Татар әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясе
ысулларын куллану
Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы,
Арча районы Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Бүген укучылар үзаллы фикер йөртергә, күп төрле мәгълүмати чыганаклар белән эш итә белергә тиеш. Дәрестә тәнкыйди фикерләү ысулларын куллану аларның фикерләү куәтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә.Америка психологы Элисон Кинг әйтүенчә,”фикерли белгәннәр генә дөрес сорау куя белә”.
Бу технологиянең максатлары:
1) укучыларның интеллектуаль фикерләү сәләтләрен үстерү;
2) танып-белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән күнекмәләр булдыру ;
3)продуктив иҗат югарылыгына күтәрелергә ярдәм итү.
Бурычлары:
укучы һәм укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек булдыру;
укучыны креатив эшчәнлеккә тарту;
3) белем бирү процессын оптимальләштерү, белем алуга уңай омтылыш (мотивация) булдыру.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү(аңлау) → рефлексия.
Кызыксыну этабына бәяләмә бирик. Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.
Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.
Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.
Тәнкыйди фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, синквейн, “алты эшләпә” ысулы, кластер, фишбоун, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, терәк конспект, паузалар ясап уку.
Әдәбият дәресләрендә әлеге ысулларны кулланам.
6 эшләпә ысулы куллану тәҗрибәсе буенча осталык дәресе тәкъдим итәм.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең
6 эшләпә ысулы куллану тәҗрибәсе буенча осталык дәресе.
Бүгенге осталык дәресен күренекле мәгърифәтче һәм галим , язучы Г.Ибраһимов сүзләре белән башлыйсым килә: “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы”.
Минем кулымда ак бит . Әлеге бит турында нәрсәләр әйтә аласыз? Бәяләмә бирегез әле (зал белән эшләү).
-Ак, шакмаклы , пөхтә, шома, А4 һ.б.
-Креатив фикер йөртик.
(Укытучы кәгазь битен ерта,йомарлый)
- Кирәксез .
-Рәхмәт, җавапларыгыз өчен, бер кечкенә генә кәгазь кисәге сезне күпме уйланырга мәҗбүр итте.
”Үзеңне уйларга,фикерләргә өйрәт” ,- ди язучы , психолог Эдвард де Боно.
Дөньякүләм аренага курыкмыйча чыгарлык, конкурентлыкка сәләтле, иҗади, критик фикер йөрткән, яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль , дөрес юл сайлый белүче шәхес тәрбияләү – безнең бурыч.
Бүгенге осталык дәресемдә тәнкыйди фикерләү технологиясенең “Алты эшләпә” ысулын тәкъдим итәм. Аның ярдәмендә фикерләү ысулларын күрсәтергә телим.
Тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү технологиясе 3 фазадан тора:
1 нче фаза – чакыру ;
2 нче фаза – мәгълүматны аңлау,төшенү, анализ;
нче фаза - рефлексия.
-Ә хәзер мин укучыларны дәрескә чакырам, рәхим итегез.
( Музыка. Укучылар чыга, һәрберсендә төрле төстәге эшләпәләр)
-Ә хәзер танышып узыйк :
1 нче укучы: “Мин - ак эшләпә. Ак төс - төгәллек төсе. Төгәл даталар, төп вакыйгалар белән эш йөртәм. Образларга бәя бирәм. Сез нинди мәгълүматка ия? Нинди төгәл мәгълүмат , фактлар кирәк? Тыңлыйм. “
2 нче укучы: “Мин – кызыл эшләпә. Мин- хис-кичерешләр кешесе. Миндә интуиция көчле. “
3 нче укучы: “Мин –Сары эшләпә. Өстенлегем зур. Сары төс – җылылык, кояш төсе. Позитивлык. Сез бирелгән әсәрдән уңай фикерләр генә тупларга тиешсез.Аргументлар белән эш итәм.”
4 нче укучы: “Мин –яшел эшләпә. Иҗат. Яңалык. Актуальлек. Яңа идеяләр – барысы да миңа хас сыйфатлар. Уй - фикерләрегез, киләчәккә планнарыгыз бармы? “
5 нче укучы: ”Кара эшләпә - җитдилек төсе, һәрчак үзенә тартып тора. Ләкин сак булыгыз. Мин – тәнкыйтьче. Тискәре яклар, хаталарны тиз табып күрсәтермен, тәнкыйтьләрмен. “
Укытучы:” Зәңгәр төс – фәлсәфи фикер йөртү,йомгак ясау, дөрес нәтиҗә чыгарырга этәргеч бирүче. Нәрсәгә ирештек? Нәрсәгә ия булдык?Киләчәктә нишләргә? Мин әлеге сорауларга җавап көтәм.”
