Тема: Иҗек. Иҗек калыплары.
Максат: 1) укучыларны татар телендәге иҗек калыплары белән таныштыру; сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан - юлга күчерү күнекмәләрен үстерү;
2) сүз байлыгын, балаларның уйлау,фикерләү сәләтен үстерү;
3)мәрхәмәтле булырга, әти-әнине тыңларга,аларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
Дәресне җиһазлау:
дәреслек, карточкалар, мультимедиа, интерактив такта,майтест программасын куллану.
Дәрес барышы:
Уңай психологик халәт булдыру.
-Исәнмесез , балалар!
-Кәефләрегегез ничек?
- Бик яхшы
-Мин сезгә дәресебезнең башыннан алып азагына тиклем яхшы кәеф телим.
Утырдык. Дәфтәрләрдә бүгенге числоны язабыз:
Егерме дүртенче октябрь.
Сыйныф эше.
-Дәресебезне тел шомарткыч өстендә эшләүдән башлап җибәрәбез.
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең биш башына,
Ишелмәсен мич ташы.
-Тактага язылган тел шомарткычны күз белән генә укып чыгабыз, пышылдап укыйбыз, ярты тавыш белән укыйбыз, ә хәзер инде кычкырып укыйбыз.
- Укучылар, тизәйткеч нәрсә турында?
(мәче турында)
(песи дип әйтәбез)
Бу сүздә ике сузык аваз бар [ә] , [е].
Мәче сүзендә ничә тартык аваз бар?
Бу сүздә ике тартык аваз бар [м] , [ч].
мә – че.
Бу сүздә ничә иҗек?
Бу сүздә ике иҗек.
Беренче рәсемдә нәрсә төшерелгән?
Икмәк.
Икенче рәсемдә нәрсә төшерелгән?
Җиләк
Өченче рәсемдә нәрсә төшерелгән?
Энә
Дүртенче рәсемдә нәрсә төшерелгән?
Күлмәк
Нинди сүз килеп чыкты?
Иҗек сүзе килеп чыкты.
(иҗек темасын үтәчәкбез)
Дөрес, без бүген иҗек темасын үтәрбез, иҗек калыплары белән танышырбыз, ачык һәм ябык иҗекләрне аерырга өйрәнербез.
Тактада бирелгән предмет исемнәрен иҗекләргә бүлеп язабыз һәм иҗек калыпларының схемаларын төзибез. Иҗек калыплары – модели слогов була. Сүзлек дәфтәрләренә язып куегыз әле.
Иҗек калыпларының схемаларын төзегәндә, сузык авазларны С хәрефе белән, тартык авазларны Т хәрефе белән күрсәтәбез.
Чәч- кә ТСТ-ТС,
кү-бә-ләк ТС-ТС-ТСТ,
ә-тәч С-ТСТ.
( сузык авазларның санына карап бүлдек)
( Сүздә ничә сузык аваз, шул тиклем иҗек була)
Мәчебезнең киләсе биреме, бу сүзләр белән җөмләләр төзергә кирәк.
Балалар җөмләләр төзиләр һәм тактага чыгып язалар.
Экранда бирелгән иҗек турында билгеләмәне укып китик әле.
Иҗек - сөйләмнең иң кечкенә әйтелү берәмлеге. Сузык аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә.
Татар телендә 6 төрле иҗек бар. Алар иҗек калыплары дип атала.
1.С: ә-ти; 4.ТС: ба-ра;
2. СТ: ал-ма; 5. ТСТ: кал-ды
3. СТТ: әйт-те; 6. ТСТТ: сөрт
- Мыраубикә безгә бәйге әзерләгән. Хәзер ярышып алабыз кем сыйныфта иң зирәк икән? Киләсе бирем, экранда бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзергә.
(бер сузык аваз)
-Нинди нәтиҗә ясап була?
(бер иҗектә ике сузык аваз янәшә килә алмый)
-Укучылар, карагыз әле та - ба сүзендә беренче иҗек нинди авазга беткән?
(сузыкка)
Ә ка- бак, на- рат сүзләрендә икенче иҗекләр нинди авазларга беткән?
(тартыкка)
Иҗекләр ачык һәм ябык иҗекләргә бүленәләр. Сузык авазга беткән иҗек ачык иҗек була. Тартык авазга беткән иҗек ябык иҗек була.
ипи, ут, эт, апа,сөт,әни.
Ә хәзер бу эшне интерактив тактага чыгып, эшлибез.
Укучылар, Мыраубикәнең сезнең белән “Иҗек артыннан иҗек” дигән чылбыр уенын уйнап аласы килә. Ә ул болай уйнала: мин сезгә хәзер бер сүз әйтәм, сез шул сүзнең соңгы иҗегенә башланган сүзне язасыз, өченче сүзегез икенче сүзнең соңгы иҗегенә башланырга тиеш. Мәсәлән:
Чәч-кә кә-сә сә- ке ке-ше ше-шә шә-һәр һәр-кем кем-гә гә-зит.
Мыраубикәнең киләсе биремен төркемнәрдә эшлибез. Ул сезгә кроссворд әзерләгән.
Балалар кроссвордны тутыралар һәм укыйлар.
Карагыз әле, Мыраубикә китап тотып утырган. Әллә китап укырга җыена инде. Юк икән дәреслекнең 53 нче битендә бирелгән 119 нчы күнегүне эшләргә куша.
1)Текстны укып чыгыйк. (бер бала укый)
2) Балалар ниди сүзләр таныш түгел? Әйдәгез әле таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләре белән танышып китик:
сөт өсте - сливки,
гөбе - кадушка для ручной маслобойки,
чишмә –родник,
үрелде - потянулась,
урындык –стул,
кинәт –неожиданно,
3) Текстны тәрҗемә итеп алыйк (укучылар берешәр җөмләләп тәрҗемә итәләр)
4) Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.
Җәй көне турында.
Сөт өсте алып чыга.
Сөтне гөбегә сала.
Чишмәгә суга китә.
Песиенә сөт каймагы бирергә уйлый.
Нәсимә егыла һәм гөбене аудара.
Әнисе судан кайтып керә.
Балаларның җаваплары тыңлана.
Балаларның җаваплары тыңлана.
Хикәя ничек тәмамланыр дип уйлыйсыз, шул турыда өйдә хикәя язып килегез. Текстның соңгы җөмләсен иҗекләргә бүлеп язабыз.
Текстның соңгы җөмләсен иҗекләргә бүлеп чыгабыз.
-Мыраубикә сезгә соңгы биремен әзерләгән. Белемнәрне тикшерү максаты белән тест эшләп алабыз.
1) Нинди аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә?
а)сузык;
ә)тартык.
2)Иҗек сузык аваздан гына тора аламы?
а)ала;
ә)алмый.
3)Бер иҗектә ике сузык аваз янәшә килә аламы?
а)ала;
ә)алмый.
4)Татар телендә ничә төрле иҗек бар?
а) 3;
ә) 6.
5)Бирелгән иҗек калыпына туры килгән сүзне табыгыз: ТС-ТСТ?
а) аклан;
ә) дәрес.
6) Нинди иҗек ачык иҗек була?
а) сузыкка беткән;
ә) тартыкка беткән.
7) Нинди иҗек ябык иҗек була?
а) тартыкка беткән;
ә) сузыкка беткән.
Рефлексия.
-Укучылар, дәресебез азагына да килеп җитте. Тырышып эшләдегез, рәхмәт. Бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?
Иҗек калыплары, ачык һәм ябык иҗекләр белән таныштык. Иҗекләрдән сүзләр төзедек, тизәйткеч, хикәя өстендә эшләдек.
-Сезгә дәрес охшадымы? Укучылар үзләренең дәрескә карашын смайликлар ярдәмендә билгелиләр.
Дәрес тәмам, сау булыгыз.