kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Конспект урока для 4 класса на тему "Творчество Габдуллы Тукая"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок посвящён дню рождению великого татарского поэта и писателя Габдуллы Тукая. Известны многочисленные его произведения. Самыми известными, о которых знают даже дошкольники, это "Водяная", "Шурале", "Забавный ученик" и так далее. В данном конспекте урока затрагивается небольшая информация о жизни и творчестве Габдуллы Тукая. Детям предлагается ознакомиться с отрывками стихотворений,песен и других произведений.Всё это передаётся в игровой форме. Например, используется игра, в которой необходимо дописать название стихотворений по картинкам. 

Надеюсь, мой материал будет полезен учителям татарского языка и литературы, работающим в начальной школе. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока для 4 класса на тему "Творчество Габдуллы Тукая" »



Габдулла Тукай туган көненә багышланган дәрес.

4 нче сыйныф(рус төркеме)

Тема: Габдулла Тукай көненә багышланган дәрес.

Дәреснең төре: катнаш дәрес

Максат:

1.Укучыларның Г.Тукай турында алган белемнәрен ныгыту.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, шагыйрь турында фикерләрне татарча дөрес,бәйләнешле әйтә белергә өйрәтү ,тел байлыгын арттыру.

3. Укучыларда татар теленә ,әдәбиятына карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиhазлау: шагыйрьнең портреты, китаплар кургәзмәсе, слайдлар.

Әдәбият:Литвинов,И.Л. Татар теле=Татарский язык.4сыйныф:рус телендщ гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек/И.Л.Литвинов,Э.Р.Садыйкова,Л.И.Гарипова.-Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.-143 б.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

3. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Алган белемнәрне актуальләштерү.

  1. Г.Тукайның яз турында табышмагын уку, жавабын әйттерү; укучыларга апрель аенда

Г.Тукайның туган көнен уздыру турында искә төшерү:

Боз hэм кар эреде, Көннәр озая,

Сулар йөгерде. Төннәр кыскара.

Елап елгалар, Бу кайсы вакыт?

Яшьләр түгелде. Я,әйтеп кара. ( Яз )

Кончилось время День удлиняется,

Снега и льда. Ночь убывает.

Берег реки затопляет вода. Как это время,

Скажи, называют?(пер.В.Лунин)

2. У.: Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле: ел саен апрельда без кемнен туган көнен уткәрәбез?

у.: Г.Тукайнын туган көнен уткәрәбез.

У.: Сез дөрес әйтәсез. Буген без дәрестә Г.Тукайны искә алырбыз, әсәрләрен барлап чыгарбыз, тормыш юлы турында сөйләшербез.

III. Белемнәрне ныгыту.

1.Тыңлап аңлау.

У.: Хәзер мин сезгә текстны укыйм. Сез игътибар белән тыңлыйсыз, соңыннан сорауларга жавап бирербез.(Г.Тукай-күренекле татар шагыйре. Ул 1886нчы елнын 26нчы апрелендә туа. Кечкенә Габдулла бик тиз ятим кала.Ул төрле гаиләләрдә үсә. Г.Тукай укырга ярата, яхшы укый, шигырьләр яза. Анын балалар өчен “Кәҗэ белән сарык”, “Куркак куян”, “Бала белән күбәләк” шигырьләре бар. Ләкин Г.Тукай бик аз яши.Ул 1913нче елның 15 апрелендә үлә.)

  • Текстта сүз нәрсә турында бара?

  • Г.Тукай кем ул?

  • Ул ничек үсә?

  • Сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?

2. Сузлек өстендә эш.Укучылар тыңлап үткән текстны слайд аркылы карап , таныш булмаган сүзләрне атыйлар, тәржемә итәләр, сүзлеккә язалар, кабатлыйлар:

Күренекле-известный

Туа-рождается

Ятим кала-остается сиратой

  1. Грамматик бирем (тактада) – кушымчалар язып бетерергә.

У.: Слайдта җөмләләр бирелгән. Сез аларны төшеп калган кушымчалар өстәп укырга тиешсез.

Габдулла Тукай Кушлавыч... туган. Ул кечкенә... ятим калган. Тукай 27 ел гына яшәгән. Бик күп әсәр... язган. Казан... ел саен 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәме була.

  1. Физкультминутка.

У.:Укучылар, үткән дәрестә мин сезгә Г.Тукайның шгырьләрен өйрәнеп килергә әйткән идем. Хәзер шигырь өйрәнгән укучыларны тыңлап карыйк.(Укучылар шигырь сөйлиләр)

5. Тыңлап аңлау.

6.Шигырь, әкият исемнәрен атау.

У.: Укучылар,слайдларга карап, әкиятләрнең исемнәрендә төшеп калган сүзләрне атыйк.

Кәҗә белән .....(сарык)-Коза и баран

Гали белән .....(кэжэ) -Гали и коза

Су ....(анасы)-Водяная

Туган ..... (тел)-Родной язык

Бала белән .....(кубэлэк)-Малыш и мотылек

Кызыклы ...(шэкерт)-Забавный ученик

Бичара....(куян) –Бедняга заяц

Шурэле...

  1. Тәрҗемә итү(язмача,мөстәкыйль)

  2. У.: Хәзер, мөстәкыйль рәвештә,түбәндәге җөмләләрне тәрҗемә итеп, дәфтәргә язабыз.

Габдулла Тукай – народный поэт. Габдулла Тукай написал много стихов для детей. Мы любим стихи Тукая.

IV. Йомгаклау.

  1. Сораулар бирү:

Бүгенге дәрестә кем турында сөйләштек?

Габдулла Тукай кем ул?

Ул нинди халыкның шагыйре?

Г.Тукай нәрсәләр язган?

2. Өй эше бирү: сүзлеккә язган сүзләрне өйрәнергә,жөмлә язарга

3. Укучылар, слайдларга таянып, үзләре дәрестә ничек эшләүләренә бәя бирәләр.

У.: Кемнәр, үзләрен дәрестә бик әйбәт эшләде, барысын да аңлады дип уйлый кулларыгызны күтәрегез!

у.: ... .

У.: Ә кемнәр дәрестә әйбәт, ләкин кайбер сораулар әле калды дип уйлый?

у.: ... .

У.: Кемнәрнең дәрес буенча әле бик күп сораулары бар,кайбер сүзләрне аңламады дип уйлый?

у.: ... .

4. Билгеләр кую

5. Саубуллашу















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 4 класс

Скачать
Конспект урока для 4 класса на тему "Творчество Габдуллы Тукая"

Автор: Свиридова Лейсан Мансуровна

Дата: 13.01.2015

Номер свидетельства: 154159


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства