Тема: Песи песи, песием (Р.Р.Нигъмәтуллина дәреслеге буенча 7нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
Максат: өйрәнелгән лексик-грамматик материалны сөйләмдә ныгыту, камилләштерү; диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү; йорт хайваннарына карата миһербанлык хисе тәрбияләү, укучыларда газета-журналлар укуга кызыксыну уяту.
Җиһазлау: Уку өчен текстлар, компьютер, мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе “Песи,песи,песикәй”, “Салават күпере” журналы, “Алмаш” китабы, ”Татар фольклоры” китабы.
Укыту методлары : өлешчә эзләнү, гамәли, интерактив метод.
Укыту прин циплары : системалылык принцибы, дифференциальләшкән һәм интегратив принциплар.
Дәрес тибы : белем һәм күнекмәләрне системага салу, ныгыту дәресе.
Файдаланылган әдәбият:
Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәбияты укыту программасы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010
Интернеттан алынган материаллар.
Харисов Ф.Ф., Харисова Ч. М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше.
Исәнләшү
Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру
-Укучылар, бүген без дәрестә “Песи, песи, песием” темасын йомгакларбыз, өйрәнелгән материалны кабатларбыз.
II. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
Табышмаклар чишү (слайд)
Кешенең дусты, йортның сакчысы ( эт)
Туны бар, чапаны юк, м ыегы бар, сакалы юк (песи)
Берсе өйне саклый, берсе тышны саклый, үзләре бер-берсенә кан дошманы (эт белән песи)
Фонетик зарядка
Йорт хайваннары [йорт хайwаннары], гәүдә [гәwдә], тыңлаучан [тыңлаwчан], буйсынмаучан [буйсынмаwчан], тавык кетәклеге [таwыкъ кэтәклэгэ]
Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
1)Дәрестә укылачак текст белән таныштыру
-Укучылар, без бүген дәрестә менә бу китаптан бер әкият укыячакбыз. Китапның исеме “Алмаш” (Смена) дип атала. Бу китаптагы авторлар сезнең кебек үк укучылар. Монда аларның шигырьләре, хикәяләре һәм әкиятләре басылган. Сезнең алдыгызда “Песи һәм эт” әкияте.
2) Сүзлек эше.
-Әкиятнең ахырында сүзлекчә бар, әйдәгез андагы яңа сүзләр белән танышыйк (бер укучы сүзләрне укый )
уртак - об щий
хәтта- даже
селкенмичә – не двигаясь
тавыклар кетәге - курятник
сизмәгән - не почувствовал
берәм-берәм – по одному
орышканнар – ругали
3.Әкиятне уку
Эт белән песи.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай. Көннәрдән бер көнне алар йорт хайваннары алырга уйлаганнар. Әби әйткән: “Песи алыйк, тычкан тотар”, - дигән. Ә бабай: ”Юк, эт алыйк, йортыбызны саклар”,- дигән. Шулай бик озак бәхәсләшкәннәр һәм уртак фикергә килгәннәр: “Әйдә, икесен дә алыйк!”
Әбинең песие бик иркә булып үскән. Әби аңа бер эш тә өйрәтмәгән. Песине сөт-каймак ашатып, иркәләп кенә үстергән. Ә мәче көннәр буе мич башында йоклаган, бик симергән. Өйдә тычкан шулкадәр күбәйгән, алар хәтта песинең башына менеп бии башлаганнар. Ялкау песи селкенмичә тик яткан.
Ә эт баласы? Аны да бабай бит иркәләгән. Иң тәмле, иң майлы итне этенә биргән. Яратып кына торганга, эт тә бик ялкау булып үсткән.
Беркөнне урманнан төлке килеп, тавыклар кетәгенә үтеп кергән, ди. Эт моны сизмәгән, төшләр күреп йоклаган. Шуннан соң берәм-берәм тавыклар югала башлаган.
Шунда гына бабай белән әби үзләренең хаталарын аңлаганнар. Әби песиен, бабай этен бик орышканнар. Эт белән песи хуҗаларын яратканнар, куы чыгарудан куркып, төзәлә башлаганнар. Песи хәзер йоклап ятмый, тычкан тота, ди, ә эт көн дә, төн дә йорт саклый, ди.
Кайбер сүзләрне русчага тәрҗемә итү (борын-борын заманда йорт хайваннары, уйлаганнар,тычкан тота, бәхәсләшкәннәр, уртак фикер, иркә, симергән, ялкау,төш, төлке, хата, курка)
Сорауларга җавап бирү
- Әби нәрсәнене алырга теләгән?
- Бабайның нәрсәне аласы килгән?
- Песи нинди булып үскән?
- Эт нинди булып үскән?
-Авылда нинди вакыйга булган?
-Хайваннар үзгәргәннәрме?
Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Сүзлек эше (өйрәнелгән лексик материалны кабатлау)
Сезнең алдыгызда ике конверт бар. Беренчесендә “Тәртипле”, ә икенчесендә “Тәртипсез”дип язылган һәм сүзләр язылган катрочкалар бирелгән. Шул сүзләрне конвертларга бүлеп тутырырга кирәк. Нинди песиләр тәртипле, ә нинди песиләр тәртипсез булалар? (Бер укучы тактада, калганнар урыннарында эшли. Конвертларны партадашлары белән алыштырып тикшерәбез, хаталарны саныйбыз)
Физкультминутка. “Песи, песи, песием” уены
- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк. Татар халкында “Песи, песи, прес” уены бар. Күршегезнең кулын бик йомшак итеп “Песи,песи” дип сыйпыйбыз да ”Прес” дип сугабыз, ә күршегез бу вакытта кулын тартып алырга тиеш. Кем тизрәк, җитезрәк?
2) диалоглар тыңлау
- Әйдәгез,хәзер йорт хайваннары турында диалоглар төзик.
( Укучылар парлап эшлиләр)
3) БДТына үзерләнү өчен репликаларны тәрҗемә итү .
- Спроси у друга, есть ли у него кошка
- Спроси, что он любит кушать
- Спроси у одноклассника знает ли он пьесу Туфана Миннуллина «Деревенский пёс Акбай»
- Сообщи маме, что ты хочешь купить на базаре породистого кота
4)Өй эшен тикшерү ( Берничә укучы презентацияләрен күрсәтә, калганнар язып килгән хикәяләрен укыйлар)
V.Йомгаклау.
1) Өй эше бирү
- Өй эше төркемләп бирәм, 1нче төркем укучыларына (татар телен яхшы белүчеләр) “Татар фольклоры” китабыннан ” Ни өчен эт белән мәче бер-берсенә дошман булганнар?” исемле татар халык әкиятен, ә 2нче төркем сезгә өйдә “Салават күпере” журналының 2013нче елның 1нче санындагы “Табылдык” хикәясен тәрҗемә итәргә кирәк.
2) Нәтиҗә ясау
Билгеләр кую
Саубуллашу