Презентация посвящена изучению биографии известного татарского поэта Сибгата Хакима. Данный материал предназначен для использования на вводном уроке литературы по изучению творчества С.Хакима. Презентация будет полезна учителям литературы в средних и старших классах, в качестве методического пособия, чтобы разнообразить урок интересными фактами и фотографиями из жизни С.Хакима.
Просмотр содержимого документа
«презентация по татарской литературы »
Татарстанның халык шагыйре СИБГАТ ХӘКИМ
СИБГАТ ХӘКИМ
Татар халкының күренекле шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Сибгат Таҗи улы Хәкимов
1911 елның 4 декабрендә Россиянең элекке Казан губернасы Царевококшай өязе (хәзерге Әтнә районы) Күлле Киме авылында балта остасы гаиләсендә туа
Авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый.
С.Хәким-пионервожатый.
1937 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә эшли
1941 елның июнендә армиягә чакырылып, шул елның ахырына кадәр запастагы гаскәри берәмлектә хезмәт итә. Хәрби курсларны тәмамлап, 1942 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә:әүвәл укчы взвод, соңыннан рота командиры сыйфатында Ржев яны һәм Курск тирәсендә барган сугышларда катнаша, фронттагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның язында Саратов шәһәрендә хәрби-сәяси курсларны тәмамлаганнан соң, 1945елның маена кадәр Молдавиядәге чик буе гаскәрләренең округ хәрби газетасында инструктор булып хезмәт итә.
Бөек Тукайга багышланган Шигырь бәйрәмендә
Шәхси архивында шагыйрьнең
150 гә якын блокноты (эш дәфтәрләре) саклана
С.Хәкимнең «Минем таныш өянкеләр»
шигыре караламалары (1972 ел)
Якын дусты һәм каләмдәше
Хәсән Туфан белән
«Моабит дәфтәрләре» урнашкан витрина янында (1980, 17 февраль)
Җил исми яфрак селкенми» китабы һәм «По зову Ленина» («Ленин фәрманы белән») исемле поэма һәм шигырьләр җыентыгы өчен — Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1960).
Ленин турындагы әсәрләр циклы һәм шигырьләре өчен РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе (1970).
Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен — Ленин ордены (1971), Октябрь Революциясе (1981) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы (1957) орденнары
С.Хәким 30 га якын поэма, йөзләгән шигырь һәм күпсанлы мәкаләләр авторы