Тема: Изафәләрнең һәм тартымлы исемнең Т.к. белән төрләнеше (1нче слайд)
Максатлар:
1. Белем бирү максаты: изафәләрнең һәм тартымлы исемнең Т.к. белән төрләнешен аңлату, алган белемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга өйрәтү.
2. Үстерү максаты: укучыларның танып-белү күнекмәләрен арттыру.
3. Тәрбияви максат: чисталык, пөхтәлек тәрбияләү.
Дәрес тибы:
Җиһазлау: карточкалар, дәреслек, мультипроектор
УМК: Рузалия Рахматулловна Нигматуллина “Татарча да яхшы бел”
Рузалия Рахматулловна Нигматуллина “Татар теле өйрәнүчеләргә”
Дәрес барышы
Оештыру өлеше
Уңай психологик халәт булдыру.
Дежур укучы рапорты
Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе
Белемнәрне актуальләштерү.
Ишетеп аңлау .
В каких словах есть звуки:
[ә]— мәктәп, класс, бүлмә, рәсем, тәрәзә, парта, дәрес;
[а°] — такта, парта, акбур, карандаш, ала, бара, ручка, пенал;
[җ] — җырлый, Женя, җавап бирә, журнал;
[ы] — укытучы, урындык, вышка, тыңлый, карый, посылка, утыра, укый.
Указать количество слогов в следующих словах: китап, пенал, дәрес, дәфтәр, тәрәзә, бер, бирә, бар, утыра, ике.
Өй эшен тикшерү: Өй эшенә аерым карточкада биремнәр бирелгән иде.(1,2 укучы укый)
Тәрҗемә итегез. Боерык фигыльләрнең зат-санын билгеләгез
Слушайте учителя. Оденьтесь теплее. Пусть поливает цветы. Пусть приберется в комнате. Приходите к нам в гости. Пусть на уроке не разговаривает. Не открывай окно. Не вставай с места. Пусть поздно не звонят. Пусть выучит наизусть. Позови своих друзей. Доешь суп.
Дәреснең темасын һәм максатын әйтү
Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру. (2нче слайд)
Изафәләрнең 3 төре белән танышырбыз. 1нче төр изафә булганда баш килештәге исем баш килештәге исем белән янәшә торып бәйләнә.М-н: укучы кыз, укытучы апа һ.б.
2нче төр изафә булганда, икенче компонентына –ы, -е; -сы, -се III зат тартым кушымчасын ала. М-н: куян бала сы , бала кием е һ.б.
3нче төр изафә булганда, беренче сүз –ның, -нең И.к.кушымчасын ала, икенче сүз III зат тартым кушымчасын кабул итә. М-н: әби нең алка сы , әти нең машина сы һ.б.
1,2,3 төр изафәләрне табыгыз (телдән) (3нче слайд)
1.Укытучы апа безне каршы алды. 2.Тарих дәресе бик кызыклы үтте. 3. Мәче балалсы бик матур. 4. Артурның әнисе заводта эшли. 5. Китапның исеме ничек?
эшлик. Тәрҗемә итәбез, изафәне табабыз. (телефон номерын)
Телефон номерын нинди килештә кулланылган соң? (Т.к.)
Әйе, укучылар, без бүген изафәләрнең Т.к. формасын да өйрәнербез. Т.к. кушымчаларын искә төшерү(-ны,-не). Тартымлы исемнең Т.к. формасында кушымчасын искә төшерү(-н)
Ул 3нче затта кулланыла. М-н: Ул укытучы кызын озатты. Мисаллар китерү (алма бакчасын, идән тактасын, куян баласын, бала киемен, урам башын, татар телен) җөмләләр төзү.
Тәрҗемә итегез. Изафәләрне язып алыгыз. Килешен билгеләгез.
Вы какой музей ищете, музей Тукая?
Наиль плохо знает улицы Казани.
Ученики изучают историю Татарстана.
Вы знаете остановку “Рынок”?
Мы еще не видели новый детский сад.
Белем- күнекмәләрне ныгыту.
Язып бетерегез.
1)Тарарстан... Презеденты... һәркем хөрмәт итә.
2)Республикабыз... гимны... композитор Рөстәм Яхин язган.
3)Шәһәр паркы... күргәнең бармы?
4)Әнием... апа... бик карт.
5)Аш бүлмәсе... юдык.
6)Мәктәп киеме... чиста йөрт.(Ә сез укучылар мәктәп киемен ничек йөртәсез?)