Тема: Сорау алмашлыклары.
Дәреснең максатлары:
1.Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
-cорау алмашлыклары турында мәгълүмат бирү, аларны гамәлдә дөрес танып-белү күнекмәләрен булдыру.
2.Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
- сыйныфташларың белән итагатьле аралашу өстендә эшне дәвам итү;
- укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
3.Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектны чагыштыру, эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; үз фикереңне монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшеңне кимсетмәслек итеп җиткерә белү.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү, бәяли белү.
Дәрес тибы: яңа тема аңлату
Материал һәм җиһазлау: дәреслек (Сәгъдиева P.К., Гәрәпшина Р.М., Хәйруллина Г.И. Татар теле. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Казан - “Мәгариф - Вакыт” нәшрияты, 2015), карточкалар, презентация, үзбәя өчен битләр.
Дәрес барышы
I.Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Таныш булыйк. Мин Минзәлә шәһәре 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы булам. Исемем- Ландыш Ринат кызы. Бүген сездә татар теле дәресен мин алып барачакмын. Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән хәерле көн теләп елмаешып алыйк. Күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерсен, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелсен. Менә шушы җылылык, елмаю сезгә көн буена җитәрлек көч бирсен. Барыгызга да дәрестә уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз.
II.Яңа тема өстендә эш.
- Укучылар, дәресебезне видео караудан башларбыз. Игътибарыгызны экранга юнәлтегез әле. Игътибар белән карыйбыз.
-Укучылар, әлеге видеода кемнәрне күрдегез? Аар нәрсә урында сөйләштеләр? Аларның сөйләменә игътибар иттегезме? Алар матур итеп саф татарча сөйләштеләр, шулай бит? Кызның әнисе үзенең сөйләмендә күбрәк нинди җөмләләр кулланды? (Сорау җөмләләр)
- Бик дөрес, укучылар. Әлеге сорау җөмләләрне сез слайдта күрә аласыз.
Нәрсә булды синең белән, кызым?
Ничек югалттың?
Кайда югалттың?
Кайсы дәрес вакытында булды ул?
Телефоныңны кулыңа кайчан алган идең?
Соңгы тапкыр кая куйган идең?
Сәгать ничә икәнен хәтерләмисеңме?
Әлеге сорау җөмләләрне төзегәндә аңа нинди сүзләр ярдәмгә килде? (Нәрсә, ничек, кайда, кайчан, кая, ничә сүзләре)
- Ничек уйлыйсыз, бу сүзләр нинди сүз төркеменә керер? (Алмашлыкларга)
- Ә төркемчәсе буенча нинди булыр? (Сорау алмашлыклары)
- Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Чөнки алар сорау бирү өчен кулланылдылар)
- Дөрес, укучылар.
- Димәк, безнең бүгенге дәреснең темасы нинди булыр? (Сорау алмашлыклары)
- Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.
Укучылар, бүгенге дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз, ниләр эшләрбез? ( сорау алмашлыкларын дөрес танып-белү максатын куярбыз, биремнәр, күнегүләр эшләрбез).
Укучылар, сорау алмашлыкларының төрләнү-төрләнмәве , нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклап китик әле. Боларны билгеләү өчен, мин игътибарыгызны тагын экранга юнәлтүегезне үтенәм. Әйдәгез әле, бирелгән җөмләләрдән сорау алмашлыкларын табыйк.
1. “Тәрәзәңне ачып куеп,
Кемгә күлмәк кистең син?” (“Галиябану”җыры)
Бу җөмләдә нинди сорау алмашлыгы бар? (кемгә) Ул кайсы сүз төркемен алыштырып килә? (Исемне). Ә исем безнең нәрсәләр белән төрләнә? (килеш, тартым, берлек һәм күплек санда килә). Димәк, исемне алыштырып килүче алмашлыклар да сан, тартым, килеш белән төрләнә. Бу җөмләдә кемгә алмашлыгы нинди килештә килгән? (юнәлеш килешендә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, җөмләдә тәмамлык)
2. Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшәләр безнеңчә. (Хәкимҗан Халиков)
Әлеге җөмләдә бирелгән сорау алмашлыгын әйтегез. Ул кайсы сүз төркемен алыштырып килә? (сыйфатны алыштырып килгән, җөмләдә аергыч)
3. Ничәнче мәртәбә
Нурланып яз килде,
Тургайлар канатын кагынды. ( Фаил Шәфигуллин)
( санны алыштырып килгән, җөмләдә хәл составында)
4. “Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез.” (Р. Фәхреддин) (рәвешне алмаштырып килгән, җөмләдә хәл)
- Димәк, сорау алмашлыклары кайсы сүз төркемен алыштырып килсәләр, шул сүз төркеменең грамматик категорияләренә ия була.
Ә хәзер әйдәгез, бергәләп, сорау алмашлыгының кагыйдәсен чыгарып карыйк.
Затны, предметны, билгене, рәвешне, санны ачыклау өчен кулланыла торган алмашлыклар сорау алмашлыклары дип атала. (Дәреслектәге кагыйдәне уку)
Ял минуты. (күзләрне ял иттерү)
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. - Укучылар, сорау алмашлыклары татар халык мәкальләрендә дә еш кулланыла. Моның шулай булуын исбатлап китү өчен, “Ахырын тап” уенын уйнап алыйк.
- Мин сезгә мәкальләрнең беренче өлешен бирәм, сезгә икенче өлешен табарга кирәк булачак. Бу эшне без такта янында эшләрбез. (Һәр төркемнән бер укучы чыгып, мәкальнең ахырын табып беркетә.)
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Кайда татулык, шунда тынычлык.
Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.
- Укучылар, сорау алмашлыклары кергән тагын нинди мәкальләр беләсез? (Кемнең сүзе хак, шуның йөзе ак. Дөньяда иң йомшак нәрсә – әнием кулы. Кем эшләми, шул ашамый.)
Безнең соңгы ике мәкаль нәрсә турында? (Тел турында)
Ничек уйлыйсыз, минем әлеге мәкальләргә тукталуымның сәбәбе нидә? (Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.)
2. - Укучылар, хәзер без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алырбыз. Әгәр дә сез корреспондент булсагыз, Туган телләр елы уңаеннан, укучыларга нинди сораулар бирер идегез?Хәзер һәр төркем дә укучылар өчен өчәр сорау әзерли.
Бирем шундый: сезнең сорау җөмләләрегездә сорау алмашлыклары булырга тиеш. Башладык. Сезгә 2 минут вакыт бирелә.
(Укучылар өчен түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:
- Синең туган телең нинди тел?
- Син үз туган телеңдә кайларда аралашасың?
- Син күбрәк кайсы телдә сөйләшәсең?)
- Ә хәзер кайсыгыз үзен корреспондент ролендә сынап карарга тели? Һәр төркемнән берегез чыгып, сорауларыгызны каршы як төркемдәшләрегезгә бирегез, алар сезгә җавап бирсеннәр.
- Укучылар, сез сорау алмашлыклары ярдәмендә әйтү максаты ягыннан нинди җөмләләр төзедегез? (Сорау җөмләләр)
- Димәк, сорау алмашлыклары безгә сорау җөмләләр төзегәндә дә ярдәмгә килә.
3. - Укучылар, сорау алмашлыкларының кулланылышын билгеләү максатыннан, тагын бер кечкенә генә иҗади эш эшләп китәрбез. “Туган тел” темасына сорау алмашлыкларын кулланып, кечкенә генә текст төзеп язарга кирәк булачак. Мин сезгә текст төзү өчен кирәкле сүзләрне бирәм. Сезгә әлеге сүзләрне бәйләнешкә кертеп, җөмләләр төзергә кирәк булачак.
( Үрнәк: Безнең туган телебез – татар теле. Нинди матур тел ул! Туган телебезгә багышлап, күпме әсәрләр иҗат ителгән. Аларның барысы да телебезнең матурлыгын ачып бирә. Кая гына барсак та, татарча сөйләмне сагынып кайтабыз. Кеше кайда гына яшәсә дә, үз туган телен онытмаска, аны кадерләп сакларга тиеш!
IV. Рефлексия.
- Укучылар, әйдәгез, дәресебезгә йомгак ясыйк. Сез бүгенге дәрестә ниләр белдегез? Дәрес буенча фикерләрегезне әйтеп китегез әле.
Сезнең өстәлләрдә дәрес буенча фикереңне белдер дигән кәгазь битләре бар. Сезгә анда бирелгән җөмләләрне дәвам итеп бетерергә кирәк.
Минем өчен дәрес ... (файдалы, кызыклы, мавыктыргыч, эчтәлекле) булды.
Дәрес материалы минем өчен ... (авыр) булмады.
Дәрестә мин... (сорау алмашлыклары турында мәгълүмат алдым).
Мин бу дәрестә алган белемнәремне ... (тормышта файдалана алырмын дип уйлыйм).
- Бик яхшы, үзебезгә билгеләр куябыз. Эшчәнлек рефлексиясе битендә үзегезнең белемнәрегезне бәяләгез.
V. Өй эше бирү. Өй эше турында мәгълүмат сезнең үзбәя битләрендә бирелгән.
1.127 нче бит, 294 нче күнегү (тәрҗемә итәргә).
2. Сорау алмашлыклары кергән 4 мәкаль язып килергә.
3. Сорау алмашлыклары кулланып, туган телне өйрәнү турында диалог төзергә.
VI. Дәресне йомгаклау.
-Дәрес тәмам, барыгызга да рәхмәт. Чыгарга мөмкин.