1.Оештыру өлеше | Исәнләштек, күрештек, Кулны кулга бирештек. Матур итеп елмайдык, Белем иленә юл алдык. ─ Шулай итеп , без дәресне башлыйбыз. Сез бик тырыш, акыллы, зирәк балалар. Бүгенге дәрестә дә сынатмаска тырышыгыз. Сезнең алдыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре. Хәзер шулар ярдәмендә үзегезнең кәефләрне күрсәтегез. | Укытучыны һәм кунакларны сәламлиләр. Кәефләрен күрсәтәләр. |
2.Белемнәрне актуальләштерү | Математика- фәннәр патшасы. (слайд 1) Ул безгә бер рәсем җибәргән. (слайд 2) -Елның кайсы фасылы? -Һава торышы нинди? -Ул бездән ярдәм сорый. Болытлы көнне кояшлы көнгә әйләндерегез, ди. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? -Хәзер без тылсымчыларга әйләнәбез дә, болытларны куып таратабыз. Сез ризамы? -Тактада ничә болыт? -Аларга язылган саннарны үсә бару тәртибендә урнаштырыгыз.(слайд 3) -Тагын бер болыт калды бит эле. Анысында нинди сан булыр? -Ни өчен? (Саннар эзлеклелеген билгелиләр) (слайд 4) Дәфтәрдә эш -Дәфтәрне ачыгыз да, ничә болыт бар, 9 санын шулкадәр языгыз. Телдән исәпләү -Кыш көне һава торышы нинди була? Нинди явым-төшемнәр ява? -Әйдәгез, кар бөртекләре белән уйнап алабыз. (слайд 5) “Дәшмибез” уены - 2 һәм 5, 7 һәм 9 арасында торган саннарны тап. -9, 3, 5 саннары алдында торган саннар? 6,9,7 саннарыннан соң килгән саннар? -Һәр санны 2 гә арттыр -Һәр санны 1 гә кимет | Кыш . Болытлы. Болытларны куарга. Риза. 5 Биремне үтиләр. 1 3 5 7 9 2 гә арттырабыз Биремне үтиләр. Сорауларга җавап бирәләр. Кисмә цифрлар ярдәмендә төшеп калган саннарны күрсәтәләр. |
3.Уку мәсьәләсен кую | -Болытлар йөзделәр, йөзделәр дә, ниндидер тамгаларга, сүзләргә әверелделәр. Нәрсә язылган соң анда, укып карагыз әле? (слайд 6) - Бүгенге дәрестә без нәрсә эшләрбез икән? (слайд 7) - Без боларны эшли беләбезме? -Кунакларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтәбезме? | Укыйлар: мисал, мәсьәлә, , Мисаллар, мәсьәләләр чишәрбез, чагыштырырбыз. Укытучы сорауларына җавап бирәләр. |
4.Дәрес темасы өстендә эш Физкультминут | - Сезнең алдыгызда болытлар салынган конвертлар. Хәзер без аларны куып җибәрергә тырышырбыз. Беренче болытны алыгыз . Анда нәрсә эшләргә кушкан? 5+1 6+2 10-2 2-2 4+2 8+2 8-2 7-1 -Бу мисалларны нинди төркемнәргә бүлеп була? -Беренче партада утыручылар “+”, икенче партада утыручылар “- ”тамгасы булган мисалларны эшли. -Тикшерү. Үзегезне бәяләгез. -Икенче болытны алыгыз. -Нәрсә эшләргә кушкан? 6…4 8…9 3+2…5 6-2…3 10-2…7 10-1…9 - Чагыштырабыз . -Тикшерү. Үзегезне бәяләгез. “Ак куян” җырына -Өченче карточканы алыгыз. Болыт юкка чыксын өчен нишләргә кирәк? - Мәсьәлә өлешләрен искә төшерик әле. (слайд 8) Дәреслек белән эш. № 9 , 101 бит - Мәсьәләнең шартын һәм соравын укыйк әле. - Хәзер чишелешне дәфтәргә язып куябыз. - Тактада тикшерү: 1 укучы чишелешне яза. - Нәрсә җитми? - Нинди җавап язабыз? - Барлык болытларны да куып бетердекме? -Карагыз әле, рәсемдәге һава торышы да үзгәргән бит. Кояш болытлар арасыннан чыккан, безгә елмая. (слайд 9) - Ләкин әле математика патшасының биреме бетмәгән икән. Ул безгә бер хат җибәргән. Әйдәгез , ачып карыйк әле. (слайд 10,11) -Сызымдагы кебек нокталар билгелә. Зәңгәр нокталарны, 3 буыннан торган сынык сызык булырлык итеп, линейка белән тоташтыр. -Кызыл нокталарны, дүртпочмак булырлык итеп, линейка белән тоташтыр. - Таякчыклардан шушындый 3 өчпочмак төзегез һәм 2 генә таякчык өстәп, 5 өчпочмак китереп чыгарыгыз, -дигән ул безгә. Ягез, уйлап карыйк әле, кая өстәргә кирәк икән ул таякчыкларны? -Барыбыз да дөрес эшләдекме икән, тикшереп алыйк. | Мисалларны чишәргә + һәм - билгесенә Мисалларны дәфтәргә язып эшлиләр, бер-берсенең дәфтәрен алып тикшерәләр. Карточкалар күрсәтәләр: яшел – бар да дөрес, кызыл – хата бар. Саннарны һәм санлы аңлатмаларны чагыштырырга Чагыштыру тамгасы куялар Сигнал карточкалары белән бәялиләр. Мәсьәлә чишәргә Шарт, сорау, чишелеш, җавап. Мәсьәләне чишәләр Сигнал карточкалары белән бәялиләр. Дәфтәрдә җавап язалар. Биремнәрне эшлиләр. Сигнал карточкалары белән бәялиләр. |
8. Рефлексия | - Математика патшасына булыштыкмы? Бөтен болытларны да куып тараттыкмы? Җөмләне дәвам итегез: - Миңа бу дәрестә … ошады. - Миңа … авыр булды. - Мин ….. аңладым. - Кәефләрегез ничек? Кояшны алыгыз да, үзегезнең бүгенге дәрестә ничек эшләвегезгә карап, аңа елмаю ясагыз. - Ә хәзер кунакларга да күрсәтегез . Дәрестә бик тырышып эшләдегез, рәхмәт! | Үзбәя. Дәрестә эшчәнлекләрен кояш рәсеме ярдәмендә бәялиләр. |