kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Использование интерактивной доски на уроках татарской литературы

Нажмите, чтобы узнать подробности

Использование интерактивной доски на уроках татарской литературы

ТАТАР ?Д?БИЯТЫ Д?РЕСЛ?РЕНД? ИНТЕРАКТИВ ТАКТА КУЛЛАНУ

Х?зерге заман укыту процессы зур ?зг?решл?р кичерде. Н?ти??д?, укытуда я?а технологиял?р куллану ихтыя?ы туды. Компьютер, интернет ??м башка информацион чаралар актив р?вешт? уку-укыту даир?сен? ??леп ителде. ?леге техник чаралар арасында интерактив такта да балаларда т?рле ф?нн?рне, шул ис?пт?н  татар теле ??м ?д?биятына, ?йр?т?г? кызыксынуны арттыру м?мкинлеге бир?.

Б?генге к?нд? интерактив тактаны? бихисап т?рл?ре бар, ?леге м?кал?д? без SMART Board тактасы ??м программалар пакеты ярд?менд? эшл?? м?мкинлекл?рен карап ?т?рбез.

Бу программа ярд?менд? интерактив тактада текстлар, р?семн?р, фотолар, таблицалар, т?рле графикалар, тавыш ??м видео язмалар бел?н эшл?? к?з у?ында тотыла. ?леге эш т?рл?рен д?ресл?рд? куллану укытучыга материалны алдан ?зерл?п куярга ??м д?рест? вакытны д?рес файдаланырга м?мкинлек бир?ч?к. Бер слайдтан икенче слайдка ссылкалар ясау ысулы бел?н кир?кле материалны эзл?? эшне к?пк? ?айлаштыра. Материалны? к?пт?рлелеге укучыларга теманы тиз ??м кызыклы ?зл?штер?г? булышлык ит?, предметка мотивациял?рен арттыра.

Хезм?тебезд? ?зебезне? эш т??риб?сенн?н чыгып, ?д?бият д?ресл?ренд? интерактив такта куллануны? кайбер м?мкинлекл?рен т?б?нд?ге формаларда т?къдим ит?без.

Язучы и?атын ?йр?нг?нд?ге эш т?рл?ре.

?дипне? тормышындагы м??им даталар бел?н эшл??.

Татар язучыларыны? туган елларын билгел??. Тактага язучыларны? портретлары куела ??м т?рле даталар бирел?, шуларны интерактив тактаны? кал?ме бел?н д?рес урынга к?череп куялар.

Язучыларны? и?атындагы вакыйгаларны ?йр?нг?нд? экранда даталар гына язылырга да м?мкин. Укытучы с?йли бара ??м датага баскач, “ссылка” функциясе бел?н эшл?нг?н икенче слайдтагы кир?кле информация чыга. Бу вакыйга турында с?йл?г?нн?н со?, я?адан т?п слайдка кайтырга була.

?д?би ?с?р ?стенд? эш.

?д?би ?с?р исемн?рене? авторларын билгел??. ?йр?нелг?н ?с?р исемн?ре ??м язучылар исемн?ре бирел?. Авторын билгел?п, ?с?рне? исемен д?рес урынга  к?череп куярга.

Таблицаны тутыру. ?д?би геройларны? кайсы ?с?рнеке ик?нен к?рс?т?.  ?с?р исемн?ре язылган таблица, т?рле ?с?р геройлары исемн?ре бирел?. ??р геройны кайсы ?с?рнеке ик?нен д?рес итеп билгел?п таблицага тутырырга.

?д?би термин ??м т?шенч?л?р бел?н эшл??.

?д?би терминнарга билгел?м? бир?. ??р терминга алдан билгел?м? бел?н “ссылка” ясала ??м ??р термин “ссылка”сына баскан саен ?авап бел?н слайд ачыла.

Иллюстрациял?р ??м схемалар к?рс?т?. ?д?би терминнар ??м т?шенч?л?рне? асылын ачкан иллюстрациял?р ??м схемалар к?рс?тел?,   а?латма-ш?рехл?р ясала, укучылар интерактив тактада маркерлар, яис? автофигуралар ярд?менд? схема ясый.

С?злек ?стенд? эш.

Бирелг?н с?зл?рне т?р?ем? ит?. С?зл?рне? т?р?ем?се, яис? а?латмасы, “затемнение” функциясе артында ябылып тора, ?авапны тикшерер ?чен п?рд? ачыла бара ??м мисаллар китерел?.

Укучыларны? с?йл?м телен ?стер? ?стенд? эш.

Бирелг?н р?сем буенча ??мл?л?р т?з?. Программа коллекциясен? урнаштырылган сюжетлы р?сем (?д?би ?с?рг? иллюстрация) тактага чыгарып куела, аны? яртысы “затемнение” ярд?менд? капланып тора. Балалар р?семне? капланган ?лешенд? н?рс? булуы турында ??мл?л?р т?зил?р. Р?сем ачыла бара, т?зелг?н ??мл?л?р бел?н чагыштырыла. ?леге бирем укучыларга и?ади эшл?рг? м?мкинлек бир?.

