2. Актуальләштерү. Яңа белемнәрне формалаштыру, әзерлекне белү. | Узган дәрестә Һ.Такташның биографиясе белән таныштык. Биографиясе буенча кыскача тест үткәрү. Шигырь турында кыскача аңлатма биреп китү: шигырь Һади Такташның балачак дусты Мокамайга багышлана.Мокамай авылда арба тәгәрмәче урлап тотыла. Аны бик нык кыйныйлар да базга ябалар. Егет шунда үз-үзен суеп үтерә. Шигырьне А.Арсланов аудиоязмада укый, шуңа таянып, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше башлана. -Сез өйдә Һ.Такташның “Мокамай ” шигырен укыдыгыз. Бу нинди әдәби төргә һәм жанрга карый? -Шигырь темасын әйтегез. (нәрсә турында сүз бара?) | Һ.Такташның биографиясе буенча тестны эшләү, үзара тикшерү, классташыңның эшен бәяләү. - Лирика төре, лирик шигырь хис-кичерешләр белән үрелеп бара торган жанр; Шигырьдә ике тема бар: урман һәм Мокамай темасы | Танып-белү: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү; үз фикереңне төгәл әйтә белү һәм исбатлау; коммуникатив: сыйныфташ-ларыңны тыңлау, бәяләү. |
4.Кыенлыктан чыгу (проблеманы чишү) | Шигырьдәге проблеманы ачыклау өчен өлешләргә бүләбез. - Нинди өлешләргә бүлеп була? Беренче өлешне укыйбыз, фикер алышабыз, сорауларга җавап бирәбез. - Һади Такташ шигырьнең беренче өлешендә әсәрнең эчтәлеген ачу өчен нинди алымнар кулланган? - Кабатлауларның кайсы әһәмиятлерәк? -Урманның шаулавы турында гына сүз барамы? -Лирик герой урманның матурлыгын оныта алмыймы, әллә урман шаулавынмы? - Урман шаулавы нәрсәне аңлата? Икенче өлеш кем турында? Бу өлештә нинди алым бар? -Мокамайның нинди яхшы яклары, нинди начар яклары бар?(Кире һәм яхшы якларын чагыштыралар) -Нинди алымны таптык? -Кире ягы булса да лирик герой уңай якларын ничек күрә? Икенче өлештән нинди хисне таптык? Икенче өлештә кабатлаулар бармы? Тагын мөһим кабатлауны табыгыз. Ни өчен “әкият” сүзе кабатлана? - Шигырь иң югары ноктасын әйтегез. -Шигырьдә чишелеш нинди? -Шигырьдә нинди проблема күтәрелә? - Әйтелгән фикерләрне искә алып, ничек уйлыйсыз, автор поэма аша нинди бик мөһим нәрсә турында әйтергә тели? Нинди нәтиҗә ясарга була? | -1. Урман турында яки лирик герой турында -2. Мокамай турында
-Кабатлау алымы куллана. -Кабатлаулар хиснең көчлелеген, мөһим урынны күрсәтә.“Бер җирдә юк”, “Шаулый” сүзләре кабатлана. -Шаулый. Бу бүлектә урман шаулавы турында сүз бара. -Каеннар, камышлар шаулавы да бар. Урман матурлыгы түгел, ә шаулавын оныта алмый. Борчылу, куркуны, шагыйрь дусты өчен борчыла. Мокамай турында. Чагыштыру, ике малайны чагыштыра. (Лирик герой һәм Мокамайны). -Эшчән (чабаталарны матур үрә), горур, яхшы күңелле; -Бик шук, урлашу. -Каршылык алымын. -Нинди генә гафу итмәслек эш эшләсә дә лирик геройдустына югары бәя бирә. Үкенү хисен.
“Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп” “Мин ант итәм: һичбер вакытта да....” -Кечкенә чаклары әкият кебек, ә хәзергесе авыр әкият. - Мокамайның үз-үзен үтерүе. -Мокамайның исемен аклау. -Кечкенәдән намусыңны сакларга, ялгыш адымнар ясамаска кирәк. - Ике дусның мөнәсәбәте; -Үзеңә тормышта дөрес юнәлеш сайлау турында; - Кыенлыктан чыгу юлларын табу; -Кешенең тормышта үз урынын табуы (берничә укучы фикере) Тормышта үз юлыңны билгеләргә, нинди генә кыенлык булса да чыгу юлын табарга кирәк. | Шәхси: укуның нәтиҗәсе белән этәргече арасында мөнәсәбәт оештыру; эш – кыланышларны һәм вакыйгаларны кабул ителгән тәртип нормалары белән чагыштытырга өйрәтү; танып-белү: максатны мөстә-кыйль рәвештә аера белү һәм әйтү, бурычны үтәүнең нәтиҗәле ысулларын сайлау; иҗатка һәм эзләнүгә корылган проблемаларның чишелеш алымнарын мөстәкыйль табу; сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне ачыклау; фикер йөртүнең логик чылбырын төзү; исбатлау һәм дәлилләү; регулятив: эш тәртибен билгеләү, көтелгән нәтиҗәне сиземләү. коммуникатив: үз фикереңне формалаштырып, сорауларга җавап бирү; |
5. Белемнәрне ныгыту. | Поэмадан сурәтләү чараларын табыгыз (дәреслек белән эш). -Шигырьнең идеясе: Шагыйрь сүзләре белән укып күрсәтегез. | Сынландыру: карт имәннәр озатып барырлар; тормыш баткагыннан чыгу. Чагыштыру: әкияттәге ике бала кебек; ак каенга асылып менгән кебек Фразеологизмнар: тал чыбыгы ашадык, җәфа чигү - Дуслыкка тугрылык идеясе -Минем бурычым, Мөхәммәтҗан, йолу синең яман атыңны? | Шәхси: һөнәри тормышта үзбилгеләнү, дөрес юнәлеш ала белү; танып-белү: белемнәрне структурага салу, ягъни тәртипкә салу; уй-фикереңне аңлап һәм ирекле оештыру; регулятив: үзләштерелгән белемнәрнең сыйфатын һәм белү дәрәҗәсен аңлау; коммуникатив: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү. |