kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Тукай яши безнең күңелләрдә(бәйрәм -кичәсе)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Габдулла Тукай -татар халкының бөек шагыйре.Эз генә гомер яшәсә дә,безгә күпме мирас калдырган

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Тукай яши безнең күңелләрдә(бәйрәм -кичәсе)»

Тукай яши безнең йөрәкләрдә.

(әдәби – музыкаль кичә)

     Сәхнә артына шагыйрь портреты эленә. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда Г.Тукайга багышланган һәм чыгышлар белән туры килеп бара торган презентация күрсәтелә.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә. Туган тел көе яңгырый.

1 Алып баручы:     Нинди таныш моңлы көй бу?

                                  Тукай җыры- “Туган тел”.

                                   Истән бер дә чыкмый торган

                                   Халык көе “Туган тел”.

-Әйе, балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп, Тукай  абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, туган тел бәйрәменә җыелдык.



                “Бәйрәм бүген”җыры астында балалар биеп керәләр.





1 бала. Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.



РиммаТуган телдә сөйләшәбез,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез.

Ралинә:Әкиятләр сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Бик еракта балкып яткан

Бер гүзәл апрель таңы,

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны.



Иделия:Яз килә җиргә, яз килә,

Җыр, шигырь булып.

Тирә-юньне моңга кумеп,

Тукайлы булып.

Камиль:Тукай абый әкиятләрен

Мин бик-бик-бик яратам.

Шигырьләрен һәм җырларын

Беләм мин хәзер яттан.

 

Тәрбияче: Җаны барның җирдә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Барсы да:Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

Без Тукайлы халык мәңгегә.

 



Кыз: Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әби тыңлап тора да , кечкенә кызны килеп кочаклап ала.

Әби: И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың! Кайдан өйрәндең, бәбкәм?

Кыз: Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбызны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!



Әби: Менә, кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле?( Өстәл янына килеп) Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай: Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем,(китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбием, яхшы ятлаганмынмы?( сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызныж ямен cуы, тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән,

(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый, абый матур сөйләдең.

Әби: Улым, беләсеңме бу шигырьне дә Тукай абыегыз язган бит.

Малай: Беләм, беләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул.

Әби: Тукай абыең авылны яраткан. Авылның табигатен, тирә-яктагы матурлыкны тоя- күрә белгән.

Иртә. Дөнья җанлана

Мәшрикъ ягы аллана,

Кояш чыгып, нурлары

Төшеп җиргә ялгана.

Яктыра кала..Урамнар,

Кырлар, якын урманнар,

Таулар, багълар, бакчалар

Нурга гарык булганнар.

Шушы вакыт балалар

Мәктәп таба баралар;

Букчалары артында,

Алар гыйлем рәтендә.

Менә балакайларым ничек матур итеп язган ул.

Малай: Әбием, син дә Тукай шигырьләрен яттан беләсеңмени? Шигырен дә яттан сөйлисең!

Әби(көлеп): Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Бөек Тукай, шагыйрь Тукай бит ул?! Милләтебезнең йөзек кашы! Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.

(Шулвакыт бабай керә).Бабай: И, балакайларымның эшләре дә беткән икән. Кая җыендыгыз әле болай? Күрәм: кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтмәссезме?

Малай: Минем өй эшләрем бетте.

Кыз: Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җон носкилар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны! Әмин... ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай һәм кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе!(Бабайны кочаклап алалар).

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә - эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай (әбигә карап): Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырен сөйли. Чыннан да шагыйрьне белмәгән кеше юк икән!

Әби: Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде.Аны онытырга ярамый!

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Кыз. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

Малай. И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Кыз:Әбием мин бакчадагы чәчәкләремә сулар сибеп керим әле.

Чәчәкләр белән күбәләк биюе.

Кыз: Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табыламы соң ризык?

Күбәләк:Мин торам кырларда,

Болында,урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда

Иркәли hәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

Кыз:ЮК,юк курыкма тимим, мин беләм бөҗәкләрне дә,хайваннарны да рәнҗетергә ярамый.Бар ,кубәләк рәхәтләнеп оч.

Булат:Әй ,Акбай,туктәле чапма.

Алар «Кызыклы шәкерт» шигырен башкара

- Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

- Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

“Фатыйма белән сандугач” шигырен башкаралар

Фирузә:

Ни өчен син сайрамыйсың, сандугач?

Шат була күңлем минем син сайрагач.

Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың:

Ник күңелсез син болай, бөктең башың?

Сандугач Зилә:

Аһ, минем сайрар җирем урман иде,

Анда һәртөрле кызык тулган иде.

Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?

Анда өч баш кошчыгым калды ятим!

һәм мине анда тагын дустым көтә,

Сагына ул, саргая ул, ут йота.

Фирүзә:

Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:

Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.

Бар, җаным, инде яшел урманга оч,

Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!

Тукай абый безгә хайваннарга карата мәрхәмәтле булырга куша.Әйдәгез Данильне тыңлап китик әле.

Даниль:Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән ,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Җыр “Тукай абый” З.Туфайлова 

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган телне” җырлыйбыз

Бу – Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл җыр дибез.

 

И туган тел, и матур тел! 

Әкиятләр сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәлеләр” –

Безнең дуслар барсы да. 

И туган тел, и матур тел!

Тәрбияче:Әйдәгез балалар табышмаклар чишеп алыйк әле.

Табышмаклар:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана

Бу кайчак була? (Көз)

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган;

Уйный җил, буран,

           Бу кайчак, туган? (Кыш)

             Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая.

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт,

Йә, әйтеп кара? (Яз)

             Ашлыклар үсте,

    Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга.

Китә басуга,

Урагын ура,

                 Бу кайчак була? (Җәй)

Тәрбияче:

Менә бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

-Китте болар, бара һаман бара болар,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар: күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба болар. (“Кәҗә белән Сарык”)

-Җәй көне эссе һавада

Мин суда кенам, йөзәм.

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам,

Башым белән суны сөзәм. (“Су анасы”)

-Балтасы кулда, егет эштән бераз тукткп тора.

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра? (“Шүрәле”)(Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга Шүрәле керә.)

 

Шүрәле: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе, син бит Шүрәле.

Шүрәле: Казан артындагы бер урманнан

Тукай мине табып танытты.

Бүген мине күпме кеше белә,

Күпме бала мине яратты.

Былтыр кысып китте бармагымны

Тик аңарга үпкәм юк күптән.

Үзем зарар салмак идем аңа,

Начар гамәл кылмам мин бүтән.

Балалар, минем уйныйсым килә, әйдәгез кети-кети уйныйбыз.

Алып баручы: Тукта әле, Шүрәле, бәйрәм вакытында нинди кети-кети уйнау ул. Балаларны тыңлап кара әле син, безнең балалар синең турында җыр беләләр.

Шүрәле: Кызык!!!!!!! Кая тыңлап карыйм. 

Шүрәле” җыры.

Безнең Тукай бәйрәменә

Килгән икән Шүрәле.

Бәйрәмне безнең бозмакчы

Кыланышын күр әле.

 

Кушымта

Шүрәле, Шүрәле,

Шүрәлене күр әле.

Кети, кети уйныйк диеп

Торган була бит әле. (2 тапкыр) 

Олы бәйрәм хөрмәтенә

Усаллыкны киметкән.

Гафу итәрбез, Шүрәле,

Дуслар белән биесәң. 

Кушымта шул ук. 

Әкияттән чыктыңмы син?

Урманнан киләсеңме?

Әгәр булсаң чын шүрәле

Кытыклап кара безне. 

Кушымта шул ук.

З.Булат:                     Нәкъ кеше кебек үзе

                                   Маңгаенда бер мөгезе.

                                       Ә шулай да шаккатырга

                                      -Былтыр кысты!-дип кычкыра.

                                       Туганнарын чакыра.

Шүрәле: -И-и-и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән үзләре.  Ай-яй-яй!!!Әйдәгез инде кети-мети уйныйк?

1Алып баручы:  Туктале, Шүрәле, син бүтән уеннар белмисең микән?!

Шүрәле:  Беләм, беләм. Йөгертим әле үзегезне! Әйдәгез , кем уйный? Менә сезгә капчыклар.

Капчыклар белән йөгерү” уены.

Шүрәле: Ай –яй! Бигрәк күңелле булды. Мин моннан соң кешеләр белән гел шушы уенны уйнармын әле.



27 ел яшәде ул җирдә,

Гомерен шигырь белән бизәде.

Үтте гомере, калды шигырьләре,

Гомере үтүен үзе сизмәде.

Яши күңелләрдә бөек шагыйрь

Шигырьләрен hаман укыйбыз.

Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,

Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.

Тәрбияче:

“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел”не безгә

Җырларга да әле җырларга!

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, 
кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. 

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: 
ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!


























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Дошкольное образование

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Дошкольникам.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Тукай яши безнең күңелләрдә(бәйрәм -кичәсе)

Автор: Ибрагимова Лилия Асхатовна

Дата: 16.04.2019

Номер свидетельства: 507356

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(67) "Презентация по теме "Габдулла Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "priezientatsiia-po-tiemie-gabdulla-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "235924"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1443887681"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Конспект мероприятия "Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(40) "konspiekt-mieropriiatiia-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "106239"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1402986027"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(50) "Мин яратам сине, Татарстан! "
    ["seo_title"] => string(29) "min-iaratam-sinie-tatarstan-1"
    ["file_id"] => string(6) "132896"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1416419530"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(156) "А.Алиш ?киятл?ре буенча IV класста класстан тыш уку д?ресе.  Тема: "?киятл?р иле”н? с?ях?т. "
    ["seo_title"] => string(96) "a-alish-kiiatl-rie-buiencha-iv-klassta-klasstan-tysh-uku-d-riesie-tiema-kiiatl-r-ilie-n-s-iakh-t"
    ["file_id"] => string(6) "201421"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429037743"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства