kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

По следам Тукая

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максат:

Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән танышу.

Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:

Г.Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән танышу буенча эш системасын җайга салу.

Проектны тормышка ашыру этаплары

I этап – хәзерлек этабы план төзү

Темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп,чыганаклар туплау       

II этап

 Г.Тукайның биографиясен өйрәнү;

 Материал, рәсем, фотолар туплау;

 III этап – төгәлләү.    

 Проектның үтәлешен күрсәтә торган нәтиҗәләрне туплау.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«По следам Тукая»







Тукай эзләре буйлап



Максат:

Габдулла Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән танышу .

Проектның тормышка ашыру өлкәсендә көтелгән нәтиҗәләр:

Г.Тукайның иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы белән танышу буенча эш системасын җайга салу.

Проектны тормышка ашыру этаплары

I этап – хәзерлек этабы план төзү

Темага кагылышлы мәгълүмәт җыеп,чыганаклар туплау

II этап

Г.Тукайның биографиясен өйрәнү;

Материал, рәсем, фотолар туплау;

III этап – төгәлләү.

Проектның үтәлешен күрсәтә торган нәтиҗәләрне туплау.

























Кереш

Без бүген барыбыз бергә бөек шагыйрь Габдулла Тукай эзләре буйлап сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безнең транспортта 6 гына урын бар, мин биргән сорауларга дөрес җавап бирүче укучылар гына сәяхәттә катнаша алачак, ә калган укучыларга сәяхәтне читтән генә күзәтергә туры килер. Ә инде икенче вакытта сәяхәт оештырганда, белем дәрәҗәләрен арттырып, аларга да катнашу мөмкинлеге туачак. Игътибар белән сорауларны тыңлагыз, дөрес җавап биргән укучы урынга рәхим итсен.











































Төп өлеш

Кушлавыч

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә.

Сасна Пүчинкәсе

Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.

Өчиле

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Яңа бистә

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Соңрак аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озата.

Кырлай

“ Кырлай-минем дөньяга күзем ачылган урын”,-ди Тукай.Монда ул мәдрәсәгә укырга йөри,беренче дәресләрне ала.

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.









Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральск шәһәрендәге татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары булып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да эләгә.1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң йөгереп укый башлаган. Тора бара Габдулла- Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте кабына. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елныңиюнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.













1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...











































Йомгак

Тукай татар халкының яңа реалистик әдәбиятына һәм хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучы булды. Шагыйрь иҗтимагый прогресска хезмәт итүне үзенең гражданлык бурычы итеп татар культурасы тарихында санады; кыска гына гомер юлында күпкырлы иҗаты белән яңа эпоха ачты. Тукай иҗаты үзенең күпкырлы, киң колачлы булуы белән таң калдыра.

Шагыйрь күп гасырлык татар әдәбиятының, Шәрекъ поэзиясенең гуманистик традицияләренә, рус классикасының идея-эстетик казанышларына таянган, халык авыз-поэтик иҗатының иң саф чишмәләреннән көч һәм илһам алган. Ул татар әдәбиятында критик реализм әдәбиятын башлап җибәрде, милли әдәби поэтик телне тудыручы, рус классикасын үз теленә тәрҗемә итүдә беренче югары үрнәкләрне биргән талант, әдәби тәнкыйтьне һәм татар балалар әдәбиятын нигезләүче булды.





































Кулланылган әдәбият



1. ”Балачак аланы”К.В.Закирова.



2.”Иҗат баскычлары” Шәехова Р.К.,Закирова К.В . Казан :РИЦ 2001-61 б



3.”Иң татлы тел – туган тел” методик кулланма. Казан:Мәгариф,2004-446 б







































Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Средняя

общеобразовательная школа № 7 города Бирска муниципального района Бирский район

Республики Башкортостан









Проектная работа

По следам Тукая







Учительница татарского языка

и литературы Муслимова Ф.Х







2020 г.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
По следам Тукая

Автор: Муслимова Фиалка Хамзиновна

Дата: 13.06.2020

Номер свидетельства: 553211

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(34) "Тукай иленә сәяхәт"
    ["seo_title"] => string(19) "tukai_ilen_s_iakh_t"
    ["file_id"] => string(6) "583129"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1623323975"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(52) "Презентация. Габдулла Тукай "
    ["seo_title"] => string(32) "priezientatsiia-gabdulla-tukai-1"
    ["file_id"] => string(6) "243796"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1445801675"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(116) "Конспект урока на тему "В небе вечности сверкай- Пушкин и Тукай" "
    ["seo_title"] => string(69) "konspiekt-uroka-na-tiemu-v-niebie-viechnosti-svierkai-pushkin-i-tukai"
    ["file_id"] => string(6) "126118"
    ["category_seo"] => string(10) "literatura"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1415117166"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(180) "Онспект интегрированного занятия в старшей группе( с использованием лэпбука) "Весенний переполох""
    ["seo_title"] => string(80) "onspekt_integrirovannogo_zaniatiia_v_starshei_gruppe_s_ispolzovaniem_lepbuka_ves"
    ["file_id"] => string(6) "572061"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1612195564"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(16) "животный"
    ["seo_title"] => string(9) "zhivotnyi"
    ["file_id"] => string(6) "194672"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1427801944"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Проверка свидетельства