kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Трудовое воспитание детей в семье

Нажмите, чтобы узнать подробности

Трудовое воспитание ребенка начинается с формирования в семье и школе элементарных представлений о трудовых обязанностях. Труд был и остается необходимым и важным средством развития психики и нравственных представлений личности. Трудовая деятельность должна стать для школьников естественной физической и интеллектуальной потребностью. 
Известно, что процесс воспитания это организованное влияние на подрастающее поколение, результатом которого является формирование личности человека. Трудовое воспитание также неотъемлемая и важнейшая часть воспитания ребенка. Оно осуществляется в процессе учебной и внеучебной деятельности, что обеспечивается педагогической направленностью учебно-воспитательного процесса. Таким образом, под трудовым воспитанием понимают процесс формирования у детей потребности в труде. 
Работа педагога с семьей, семейная политика признаются одним из приоритетных направлений социальной политики учреждения образования.
Следовательно, целесообразно значительную часть трудового воспитательного процесса организовывать совместно с учащимися и родителями, а возникшие вопросы, проблемы и задачи решать сообща, чтобы прийти к согласию, не ущемляя интересов друг друга и объединяя усилия для достижения более высоких результатов. 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Трудовое воспитание детей в семье »

Баланы хезмәткә өйрәтү гаиләдән башлана.

Гомуми ата-аналар җыелышы өчен әзерләнде.


Балаларга тәрбия бирү – тормышыбызның мөһим өлкәсе. Безнең балалар – илебезнең булачак граҗданнары. Безнең балалар менә дигән граҗданнар, яхшы әтиләр һәм әниләр булып үсәргә тиеш. Тагын бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз – алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү – ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең башка кешеләр, бөтен ил алдында кылган гаебебез.

Барлык ата-аналарда балаларга тәрбия бирүдә җаваплы булуларын аңлап бетерми. Кайбер ата-аналар эшен бала үсеп җиткәч, ул яхшы сөйләшергә, тирә-юньне аңларга өйрәнгәч башларга кирәк, дип фикер йөртә.

Әлбәттә, бу – тамырдан ялгыш фикер. Чөнки тәрбия бала тормышының беренче көннәреннән үк башлана. Тормыш раслаганча, кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына.

Гаделлек, оешканлык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләгәндә генә кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз-үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне эшләргә ярамый икәнлеген белергә тиеш. Һәм әлеге бурычлар аңа бәхетле булырга һич кенә дә комачауламый.

Кайбер ата-аналар балаларны дөрестәрбияләү өчен ярату да бик җитә дип ялгыш фикер йөртә. Сүздә юк, тәрбия эшендә балага мәхәббәт зур әһәмияткә ия. Ләкин мәхәббәтнең дә чик-чамасы була. Нәкъ менә ата-аналарның сукырларча мәхәббәте аерым очракларда баланың бәхетле үсешенә тискәре йогынты ясый.

Халыкта бала тәрбияләү турында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Мәсәлән, “Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән керми”, “Ана күңеле балада, бала күңеле далада”, “Алма агачыннан ерак төшми” һ.б.

Һәр ата-ана диярлек, улы яисә кызының зыялы, хәтта башкалардан өстенерәк булып үсүен тели.

Баланы дөрес тәрбияләү барыннан да элек аңа хезмәт тәрбиясе бирүне күздә тота.

Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасак та, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәмэстетик тәрбия нормалары булдыру, иҗади сәнгать һәм художество әсәрләре тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

Хезмәт, чыннан да куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт баланың рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, беренче гражданлык хисе – кеше тормышы өчен кирәкле материаль байлыклар тудыру теләге тудырса, хезмәт әнә шул вакытта гына бөек тәрбияче булада инде.

Кеше тормышында хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур. Ул матди һәм мәдәният чыганагы, тәрбия чарасы, кешенең физик, акыл һәм әхлак ягыннан дөрес үсешенең шарты булып тора.

Физик хезмәт кеше мускулларының һәм барлык органнарының югары тереклек эшчәнлеген, тонусын тәэмин итә, организмда барлык физиологик процессларны – дөрес сулыш алуны, кан әйләнешен, матдәләр алмашын, бөтен тән һәм аерым органнарның үсешен яхшырта.

Физик хезмәт арыганлыкны (бигрәктә акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен) бетерү чарасы булып тора.

Хезмәт тәрбиясе – шәхеснең һәрьяклап үсешенең аерылмас өлеше. Җәмгыятьтә кешене, аның хезмәткә мөнәсәбәтенә, нинди хезмәт осталыклары һәм күнекмәләренә ия булуына карап бәялиләр.

Баларны хезмәттә тәрбияләүнең мәгънәсен һәм әһәмиятен ачыклап А.С.Макаренко болай дип язды: “Балалар җәмгыятьнең булачак гражданнары һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәттә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билгеләнәчәк. Хезмәттән башка дөрес тәрбия бирүне күз алдына китерергә мөмкин түгел”.

Тәрбиянең кайбер кагыйдәләрен кулланып эш иткәндә генә баланы хезмәттә тәрбияләү тиешле нәтиҗә бирәчәк.

1. Бала хезмәтне турыдан-туры хезмәттә катнашып кына өйрәнә ала һәм хезмәттә уңышлырак була.

2. Һәр кешегә тормыштан билгеле бер тән төзелеше һәм гомумән эшчәнлеккә һәвәслек бирелә. Әгәр бала сабый чагыннан ук үзенең буш вакытын заяга, максатсыз эшсезүткәрә икән, һәвәслек хезмәт ихтыяҗына әверлмәскә мөмкин. Бу хәл килеп чыкмасын өчен, мәктәпкәчә яшьтәге баланы көндәлек хезмәткә тартырга, гаиләдә өлкәннәргә булышырга өйрәтергә кирәк. Үсә барган саен хезмәт вазифалары киңәеп кенә калмый, аларның үтәлү сыйфатына таләпчәнлек тә үзгәрә, баладан аны үтәү өчен җаваплылык та арта бара. Бу күчеш чорында баланы башлаганэшне ахырына кадәр үиткерергә тырышып эшләргә, уңышлы башкарылган эшкә сөенә белергә өйрәтергә кирәк.

3. Балага теге яки бу эшне кушканда, аны ничек эшләргә икәнлеген күрсәтеп бирергә, ә өйрәнгәч аны мөстәкыйль эшләргә рөхсәт итәргә кирәк. Болар барысы да өлкәннәр күзәтчелегендә барырга тиеш.

4. Хезмәт бала өчен кирәк нәрсә һәм бурыч кебек булырга тиеш. Хезмәт авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнерлек булсын.

5. Хезмәт ял белән чиратланырга тиеш.

Гаиләдә йорт эшләре хезмәт тәрбиясенең беренчел тормыш мәктәбе булып тора. Бала якыннарына изгелек эшләргә, өлкәннәргә булышырга, үзен билгеле бер эш башкаручы гаилә әгъзасы итеп торырга өйрәнә. Гаиләдә бергәләп эшләү балага шәхес буларак үстерергә, мөмкинлекләр ачарга булыша.

Шушы кагыйдәләрне аңлап эш итмәү, әйтергә яратканча, “яшь әле, үскәч тә эшләргә өлгерер” кебек карашка, тормышны ялгыш аңлауга китерә.

Балага кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе бирү уңай нәтиҗәләр бирә. Хезмәт баланы физик яктан чыныктыра, аның уйлау сәләтен үстерә. Балага нинди генә эш кушылсын, ул аны ничек итеп, күпме вакытта һәм нәрсә белән ничек эшләргә кирәклеген уйлый.

Бала әле бөтенләй нарасый, биләүдә генә ята, ә бу аның өстенә карап иелгән хәлдә, бу бала нинди булып үсәр, кем булыр диеп уйлыйбыз. Шуны белергә кирәк, барысы да безнең өлкәннәрнең, тәрбиячеләрнең, ата-аналарның һәм җәмәгатьчелекнең аны ничек итеп тәрбияләвебезгә, нәрсәгә өйрәтүебезгә бәйле.

В.А.Сухомлинский хезмәт тәрбиясен өч башлангыч гармониясе дип атый: кирәк, авыр, бик яхшы. Һәм бу билгеләмәгә ул тирән мәгънә сала.

Кирәк. Ничек кенә әле. Зарури нәрсә ул. Хезмәтне яратмаган кеше шәхес буларак формалашып җитә алмый. Бары тик хезмәт сөючәнлек һәм аның белән тыгыз бәйләнгән максатчанлык кебек ихтыяр сыйфатлары гына алга куелган максатны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Авыр әлбәттә, аңа ата-аналар да әзер булырга тиешләр. Балада хезмәт сөючәнлек тәрбияләү – бездән, үзебездән нык торуны, бик зур түземлелек һәм вакыт таләп итә. Кән саен, сәгать саен, вак төякләрне дә һәм төп проблемаларны да истән чыгармыйча, баланы үз үрнәгеңдә тәрбияләү җиңел түгел.

Бик яхшы. Әйе, чөнки авырлыкның җиңелүен, максатка ирешүне тою кешегә иң зур әхлак канәгатьлеге бирә. Бу шатлыкка бары хезмәт яратучы кешеләр генә лаек.

Балаларның гаилә тормышындагы хезмәттә катнашуы мөмкин кадәр иртәрәк башлануы мөһим. Балага уенчыкларның бөтенлеге өчен, уенчыклар тирәсендә һәм уйный торган урында чисталык һәм тәртип өчен җаваплы булуы әйтелгән булырга тиеш. Бу эшне дә аның алдында бик гомуми итеп кенә куярга кирәк: чиста булсын, уенчыклар теләсә кайда аунап ятмасыннар, су түгелмәсен, уенчыклар өстендә тузан булмасын. Билгеле, җыештыруның кайбер алымнарын аңа күрсәтергә дә мөмкин, ләкин ул үзе белеп эшләсә, тузан сөртү өчен чүпрәкне әнисеннән үзе сорап алса, яхшырак булачак. Яше үсә бару белән балага тапшырылган эшләр катлауланырга, уеннан аерылырга тиеш.

Һәрбер гаилә үз тормышы шартларыннан һәм балаларның яшьләреннән чыгып, бу исемлек тулыландырыла: гөлләрчә су сибү, аш табыны әзерләүдә булышу, тузаннарны сөртү, газеталарны билгеле бер урынга җыеп кую, песигә ашарга салу үз киемнәрен билгеле бер урынга тәртип белән кую, әгәр гаиләнең яшелчә бакчасы булса, аларны тәрбияләүдә булышу. Һәрбер гаилә үз шартларында беркадәр кызыклы һәм балалар көченнән килерлек булган, шуларга охшашлы бик күп төрле эшләр таба ала. Гаиләдәге барлык өлкән кешеләр билгеләгән таләпләрнең тулы бердәмлеге генә яшь буынга оешканлык, тәртиплелек, кагыйдәләренә хәрмәт тәрбияли ала.

Әйе, бу балаларыбызны демократик җәмгыятьнең аңлы төзүчеләре итеп үстерергә омтылабыз. Шуңа күрә яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, гаиләдә максатчан режим булдыру, йорт эшләрен гаиләдәге барлык кешеләрнең мөмкинлегенә карап бүлү, балаларга һәм бер-берсенә бердәм таләпләр кую, балаларга йөкләнгән эшләрнең үтәлешен, аларның тәртибен һәрчак тикшереп тору нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин.

Сүз дә юк, тату гаиләдә тәрбия эше тормышка җиңел һәм гади ашырыла. Әмма җаваплы, намуслы мөнәсәбәт булганда башка гаиләләр дә үзләренең тәрбияви вазифаларын уңышлы үти ала.



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Трудовое воспитание детей в семье

Автор: Бакирова Фаниля Фирдависовна

Дата: 26.09.2014

Номер свидетельства: 114985

Похожие файлы

object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(76) "Трудовое воспитание детей в школе и дома. "
    ["seo_title"] => string(46) "trudovoie-vospitaniie-dietiei-v-shkolie-i-doma"
    ["file_id"] => string(6) "192381"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1427455450"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(201) "РОДИТЕЛЬСКОЕ СОБРАНИЕ  в психолого-педагогической школе  «Семейная  академия» «ТРУДОВОЕ ВОСПИТАНИЕ В СЕМЬЕ» "
    ["seo_title"] => string(121) "roditiel-skoie-sobraniie-v-psikhologho-piedaghoghichieskoi-shkolie-siemieinaia-akadiemiia-trudovoie-vospitaniie-v-siem-ie"
    ["file_id"] => string(6) "169419"
    ["category_seo"] => string(9) "psihologu"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1423406190"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(51) "Трудовое воспитание в семье"
    ["seo_title"] => string(27) "trudovoievospitaniievsiemie"
    ["file_id"] => string(6) "269195"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1450782049"
  }
}
object(ArrayObject)#876 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Трудовое воспитание детей в семье"
    ["seo_title"] => string(34) "trudovoe_vospitanie_detei_v_seme_1"
    ["file_id"] => string(6) "528329"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1574521277"
  }
}
object(ArrayObject)#854 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Трудовое воспитание детей в семье"
    ["seo_title"] => string(32) "trudovoe_vospitanie_detei_v_seme"
    ["file_id"] => string(6) "495184"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1547436483"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства