Урок татарского языка в 5 ом классе.Урок обучающий.Своеобразием фонетического строя татарского языка является то,что буква В в татарских словах выражается через звук [w],в словах из русского языка через[в],и это отражается в произношении.Урок учит различать звуки и правильно произносить.
Просмотр содержимого документа
«[w]??м [ в] тартыклары »
Татар теле
Сыйныф 5
Тема :[w]һәм [ в] тартыклары
Максат : В хәрефе,[w] [в] авазлары белән таныштыру.Авазларга характеристика бирү күнекмәләрен камилләштерү,дөрес уку күнекмәләрен формалаштыруга шартлар тудыру,туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру,сүзлек запасын баету,фикерләү сәләтен үстерү.
Укучылар өчен максат :[w][в] авазларын дөрес итеп укый белү.
Җиһазлау :Проектор,компьютер,таблица,такта,дәреслек.
Дәрес барышы
1.Оештыру өлеше.
2.Белемнәрне актуальләштерү .Укучылар без сезнең белән нәрсәләрне өйрәнәбез?(авазлар, хэрефлэр).Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?(Слайд№1)
Әйдәгез әле, экранга карыйк бирелгән сүзлэргә аваз-хәреф анализы ясыйк (слайд№2)( болын,кәбестә)
Нәтиҗә ясыйбыз:Сузык авазлар нинди төркемгә бүленәләр?(калын,нечкә)Тартык авазлар нинди төркемгә бүленәләр?(яңгырау,саңгырау)
3.Яңа белемнәр формалаштыру.
Безнең бүгенге темабыз : В хәрефе
Мин сезгә хәзер сүзләр укыйм,ә сез игътибар белән мине тыңлагыз,укылышта нинди аерма бар? дигән сорауга җавап бирергә әзерләнегез.(слайд№3)
ватан вагон
гөрләвек слива
авыл трамвай
авыз телевизор
Беренче баганада сүзләр[ у ] [ ү ]авазына якын итеп әйтелә, ул- у,ү дип язылмый,менә шундый аваз белән белдерелә[W], .(ирен-ирен авазы)-укучылардан әйттерү ;2 нче баганада рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә ирен-теш белән әйтелә.
Укучылар, нәтиҗә ясыйбыз,В хәрефе татар телендә 2 авазга билге булып йөри.(Слайд№4)
Иҗекләр өстендә эш.( слайд№5)Ва,вы,вә.
Сүзләрне дөрес уку.
Авыр,тавыш,аваз,савыт,кавын, җавап,хайван,давыл сүзләрен транскрипция белән уку.(тәрҗемә итү)(слайд№6)
Табышмак . Канаты бар ,аягы бар , -йөзә белми.Рәсемдә бу табышмакка җавап табабыз.(слайд№7)( тавык).
Яшеренгән сүзне табабыз .тавык(ватык) Слайд№8
Бу сүзгә аваз- хәреф анализы ясыйбыз.(дәфтәрләрдә).
Тикшерәбез (слад№9)
Укучылар менә безнең туган телебез,татар телебез нинди кызыклы.Тырышып укысагыз,телебезне күбрәк өйрәнгән саен, аның тагын да кызыграк икәнлеген аңларсыз.
Өй эше. Тизәйткеч ятларга
Тавы-тавы биек икән,
Тавыклары симез икән.
Тау-тау итеп,тавыклары
Йомырка салып йөри икән