Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының муниципаль
белем бирү учреждениясе Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе
(8 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес план-конспекты)
Эшне башкарды: Шәдче урта гомуми
белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиева Энҗе Илһамовна.
Шәдче 2010-2011 нче уку елы
Тема: Иярчен максат җөмлә.
Максат:
1) дидактик - иярчен максат җөмләнең функциясен ачыклау, аның төзелеше, бәйләүче чаралары белән таныштыру, тыныш билгеләренең куелышын аңлату;
2) үстерелешле - иярчен максат җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү;
3) тәрбияви - бердәмлек, дуслык, туган телгә, туган якка мәхәббәт, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.
Материал: дәреслек 94-98 нче битләр, “Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия” .
Җиһазлау: компьютер, схемалар, тест, перфокарталар.
Дәрес төре: Яңа материалны аңлату дәресе.
Дәрес планы.
I.Оештыру өлеше.
II. Актуальләштерү өлеше.
III. Яңа белем-күнекмәләрне үзләштерү өлеше.
IV . Алган белемнәрне ныгыту, формалаштыру.
V. Өй эше бирү өлеше.
VI. Йомгаклау өлеше.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1 ) Исәнләшү. 2) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
II. Актуальләштерү өлеше.
а)Укытучы: Укучылар, хәзер мин сезгә Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигырен укырмын, сез әлеге шигырьдән кушма җөмләне табыгыз:
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул—минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул—минем туган телем.
“Балам!”-диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!”дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам,
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
(Энҗе Мөэминова)
(Укучыларның җавабы тыңлана, соңгы җөмлә кушма җөмлә).
Укытучы: Укучылар, әлеге җөмлә тезмә кушма җөмләме, иярченле кушма җөмләме?
Укучы: Бу иярченле кушма җөмлә.
Укытучы: Ә төзелеше ягыннан төре нинди?
Укучы: Бу иярчен җөмләнең аналитик төре.
Укытучы: Сез моны кайдан белдегез?
Укучы: Чөнки бу җөмләдә бәйләүче чара булып мөнәсәбәтле сүз тора.
Укытучы: Димәк, мәгънәсе ягыннан бу нинди җөмлә инде?
Укучы: Иярчен сәбәп җөмлә.
Укытучы: Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре тагын нинди чаралар ярдәмендә баш җөмләгә бәйләнә?
Укучы: Мондый җөмлә баш җөмләгә чөнки теркәгече, көттерү паузасы, мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнә
Укытучы: Иярчен сәбәп җөмләнең төзелеше буенча тагы нинди төре бар?
Укучы: Аның яңадан синтетик төре бар.
Укытучы: Ул нинди чаралар ярдәмендә баш җөмләгә бәйләнә? Мисал өстендә аңлатыгыз.
Укучы: Ул баш җөмләгә күрә бәйлеге, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләре, урын-вакыт һәм юнәлеш килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнә.
б) Укытучы: Укучылар, әлеге шигырь безне нәрсәгә өнди?
Укучы: Энҗе Мөэминова әлеге шигыре аркылы безне туган илне һәм телне яратырга чакыра.
Укытучы: Туган илне һәм туган телне ярату ничек була соң ул?
Укучы: Минемчә, һәр кеше туган телне саклауга үзеннән өлеш кертергә тиеш. Ягъни татар теле үсеше өчен шаратлар булдырыга кирәк. Мәсәлән,
татар телен өйрәнүгә игътибарны арттыру.
в) Өй эшен тикшерү.
III. Яңа белем-күнекмәләрне үзләштерү өлеше.
а) Укытучы: Укучылар, экранга карагыз әле. Анда төрле җөмләләр китерелгән. Әйдә әле Виктория, шуларны укы әле (бер укучы компьютер ярдәмендә экранга чыккан текстны укый):
(1) Төпле белем алу өчен, (2) тырышып укырга кирәк (өчен бәйлеге).
(1) Бер баруда эшләре бетсен дип, (2) әнкәй уракларны кертеп бирде (дип сүзе).
(2) Тормышта усаллыклар азрак булсын, (2) моның өчен әни киңәшләрен искә төшерик (мөнәсәбәтле сүз).
Укытучы: Укучылар, беренче һәм өченче җөмләләрдәге төп фикерне әйтегез әле?
Укучы: Әлеге җөмләләрдә тырышып укырга, әти-әниләрнең сүзен тыңларга чакырыла.
б) Укытучы: Укучылар, әйдәгез беренче җөмләгә игътибар итик әле: бу нинди җөмлә икән?
Укучы: Бу иярченле кушма җөмлә.
Укытучы: Баш кисәкләрне табыйк әле (башта укучылар әйтә, аннары экранда дөреслеге тикшерелә).
Укытучы: Димәк, монда ничә җөмлә? Җөмлә чикләрен билгелик әле (башта укучылар әйтә, аннары экранда дөреслеге тикшерелә).
Укытучы: Баш җөмләләрдән чыгып иярчен җөмләгә сорау куйыйк. (Башта укучылар әйтә, аннары экранда дөреслеге тикшерелә.)
Укытучы: Бәйләүче чара нинди? (Башта укучылар әйтә, аннары экранда дөреслеге тикшерелә.)
Укытучы: Кайсы схемага туры килә? (Тактада берничә вариантта схемалар бирелгән була, укучылар шуннан дөресен сайлап алалар.)
Укытучы: Димәк, бу нинди җөмлә? (Башта укучылар әйтә, аннары экранда дөреслеге тикшерелә.)
Укучы: Бу – иярчен максат җөмлә. Төзелеше буенча иярчен җөмләнең синтетик төренә карый
Һәрбер җөмләне шушы сорау нигезендә компьютер ярдәме белән тикшереп чыгу
в) Бергәләп нәтиҗә чыгару.
Укытучы: Димәк, укучылар, иярчен максат җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең максатын белдерә. Ул ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә.
Иярчен максат җөмләнең синтетик төре дә, аналитик төре дә була. Аналитик төре баш җөмләгә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ә синтетик төре өчен
бәйлеге һәм дип сүзе ярдәмендә бәйләнә.
IV . Алган белемнәрне ныгыту, формалаштыру.
а) 122 нче күнегү.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, алган белемнәрне ныгыту өчен 122 нче күнегүне эшләп алырбыз. Монда сезгә җөмләләр бирелгән, сез шул җөмләләрнең мәгънәсе буенча төрен билгеләргә, бәйләүче чарасын күрсәтергә, схемасын сызарга тиеш. Кем беренче тактага чыга? (Җөмләләрне тактада тикшерү)
б) Укытучы: Алдагы биремдә, укучылар, киресенчә схемалар бирелгән, сез шул схемаларга туры килерлек җөмләләр төзергә тиешсез. (Схемалар
экранда)
(...), [шуның өчен...]; [...шул ки], (...);
(-ган чакта ), []; [шул]:(...);
(дип...), [...]; (…):[...]
(...өчен), [...]; ( ...кайчан...), [шул чакта...];
(…), [шуңа күрә...]; (… сәбәпле), [...];
Укытучы: Димәк, әлеге схемалар мәгънә төрләре буенча нинди җөмләләргә туры киләләр? (Укучыларның җавабы тыңлана)
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, перфокарталар белән эшләп алырбыз мин сезгә 2 вариантта карточкалар белән җөмләләр таратам, сез кайсын дөрес дип уйлыйсыз, шуны перфокартада билгеләп барырга тиешсез.
Җөмлә төре
Җөмлә саны
1
2
3
4
5
Иярчен җөмләнең аналитик төре
+
Иярчен җөмләнең синтетик төре
+
Иярчен сәбәп җөмлә
+
Иярчен максат җөмлә
+
Иярчен хәбәр җөмлә
+
Вариант 1
Өй якты һәм җылы булсын өчен, аны бөтен гигиена таләпләренә җавап бирерлек итеп салырга кирәк.
Күңелсезлекләрнең сәбәбе шунда: без вакытында кайтып җитә
алмадык.
Күренеп тора: Әминә апа ирен ярты сүздән аңлый белә.
Күңеле нидер сизгәндәй, Римма хастаханәгә йөгерде.
Камил кинәт кенә туктап калды: аның исенә нәрсәдер төште
Җөмлә төре
Җөмлә саны
1
2
3
4
5
Иярчен җөмләнең аналитик төре
+
Иярчен җөмләнең синтетик төре
+
Иярчен сәбәп җөмлә
+
Иярчен максат җөмлә
+
Иярчен хәбәр җөмлә
+
Вариант 2
Без кабызган утлар сүнмәс алар.
Кем тырыша, аны һәрчак хөрмәт итәләр.
Киңәшем: туган телне онытмагыз.
Баласы бишлегә генә укысын дип, әнисе компьютер бүләк итте.
Митингны ябарга мәҗбүр булдылар, чөнки эштән кайту вакыты җиткән иде.
Укытучы: 5 дөрес җавапка – “5”ле; 4 дөрес җавапка – “4”ле; 3 дөрес җавапка – “3”ле; 2 һәм 2 дән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.