Табышмакларны? ?авабын табу.  Тактага табышмаклар языла, ? ?аваплар “фигуралар” (аларны т?рле т?ст?, т?рле формада куярга м?мкин) артына яшерел?. Укучылар ?аваплар ?йтк?ч, “фигуралар” ачыла, чагыштырыла.

М?кальл?рд? т?шеп калган с?зл?рне ?йт?. Тактага м?кальл?р языла, л?кин бер?р с?з “фигура” артына яшерел?. Укучылар шул с?зл?рне тапкач, ?аваплар ачыла. Шулай ук, м?кальл?р бел?н эшл?г?нд?, т?шеп калган с?зл?рне укучылар такта маркеры бел?н ?зл?ре д? язып куярга м?мкинн?р.

Тавыш яздыру ??м ты?лау. Бу бирем SMART Notebook программасыны?, яис? Windows системасыны? стандарт, яздыру ?айланмасын кулланып эшл?н?. Биред? укытучы ?зе, яис? укучылардан ?д?би ?с?рл?рне укытып, шигырьл?рне яттан с?йл?г?нен яздырып ты?латырга була.

Гомум?н алганда, ?д?бият д?ресл?ренд? интерактив тактаны куллану м?мкинлекл?ре байтак. ?леге м?кал?д? без шуларны? кайбер т?рл?рен? ген? тукталып ?ттек. Аларны? башка формаларын булдыру, эшл??не укытучылар  кил?ч?кт? тагын да камилл?штер? юлларын табар. ?лб?тт?, д?рест? интерактив такта куллану ?змаксатка ?верелерг? тиеш т?гел ??м ул гына укучыларны? белем сыйфатын арттырыр дип ?йтеп булмый. Шулай да, ?леге информацион чараны укыту процесында файдалану т??риб?сен ис?пк? алсак, укучы балаларны? предметка карата кызыксынулары, д?рест? катнашу активлыклары артуын, теманы ?йр?н?не? у?айлырак ??м н?ти??лер?к булуын ассызыкларга кир?к.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Использование интерактивной доски на уроках татарской литературы »

Использование интерактивной доски на уроках татарской литературы

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ИНТЕРАКТИВ ТАКТА КУЛЛАНУ

Хәзерге заман укыту процессы зур үзгәрешләр кичерде. Нәтиҗәдә, укытуда яңа технологияләр куллану ихтыяҗы туды. Компьютер, интернет һәм башка информацион чаралар актив рәвештә уку-укыту даирәсенә җәлеп ителде. Әлеге техник чаралар арасында интерактив такта да балаларда төрле фәннәрне, шул исәптән татар теле һәм әдәбиятына, өйрәтүгә кызыксынуны арттыру мөмкинлеге бирә.

Бүгенге көндә интерактив тактаның бихисап төрләре бар, әлеге мәкаләдә без SMART Board тактасы һәм программалар пакеты ярдәмендә эшләү мөмкинлекләрен карап үтәрбез.

Бу программа ярдәмендә интерактив тактада текстлар, рәсемнәр, фотолар, таблицалар, төрле графикалар, тавыш һәм видео язмалар белән эшләү күз уңында тотыла. Әлеге эш төрләрен дәресләрдә куллану укытучыга материалны алдан әзерләп куярга һәм дәрестә вакытны дөрес файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Бер слайдтан икенче слайдка ссылкалар ясау ысулы белән кирәкле материалны эзләү эшне күпкә җайлаштыра. Материалның күптөрлелеге укучыларга теманы тиз һәм кызыклы үзләштерүгә булышлык итә, предметка мотивацияләрен арттыра.

Хезмәтебездә үзебезнең эш тәҗрибәсеннән чыгып, әдәбият дәресләрендә интерактив такта куллануның кайбер мөмкинлекләрен түбәндәге формаларда тәкъдим итәбез.

Язучы иҗатын өйрәнгәндәге эш төрләре.

Әдипнең тормышындагы мөһим даталар белән эшләү.

Татар язучыларының туган елларын билгеләү. Тактага язучыларның портретлары куела һәм төрле даталар бирелә, шуларны интерактив тактаның каләме белән дөрес урынга күчереп куялар.

Язучыларның иҗатындагы вакыйгаларны өйрәнгәндә экранда даталар гына язылырга да мөмкин. Укытучы сөйли бара һәм датага баскач, “ссылка” функциясе белән эшләнгән икенче слайдтагы кирәкле информация чыга. Бу вакыйга турында сөйләгәннән соң, яңадан төп слайдка кайтырга була.

Әдәби әсәр өстендә эш.

Әдәби әсәр исемнәренең авторларын билгеләү. Өйрәнелгән әсәр исемнәре һәм язучылар исемнәре бирелә. Авторын билгеләп, әсәрнең исемен дөрес урынга күчереп куярга.

Таблицаны тутыру. Әдәби геройларның кайсы әсәрнеке икәнен күрсәтү. Әсәр исемнәре язылган таблица, төрле әсәр геройлары исемнәре бирелә. Һәр геройны кайсы әсәрнеке икәнен дөрес итеп билгеләп таблицага тутырырга.

