kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Сорау алмашлыклары

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сорау алмашлыкларын зат алмашлыкларыннан аеру

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Сорау алмашлыклары»







Тема:Сорау алмашлыклары.(3 “б” сыйныфы,татар төркеме)

Дәрес тибы:Яңа атамаларны ачу.

Предметара бәйләнешләр:әдәби уку,әйләнә-тирәне өйрәнү

Җиһазлау:Ф.Ф.Харисов,Ф.М.Хисамова,Ч.М.Харисова.Татар теле дәреслеге.Башваткыч.

Дәрес максаты: 1)сорау алмашлыкларының төп грамматик билгеләрен ачыклау,билгеләмәне формалаштыру

2)Телдән һәм язма сөйләмдә сорау алмашлыкларын табу күнекмәсен үстерүгә шартлар тудыру

3)Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен,үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру

4)Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет буенча:

-нәрсә ул сорау икәнен белү

-җөмләләрдән сорау алмашлыкларын таба белү

-сөйләмдә сорау алмашлыкларын табу

Метапредмет

Регулятив:

-уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү

-куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру

Танып белү:

-куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;

-язма һәм телдән сөйләмдә үз фикереңне формалаштыра белү;

-гомуиләштерү

Коммуникатив:

-сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;

-үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

-бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү

Дәрес барышы.



I этап.Оештыру (Мотивлаштыру

2 мин.)

Максат: уңай психологик халәт тудыру.

_Исәнмесез,укучылар!Кәефләрегез ничек?Сыйныфта кем дежур?Бүген ничәсе?Кәефләрегез ничек?Укырга дип килдегезме? Ничек яхшы булырга?Яхшы булу авырмы?

Утырыгыз укучылар,дәресебезнебашлыйбыз. II.Белемнәрне актуальләштерү һәм эшчәнлек барышында туган кыенлыкларны теркәп бару.(7 мин)

Өй эшен кабатлау.

Зат алмашлыкларын кабатлау.(Ул тәртипле бала.Дәрестш аңа бишле куйдылар.)

Яхшы,әйдәгез мин сезгә шигырь укып күрсәтәм,ә сез игьтибар белән тыңлап утырыгыз.

Әллә нәрсә булды минем

Әти белән әнигә,

Йөдәтәләр сорау биреп:

“Ник?” тә,”Нәрсәгә?” ,”Нигә?”

-Ник “ике”ле алдың ?-диләр.

-Нигә соңга калдың ?-диләр.

-Ник дәресең карамадың?

-Белмәгәч ник сорамадың?

Ник тагын пычракка кердең?

-Нигә дип су ерып йөрдең?

-Ник сугыштың Салих белән?-

Әйтерсең инде мин беләм.(Р.Вәлиева) --Укучылар,бу шигырьдә кем турында сүз бара? -Ул нинди бала? Аның тәртибенә кем нинди билге куя ала? Нәтиҗә чыгарабыз:Яхшы укырга,әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга кирәк.Ә хәзер укучылар,тактага карыйк .Мин сезгә бер җөмлә яздым.Бу җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерик. Дәфтәргә җөмлә язу.Син ник дәресеңне карамадың?Бу җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерикДәресеңне-исем,карамадың-фигыль,син-зат алмашлыгы. -Ник сүзе нинди сүз төркеменә керер?(Белмибез.) -Бәлки бу исемдер?Бу исем тугел,чөнки предметны белдерми -Бәлки бу фигыльдер.Юк,бу сүзгә нишли соравы куя алмыйбыз. -Бәлки,бу сыйфаттыр?(сыйфат та түгел,чөнки ул предметның билгесен белдерми.Нинди фикергә киләбез?

(Сорауларга җавап бирәләр,дәлиллиләр.)

Нәтиҗә ясыйлар:Бу ниндидер яңа,безгә таныш булмаган сүз төркеме IV.Яңа белемнәрне ачу (14 мин) -Безнең алда нинди проблема туды?

-Сүзнең нинди сүз төркеменә керүен ачыклау.

-Бу җөмләдә бу сүз ни өчен бирелгән?(нәрсәне дә булса ачыклау,сорау өчен кирәк.) -Бу нинди җөмлә ?(сорау) Узган дәрестә без зат алмашлыкларын өйрәндек. -Алмашлыклар сүз төркемнәрен алмаштырып киләләрме?(Төрле сүз төркемнәрен алмаштырып киләләр) Ник сүзе сүз төркемен алмаштырып килгәнме?(Юк.Ул бары тик нәрсәне дә булса ачыклаган) Ник сүзенең нинди сүз төркеме булуын белү өчен мин сезгә башваткыч тәкъдим итәм. Татар телендә булган хәрефләрне сызсак,нинди сүз килеп чыгар?(җсәоңрһаөу әаүлҗмашүлңыкәларңы). -Димәк,бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

-Сорау алмашлыклары.(Кем?НәрсӘ?......)

-Нинди бурычлар куярбыз икән?

-Сорау алмашлыкларын табарга өйрәнербеә һәм җөмләләрдә кулланырбыз.

IV.Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үз тикшерү.(10 мин)

-Алмашлыкларын тагын бер кат искә төшерәбез.(тестлар)

-Алмашлыклар сүз төркемен алмаштырып киләме?(Әйе,төрле сүз төркемнәрен)

Сорау алмашлыклары сүз төркемнәрен алмаштырып килерләрме?(Ник икеле алдың?Кем бу?)

-Юк.

-Ә нәрсәне ачыклап килерләр икән?

(Бу кем?-затны

Бу нәрсә?предметны.

Бу нинди туп?-билгене) Кагыйдә чыгарыйк.

-Предметны,затны,билгене ачыклау максатында кулланыла торган алмашлыклар сорау алмашлыклары була

-Ничек уйлыйсыз,бу төгәл җавапмы?

Төгәл.

Парларда эш (карточка №2)

Бәяләү критерийлары:

“5”-барлык биремнәрнең дә җаваплары дөрес

“4”-бер-ике сорауның дөрес җавабы юк

“3”-биремне иптәшем ярдәмендә генә үти алам.

Нәтиҗә:Димәк,тагы нинди сорау алмашлыклары була?(нинди?ни?кем?)

V.Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү(5 мин)

Ә хәзер мин сезгә шигырьдән өзек укыйм,ә сез сорау алмашлыкларын табыгыз(Су анасы.)экранда.Экранда җавапларның дөреслеген табабыз.Үзбәя куябыз.

Язып барырга һәм тикшерергә

VI.Эшчәнлеккә рефлексия(3 мин) Укучылар,бүген дәрестә нинди тема өйрәндек.

Моны ачыклау өчен без нәрсәләр эшләдек?Бүгенге дәрестә нинди билгеләмә уйлап таптык? Укытучы белән бергәләп,үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын

VII.Өйгә эш бирү(3 мин) Сезгә өч вариант өй эше тәкъдим итәм.Берсен сайлап эшләгез.

1.215 нче күнегү,98 нче бит,язарга

2.Сорау алмашлыклары кертеп,4 җөмлә язарга

3.Сорау алмашлыкларын кертеп,”Тәртипле укучы” турында шигырь язарга




















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 3 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Сорау алмашлыклары

Автор: Гусманова Эльмира Мухарлямовна

Дата: 04.02.2017

Номер свидетельства: 387565

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(35) "Сорау алмашлыклары"
    ["seo_title"] => string(21) "sorau_almashlyklary_1"
    ["file_id"] => string(6) "628807"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1680284228"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(43) "Тема: Зат алмашлыклары. "
    ["seo_title"] => string(23) "tiema-zat-almashlyklary"
    ["file_id"] => string(6) "191733"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427362413"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(121) "Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса русская группа "
    ["seo_title"] => string(72) "rabochaia-proghramma-po-tatarskomu-iazyku-dlia-3-klassa-russkaia-ghruppa"
    ["file_id"] => string(6) "168168"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1423202770"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства