kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Технологическая карта урока на тему "Көз"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу дәрес эшкәртмәсендә балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, сөйләм телен үстерү  юллары бирелә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар регулятив, коммуникатив, танып - белү, шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләрен үзләштерәчәк. 

         Дәресләрдә ФДББС таләпләрен кулланып эшләү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә. Укучыларның уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, аларны төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы. Сәләтле баланың берсен дә югалтырга хакыбыз юк, чөнки без – укытучылар!

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока на тему "Көз"»

« Көз” темасы буенча дәрескә технологик карта, 4 сыйныф, рус төркеме

Укытучы

Шәрифуллина Саҗидә Якубовна

Предмет

Татар теле

Тема

«Көз» темасы буенча яңа лексик-грамматик материал

Планлаштырылган нәтиҗәләр


Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты Һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгеләү

Танып-белү УУГ: үзлектән эшләргә омтылу, логик фикерләү күнекмәсен үстерү, ирекле һәм аңлап сөйләү;

Коммуникатив УУГ: диалогта, аралашуда актив катнашу,темага карата сораулар бирә һәм иптәшеңнең сөйләмен тыңлый белү;

Регулятив УУГ: дәрескә куелган бурычларны кабул итү, укытучы һәм сыйныфташларың белән уртак эш оештыра белү, үзләштерелгән һәм ныгытырга кирәк булган материалны билгели белү;

Предмет буенча: “Көз”темасы буенча лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, аларны сөйләмдә дөрес куллана белү, тема буенча диалог һәм монолог төзү

Дәреснең тибы

Яңа күнекмәләрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Яңа сүзләр

Предметара бәй-ш

Тирә-юньне өйрәнү (окружающий мир)

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

1.Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова , Л.Ә. Гыйниятуллина “Татар теле” 4 нче сыйныф, рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен) ике кисәктә, Казан ., «Татармультфильм» 2014

2. Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту 4 сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). - Казан,“Татармультфильм”, 2014

3.Презентация “Алтын көз”

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру (1-2 мин)



Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

1. Исәнмесез, балалар!

Матур булсын көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне

Дөрес, матур утырыйк,

Дәрестә җавап бирик.

2. - Бу елның нинди фасылы?

- Һава торышы нинди?

- ноябрь көзнең ничәнче ае?

- Бүген атнаның ничәнче көне (исеме)?

- Хәзер нинди дәрес?

- Татар теле дәресе кайчан булды?

- Бүген сезнең ничә дәрес?

- Яңа белемнәр алырга әзерме сез?


Сыйныф эшкә әзерләнә

(укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм иптәшләреңне хөрмәт итү, үз уңыш, уңышсызлыкларыңны ачыклау.

Метапредмет Коммуникатив УУГ: сыйныфташларың һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү




Белемнәрне актуальләштерү


Туган як табигате” темасы буенча өйрәнгән сүзләрне укыта, сүзтезмәләр төзетә, өйгә бирелгән эшне тикшерә.

Бирелгән сүзләрне кулланып, сораулар бирә.

(“Көз”темасына презентация, дәреснең темасын хәбәр итә)

Сүзләрне башта пышылдап, аннан хор белән кычкырып укыйлар, индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзиләр.

Сүз, сүзтезмәләрне кулланып, сорауларга җавап бирәләр.

Шәхескә кагылышлы: сыйныфташларыңны ихтирам итү; үзбәя

Метапредмет:

Танып - белү УУГ:

алган белем структураларын,үзләштергән белемнәрне куллана белү.

Коммуникатив УУГ: уку хезмәтен планлаштыру

Регулятив УУГ: үзеңнең һәм башкалар эшен бәяләү, хаталарны табып төзәтү.

Яңа белемнәрне формалаштыру


Дәреснең темасына чыгу, кайбер максатларны ачыклау

Табышмак әйтү, нинди билгеләреннән чыгып җавабын табуларын сорау

1.Табышмаклар

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,—
Бу кайчак була?
(Көз көне)

Көннәр кыскара,

Төннәр озая.

Кызгылт-сары яфраклар

Җиргә коела.

(Көз)

2. Рәсемнәр тарату. Парларда эшләгән укучыларның үзара ничек эшләүләрен күзәтү

Көз һәм яз билгеләре төшерелгән рәсемнәрне 2 төркемгә аеру

Сүзлек эше :

алтын көз[а0лтын көз] – золотая осень

яңгыр ява[йа0ңгъыр йаwа] – идёт дождь

яфраклар коела [йа0фракълар къойола] – листья опадают

кошлар китә[къошлар китә] – птицы улетают

кыска[къыскъа] – короткий

озын[озон] – длинный, долгий

җылы як[җылы йакъ] – теплые края

салкын[са0лкъын] – холодный

табигать[та0бигат]-природа

Сүзләрне укып күрсәтә, күмәк әйтү, укучылардан әйттерү. Сүзлекләр белән ничек эшләүләрен күзәтү

1. Табышмакның җавабын табалар, билгеләрен атыйлар














2. Бирелгән рәсемнәрдән бер укучы – көз, икенчесе язга караган рәссемнәрне сайлап ала




Укытучы артыннан кабатлыйлар

Үзлектән, сүзлекчә ярдәмендә тәрҗемә итәләр,


















Шәхескә кагылышлы: бер-береңне тыңлый белү.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ:

Кирәкле мәгълүматны табу һәм аңлап башкару, анализлау,чагыштыру, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив УУГ: фикереңне төгәл итеп җиткерә белү,уку хезмәттәшлеген планлаштыру .