Әдәби термин һәм төшенчәләр белән эшләү.

Әдәби терминнарга билгеләмә бирү. Һәр терминга алдан билгеләмә белән “ссылка” ясала һәм һәр термин “ссылка”сына баскан саен җавап белән слайд ачыла.

Иллюстрацияләр һәм схемалар күрсәтү. Әдәби терминнар һәм төшенчәләрнең асылын ачкан иллюстрацияләр һәм схемалар күрсәтелә, аңлатма-шәрехләр ясала, укучылар интерактив тактада маркерлар, яисә автофигуралар ярдәмендә схема ясый.

Сүзлек өстендә эш.

Бирелгән сүзләрне тәрҗемә итү. Сүзләрнең тәрҗемәсе, яисә аңлатмасы, “затемнение” функциясе артында ябылып тора, җавапны тикшерер өчен пәрдә ачыла бара һәм мисаллар китерелә.

Укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эш.

Бирелгән рәсем буенча җөмләләр төзү. Программа коллекциясенә урнаштырылган сюжетлы рәсем (әдәби әсәргә иллюстрация) тактага чыгарып куела, аның яртысы “затемнение” ярдәмендә капланып тора. Балалар рәсемнең капланган өлешендә нәрсә булуы турында җөмләләр төзиләр. Рәсем ачыла бара, төзелгән җөмләләр белән чагыштырыла. Әлеге бирем укучыларга иҗади эшләргә мөмкинлек бирә.

Табышмакларның җавабын табу. Тактага табышмаклар языла, ә җаваплар “фигуралар” (аларны төрле төстә, төрле формада куярга мөмкин) артына яшерелә. Укучылар җаваплар әйткәч, “фигуралар” ачыла, чагыштырыла.

Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү. Тактага мәкальләр языла, ләкин берәр сүз “фигура” артына яшерелә. Укучылар шул сүзләрне тапкач, җаваплар ачыла. Шулай ук, мәкальләр белән эшләгәндә, төшеп калган сүзләрне укучылар такта маркеры белән үзләре дә язып куярга мөмкиннәр.

Тавыш яздыру һәм тыңлау. Бу бирем SMART Notebook программасының, яисә Windows системасының стандарт, яздыру җайланмасын кулланып эшләнә. Биредә укытучы үзе, яисә укучылардан әдәби әсәрләрне укытып, шигырьләрне яттан сөйләгәнен яздырып тыңлатырга була.

Гомумән алганда, әдәбият дәресләрендә интерактив тактаны куллану мөмкинлекләре байтак. Әлеге мәкаләдә без шуларның кайбер төрләренә генә тукталып үттек. Аларның башка формаларын булдыру, эшләүне укытучылар киләчәктә тагын да камилләштерү юлларын табар. Әлбәттә, дәрестә интерактив такта куллану үзмаксатка әверелергә тиеш түгел һәм ул гына укучыларның белем сыйфатын арттырыр дип әйтеп булмый. Шулай да, әлеге информацион чараны укыту процесында файдалану тәҗрибәсен исәпкә алсак, укучы балаларның предметка карата кызыксынулары, дәрестә катнашу активлыклары артуын, теманы өйрәнүнең уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк булуын ассызыкларга кирәк.


Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Прочее

Целевая аудитория: Прочее

Скачать
Использование интерактивной доски на уроках татарской литературы

Автор: Мансурова Гульшат Нурулловна

Дата: 11.09.2015

Номер свидетельства: 229974

Похожие файлы

object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "Моделирование уроков татарского языка "
    ["seo_title"] => string(41) "modielirovaniie-urokov-tatarskogho-iazyka"
    ["file_id"] => string(6) "150656"
    ["category_seo"] => string(13) "vsemUchitelam"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1420540436"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(96) "Урок краеведения "Татаро-монголы на Рязанской земле""
    ["seo_title"] => string(58) "urok-kraieviedieniia-tataro-mongholy-na-riazanskoi-ziemlie"
    ["file_id"] => string(6) "255026"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1447853763"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(63) "Игра-тренажёр по татарскому языку "
    ["seo_title"] => string(38) "ighra-trienazhior-po-tatarskomu-iazyku"
    ["file_id"] => string(6) "109960"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "testi"
    ["date"] => string(10) "1405323239"
  }
}
object(ArrayObject)#884 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(133) "Конспект урока истории на тему: " Героям Куликовской битвы посвящается.." "
    ["seo_title"] => string(77) "konspiekt-uroka-istorii-na-tiemu-gieroiam-kulikovskoi-bitvy-posviashchaietsia"
    ["file_id"] => string(6) "205950"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1430061655"
  }
}
object(ArrayObject)#862 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(94) "Иван III:собиратель земель, законодатель, строитель. "
    ["seo_title"] => string(50) "ivan-iii-sobiratiel-ziemiel-zakonodatiel-stroitiel"
    ["file_id"] => string(6) "203349"
    ["category_seo"] => string(8) "istoriya"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1429462235"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства