Работа учителя МБОУ « Бугадинская ООШ» Актанышского муниципального района РТ Сахауова Ильдара Гайнетяновича.
7 класста физикадан ачык дәрес план- конспекты
Ышкылу көче. Тикторыштагы ышкылу.
Максат: 1. Ышкылу көченең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау.
2. Ышкылуның төрләрен өйрәнү, тормышта, техникада куллану өлкәләрен ачыклау,
файдалы һәм зарарлы якларын билгеләү.
3. Укучыларда физика фәненә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү.
Дәрес тибы: комбинированный.
Җиһазлау: динамометр, агач борыс, йөуләр җыелмасы, роликлар, подшипниклар, таблица, презентация ”Силы трения”
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
I. Оештыру өлеше. Исәнмесез укучылар! Утырыгыз.
Бүгенге дәресне кабатлауны көч темасыннан башлыйбыз. Мин сезгә берничә сорау бирәм, ә сез шуларга җавап бирергә тиеш буласыз.
Сораулар:
а\ Нәрсә ул көч?
Җавап:/Көч- хәрәкәт тизлеге үзгәрү сәбәбе/
б). Укучылар сез нинди көчләрне беләсез? Санап күрсәтегез әле.
Җавап: /Авырлык көче, эластиклык көче/
в). Нинди көчне көчләрнең бердәй тәэсир итүчесе дип атыйлар?
/ Җисемгә берничә көчнең бер үк вакытта ясаган тәэсире кебек үк тәэсир итә торган көч бердәй тәэсир итүче көч дип атала/
Укучылар, әйдәгез әле бергәләп түбәндәге сорауларга да җавап биреп карыйк әле.
Яңгыр тамыларының җиргә төшүе нинди көчләр ярдәмендә була?
Җавап: Авырлык көче/
Тимер линейканы бөкләгәннән соң аны элеккеге хәленә нинди көчләр кайтара?
Җавап: /Эластиклык көче/
Вагоннарны нинди көч хәрәкәткә китерә?
Җавап: /Лакомативның тарту көче/
Укучылар без сезнең белән көчләрнең берничә төрен өйрәндек, ә менә бүген тагын берсен өйрәнербез. Мин сезгә хәзер Николай Носовның «На горке»дигән хикәясен укып китәм, игътибар белән тыңлап утырсагыз бүгенге дәреснең темасы ничек аталганын шуннан беләрсез.
Целый день ребята трудились – строили снежную горку во дворе. Сгребали лопатами снег и сваливали его под стенку сарая в кучу. Только к обеду горка была готова. Ребята полили её водой и побежали домой обедать.
А Котька Чижов горку не строил. Когда ребята ушли, он быстро оделся, нацепил коньки и выскочил во двор. Подъехал к горке.
- О, - говорит, - хорошая горка получилась! Сейчас скачусь.
Полез на горку – бух носом! Поднялся на ноги и снова бух! Раз десять падал. Никак на горку взобраться не может.
«Что делать?» - думает.
Придумал: «Вот сейчас её песочком посыплю и заберусь на неё». Посыпает впереди себя, а сам лезет всё выше и выше. Взобрался на самый верх.
- Вот теперь, - говорит, - скачусь!
Оттолкнулся ногой и снова – бух носом! Коньки-то по песку не едут! Лежит Котька на животе…
-укучылар әйтегез әле ни өчен Котьканың тимераягы комнан шумаган?
-Ком тимераякларның хәрәкәтенә комачаулаган.Димәк тимераяк һәм ком бер- берсе белән тәэсир итешкәннәр. Бер җисем икенчесе белән орынышканда аларның бер- берсенә карата хәрәкәтен тоткарлый торган, ышкылу дип аталган узара тәэсир итешү барлыкка килә. Ә бу узара тәэсир итешүне сыйфатлый торгн көчне ышкылу көче дип атыйлар.
Димәк бүгенге дәресебезнең темасы
“Ышкылу көче” дип атала.
II. Яңа материалны аңлату.
Без бүген дәрестә түбәндәге темалар буенча сөйләшербез, фикерләр алышырбыз.
Таудан шуып төшкәннән соң чананың горизонталь юлдан хәрәкәт итеп туктау сәбәпләрен аңлату. Сызымда тәэсир итүче кәчләрне күрсәтү.
Ышкылу көченең барлыкка килү сәбәпләрен ачыклау. Тәҗрибә.
Ышкылуның төрләрен билгеләү.
Шугандагы һәм тәгәрәгәндәге ышкылу көчләрен үлчәү, чагыштыру. Тәҗрибә.
Ышкылу көченең авырлыкка һәм өслекнең кытыршы булуына бәйлелеген ачыклау. Тәҗрибә.
Тикторыштагы ышкылуның әһәмиятен аңлату.
Табигатьтә һәм техникада ышкылу.
Ышкылуның файдалы һәм зарарлы яклары.
Бер җисем икенче җисем өслегеннән хәрәкәт иткәндә барлыкка килгән, һәм хәрәкәткә каршы юнәлгән көчне ышкылу көче дип атыйлар.
Ышкылу көче барлыкка килү сәбәпләренең берсе- орынышкан җисем өслекләренең кытыршы булуы.Җисемнәрнең шома кебек күренгән өслекләрендә дә тигезсез һәм тырналган урыннар була. Бер җисем икенче җисем өслегеннән шуганда яки тәгәрәгәндә, бу тигезсезлекләр бер- берсенә эләгеп хәрәкәтне тоткарлый торган көч барлыкка килә.
Икенче сәбәп-орынучы ике җисем молекулаларының узара тартылуы.
Җисемнәрнең өслекләре кытыршы булганда ышкылу көче нигездә, беренче сәбәп аркасында барлыкка килә. Ә җисемнәрнең өслекләре яхшы шомартылган булса, бер- берсенә орынганда молекулаларның бер өлеше шулкадәр якын урнаша ки, орынышкан җисем молекулалары арасында узара тартылу көче сизелерлек була башлый.
Башка физик зурлыклар шикелле ышкылу көче Fыш дип тамгалана.
Ышкылу төрләре:
-шугандагы
-тәгәрәгәндәге
-тикторыштагы
Тәҗрибә:
1.Өстәл өстеннән агач шакмак шугандагы ышкылуны үлчәү өчен , шакмакка динамометр беркетәбез.Шакмакка горизонталҗ юнәлештә ике көч тәэсир итә: динамометр пруңинының хәрәкәте ягыннан юнлгән эластиклык көче һәм хәрәкәткә каршы юнәлгән ышкылу көче.
2. Шакмак өстенә йөк куеп ышкылу көчен шул ук ысул белән үлчәсәк , ул йөксез үлчәгән ышкылу көченнән зуррак була.
Нәтиҗә: Йөк авыр булган саен ышкылу көче дә зуррак була.
Димәк, бер җисем икенчесе өслегеннән шуганда барлыкка килгән ышкылу көчен шугандагы ышкылу дип атыйлар.
Ышкылу көче нинди факторларга бәйле?
а\ җисемнең авырлыгына
б\ өслекләрнең материалына
в\ өслекнең эшкәртелешенә
г\ тизлеккә бәйле түгел,
д\ орыну мәйданына бәйле түгел.
Проблема. Ышкылуны киметеү юллары. Идән буйлап туры почмаклы шакмакны ничек тартып барсаң җиңел булыр: яткырыпмы, әллә ян кырындамы?
Фаразлар: 1. Ян кырында, чөнки орыну мәйданнары аз булачак.
2. Яткырып, чөнки идәнгә басым аз булачак.
3. Ике очракта да тигез.
Проблема эксперимент ярдәмендә чишелә. Нәтиҗә: ышкылу көче орыну өслеге мәйданына бәйле түгел.
Физкульт минут.
Ышкылуның икенче төре белән танышабыз, ул- тәгәрәгәндәге ышкылу дип атала. Тәгәрәгәндәге ышкылу, вагон һәм автомобиль тәгәрмәчләре тәгәрәгндә. Җирдә бүрәнә, мичкәләр тәгәрәгәндә күзәтелә.
Бүлмәдә шкаф тора. Аны бер урыннан икенче урынга күчерү өчен көч куябыз, ләкин ул селкенми. Ни өчен? Чөнки без куйган көч шкаф аягы белән идән арасындагы ышкылу көчләре белән тигезләшә. Бу көч бер- берсенә карата тикторыш хәлендәге ике җисем арасында булганга күрә, аны тикторыштагы ышкылу көче дип атыйлар.
Җисемне авыш яссылык өстеннән шуып төшәргә ирек бирмәгән көчне тикторыштагы ышкылу көче дип атыйлар.
Техникада , табигатьтә да ышкылуның файдалы һәм зыянлы яклары бар. Шуларны таблицага язарга.
III. Материалны ныгыту. Сыйфат мәсьәләләре чишү.
1. Шугандагы ышкылу көче һәрвакытта да тәгәрәгәндәге ышкылу көченнән зур буламы?
Җавап:/Тәгәрәгәндәге ышкылу көче тәгәрәүче җисем һәм өслек аз деформацияләнгәндә генә аз була. Әгәр дә деформация зур булса, мәсәлән, ком, кар, көпшәк җирдә хәрәкәт иткәндә ул шугандагы ышкылу көченнән зур була. Кардан чананы тарту арбаны кардан тартуга караганда җиңел/
2.Мәкальне физика күзлегеннән нигезләгез. “Коси, коса, пока роса, роса, долой и мы домой”
Җавап: \ Чык үлән сабагының массасын арттыра, чалгы белән селтәнгәндә үлән аз бөгелә, чалгы аны шунда ук кисә. Чык майлаган кебек, ышкылу көче кими, чалгы кире хәрәкәт иткәндә үлән өстеннән шуа\.
3.\ Көз көне парк, бакчалар яныннан узучы трамвай линияләре янына “Игътибар, яфраклар коелган” дигән язу элеп куялар. Ни өчен?
Җавап: \ яфраклар ышкылуны киметә, тормозлау читен була\.
Өй эше. §30-31
“Табигатьтә һәм техникада ышкылуның файдасы һәм зарары”- эсс