Регулятив УУГ: хаталарны табу,төзәтү, эшне башкарып карау

Предмет: тема буенча яңа сүзләрне үзләштерү, лексик берәмлекләрнең мәгънәсен дөрес аңлау, кыска сөйләм берәмлекләре төзи белү

Яңа белемнәрне беренчел ныгыту

Дәреслек белән эш.

Текстны уку, тәрҗемә итү

Текстны укытучының үрнәк укуы.

Укучыларның укуын күзәтү


Игътибар белән күзәтеп, тыңлап баралар.

Укыйлар, тәрҗемә итәләр.


Метапредмет:

Танып - белү УУГ: аңлап уку

Коммуникатив УУГ:текстның төп фикерен аера һәм әйтә белү

Регулятив УУГ:сүзлек эшен оештыра белү

Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

8 нче күнегү, 38 нче бит. “Көзге табигать» турында диалог төзергә

Диалог төзиләр(парларда эшлиләр) Бер-берсен бәялиләр,уңышлысын сайлыйлар.

Шәхескә кагылышлы: бер-береңне тыңлый белү.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ:

план буенча эшләү.

Коммуникатив УУГ: сыйныфташларың белән эшчәглекне оештыра, башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

Регулятив УУГ: уку мәсьәләсен дөрес аңлауны бәяләү.

Лексик - грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Аудирование үткәрә, нишләде? нишли? сорауларының кулланышын аңлата.

Лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар, нишләде? нишли? сорауларын дөрес кулланышка кертәләр.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: аңлап укый, текстның эчтәлегендә ориентлаша белү.

Коммуникатив УУГ: үз фикереңне төгәл итеп әйтә һәм дәлилли белү.

Регулятив УУГ: хаталарны таба, төзәтә алу.

Монологик сөйләмне камилләштерү

Төркемнәрдә эш: 6 нчы күнегү(38 нче бит) буенча, бирелгән сүзләрне кулланып, хикәя төзетү.

Төркемдә (3 кеше) хикәя төзиләр, бер укучы хикәяне сөйли.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: төшенчәләрне аера, рәсем буенча эшли, аңлап һәм ирекле сөйли белү. Коммуникатив УУГ: төркемдә эшли, хезмәттәш

лек итә алу.

Регулятив УУГ: практик мәсьәләне танып белү мәсьәләсенә әйләндерә белү.

Рефлексия

Дәрес, дәрестә туган авырлыклар турында сорый, дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә. Таратылган смайликларга йолдызчык, квадрат, өчпочмак рәсемнәре ясата. йолдызчык - биремнәр минем өчен бик җиңел булды,

квадрат – кайбер биремнәрне үтәгәндә кыенлыклар булды,

өчпочмак – бу биремнәр минем өчен авыр булды. Күзәтә һәм бәяли

Үз фикерләрен әйтәләр, сораулар бирәләр. Биремнәрне ничек үтәүләренә карап үзләренә бәя бирәләр.Таратылган смайликларга йолдызчык, квадрат, өчпочмак рәсемнәре ясыйлар.

Смайликларны буяп тапшыралар

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты, нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели, үзуңыш, уңышсызлыкларның нәтиҗәсен ачыклый белү.

Метапредмет:

Танып - белү УУГ: белемнәрне камилләштерү.

Регулятив УУГ: коллектив һәм индивидуаль эшне дөрес бәяли алу.

КУУГ: фикерләрне төгәл һәм дәлилле җиткерә белү.



1



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Всем учителям

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Технологическая карта урока на тему "Көз"

Автор: Шарифуллина Саджида Якубовна

Дата: 17.11.2016

Номер свидетельства: 359889

Похожие файлы

object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(130) "Технологическая карта урока.                                 Тема: Фирма в экономике. "
    ["seo_title"] => string(58) "tiekhnologhichieskaia-karta-uroka-tiema-firma-v-ekonomikie"
    ["file_id"] => string(6) "116072"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1412247826"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(245) "Технологическая карта урока.  Тема: Фразеология. Устойчивые выражения, украшающие нашу речь.  Для 5 класса с казахским языком обучения "
    ["seo_title"] => string(156) "tiekhnologhichieskaia-karta-uroka-tiema-frazieologhiia-ustoichivyie-vyrazhieniia-ukrashaiushchiie-nashu-riech-dlia-5-klassa-s-kazakhskim-iazykom-obuchieniia"
    ["file_id"] => string(6) "153067"
    ["category_seo"] => string(12) "russkiyYazik"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1420966796"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(99) "Технологическая карта урока "Конкурс профессионалов" "
    ["seo_title"] => string(57) "tiekhnologhichieskaia-karta-uroka-konkurs-profiessionalov"
    ["file_id"] => string(6) "157255"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1421576775"
  }
}
object(ArrayObject)#875 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(199) "Открытие и исследование материков. Земли.  Технологическая карта урока. Конспект урока по географии. 5 класс. "
    ["seo_title"] => string(118) "otkrytiie-i-issliedovaniie-matierikov-ziemli-tiekhnologhichieskaia-karta-uroka-konspiekt-uroka-po-ghieoghrafii-5-klass"
    ["file_id"] => string(6) "115183"
    ["category_seo"] => string(10) "geografiya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1411890835"
  }
}
object(ArrayObject)#853 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(90) "Технологическая карта урока по  окружающему миру"
    ["seo_title"] => string(54) "tiekhnologhichieskaiakartaurokapookruzhaiushchiemumiru"
    ["file_id"] => string(6) "298003"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1456258661"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

Распродажа видеоуроков!
ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства