kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Урок татарского языка в 6 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.0

                 Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  

                  Патриотик һәм экологик тәрбия бирү.

Җиһазлау : «Татар теле» 6 класс. Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарапшина, Г.И. Хайруллина. Казань.  «Магариф – Вакыт». 2017г

Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,

  И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерык     

 фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.

Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм  

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Урок татарского языка в 6 классе»


МОБУ СОШ №7,г.Бирск Муслимова Ф.Х.,учитель татарского языка и литературы



Учительница татарского языка и литературы Муслимова Ф.Х.

Урок татарского языка в 6 классе

Тема: Боерык фигыль


Максат.   Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.0

                Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм   телен үстерү.  

                  Патриотик һәм экологик тәрбия бирү.

 

Җиһазлау : «Татар теле» 6 класс. Р.К. Сәгъдиева, Р.М. Гарапшина, Г.И. Хайруллина. Казань. «Магариф – Вакыт». 2017г

Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,

  И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерык     

фигыльләр кергән мәкаль һәм әйтемнәр.

 

Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.

 

Укыту алымнары. Таблица белән эшләү, дәреслек белән  эш,   сөйләм  

                                   үстерү,  күнегүләр    эшләү,  мөстәкыйль эш.

Дәрес тибы. Яңа тема аңлату дәресе.

 

Дәрес планы.

I. Оештыру. (2 минут)

II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)

      Алдагы дәресләрдә үткәннәрне кабатлау.

 

III. Яңа тема. (13 минут)

1.     Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькә сакчыл караш турында фикер алышу. (6 минут)

2.     Таблица белән эш . (5 минут)

3.     Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)

 

     IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү. (20 минут)

1.     Күнегүләр эшләү. (8 минут)

2.     Карточкалар белән эш.Мәкаль һәм әйтемнәрдән боерык фигыльләрне билгеләү. (5 минут)

3.     Мөстәкыйль эш (тест башкару). (2 минут)

4.     Омоним сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.

5.     Сайланма диктант. Боерык фигыльләрне сайлап язу, аларга  морфологик анализ ясау. (5 минут)

 

V.               Өйгә эш. ( 2 минут)

              I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.

             II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык   

                  фигыль кергән 2 строфа  язып килергә.

 

VI.           Йомгаклау. ( 3 минут)

1.     Сорауларга җавап алу. (2 минут)

2.     Белемнәрне бәяләү. (1 минут)

 

 

 

 

 

Дәрес барышы.

I.Оештыру. Уңай  психологик  халәт  тудыру.

Укытучы. Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагы дәрестә без фигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык. Бүген без боерык фигыль турында сүз алып барырбыз. Боерык фигыльләрнең нинди мәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларны гамәли куллана белергә белергә өйрәнү ─ безнең төп максатыбыз.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

   1.Сораулар.

Укытучы.  Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?

Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр, нишлә кебек сорауларга җавап биргән мөстәкыйль сүз төркеме фигыль дип атала.

Укытучы. Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

Укытучы. Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?

Укучы.  Зат-сан белән төрләнгән фигыльләрне затланышлы диләр.

Укытучы.  Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?

Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы. Затланышсыз фигыльләрне санагыз.

Укытучы. Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.
III. Яңа тема.

Экранда текст.(I cлайд)

Бирем. Шигырьне сәнгатьле итеп укырга. Аерып күрсәтелгән фигыльләргә сорау куярга.

Көлгәндә дә, чишмә кебек челтерәп,

Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,

Тәнгә-җанга сихәт, дәрман биргән

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Дулкынланып, йөрәкләргә агып,

Үтсен сезнең һәрбер көнегез,

Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Сусыз калсак әгәр, корыячак

Табигатьнең иркә гөле без,

Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

Изге чишмәләргә төкерсәк без,

Саегыр җан, корыр телебез,

Бездән соң да челтерәп-челтерәп калсын, ─

Чишмәләрнең кадерен белегез!

 

1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чишмәләрне кадерләп, саклап тоту турында фикер алышу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр   бар?

Укучы. Биргән, кибә, сула.

Укытучы. Болар нинди фигыльләр?

Укучы. Хикәя фигыльләр.

Укытучы. Исбатлап күрсәтегез.

Укучы. Алар эш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.

Укытучы. Асларына сызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?

Укучы. Нишләгез? нишләсен?

Укытучы. Алар нәрсәне белдерә?

