kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

"Белем бәйрәме"

Нажмите, чтобы узнать подробности

1 сентябрь -Белем бэйрэме. Бу шатлыклы, матур көнне һәр бала сагынып көтеп ала.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«"Белем бәйрәме"»


Белем бәйрәме -2018


1А.Б. Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар.

  Томыш диләр аның исемен.

  Шатлыгы да шунда, кайгысы да шунда

 Сыналуы шунда кешенең.


2А.Б. Еллар үтәр аккан сулар кебек,

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.


3А.Б. Хәерле көн, исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр , бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый.

4А.Б. 1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора.

1А.Б. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар гына алып килсен.


Муз. номер


2 А.Б. Ә инде менә, мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары өчен бүген соңгы тапкыр беренче кыңгырау чыңлыйачак.

3А.Б. Әйдәгез әле аларны бирегә чакрыйк.(11 сыйныф укучылары музыка астында шарлар белән тезелеп басалар коридор ясап)




4А.Б. -Хәтереңдәме, дустым

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.



1А.Б. -Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем

2А.Б. 2007 елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте.


3А.Б. Сезнең арттан сезнең юлыгызны дәвам итүче беренче тапкыр, беренче сыйныфка, беренче мәктәпкә килүче дусларыбызны каршы алыйк әле.Әле кайчан гына алар балалар бакчасында иң өлкәннәр иделәр,бүген исә эстафетаны мәктәп кабул итеп ала.Әйдәгез,аларга белем иленә юл күрсәтүче сыйныф җитәкчеләре белән бергә беренче сыйныф укучыларын бирегә чакырыйк.


3А.Б.Исәнмесез, безнең нәни дуслар!

Хуш киләсез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!


4А.Б. Бүгеннән сез мавыктыргыч, маҗаралы сәяхәткә кузгаласыз. Бу сәяхәт сезне – Белем иленә илтә. Белем илен һәркем үзе ача. Сезгә инде бу ачышта тырышып укырга, мәктәбебезнең, районыбызның, илебезнең киләчәге өчен бар көчегезне куярга кирәк булачак!


3А.Б.Рәхмәт. Әйе, бүген балачакның иң матур бер мизгеле – 1 Сентябрь иртәсе. Әйдәгез, хәзер сүзне беренчеләрнең үзләренә бирик.


4А.Б. . Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.


1А.Б Көмеш кыңгыраулы сентябрем

Ачып җибәр серләр дөньясын

Без бәхетле: йөрәк җырын

Яшьлек җырын дөнья тыңласын


Скетч..................


Вокал ансам


2А.Б. Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.


3А.Б.“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Эйдэ, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!


Кыңгырау ......гимн


4А.Б.Хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар! Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйбыз.Яңа уку елында укытучыларыбызга сабырлык, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Белем бәйрәмен дәвам итәргә классларга чакырабыз. Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз! Уңышлар сезгә!











Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
"Белем бәйрәме"

Автор: Амирянова Альфира Миргалимовна

Дата: 11.09.2019

Номер свидетельства: 519525

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(71) "Белем бәйрәме өчен әдәби-музыкаль кичә"
    ["seo_title"] => string(41) "bieliem_b_ir_mie_ochien_d_bi_muzykal_kich"
    ["file_id"] => string(6) "432745"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1508177236"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(60) "?нил?р  б?йр?ме "?нием- берд?н берем""
    ["seo_title"] => string(28) "nilrbirmieniiembierdnbieriem"
    ["file_id"] => string(6) "271120"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1451380210"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(62) "Сыйныфтан тыш чара "?лифба б?йр?ме" "
    ["seo_title"] => string(35) "syinyftan-tysh-chara-lifba-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "178582"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1424858073"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(100) "конспект урока татарского языка на тему "Чыршы б?йр?ме" "
    ["seo_title"] => string(60) "konspiekt-uroka-tatarskogho-iazyka-na-tiemu-chyrshy-b-ir-mie"
    ["file_id"] => string(6) "205483"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1429895706"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(139) "Р.Корбанны? “?и?? б?йр?ме”, Х.Халиковны? “Р?хм?т сезг?, ветераннар!”шигырьл?ре."
    ["seo_title"] => string(68) "rkorbannynzhinubirmiekhkhalikovnynrkhmtsiezghvietierannarshighyrlrie"
    ["file_id"] => string(6) "285094"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1454085437"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства