kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Белем бәйрәме өчен әдәби-музыкаль кичә

Нажмите, чтобы узнать подробности

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм.  Әлеге эшкәртмәдә Белем бәйрәмендә файдалану  өчен әдәби музыкаль кичә үрнәге урнаштырыла.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Белем бәйрәме өчен әдәби-музыкаль кичә»

1 сентябрь – Белем бәйрәме!

А.Б. Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебезнең кунаклары. Барыгызны да Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Шушы минутта меңәрләгән укучылар безнең кебек үк мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Без туган мәктәбебезгә белем алу теләге белән аяк басабыз һәм һәр уку көнебез шулай якты, матур булсын иде дип телибез. Бәйрәм белән сезне, дуслар.

А.Б.1 сентябрь - Белем көне генә түгел ул, ә туган көн дә. Чөнки бу көнне яңа өметләр, яңа планнар, яңа омтылышлар туа. Бу өметләрнең аклануы, омтылышларга ия булуыбыз тик үзебездән генә тора. Республикабызның, илебезнең киләчәге - безнең кулда.


А.Б. Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп директоры Мирзаянова Рания Сәгыйть кызына бирелә.

(Директор сүзе. Кунакларга сүз).

1. Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.

2. Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.

3.Белем бәйрәмен алып килә
Кыңгыраулы сентябрь.
Кулларымда тере чәчәк,
Шатлыгымны син дә күр.
Ашкынамын мәктәбемә
Әйтерсең, туган йортым.
Мәктәбемә илтер сукмак
Гел шулай нурлы булсын.

4.Мәктәпкәем каршы ала,
Барыбызны иркәләп.
Кочагына кыса кебек
Килгән өчен иртәрәк.


Жыр "Укытучыма”


5. Укытучы, мәктәп – бу ике сүз
Күнелемдә яши янәшә,
Мәктәбем, дип әйткән чакта
Укытучым, дип, йөрәк эндәшә.

6. Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман,
Күнелең изге, алда нур гына.
Гадисең дә, бөексең дә үзен,
Сиңа тиң мактау-җыр гына.

7. Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап жылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.

8. Кайгы килгәндә дә "Егет бул”, - дип,
Шул остазлар безне өйрәткән.
"Укытучы” белән "Әнкәй” сүзе
Бергә саркып чыга йөрәктән.

9. Чәчкә тотып чыктым бүген
Укытучым, синең каршыңа.
Чын күңелдән сине тәбрик итәм
Яңа уку елы башында.

10. Белем тауларының үрләренә
Житәкләшеп тагын менәрбез.
Сезне матур чәчәкләргә тиңләп,
Гөлләмәләр бүләк итәбез.

11. Хөрмәтле укытучылар!
Сезгә булган хөрмәтебез
Яши безнең йөрәктә.
Чәчәкләрнең хуш ислесе
Чын күңелдән - бүләккә !

(Музыка. Укытучыларга чәчәкләр бирү)

А.Б. Залда безнең остазларыбыз, хөрмәтле хезмәт ветераннары утыра. Сезне бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тагын бик күп еллар якыннарыгызны шатландырып яшәвегезне телибез. Бүгенге бәйрәм уңаеннан сезнең дә әйтер сүзләрегез бардыр. Сүзне сезгә бирик әле. (Сүз бирелә).


А.Б. Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дустыбыз бар. Ул - 1нче сыйныфка укырга керүче Кашапов Инсаф. Әйдәгез, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче Инсафны алкышлап бирегә чакырыйк.

Төкле аягың белән, Инсаф! Сүзне сиңа бирик әле, нинди теләкләр белән килдең икән син мәктәпкә?

Инсаф.

Быел инде мин зур егет,

Мәктәпкә барачакмын.

Өр-яңа дусларым белән

Шунда очрашачакмын.


Әтием дә , әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.


Мәктәпкә озаткан чакта

Әбием кочып сөйде

Алдынгы булырга тырыш

Бәбкәчем берүк диде.

А.Б. Залда сине мәктәпкә әзерләгән тәрбияче апаларың утыра. Аларның да әйтер сүзе бардыр. Рәхим итегез. (Тәрбиячеләр сүзе)


Инсаф.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торган бакчалар.

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне бит сез

Чыгардыгыз җитәкләп.

Анда да мин сынатмамын,

Менә күрерсез әле.

«Инсаф безнең бакчаныкы!» –

Диеп йөрерсез әле.



А.Б. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Мәктәптә уку дәверендә, укытучы белән янәшә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы якын кешеләр - әти-әниләр дә катнаша. Йөрәк түрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрен алар да җиткерергә тели.

(Сүз беренче класс әти-әнисенә бирелә).

А.Б. Бүген син мавыктыргыч, маҗаралы, ә кайчакта бик кыен да булган сәяхәткә чыгасың. Бу сәяхәт – Белем иленә илтә.
Ләкин бу илне карталарга карап табып булмый. Белем илен һәркем үзе ача, һәм сиңа бу ачышта юл күрсәтүчең беренче укытучың – Кашапова Әсма Бастан кызы булыр.
А.Б. Әйе, бала мәктәптә матурлыкка омтыла, якты киләчәгенә кул сузып бара. Алдында биек үрләр, шул үрләрне яулый алса гына ул бәхетле булачак. Аңа шушы үрләрне яулауда, белем алуда укытучы ярдәмгә килә.

Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

(1 класс укытучысы котлавы)

А.Б.Бүген башлап басасың син
Олы белем юлына.
Белем дөньясына ачкыч-
"Әлифба” ал кулыңа.
"Әлифба”гыз – алтын ачкыч,
Аны ихлас укыгыз.
Белем белән коралланып,
Галәмнәрне байкагыз! (Әлифба тапшырыла)

Инсаф

Күп нәрсәләр белермен,

Туган илем турында

Мин бит инде зур булдым

Әлифбам бар кулымда.
А.Б.Иренмичә, бик тырышып
Укыгыз фән илендә.
Китапларны ачар өчен
Ачкыч бирәбез сезгә. (Ачкыч тапшырыла)

Укучы Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керик без.
Алда безне күп могҗиза көтә,
Сау – сәламәт булып укыйк без.



Укучы Бу якты йорт безнең бәхет өчен,
Бу китаплар безгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып безгә эндәшсен.

12 укучы.

Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,

Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.


13 укучы.

Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын

Белем йортларына уза

Ашкынып яшь буын.


14 укучы

Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елы башлана!


15 укучы

Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик,

Башлануын уку елының.

Күреп соклансыннар сихри көчен

Җиз кыңгырау чыңының.

16 укучы

Яңгырыйдыр һәр төбәктә,

Көмеш кыңгырау чыңы.

Мәктәпләргә рәхим ит, син,

Өр – яңа уку елы.

(Кыңгырау шалтырату)

1 класс укучыларын классларга озату. Белем бәйрәмен тәмамлау.
А.Б. Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйбыз. Белем бәйрәмен дәвам итергә классларга чакырабыз. Уңышлар сезгә!



Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Внеурочная работа

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: 4 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Белем бәйрәме өчен әдәби-музыкаль кичә

Автор: Кашапова Асма Бастановна

Дата: 16.10.2017

Номер свидетельства: 432745


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства