билеты бар.Поездга утырабыз.Билетларны тикшерү өчен әзерләгез. Игътибар,игътибар ! Беренче платформадан математик поезд сәяхәткә кузгала.
Җыр « Зәңгәр вагон».
1. Безнең поезд «Чиш әле»станциясенә килеп җитте.
1) Аңлатманы гадиләштерергә (тапкырлауның тарату үзлеген куллану)
№1 5х+1,3х = (5+1,3)•х = 6,3х
№2 3,2х-х = (3,2-1)•х = 2,2х
№3 3,5у-2у+5+3у = (3,5-2+3)•у +5 = 4,5у +5.
2) Чишегез:
46,263 • 12,546 + 53,737 • 12,546 = (46,263 + 53,737) • 12,546 = 100•12,546 = 1254,6
3) Мәсьәлә :Филнең массасы 7 тонна, ә баласыныкы 5,6 тоннага кимрәк . Фил һәм аның баласының массасы бергә күпме була?
2.Станция «Иҗади» (Мөстәкыйль эш) Бу станциядә безнең девиз «Мин бу эшне үзем башкарам».
Ял сәгате-физ.минутка(музыка астында хәрәкәтләр).
Гомуми вагонда баручылар вариант1 һәм вариант 2 не башкара (кушымта 1)
Плацкартта баручылар-№1 һәм№2 карточкаларындагы биремнәрне башкара
Купеда баручылар компьютерда тест башкара(презентация 1)яки №1* или №2*карточкаларындагы биремнәрне башкаралар.
3. Безнең поезд «Уйла әле»станциясенә килеп туктады
7 белән 8 арасына нинди тамга куйганда 7 дән зур, сигездән кечкенә сан барлыкка килә? (өтер)
Аңлатманың кыйммәтен телдән исәпләгез:
(13 – 2,46 : 3) * (0,5 – 1/2). (җавап : 0).
5,2 һәм 5,3 саннары арасына 5,2 дән зуррак һәм 5,3 тән кечерәк сан куегыз. (мәсәлән , 5,23).
0,3; 7,7; 0,125 саннары бирелгән. Бу саннар арасына җавабы 1 чыгарлык итеп гамәл тамгалары куегыз. ((0,3 + 7,7) *0,125).
-Унарлы вакланмалар белән гамәл кагыйдәләрен яхшы белүебез аркасында сәяхәтебез тиз һәм күңелле узды.бу сәяхәтебезне без сезнең белән киләсе дәресләрдә дә дәвам итәрбез,ә бүгенгә нәтиҗәләр ясыйк.
Нәтиҗәләр:
«5» - купеда баручылар яки плацкартта + 2 һәм күбрәк «булдыклылар»значогына ия булучылар;
«4»- плацкартта баручылар яки гомуми вагонда + 2 һәм күбрәк «булдыклылар»значогына ия булучылар;
«3» - гомуми вагонда баручылар.
Мөстәкыйль эш өчен билге киләсе дәрестә куелачак,ә инде тестны компьютерда беренче тапкырдан башкаручыларга –«5», икенчедән – «4»
IV .Өй эше бирү.
Станция «Бел әле»
V. Рефлексия.
- Безнең поезд әйләнеп кайтты. Сәяхәтебез ошадымы? Кәефегез тагын да яхшырдымы?
- Дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек? - Ниләр эшләдек? - Кагыйдәләрне кабатлау. Белемнәрне бәяләү.