kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

6 сыйныф "Сыйфат фигыль".

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок татарского языка. 6 класс.ФГОС. Открытый урок.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«6 сыйныф "Сыйфат фигыль".»

Сыйныф: 6 (татар мәктәбе, татар укучылары)

Тема: Үткән заман сыйфат фигыль”

Максат:

1)сыйфат фигыльнең заман формалары белән танышуны дәвам итү; үткән заман сыйфат фигыльгә аңлатма бирү;

2) сыйфат фигыльне сөйләмдә (язма, телдән) танып-белү күнекмәләрен ныгыту;

3) Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә ( мәкальләргә) нигезләнеп, балаларга рухи тәрбия бирү;

4)Татар телен һәм халкыбызның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксынучанлык хисен тәрбияләү.

Дәреснеңтибы:

Өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәреснең метод һәмалымнары:сорау-җавап, әңгәмә, тест

Җиһазлау:

Мультимедиа проектор, презентация, биремле карточкалар, дәреслек,“Мәкальләр һәм табышмаклар” китабы.

Таратма материал:битләр, маркерлар, каләмнәр, карточкалар.

МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР: Практикум дәрес, биремнәрүтәү.

Дәресбарышы:

I.Оештыру өлеше (укучылар фикерен туплау, уңай халәт тудыру)

1.Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез, саумы сез!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек,

Анам телен, Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек!

2. Бүгенге татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Бүген без сезнең белән төркемнәрдә, төрле структуралар кулланып, сыйфат фигыльне өйрәнүне дәвам итәрбез.

3. -Әйдәгез, төркмнәрдәге дусларыбызны сәламләп аларга яхшы теләкләр телик (бер –берсенә теләкләр әйтү. Мәсәлән: уңышлы көн, яхшы билге, исәнлек һ.б.)

II .Белемнәрне актуальләштерү.

 1. -Укучылар,әйдәгез әле  искә төшерик, фигыльләр  ничә  төркемгә  бүленә?

    Нинди  төркемнәргә?

 -Затланышлы  фигыльләрне  атагыз.

 -Алар  ни  өчен  затланышлы  дип  атала?

 -Затланышсыз  фигыльләрне  атагыз.

 -Затланышсыз  фигыльләрдән  без  кайсы  фигыльне  өйрәнә  башладык?

2.Сыйфат фигыльне искә төшерү өчен модель төзик (Тактага сыйфат фигыль,дип язылган плакат эленә)

-Укучылар, ике төркемгә дә карточкалар салынган конвертлар таратылган 1нче номерлы конверттан сыйфат фигыль үзлекләрен белдерә торган карточкаларны табабыз һәм тактага беркетәбез. Вакыт 2 минут.

(Карточкалар беркетелә. Модель төзелә)

Сыйфат фигыль

Эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә

Затланышсыз

Юнәлеш һәм юклык кушымчалары була

Исем алдыннан аныачыклап килә

Җөмләдә аергыч була

Хәзерге, үткән, киләчәк заманнарда килә.

(Модельдән файдаланып кагыйдә әйтелә.)

-Укучылар хәзер үзбәя дәфтәрләрен ачып бүгенге числоны куябыз һәм әлеге эш өчен үзебезне бәялибез. Билге критерийлары слайдта күрсәтелгән.



-Хәзерге  заман  сыйфат  фигыль  турында искә төшерәбез. 2нче номерлы конвертлардан файдаланып модельне төзибез (тактага хәзерге заман сыйфат фигыль плакаты эленә)  Эшли башладык , 2 мин. вакыт бирелә.

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм модель ярдәмендә бергәләп кагыйдәне искә төшерәбез.


Хәзерге заман сыйфат фигыль



Тезмә форма

Гади форма



-а/ә, -ый/и торган





-ый/и

-учы/үче


Исә торган җил

Эшләүче кеше


-Укучылар, үзбәя дәфтәрләренә билгеләрне куябыз. (билге критерийлары слайдта)

III.Яңабелемнәрформалаштыру.

1.Укучылар, бирелгән сүзтезмәләр арасыннан хәзерге заман сыйфат фигыльләрне табыгыз

Укучы бала, әйткәнсүз, киләторган поезд, баручыкеше, эшләгән интекмәс, тырышканны хөрмәт итәләр.

Көтелгән җавап:Укучы бала, киләторган поезд, баручы кеше

- Модельгә өстәп куегыз

-Нинди сүзтезмәләр калды?

әйткәнсүз-сүз-кән кушымчасы ярдәмендә ясалган, җөмләдә аергыч була, бу сыйфат фигыль

-кан/кән кушымчалары нинди заманда кулланыла? Димәк, бунинди фигыль?

Көтелгән җавап: Үткән заман сыйфат фигыль.

Нәтиҗә ясагыз.

Көтелгән җавап: Без бүген үткән заман сыйфат фигыльне өйрәнәбез

-Дөрес укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең максаты сыйфат фигыльнең заман формалары белән танышуны дәвам итү; үткән заман сыйфат фигыльне өйрәнү.

эшләгән интекмәсгән кушымчасы ярдәмендә ясалган, димәк нинди кушымчалар? (ган/гән)

-нинди сүз төшеп калган ?(кеше) сыйфат фигыль ачыклаган исем.

-нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр сыйфат фигыль ачыклап килгән сүз төшеп калса, ул исемләшә)

Тырышканны хөрмәт итәләр-ниндисүзтөшеп калган?(кешене)

-җөмләдә тәмамлык булып килә.

-Күплек кушымчасы ялгасак ничек була?

-Нинди килештә?

-Нәтиҗә ясагыз.

(Әгәр үткән заман сыйфат фигыль ачыклаган исем төшеп калса, ул исемләшә. Килеш ,тартым,күплек кушымчаларын ала. Җөмләдә ия яки тәмамлык була.)

2.Әйдәгез, 3нче конверттагы терәк сүзләрдән файдаланып, яңа тема буенча модель төзеп карыйк.

Үткән заман сыйфат фигыль



-ган/гән , -кан/кән



Исемне ачыкласа аергыч



Исемләшсә ия яки тәмамлык була. Килеш, тартым, күплек кушымчаларын ала

Килеш




Бәйлекләр белән кулланылса хәл була



-Укучылар, әйдәгез хәзер кагыйдә чыгарабыз. Нинди фигыль үткән заман сыйфат фигыль дип атала?

Көтелгән җавап: Үткән заман сыйфат фигыль фигыльлнең тамырына -ган/-гән,-кан/кән кушымчалары ялганап ясала, җөмләдә аергыч була.

-Әгәр дә сыйфат фигыль үзе ачыклаган исемнән башка килсә, ул исемләшә, килеш, тартым белән төрләнә , күплек кушымчалары ала, җөмләдә ия яки тәмамлык булып килә.

- Эшебезгә бәя куйыйк. Модельне кагыйдә дәфтәренә языйк.

IV. Ял минуты (Сыйфат фигыль булса басабыз, шарт яки боерык фигыль булса утырабыз)

V. Ныгыту

1.-Әйдәгез, дәфтәрләрне ачыйк, бүгенге числоны һәм теманы язып куйыйк.

Дәреслектәге күнегүдән сыйфат фигыльләрне үзләре ияргән сүзләре белән язып алыйк (Үзара тикшерү. Бер-берсешә билге кую. Кретерий слайдта)

2. Парларда эшлибез А партнерларыбыз туры килгән исемнәрне , ә Б партнерларыбыз турыкилгән сыйфат фигыльләрне кулланып сүзтезмәләр төзибез (карточкаларда эш)

Суынган.........

Тикшерүче ..........

Ачуланган..........

Елмайган.........

Әйткән.........

……………..кыз

.............……..дус

...............…апа

..............…..малай

..............…..әби


- Укучылар, бер–берегезнең җавабын парларда тикшерәбез Үзбәя дәфтәренә билге куябыз. (берничә укучының җавабы тыңлана)

3. Сыйфат фигыльләр халык авыз иҗатында да бик еш очрый. “Дәвам ит” дигән уен оештыру. Мәкальләрне анализлау.

1) Яратып эшләнгән эш...( куаныч китерер).

2) Тырышкан табар,..... (ташка кадак кагар.)

3)Әйткәнсүз,.... (аткан ук.)

4) Эшләмәгән (кеше) ....(ашамый.)

5) Калган эшкә ....... (кар ява.)

6) Дус килгән көн-......(бәйрәм көн.)

7)Үткәнен белмәгән халыкның ...(киләчәге юк).

8) Аерылганны аю ашар,... (бүленгәнне бүре ашар.)

4.Ә хәзер мәкальләрне ничек истә калдыруыгызны СТЕ ЗЕ КЛАССструктурасы ярдәмендә тикшерербез.

Иң элек 3нче партнерларыбыз һәрберегезгә кәгазь битләре өләшә. Сез хәзер

Әлеге битләргә истә калган мәкальләрне язасыз һәм астан сызып куясыз. Бу

эшкә 3 минут вакыт бирелә. Эшне башладык. Вакыт бетте. Басабыз, урындыкларны этеп куябыз, кулны күтәреп үзебезгә парабабыз.Сәламлибез. Һәрберебез мәкальләрне укыйбыз,үзегездә ул мәкаль булса, тамга куеп барасыз, ә булмаса сызыктан соң шул мәкальне язып куясыз.Шулай итеп сез 8 мәкальне җыярга тиеш буласыз.

