Разработка составлена для развития детей. Работа используется для обобщения урока.Каждый год отмечаем день рождения Г.Тукая для развития полученных знаний проводим тесты.
Просмотр содержимого документа
«Жизнь и творчество Габдулла Тукая»
Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты буенча тест сораулары.
1.Г.Тукай туган авылын атагыз.
а)Кырлай
б)Өчиле
в)Кушлавыч
2.Шагыйрь туган ел:
а)1884
б)1886
в)1875
3.Тукайның әнисенең исеме
а)Мөршидә
б)Мәүлидә
в)Мәмдүдә
4.”Бу авыл минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын”дип яза Тукай. Бу кайсы авыл?
а)Өчиле
б)Кушлавыч
в)Кырлай
5.Тукай Җаекка ничәнче елны китә?
а)1891
б)1893
в)1895
6.Җаекта Тукай нинди мәдрәсәдә укый?
а)Мотыйгия
б)Хөсәения
в)Мөхәммәдия
7.Җаек шәхәрендә ул кемнәр тәрбиясендә яшәгән?
а)Газизә-Галиәсгар
б)Зөхрә-Сәгъди
в)Газизә-Мөхәммәтвәли
8. Тукай ничәнче елда ашкынып “дәртле” “моңлы” “нурлы” Казанга кайта?
а)1901
б)1905
в)1907
9.Г.Тукай һәм Г.Камал нәширлегендә чыккан журнал:
а)Яшен
б)Уклар
в)Әлгасрел - җәдит
10.Тукай Казанга килгәч кемнең әсәрләрен күпләп укый, кайсы шагыйрьнең иҗатында татар сүзләренең матур яңгырашына соклана?
а)Мәҗит Гафури
б)Сәгыйть Рәмиев
в)Сәгыть Сүнчәләй
11.Тукай “Фикер” газетасында нинди вазыйфа башкара?
а)редактор
б)корректор
в)җаваплы сәркәтип
12.Олуг шагыйребезнең кайсы шигыре көйгә салынган?
а)Туган авыл
б)Буран
в)Китмибез!
13.Тукайның поэмасын атагыз.
а)Пар ат
б)Өч хакыйкать
в)Милли моңнар
14. “И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз ахрысы!” Бу юллар Тукайның нинди шигыреннән алынган?
а)Милли моңнар
б)Милләткә
в)Өзелгән өмид
15. “Килер илең
Менләп сукмаклардан,
Килер иртән, килер кичләрдә,
Сәламнәрен чәчәкләре аша,
Гөлләр аша тәкъдим итәргә”
Олугъ әдибебез Г.Тукайга багышлап язылган Х.Туфан шигыренең исемен әйтегез.
а)Чәчәкләр китерегез Тукайга
б)Һәйкәл янында
в)Тукайга
16.Бөек шагыйребез турында “Габдулла Тукай әсәре мәгълүм”.Бу әсәрнең авторы кем?
а)Әхмәт Фәйзи
б)Гариф Гобәй
в)Ибраһим Гази
17.Тукай ничәнче елда вафат була?
а)1910
б)1913
в)1915
18.Күренекле шагыйребез иҗатын халыкка танытуда зур эш башкарган әдип:
а)Әхмәт Фәйзи
б)Гариф Гобәй
в)Ибраһим Гази
19. “Тукай маршы”н иҗат итүче:
а)Салих Сәйдәшев
б)Заһидулла Яруллин
в)Нәҗип Җиһанов
20.Бу шәһәр шагыйргьгә булачак өметләре. Билгесез уңышлары белән кадерле.Сүз кайсы шәһәр турында бара?
а)Җаек
б)Казан
в)Оренбург
Дәрес-экскурсия
Тема:Габдулла Тукай рәссамнар иҗатында
Гиматдинова Алсу Фәттах кызы
2011 нче ел