Укытучы: Әйдәгез, хәзер иярчен җөмләләр буенча булган белемнәрегезне тикшереп, тест эшләп алыйк (компьютер ярдәмендә тест эшләү: сораулар тактадагы экранга чыга, укучылар дәфтәрләргә җавапларын язалар).
1) Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар?
а) 12;
б) 14;
в) 2.
2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан ничә төре бар?
а) 2;
б) 14;
в) 6.
3) Иярченле кушма җөмләдә сорау кайсысынна чыгып куелса, шул җөмлә...
а) баш җөмлә була;
б) иярчен җөмлә була.
4) Сорау алмашлыкларыннан торган мөнәсәбәтле сүз...
а) баш җөмләдә килә;
б) иярчен җөмләдә килә;
в) баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала.
5)Кушма җөмләдәге баш һәм иярчен җөмләне...
а) синтагмаларга дөрес бүлеп укып белеп була;
б) сорау биреп карау юлы белән белеп була.
6) Аналитик бәйләүче чараларга нәрсәләр керә?
а) көттерү паузасы, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, тезүче теркәгечләр;
б) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) көттерү паузасы, ияртүче теркәгечләр, ялгызак һәм парлы мөнәсәбәтле сүзләр.
7) Синтетик бәйләүче чаралар:
а) кушымчалар, янәшә тору, парлы мөнәсәбәтле сүзләр;
б) кушымчалар, ияртүче теркәгечләр, ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) кушымчалар, янәшә тору, бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
8) Төзелеше буенча нинди иярчен җөмләнең бәйләүче чарасы иярчен җөмлә составында була?
а) синтетик;
б) аналитик;
в) аналитик, синтетик.
9) Шулай, шулай булса да, шуңа нинди сүзләр?
а) ияртүче теркәгечләр;
б) ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
в) тезүче теркәгечләр.
10) Нинди ияртүче теркәгеч, күбесенчә, баш җөмләдә килә?
а) чөнки;
б) гүя;
в) ки.
11) Кушма җөмләдә, ялгызак мөнәсәбәтле сүзле баш җөмлә иярчен җөмләдән соң урнашып, мөнәсәбәтле сүз беренче урында булмаса, нинди тыныш билгесе куела?
а) сызык;
б) өтер;
в) ике нокта.
12) “Елганың төбе тирән, шуның өчен ул болганмый” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а) Иярчен ия җөмләнең синтетик төре;
б) Иярчен максат җөмләнең аналитик төре;
в) Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре.
13) “Кыз уянмасын өчен, һәркем аяк очы белән генә басып йөрергә тиеш” җөмләсенә кайсы характеристика туры килә?
а)Иярчен максат җөмләнең синтетик төре;
б) Иярчен максат җөмләнең аналитик төре;
в) Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төре.
- Ә хәзер инде һәркем үзенә үзе билге куйсын:
12 – 13 дөрес җавапка – “5”ле;
10 – 11 дөрес җавапка – “4”ле;
8– 9 дөрес җавапка – “3”ле;
7 һәм 7 дән ким дөрес җавапка – “2”ле куегыз.
V. Өй эше бирү өлеше.
130 нчы күнегү. “Татар халык мәкальләре” китабыннан иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләсе булган 5 – 6 мәкаль табып язарга.
VI. Йомгаклау өлеше.
а) Укытучы: Без бүген дәрестә нинди җөмлә турында өйрәндек?
Укучы: Бүген без иярчен максат җөмлә турында өйрәндек.
Укытучы: Иярчен максат җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?
Укучы: Иярчен максат җөмлә дип баш җөмләдәге эш яки хәлнең максатын белдереп, ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап бирә торган җөмләгә әйтәләр.
Укытучы: Иярчен максат җөмләнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була?
Укучы: Аның синтетик төре дә, аналитик төре дә була.
Укытучы: Иярчен максат җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә бәйләнә?
Укучы: Иярчен максат җөмләнең аналитик төре баш җөмләгә ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ә синтетик төре өчен бәйлеге һәм дип сүзе ярдәмендә бәйләнә.
б)Укытучы: Энҗе Мөэминованың “Туган телем” шигыреннән үзегезгә нәрсәләр алдыгыз?
Укучы: Без бу шигырь аркылы туган телне сакларга кирәк икәнлегенә тагын бер кат төшендек.
в)Укытучы: Әйе, укучылар, туган телне, туган илне, туган якны яратырга, сакларга, үстерергә кирәк. Бу безнең изге бурычыбыз.
Ә хәзер көндәлекләрегезне алып килерсез.
г) Укытучы: Сау булыгыз, дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.