Бервакыт Мәскәү патшасы Сөембикәнең (ул Казан ханбикәсе була) рәсемен күрә дә гашыйк була. Илчеләрен җибәрә инде бу хәзер Казанга, Сөембикә янына, үзенә кияүгә чыгарга сорап. Сөембикә моңа риза булмый. Шуннан Мәскәү патшасы, ачуы килеп: “Үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине сугышып алам”, - ди дә Казан ханлыгына каршы сугыш ача. Җиде ел камап торганнан соң, крепостьстеналарын ваттырып, Казан шәһәрен ала бу. Сөембикә патшаның җиңүен күргәч, ире күмелгән мәчетнең манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде Хан мәчетен “Сөембикә манарасы” дип атый башлыйлар.
Кирегә
10
Тукай музее
Габдулла Тукай музее (элеккеге Шамил йорты) 1903 елда тәзелгән. Бина сәүдәгәр Апаков акчасына аның кызы өчен салына.
Хәзерге көндә бу бинада татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай музее урнашкан. Биредә аның тормышын, иҗатын һәм үзе яшәгән чорны чагылдырган экспонатлар тупланган.
икенчеквалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы
2010 ел
Тәмам
Г. Камал театры
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры да күп еллар буе шул дәрәҗәдә бурычын уңышлы үти. Аның Мәскәүдә дә, Петербургта да, чит илләрдә дә абруе хаклы рәвештә арта бара.
алга
25
Кол Шәриф мәчете
Казан Кремле (кирмән) эчендәге биш таш мәчетнең берсе һәм иң зурысы, иң атаклысы Кол Шәриф исемен йөрткән. Риваятьәргә караганда, мәчет искиткеч матур, бай итеп бизәлгән булган.