- Әйе, укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләүләре дә, дөньяны танып-белүләре дә төрле. Ләкин аларның барлык фикерләрен дә без ишетергә тиешбез.
- Хөрмәтле укучылар, экранга игътибар итегез, бу рәсем сезгә танышмы?
-Әйе. Бу - Шүрәле.
-Әлбәттә, Бүген Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын анализларбыз. Аны һәммәбез дә яхшы белә. Поэма буенча фикерләрегезне ишетик.
Ак эшләпә : “Г.Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы бик популяр. 1907 нче елда язылган. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнгән. Поэма 5 бүлектән тора. Вакыйга Кырлай җирлегендә бара.Төп образлар Былтыр һәм Шүрәле. Шүрәле образы бик тәфсилләп сурәтләнелә:
Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кебек; Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кебек.”
Сары эшләпә : “Бу поэманы –чын шедевр дияр идем.Уникаль әсәр бу. Тукай «Шүрәле» поэмасында туган як табигатенең гүзәллеген аеруча оста тасвирлый. Кырлайга булган мәхәббәте ачык чагыла.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;
Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Былтырның Шүрәле белән очрашуын күрегез. Былтыр Шүрәлене ничек акылга утыртты. Явызлык теләгән Шүрәле сабак алды.
Кара эшләпә: ”Каян уйлап чыгарган бу Шүрәлене Тукай? – бу бер. Икенчедән, Шүрәле – җан иясе. Аның бармагын кысып, рәнҗеткәч яхшы буламы инде? Өченчедән: Шагыйрь сурәтләгән урманнар бүгенге көндә нинди хәлдә, кариэм, ә? “
Кызыл эшләпә: “Бүген экология проблемасы бар, сүз дә юк. Ләкин кире поэмага кайтыйк әле. Аның беренче өлешен укыганда, аһ, үзеңне Кырлай урманнарында йөргән кебек хис итәсең . 3 нче бүлегендә җен-пәриләр, албасты, убырлар турында сөйли башлагач , уф, куркып куясың. 4 нче бүлектә Егет өчен борчыласың. 5 нче бүлектә –җиңел сулап, шатланасың. Явызлык җиңелде бит. Әлбәттә, Шүрәлене дә жәлләп куям инде, ансы.
Яшел эшләпә: “Поэманы укый-укый ятлап бетердек . Үзебезгә дә тик ятарга ярамый. Яраткан шагыйребез Г.Тукай кебек безгә дә шигырь язып карарга кирәк. “Шүрәле”не бөтен дөнья халкы укып соклана. Ә сез уйлап карагыз әле поэма ничә телгә тәрҗемә ителгән икән, ә? Безнең Шүрәлебез ничә телдә сөйләшә?( тамашачыларга карап) Я әйтегез , кайсыгыз белә? Әйдәгез, фәнн-эзләнү эшен башлыйк. Бүген дә нинди актуаль яңгырый бит ул. Ә?! Гасырдан артык вакыт узган, ә Тукай елдан-ел көчлерәк яңгырый, моның сере нәрсәдә???
Зәңгәр эшләпә: “Әйе, “Шүрәле” поэмасы - бүген дә татар әдәбиятының таҗы . Бу әсәр – татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр. Сез поэманы һәрьяклап анализладыгыз. Сезнең фикерләр уйланырга мәҗбүр итә һәм безне яңа эзләнүләргә этәрә. “Шүрәле” проекты-эзләнү эшчәнлеген дәвам итәчәкбез. “
Инглизләрдә эшләпә киденме,үз сүзең өчен җавап бир дигән төшенчә бар. Димәк эшләпә –төпле уй- фикер,акыллылык,җаваплылык билгесе. Ул төрле мәгънә аңлата:
(укучылар эшләп күрсәтәләр, ахырдан баш ияләр)
-Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр. Ә киләчәк нәкъ менә бүгенгедән башлана.
Музыка .
4