VI. Рефлексия

- Укучылар, яңа теманы ничек үзләштерүебезне билгеләү өчен презентациядәге тест сорауларына җавап бирәбез.

1.Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз.

а) укылган китап

б) укыла торган китап

в) китап укыган

2. Билгеләмәне дәвам итегез.Үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль

билгеләрен берләштереп, эш-хәлне предметның билгесе итеп белдергән

сүзләр .....

а) сыйфат дип атала.

б) хикәя фигыль дип атала.

в) сыйфатфигыль дип атала.

З. Шәһәргә бара торган юлга җәяү генә кердек.. дигән җөмләдә аерып

бирелгән фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

а) хәзерге заман сыйфат фигыль.

б) хәзерге заман хикәя фигыль.

в )үткән заман сыйфат фигыль.

4 . Сыйфат фигыль нинди җөмлә кисәге булып килә?

а) тәмамлык.

б) хәбәр.

в)аергыч.

5.Сыйфат фигыль нинди фигыль ул?

а)затланышлы.

б) затланышсыз.

6.Сыйфат фигыльнең ничә заманы бар?

а)1

б)2

в)3

Үзбәя дәфтәренә билге куябыз.(Критерий слайдта) хата булмаса -5, 1 хата-4, 2-3 хата-3, 4-5 хата-2)

VII. Вариатив өйгә эш бирү.

- Кызыл (җиңел), сары (уртача), яшел(иҗади) конвертларда төрле дәрәҗәдәге биремле эшләр. Укучылар сайлап алыгыз.

Кызыл (җиңел)-дәреслектән күнегү

Сары (уртача) – үткән заман сыйфат фигыль булган 5 мәкальтабып язарга.

Яшел(иҗади) -Г.Ибраһимовның “Алмачуар“хикәясеннән үткән заман сыйфат фигыль булган 5 җөмләне табып язарга.

VIII. Йомгаклау.

-Укучылар, дәрестә алынган билгеләрегездән уртак үзбәяне чыгарабы. Кем нинди билге алдым дип уйлый? Такта алдындагы смайликларны сайлыйбыз.

-Дәрес тәмам, сау булыгыз! Уңышлар!


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 6 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
6 сыйныф "Сыйфат фигыль".

Автор: Хисамова Эльвера Наилевна

Дата: 09.09.2017

Номер свидетельства: 427673

Похожие файлы

object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(106) "Конспект урока по татарскому языку по теме "Сыйфат фигыль""
    ["seo_title"] => string(52) "konspiekturokapotatarskomuiazykupotiemiesyifatfighyl"
    ["file_id"] => string(6) "261376"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1449127611"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(174) "Конспект урока татарского языка "Үткән заман сыйфат фигыль. ““Милли киемнәр” кибете” тексты""
    ["seo_title"] => string(80) "konspiekt_uroka_tatarskogho_iazyka_utk_n_zaman_syifat_fighyl_milli_kiiemn_r_kibi"
    ["file_id"] => string(6) "384590"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1485533588"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(212) "Конспект урока по татарскому языку на тему: Затланышлы ??м затланышсыз фигыль т?ркемч?л?рен гомумил?штереп кабатлау. "
    ["seo_title"] => string(126) "konspiekt-uroka-po-tatarskomu-iazyku-na-tiemu-zatlanyshly-h-m-zatlanyshsyz-fighyl-torkiemch-l-rien-ghomumil-shtieriep-kabatlau"
    ["file_id"] => string(6) "194246"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427738354"
  }
}
object(ArrayObject)#873 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(105) "Конспект  урока по теме "Билгесез ?тк?н заман хик?я фигыль" "
    ["seo_title"] => string(64) "konspiekt-uroka-po-tiemie-bilghiesiez-utk-n-zaman-khik-ia-fighyl"
    ["file_id"] => string(6) "235949"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1443892368"
  }
}
object(ArrayObject)#851 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(255) "Татар телен чит тел буларак ?йр?н? торган 7нче сыйныф укучыларыны? татар теленн?н белем ??м к?некм?л?рен тикшер? ?чен биремн?р (тест формасында). "
    ["seo_title"] => string(161) "tatar-tielien-chit-tiel-bularak-oir-n-torghan-7nchie-syinyf-ukuchylarynyn-tatar-tielienn-n-bieliem-h-m-kuniekm-l-rien-tikshieru-ochien-biriemn-r-tiest-formasynda"
    ["file_id"] => string(6) "166695"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1422981726"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства