Ш.Камал и?атында ф?лс?фи фикер h?м кешелеклелек мотивларын ?йр?н?.
Ш.Камал и?атында гуманизм м?сь?л?л?рен ачыклау.
?с?рл?ренд? м?гън? эчт?леген символик образлар бел?н баету ?зенч?лекл?рен тикшер?.
Просмотр содержимого документа
«Творчество Ш.Камала »
Шәриф Камал (1884 - 1942)
- Т өзеде Әлмәт муни ципаль районы Югары Мактама төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Минзилә Әс гать кызы
Шәриф Камалетдин улы Байгилдеев
1884 елның 27 февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасының Рузаевка районы) Пешлә авылында мулла гаиләсендә туган
Татар Пешлә авылы.
Ш.Камалның туган йорты.
Белем алуы
- Пешлә авылындагы башлангыч мәктәптә укый.
- Аннары күрше авыл мәдрәсәсендә укый башлый.
- Мәдрәсәне ташлап, ул Рига, аннары Истамбул, Каһирә якларына китә. Ике ел укып кайта.
- Гимназиянең 4 сыйныфлык программасы буенча, үзлегеннән әзерләнеп, имтихан тапшыра.
Хезмәте
- Туган якларына кайтып, ике ел мөгаллимлек итә.
- Чит җирләргә чыгып китә: шахталарда, балык промыселларында, тимер юл төзелешләрендә эшли.
- 1905 елда Петербургка барып чыга, балалар укыта.
- “ Нур”, “Вакыт” газеталарында корректор булып эшли.
- Язучының соңгы еллары Казан белән бәйләнгән. Ул газеталарда, төрле оешмаларда эшли.
Иҗаты
- Шигыр ь ләр һәм мәкаләләр язып, “Нур” газетасында бастыра
- “ Сада” (“Аваз”) исемле шигыр ь ләр китабын чыгара.
- 1909 елда беренче хикәясе “Уяну”ны яза.
- Оренбург якларында яшәгәндә күп хикәяләрен, фел ь етон һәм мәкаләләрен, “Акчарлаклар” повестен, “Хаҗи әфәнде өйләнә” комедиясен иҗат итә.
- Казанда яшәгәндә романнар, хикәяләр, п ь есалар яза.
Шәриф Камал гаиләсе белән
кызы Зәйнәп һәм улы Йосыф
Шәриф Камал музее, Казан шә h әре, Островский урамы, 15 нче йорт.
Әлеге ике катлы йорт 1887 елда төзелә. Ул сәүдәгәр Захар Журавлев, соңыннан сәүдәгәр Ивановның шәхси биләмәсе була. Шушы җыйнак һәм тыйнак итеп җиһазландырылган фатирда әдип гаиләсе белән 1927 елдан алып 1942 елга кадәр яшәгән. Әдәбиятыбызның алтын фондына кергән үзенчәлекле, күпләребезгә таныш булган әсәрләр – “Матур туганда” романы, “Томан аша”, “Таулар”, “Козгыннар оясында” кебек пьесалар нәкъ шушы йортта иҗат ителгән.
Язучы яшәгән бу өч бүлмәле фатир нинди генә зыялы кешеләрнең якты рухын үзендә сакламый ! Биредә композиторлар Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев, Ә.Фәйзи, виртуоз-гармунчы Фәйзулла Туишев, әдипләр К.Нәҗми, К.Тинчурин, Ф.Кәрим, М.Җәлил, Н.Баян, Александр Фадеев, немец драматургы Фридрих Вольф кебек талант ияләре кунак булган.
Өстәл өстендәге һәрбер экспонатның үз тарихы. “Рояль” маркалы язу машинкасының да кызыклы тарихы бар. Сугыш башлангач Ш.Камал яраткан скрипкасы белән язу машинасын комиссион кибеткә тапшырырга мәҗбүр була. 1950 еллар башында, музей төзелә башлагач, әлеге машинаны эзләү башлана. Һәм Казан янындагы Залесный бистәсеннән аны табып алалар.
Йосыф Бөек Ватан сугышында
вафат була.
Язучының кызы Зәйнәп h ә м улы Йосыф
Стенада фотолар: Ф.Вольф (1935), А.Фадеев (1942), М.Җәлил (1941), Ф.Кәрим (яраланганнан соң )
Кызы тарафыннан бүләк ителгән чәшкә.(1930)
Яшел Үзән шәһәренең фанер фабрикасы эшчеләре тарафыннан бүләк ителгән этажерка-вертушка.
- Музейдагы h ә р экспонат язучының якты истәлеге, өнсез ша h ите.
Стена сәгате
*1926 нче елда Оренбург шәһәрендә сатып алынган өстәл.
*Өстәл өстендә керосин лампасы.
Украина осталары тарафыннан эшләнелгән, орнамент төшерелгән к ерамик ваза. Бу ваза Ташаяк ярминкәсендә сатып алына. (1927)
Ш.Камал өстәле һәм керосин лампосы
Шкафта Л.Н.Толстой,
А.П.Чехов, А.М.Горький,
белешмә һәм энциклопедик характердагы әсәрләр тупланган.
Язучыны ң үлгән вакытын күрсәтә .
Белешмә. 1927-1942нче елларда Шәриф Камал үзенең гаиләсе белән Сәүдәгәр Ивановның йортындагы өч бүлмәле фатирда яши. Шушы йортта гомеренең соңгы сәгате суга.
- Язучының йөрәге тибүдән туктый. 1942 елның декабрендә аны соңгы юлга озаталар.
Шәриф Камал (1884 - 1942)
Газап чигеп йөрү юллары
Пешлә Ләбеҗә Рига
Мисыр Төркия
Украина Рәсәй
* 1884 ел 27 февраль - Инсар өязе Пенза губернасы Татар Пешлә авылы
- 1891 - 96 еллар – авыл мәдрәсәсе
- 1896 –1901 еллар – Ромодан Алтар (Ләбәжә) авыл мәдрәсәсе
- 1901ел - Мәскәү-Казан тимер юлы төзелеше. Ригада, Одессада, Кырымда – приказчик, Донбас шахталарында – күмер кисүче, Каспий балык промыселларында сезонлы эшче хезмәтен башкара.Төркиядә башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган курсларда укый.
- 1905 ел – Санк-Петербургта мөгаллим, «Нур» газетасында эшли.
- 1910 ел – Оренбург шәһәре
- 1926 ел – Казан шәһәре
- 1942 ел – үлә
- Хикәяләр: «Уяну», «Сулган гөл», «Күңелсез эш», «Өч пошулы» ,«Нәфисә», «Депутат», «Сәмруг кош», «Авыл мөгаллиме» һ.б..
- Романнар: «Матур туганда», «Таң атканда» һ.б..
- Повестьләр: «Акчарлаклар»һ.б..
- Драмалар :« Хаҗи әфәнде өйләнә», «Таулар», «Козгыннар оясында», «Ут» һ.б.
Бүләкләре
- Татар әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ” дигән мактаулы исем бирелә.