Тема: «Анам теле — Тукай теле»
(Сыйныфтан тыш уку дәресе)
Дәреснең максаты. 1. Укучыларның класстан тыш укулары белән җитәкчелек итү,
аңлап, йөгерек уку, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
2. Укучыларны вакытлы матбугаттан кирәкле материалларны таба
белергә өйрәтү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.
3. Татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның
матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү.
Материал: «Сабантуй» газетасының «Үз телем» кушымтасында басылган шигырьләр, әкиятләр; «Ялкын», «Салават күпере» журналлары.
Җиһазлау: Г.Тукай, И.Шакиров портретлары, компьютер, мәкальләр, сүзлек сүзләре язылган презентация, магнитофон, «Туган тел» җыры язылган кассета.
Дәрес барышы:
I. Кереш өлеш.
1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: — Кадерле балалар һәм безгә кунакка килгән дусларыбыз! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул да безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресне башларга мөмкин. Балалар, хәзер уку дәресе. Безнең максат сорауларга төгәл җавап бирү, үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү һәм сезнең белемнәрегезне җәмәгатьчелек фикере аша тикшерү.
Әйдәгез, дәрестә эшләү һәм утыру кагыйдәләрен галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдиннең «Нәсихәт» китабыннан алынган юллар белән ныгытыйк.
1. Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.
2. Дәрескә күңел сал.
3. Сораган сүзне яхшы аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.
4. Мөгаллимнең һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.
Укучылар, без бүгенге дәрестә, башка дәресләрдән аермалы буларак, үзебез яратып укый торган «Сабантуй» газетасын, «Ялкын», «Салават күпере» журналларын файдаланырбыз. Барыгыз да дәрескә әзерме?
2. Табышмак әйтү, дәреснең темасы белән таныштыру.
Сөйдергән дә шул,
Биздергән дә шул,
Иң татлы да шул,
Нәрсә була ул? (Тел.)
Табышмакның җавабын тапканнан соң, укытучы түбәндәге сораулар буенча әңгәмә үткәрә.
— Тел кешеләргә ни өчен кирәк? Сез ничек уйлыйсыз? (Аралашу, сөйләшү өчен.)
— Кешеләр нинди телләрдә сөйләшә? (Татар, рус, инглиз, үзбәк, мари телләрендә һ. б. телләрдә.)
— Безнең туган телебез — татар теле. ( Компьютерда презентация күрсәтелә, балалар барысы бергә дәреснең темасын укый: Анам теле – Тукай теле.)
3. Илһам Шакиров башкаруында «Туган тел» җырын тыңлау.
— Сезгә таныш булган нинди җырны тыңладык? Бу җырның сүзләрен кем язган? (Укучыларның җаваплары тыңлана. И. Шакиров һәм Г. Тукай портретлары күрсәтелә.)
— Халык җырларын, бик борынгы заманнарда ук, аеруча сәләтле кешеләр иҗат иткән. Кешеләр аларны бер-берсеннән ишетеп, өйрәнеп, гаиләдән гаиләгә, авылдан авылга таратканнар.
—Укучылар, нинди телне «туган тел» дип атыйлар? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
— Һәр кешенең туган теле була. Ул безнең әби-бабалар, әти-әниләрнең теле. Безнең әти-әниләребез татарча сөйләшә. Шулай булгач, безнең туган телебез татар теле була.
— Бик дөрес, укучылар. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул — иң изге, кадерле тел. Ул телгә баланы иң газиз кешесе—анасы өйрәтә. Бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык «ана теле» дип тә атый.
Татар халкының мәгърифәтчесе, беренче татар теле дәреслекләрен бастыручы галим К. Насыйри татар теле турында нинди җылы сүзләр әйткән:
«Без — татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул».
(Укучылар бу сүзләрне презентациядән бергәләп укыйлар һәм дәфтәрләренә язалар.)
II. Төп өлеш.
1. Укучылар белән газета, журнал битләреннән укыган әкиятләр, мәкаләләр буенча фикер алышу.
Әкиятләр уку, анализлау, сорауларга җавап бирү.
— Әкиятләр сезне нинди булырга өйрәтә?
— Без тырыш, акыллы булырга, күп китаплар укырга, яңалыклар белән танышырга, бернинди кыенлыклар алдында да югалып калмаска, батыр булырга тиеш. Бу әкият безне кыенлыкларны үз тырышлыгың белән жиңеп чыгарга өйрәтә.
2. Физкультминут. Ял итсен минем күзләр.
Укыдык җөмлә, иҗек, сүз,
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем: ял итсен,
Ачам күзем: күп күрсен!
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да, бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләремне
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм, тышта үскән
Биек агач башына.
3. Презентациядән мәкальләр уку, мәгънәсен ачыклау.
Иң татлы тел — туган тел,
Анам сөйләп торган тел.
Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
Теле татлының дусы күп.
(Бер бала мәкальне укый, берничә укучы мәкальнең мәгънәсен ничек аңлаулары турында сөйли.)
4. а) шигырьләр уку, аларны анализлау,
ә) сорауларга җавап бирү.
— Укучылар үзләренең шигырьләрендә татар телен нинди тел диләр? (Газиз, кадерле, кодрәтле, камил, бай, изге тел.)
— Бала тугач та туган телебезне кемнән һәм нәрсәләр аша ишетә? (Әнидән, бишек җырлары аша.)
— Туган телебезгә ачкычны нинди дәреслек бирә? («Әлифба» китабы.)
—Туган телебезнең байлыгын һәм матурлыгын безгә кемнәр өйрәтә? (Әти-әни, әби-баоай, укытучы.)
— Туган телебезне кемнәр саклап калган? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
— Без укып киткән шигырьләр, әкиятләр сезне нәрсәгә өйрәтә? (Һәр укучы үз фикере белән уртаклаша.)
5. МТК куллану.
- Укучылар, мин сезгә хәзер бер шигырь укып күрсәтәм. Сүз нәрсә хакында барыр икән? Мин ни өчен сезгә бу шигырьне укыдым дип уйлыйсыз? Бу шигырьне безгә “Сабантуй” газетасын чыгаручы апа – Йолдыз Шәрәпова язган.Ул ни өчен даның еракка китәр дип язган икән? Безнең сыйныф , мәктәп укучыларының да язган әкият, шигырьләре газета битләрендә урын ала. Ул язылганнарны бөтен кеше укый һәм синең исемеңне һәр укучы белә.
а) газета битләреннән үзебезнең мәктәп , сыйныф укучылары язганнарны уку.
III. Йомгаклау өлеше.
1. Дәреснең темасын искә төшерү, аны укылган әкиятләр, шигырьләр эчтәлеге белән бәйләү.
2. Әкиятнең, шигырьләрнең тәрбияви әһәмияте.
— Без тыңлаган шигырьләрнең күбесен авылда яшәүче балалар язган. Чөнки безнең туган телебез — татар теле авылда ныграк сакланып калган, шуңа күрә авыл балалары татар телен камил белә, ныграк ярата.
Соңгы елларда шәһәрләрдә дә татар теленә игътибар артты. Татар гимназияләре ачылды. Шәһәр балаларына да үз туган телендә белем алырга мөмкинлекләр туды. Кадерле укучылар, сез бәхетле буын балалары. Үзебезнең туган телебез — татар телендә белем аласыз. Сез туган телебезне ничек яратсагыз, ул шундый дәрәҗәдә сакланыр, үсәр һәм ныгыр.
Анам телен — Тукай телен тыңлап,
Яңа буын үсәр «уянып».
Өзелеп калган нәсел җебен ничек
Терелтергә диеп уйланып.
Бабамнарга лаек булсын дәвам,
Яшен ут булып яшьнәсен.
Телең, динең, гореф-гадәтләрең,
Татар дигән даның яшәсен.
3. Укучыларның дәрестәге хезмәтен, бер-берсенә ярдәм итеп эшләүләрен бәяләү.
IV. Өйгә эш бирү. «Иң татлы тел — туган тел» дигән темага шигырьләр, мәкаләләр язып килер.