Укытучы Җамалиева Т.С.
Тема. Халык иҗаты жанрлары . Хайваннар турында әкиятләр.
Максат: 1. Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне
искә төшерү.
2. Әкият жанрының үзенчәлеген өйрәнүне дәвам итү . Әкиятләрне
төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү .Аларга
халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы
салынуын аңлату.
3. Әкиятләрне белүнең әһәмиятенә төшендерү. Әкиятләр аша
әхлак сыйфатлары тәрбияләү
Җиһазлау: Презентация.Татарча мульфильмнар.
“Татар халык әкиятләре “ китабы
Материал. А.Г.Яхин 7 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге.
А.Г.Яхин 7 нче сыйныфта әдәбият дәресләре .Укытучылар
өчен методик кулланма.
Дәрес барышы.
I. Башлам. Исәнләшү.
II.Актуальләштерү.
1.Халык авыз иҗаты әсәрләре хакында искә төшерү.
2.Әкиятләр турында фикер алышу.
а) тормыш-көнкүреш әкиятләре
б) тылсымлы әкиятләр
в) хайваннар турында әкиятләр
3. Әкиятләрнең төп үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?
а) әкиятне халык хыялы тудыра
б) сюжет ахырында һәрвакыт хаклык җиңә
в) көчсез персонажның көчле персонаңны җиңүе
IV. Яңа тема.
Бу дөньяда бер серле ил -
Ул әкият дөньясы.
Гөлчәчәкләр гел чәчәктә,
Күкләр аяз,
Фирүзәдәй зәңгәр күлләр көзге кебек,
Җәнлек, кошлар сөйләшәләр күрсәң килеп.
Укытучы сөйләме.
Безнең халык әкиятләр сөйләргә бик һәвәс. Ул әкиятләрне күңел кузгатырлык итеп, тәмләп, яратып сөйли белә. Иҗат талантының җимеше булган әкияттә берсеннән-берсе кызыклы, маҗаралы вакыйгалар үрелеп кенә бара. Шунлыктан әкият тыңлаучыны тиз җәлеп итә, аны бай хыял дөньясына алып керә, бигрәк тә балаларны әсәрләндерә. Анда халкыбызның уй-теләкләре, якты омтылышы, гаделлек һәм тәвәккәллек сыйфатлары калку сурәтләнә.
Әкият — халык авыз иҗатының бик борынгы төрләреннән берсе. Аның килеп чыгуын еллар саны белән генә билгеләп булмый. Ул — сәнгәтчә фикер үсешенең гасырлар дәвамында формалашып килүен күрсәтә торган якты үрнәк. Әкиятләр башта талантлы кешеләр тарафыннан иҗат ителә, соңыннан авыздан-авызга, телдән-телгә күчеп тарала. Күчеш процессында ул фикер байый, заман үзгәрешләрен ала, матурлана һәм төзекләнә бара.
Әкияттә вакыйгалар тиз алмашынып тора, күз ачып йомганчы әкият герое колак ишетмәгән җирләргә барып җитә. Ул — халык баласы, ярлы егет, карт белән карчыкның төпчек улы була, туган халкының бәхете өчен көрәшеп йөри, явыз көчләрне җиңеп, һәрчак азатлык яулап ала.
Татар халык әкиятләрендә очрый торган ярлы егетләрнең барысына да диярлек бер үк төрле уңай сыйфатлар хас: алар тапкыр сүзле, бик акыллы, күркәм холыклы һәм гаять булдыклы итеп тасвирлана.
Әкият герое үз язмышы турында күп уйлап тормый, ул бары хәрәкәт итә, патша сараена баргач та көтеп тормый, керергә рөхсәт тә сорамый, бара да керә. Бу яктан ул язма әдәбият образларыннан аерылып тора.
Әкиятләр, эчтәлегенә карап, төрләргә бүлеп өйрәнелә. Аларның бер төре фантастик яки тылсымлы әкиятләр дип йөртелә. Чөнки алар хыялга (фантазиягә) гаят бай: иксез-чиксез диңгезләр, кеше үтә алмаслык кара урманнар, башын күккә чөйгән биек таулар, бер төн эчендә ясалган гүзәл сарайлар, эрактан күрсәтә торган сихри көзгеләр һәм тагын җир астындагы гаҗәеп дөнья турында сөйләнелә. Фантастик әкиятләр, башка төр әкиятләргә караганда, күләмнәре ягыннан зуррак, катлаулырак вакыйгаларны чагылдыра
Әкиятләрнең икенче төре — хайваннар турындагы әкиятләр. Башкаларга караганда бу төр — иң борынгысы, ахыры. Чөнки ерак бабаларыбызга иң элек дүрт аяклы хайваннардан сакланырга кирәк булгандыр. Моның өчен алар төрле ырымнар уйлап чыгарганнар, тора-бара хайваннар дөньясын өйрәнеп, аучылык кылганнар.
Бу төр әкиятләрдә катнашучылар да — хайваннар. Аларның һәркайсы билгеле бер сыйфатка ия булган: бүре — комсыз, усал, куян — куркак, аю — авыр табигатьле, төлке — мәкерле, хәйләкәр, бик ялагай, куштан һәм алдакчы, ат — бик турылыклы, сарык — аңгыра, кәҗә тапкыр һәм хәйләкәр итеп сурәтләнә. Әкиятләрдәге хайван образлары аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла, аларның аерым сыйфатларына ишарә ителә.
Өченче төр — тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар, күләм ягыннан кыска булып, чынбарлык вакыйгаларын чагылдыралар. Мондый әкиятләрнең геройлары да тормыштан алына: көтүче егет, таз, акыллы килен, усал каенана, куркак солдат, тапкыр кыз һ. б. лар. Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә саранлык, ялагайлык, ялкаулык кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйтләнә, андыйлардан халык ачы итеп көлә.
Әкиятне җанлы, кызыклы итеп сөйләүче кеше образы бик әһәмиятле. Әкият сөйләүче телендә бөтен нәрсә җанлана, әллә нинди төсләргә кереп балкый. Әкият сөйләүче телендә интонация төсмерләре алмашынып тора, гаҗәпләнү, сөенү, сагышлану, нәфрәтләнү, соклану һәм башка хисләрне тудыра.
Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр, алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яш кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә.
2 .Хайваннар турында әкиятләр.
.”Әтәч патша” әкияте белән танышу.
Сораулар өстендә эш.
Әкияттәге әтәч образынының чын әтәчкә охшаган сыйфатларын табыгыз
Әкияттәге әтәчнең кешеләргә охшаган сыйфатларын әйтегез.(Патша кебек горур,гайрәтле, борын чөя һ.б.)
Әкият авторы безгә ни әйтергә тели?
Нәтиҗә чыгару.
Әкиятләрне халык уйлап таба.Хыял дөньясына алып керә
Хайваннар аша тормыштагы вакыйгаларга, геройларга бәя бирелә.
Көчле герой җиңелде .
V.Физкульминутка
VI . Төлке белән каз» әкиятен карау.
Әлеге әкияттә сүз нәрсә турында бара?
Казның сыйфатлары.
Әлеге әкият укучыларны нәрсәгә өйрәтә?
VI I.Иҗади эш.
Әкиятләр укыту
VI II.Йомгаклау .
Әкият үзенчәлекләре
Ни өчен кирәк әкиятләр?
Алар безне нәрсәгә өйрәтә я өйрәтми.?
X.Өй эше.
1.Әкиятләр язуны дәвам итәргә
2.Һәр укучы бер әкият укырга, сөйләргә әзерләнергә