Дәреслектәге кагыйдәне укыту.

Экранда чагылдырып, нәтиҗә ясау.

                                              ( II cлайд)

   Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.

      Мәсәлән:  И сабыйлар, эшләгез  сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай)

 

2. Таблица белән эш  

Таблицага нигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.

                                  I вариант – тап, кал, сук

                                  II вариант –так, кил, сип

                                       III cлайд

Экранда боерык  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Берлек

Күплек

I бар-ыйм

I бар-ыйк

II бар

II бар-ыгыз

III бар-сын

III бар-сыннар

                      

IV. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1. Күнегүләр эшләү. Дәреслектәге    күнегүне телдән башкару.

2. Карточкалар белән эш.

 Мәкаль һәм әйтемнәрдән фигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

Намусыңны яшьтән сакла.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Мал белән бай булма, күңелең белән бай бул.

Тасма телгә ышанма.

Кеше сүзең тыңла, үз акылың тот.

Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә.

Укытучы.  Мәкаль һәм әйтемнәр аша   халык ни әйтергә теләгән?

Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булырга кирәклекне.

 

          Физкультминут.

 

      3. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).
          1. Боерык фигыль

а) затланышлы               б) затланышсыз.

2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына.

а) хәл фигыль          б) хикәя фигыль              в) боерык фигыль             

3. Кайсы раслау дөрес?

а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.

б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.

4. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?

а) эш кушу, боеруны       б) киңәш бирүне        в) үтенүне

5.Дифтонгка тәмамланган боерык фигыльгә ( сау, яу) зат-сан белән төрләнгәндә, ике сузык арасына

а) у хәрефе языла                           б) хәрефе языла

Экрандагы   дөрес җавапларны күзәтеп, укучылар бер-берсенең җавапларын тикшереп билге куя.

                        IVслайд.

Дөрес җаваплар.

1. а

2. в

3. б

4. б

                              5. б


4. Омоним сүзләр белән җөмләләр уйлау  һәм мәгънә аермасын әйтү.

ал (сыйфат) – ал (фигыль)

тырыш (сыйфат) –тырыш (фигыль)

кыр (исем) – кыр (фигыль)

җиң (исем) - җиң (фигыль)

5. Сайланма диктант

Укытучы укыган тексттан   боерык фигыльләрне сайлап , аларга морфологик анализ ясарга.

Оч син, кошчык, көчле җырым булып,

Шушы сиңа соңгы теләгем.

Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән?)

Барсын илгә минем йөрәгем.

Үрнәк. Калсын – затланышлы, боерык фигыль, III затта берлек санда, барлыкта, төп юнәлештә, хәбәр.

V. Өй эше бирү.

I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6 мәкаль яки әйтем табарга.

II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык фигыль кергән 2 строфа язып килергә.

VI . Рефлексия.

·        Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?

·        Боерык фигыль нәрсәне белдерә?

·        Ул җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

 Белемнәрне бәяләү.

 




Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс

Скачать
Урок татарского языка в 6 классе

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 13.06.2020

Номер свидетельства: 553210

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Доклад на тему: «Педагогические приемы и методы в рамках национально-патриотического воспитания на уроках татарского языка и литературы» "
    ["seo_title"] => string(152) "doklad-na-tiemu-piedaghoghichieskiie-priiemy-i-mietody-v-ramkakh-natsional-no-patriotichieskogho-vospitaniia-na-urokakh-tatarskogho-iazyka-i-litieratury"
    ["file_id"] => string(6) "119069"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1413310464"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(203) "Мастер класс по теме «Использование элементов технологии деятельностного метода на уроках татарского языка» "
    ["seo_title"] => string(122) "mastier-klass-po-tiemie-ispol-zovaniie-eliemientov-tiekhnologhii-dieiatiel-nostnogho-mietoda-na-urokakh-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "190186"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1427117484"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(133) "разработка урока татарского языка в 1 классе по теме "Татар халык ашлары" "
    ["seo_title"] => string(78) "razrabotka-uroka-tatarskogho-iazyka-v-1-klassie-po-tiemie-tatar-khalyk-ashlary"
    ["file_id"] => string(6) "236298"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1444029686"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(66) "Таблицы для уроков татарского языка"
    ["seo_title"] => string(39) "tablitsy-dlia-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "249560"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1446915810"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства