Дру?жба — личные взаимоотношения между людьми, основанные на любви, доверии, искренности, взаимных симпатиях, общих интересах и увлечениях. Обязательными признаками дружбы являются взаимность, доверие и терпение. Людей, связанных между собой дружбой, называют друзьями .
Просмотр содержимого документа
«Мероприятие "Дружба - это..." »
Тема: Дуслык, бердәмлек, татулык.
Максат: 1) Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;
2) Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү. (Уку мәсьәләсен кую).
Бик биектауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган.
Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче.
Без, Дуслык, Бәхет, Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит.
Укучылар сез ничек уйлыйсыз? Көтүче кемне кертер?
Дуслыкны. Ни өчен?
Чөнки дуслык керү белән өйгә бәхет тулган, байлык килгән.
Димәк, бүгенге дәрестә сүздә шул Дуслык турында барыр. (Тема белән танышу)
II. Төп өлеш.
1) Дус – сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Ихтияҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт).
2) Дуслык турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
а) Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши.
б) Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма.
в) 100 сум акчаң булганчы – 100 дустың булсын.
г) Дус авырлыкта беленер һ.б.
3) Әңгәмә
- Ни өчен акыллы кеше ахмаклар белән дуслаша алмый?
- “Акыллы белән бәхәсләшсәң – акылың артыр, сантый белән бәхәсләшсәң соңгы акылыңны да югалтырсың” дигән мәкальне сез ничек аңлыйсыз?
- “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, “Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың” мәкальләрен сез ничек аңлыйсыз?
- Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз? (Чын дус йөз елдан соң да дус булыр).
III. Хикәяләр уку. Укучыларның фикерләрен әйттереп бетерү, тыңлау.
IV . Йомгаклау.