kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Рабочая программа по тат. лит

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочая программа по татарсой литературе для 2 класса 

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по тат. лит»

«Каралды»

МБ җитәкчесе

__________/ Габдинова З.А.


МБ утырышы беркетмәсе № __

_______________, 2016 нче ел

«Килешенде»

ГББМУ “----------------------”нең

милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

__________/ Ибраһимов А.А.

_________________ , 2016 нче ел

«Раслыйм»

ГББМУ “ --------------” директоры

__________/ Мөхәммәтҗанова Г.Д


Приказ № ___________

______________________, 2016 нче ел





Казан шәһәре Вахитов районы

116 нчы Лицей” гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе



2 НЧЕ Б СЫЙНЫФЫНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУДАН

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Хуҗина Лилия Рәис кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы I квалификацион категорияле педагогик хезмәткәр




Педагогик киңәшмәнең

№ 1 нче утырышында каралды

__________________, 2016 нче ел






2016 - 2017 нчы уку елы



Әдәби укудан эш программасы

2нче сыйныф

(сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Эш программасы түбәндәге документларына таянып төзелде:

1. РФ “Мәгариф турында” Законы, 21.12.2012

2. ТР “Мәгариф турында” Законы, 2013, 28нче июнь

3. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел.

4. Татарстан Республикасы Вахитов районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе “116 нчы лицей” пед.коллективының 2016 нче елның 22 августындагы 1 нче номерлы педсовет карары буенча 2016/17 нче уку елына кабул ителгән укыту планы.

5. Татар теленнән эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган“Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” : 1-11 нче сыйныфлар. Төзүче- авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева 2014 нигезләнеп төзелде.

6. Дәреслек –Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле. = Татарский язык: Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) /Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗәнова - Казан: Татармультфильм., 2013. – 135б.

7. “116 нчы лицей”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.



Программа башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандарты нигезендә һәм уку программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр буенча төзелде.


Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан басылган үрнәк программада 2 нче сыйныфта татар теленә һәм әдәби укуга 170 сәгать бирелә. Мәктәпнең укыту планы буенча 2Бсыйныфында әдәби укуга атнага 2 сәгать бирелә. Шул сәбәпле, әдәби укудан программа 70 сәгатькә исәпләп төзелде.



Эш программасы структурасы.

Укудан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан,төп бүлекләрне,белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән,укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге


Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.

Әдәби укуга өйрәтүнең төп максатлары:

- 2 нче сыйныф укучыларының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап

аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

- укучыларның танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

- укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата

хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру;

- укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.

Укыту-методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик принциптан тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укуыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу җәһәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.







Укыту курсының эчтәлеге

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Без мәктәпкә барабыз (20 сәг.)

Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте.

Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү.

Базарда. (6 сәг.)

Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре.

Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

Мин чисталык яратам” (8 сәг.)

Шәхси гигиена предметлары.

Тән әгъзалары атамалары. Табипта.

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү.

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү.

Кыш җитә (8 сәг.)

Кыш айлары, кыш билгеләре.

Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз.

Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү.

Безнең гаилә” (6сәг.)

Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте.

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү.

Яз килә” (5 сәг.)

Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме.

Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү.

Минем туган ягым” (7сәг.)

Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү.

Кибеттә” (5 сәг.)

Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә.

Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Җәй” (5 сәг.)

Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз.

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү.

























Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре




Диалогик сөйләм

2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70 процентын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

- җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

- программада күрсәтелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

Тыңлап аңлау (аудирование)

- нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;

- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

- ишетү хәтеренең күләмен үстерү.


Уку

- дәреслектә уку елы өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

- тексттагы тыныш билгеләренә карап тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

- укылган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

- шигырьләрне яттан сөйләү;

- укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

- татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

- бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;






2нче сыйныф ахырына әдәби уку курсы программасын үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр

1.Керергә ярыймы? Әйе, ярый. Юк, ярамый.

2.Гафу итегез,сүзлекне алырга ярыймы?Әйе, ярый,рәхим ит.

3.Кунакка килегез!Хуш килдегез!Күчтәнәчегез өчен рәхмәт!

4.Китабың бармы?Әйе, китабым бар.

5.Китап кирәкме?Әйе, китап кирәк.Юк, китап кирәк түгел.

6.Бу кемнең китабы(дәфтәре, апасы, әнисе)?Бу Азатның (Әлфиянең)китабы(дәфтәре, апасы, әнисе).

7.Сиңа ничә яшь?Миңа 8 яшь.

8.Язарага мөмкинме?Әйе, мөмкин.

9.Бу китап кемнәр өчен?Бу китап балалар өчен.

10.Ул кая барды(бармады)?Ул мәктәпкә барды(бармады)

11.Мин укыйм һәм язам. Мин укыйм , ә ул яза.

12.Марат, укы! Балалар, укыгыз!

13.Сез ничәү? Без дүртәү.

14.Яздан соң җәй килә.













2нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырылган нәтиҗәләр


Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларынкарата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

- текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.



Метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:


Танып – белү

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү,сәбәп- нәтиҗә бәйләнешләрен табу;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык сәләтләрен формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерыым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.


Регулятив

- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

- уку хезмәтенә бәя бирә белү;

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен формалаштыру;


Коммуникатив

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

- аралаша белү сәләтен үстерү;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;






Рус телендә сөйләшүче балаларның әдәби укудан белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

Эш төрләре

Сыйныфлар



I

II

III

IV

1.

Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмәләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4минут

0,3-0,5 мин

2.

Диалогик сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз







Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары һәм формалары

Диалогик сөйләм

Таләпләр

Билге

1.

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтарса

5”ле куела.

2.

Дөрес сорау биреп, үзе дә әңгәмәдәшенең соравына дөрес җавап кайтарса, ләкин укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы булса

4”ле куела

3.

Укытучы ярдәмендә генә сорау бирсә яки җавап кайтарса, сорау биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә

3”ле кула.

4.

Әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә

2”ле куела


Монологик сөйләм

Таләпләр

Билге

1.

Бирелгән тема буенча хикәя төзи белсә, тулы, эзлекле итеп, текст эчтәлегенә үз мөнәсәбәтен , бәясен биреп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары булса

5”ле куела.

2.

Аерым паузалар, 1-2 сөйләм хатасы ясаса, укытучы тарафыннан 1-2 ачыклаучы сорау бирелсә

4”ле куела

3.

Теманың төп эчтәлеген ачса, 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә яки укытучы ярдәменнән башка сөйләмне башлый алмаса

3”ле кула.

4.

Сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса

2”ле куела


Тыңлап аңлау

Тыңлап аңлау күнекмәләрен бәяләү өч төрле була:

- “тулаем аңлады”

- “ өлешчә аңлады”

- “ аңламады”




 





Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методикәдәбият


Укучылар өчен әдәбият

Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “ Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” : 1-11 нче сыйныфлар. 2014. Төзүче-авторлары Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева



 

 

  Сайтлар:

http://www.belem.ru/

http://www.suslek.ru/

http://www.rusedu.ru/

kitaphane.tatar.ru/sad.htm

http://www.tatmedia.com.

http://www.tatarstan.ru

/books/

http://www.shigriyat.ru/

http://www.kitap.net.ru

tarkhanova.ru

gzalilova.narod.ru

tatarteleHYPERLINK "http://tatartele2010.ucoz.ru/"2010.ucoz.ru

raushania.ucoz.ru

tugan-tel.blogspot.com

tatarteleHYPERLINK "http://tatartele5.edu.tatar.ru/"5.edu.HYPERLINK "http://tatartele5.edu.tatar.ru/"tatarHYPERLINK "http://tatartele5.edu.tatar.ru/".ru

http:www.zavuch.info.ru

http//pedsovet.org.r



  • С.Г.Вагыйзов “Кызыклы грамматика”

“Мәгариф” 1994

2. Татарча-русча сүзлек, Казан, 2006

3. Татарско-русский, русско-татарский

школьный словарь (для русскоязычных

учащихся)/ Авт.-сост.: Ф.С.Сафиуллина,

К.С.Фатхуллова. – Казань: Магариф.–

207с.

4.Ф.С.Сафиуллина Базовый татарско-

русский и русско-татарский словарь для

школьников. – Татарское

Республиканское издательствао “Хәтер”.










Тематик план





Дәрес темасы

Сәг.саны

Дәрес тибы

Сөйләм материалы

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

дата

лексика

Предмет нәтиҗәсе

Шәхси һәм метапредмет (УУГ формалаштыру)

План

Факт

Без мәктәпкә барабыз 20 (сәг.)


1

Без мәктәпкә барабыз. Х.Гардановның “Исәнмесез, иптәшләр"шигырендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛКФ

Д/МС

исәнме(сез), хәерле көн, сау бул, мин, син, сез, малай, кыз, кем, исем, ничек, укучы, укытучы китап, дәфтәр, каләм, өстәл, бетергеч, җәй, күңелле, рәхмәт

Яңа сүзләрне сөйләмдә куллана белү.

Сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итә белү.

Шигырьне сәнг.укый белү.


Ш: Сәнг.уку күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын үстерү.

ТБ: аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру.

К: Индивидуаль эш: дәреслек белән эшли белү.

Р: эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, дәреслек б-н эшләү тәртибен өйрәнү.

Сент


2

Уку-язу әсбаплары. Диалоглар төзү.

1

Д/МС

китап,дәфтәр,каләм, өстәл,бетергеч,җәй, күңелле, рәхмәт, зинһар өчен, хөрмәтле, рәхәт, болытлы, яңгыр ява, мәктәпкә, өйгә, кайтам, бетте, беренче, икенче, өченче... яз, укы, бар, утыр, кирәк, кирәкми.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау);

Рәсем буенча сораулар, җөмләләр төзи белү.

Үрнәк буенча эшли белү

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

ТБ: аңлап уку.



3

Кирәк, кирәкми сүзләре белән диалоглар төзү.

1

ЛГКК

Д/МС

Кирәк, кирәкми, көндәлек, табышмак


Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итү.Укытучы күрсәтмәләрен аңлап үти белү

К: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, парларда эшләү.



4

Ситуацияләр буенча диалоглар төзү.

1

Д/МС

хөрмәтле, рәхәт, болытлы, яңгыр ява, кояш, зәңгәр, ал, ак, алсу, яшел.

Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

К: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, парларда эшләү.



5

“Беренче сентябрь” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ГКФ

кояшлы,җылы, күңелле,бүген


Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү.

ТБ: аңлап уку.

К: Парларда эшләү. Әсәрне аңлап уку тәрҗемә итү.Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу.



6

1-10 га кадәр саннар.

1

ЛГКК

беренче, икенче, өченче …


Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш дәфтәр бир әле).

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.

ТБ: : уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Р: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү, эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү. Үз мөмкинлекләреңне бәяләү



7

Саннар белән диалоглар төзү.

1

Д/МС

беренче, икенче, өченче.

Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү (Миңа биш дәфтәр бир әле).

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү.

ТБ: аңлап уку.

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



8

Уеннар .

1

ЛГКК

яз, укы, бар, утыр сикер


Иптәшеңнең, үзеңнең мәктәптәге уку хезмәтен әйтә белү.

ТБ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

К: Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, парларда эшләү.



9

Уеннар .


1

Д/МС

яз, укы, бар, утыр сикер

Тиешле эзлелектә җөмләләр төзи белү.

Үзеңнең, дусларыңның нишләвен әйтә, сорый белү.

Р: Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

К: Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру



10

Ял көне.

1

Д/МС

Җырлый кунак

Тема буенча аралаша белү.

Яңа сүзләрне мөст.куллана белү.

Ситуация буенча әңгәмә кора белү.

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



11

Бәйрәмдә .

1

Д/МС

Җырлый, җырламый, кунак

Үзеңнең, иптәшеңнең нинди дә булса эшләрне (эшләмәвен) әйтә белү.

Ш:

ТБ: Эшеңә нәтиҗә ясый белү.

К: Фикер алышуда катнашу.

Р: Сөйләмеңне планлаштыра белү.



12

“Бәйрәмдә” темасына диалоглар төзү.

1

Д/МС


Коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

ТБ: аңлап уку.

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



13

Кайда? соравын кулланып сөйләшү


1

ЛГКК

Д/МС

Кайда яши?

Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү.

Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү.

ТБ: уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Р: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



14

Кая? соравын кулланып сөйләшү.


1

Д/МС

Кая бара? Кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр

Үзеңнең, дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү.

Предметларны кая куйганыңны әйтә белү

Р: Әңгәмә,



15

Кая? Һәм кайда?сораулары белән диалоглар төзү.

1

Д/МС

Кая? һәм кайда? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр

Кая? Һәм кайда? сорауларына җавап бирә белү

Иптәшеңне уйнарга чакыра белү

К: Төркемнәрдә актив эшләү.



16

Кайдан? сораулары белән диалоглар төзү


1

Д/МС

Кайда яши? Кайдан? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр

Үзеңнең, иптәшеңнең кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү.

Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү

Р: Үз фикереңне дөрес итеп формалаштыра белү.




17

Очты- очты уены.



1

ЛГКФ

Нишләде?соравы


Үзеңнең, иптәшеңнең эшләгән эшләрен билгеле үткән заманда әйтә белү

Р: Үз фикереңне дөрес итеп формалаштыра белү.



18

“Күмәч” әкиятендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛКФ

Тема буенча аралашу калач, тәрәзә, идән, юл, тәгәри, урам, шатлана

Әкиятне аңлау һәм фикер алыша белү.

Геройларга характеристика бирә белү.



ТБ: Аңлап уку.

К: Парларда эшләү. Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу.



19

“Күмәч” әкияте

1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.

ТБ: Гомуми эшкә нәтиҗә ясый белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р: Текст буенча сораулар төзү.



20

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү

ТБ:Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



Базарда (6 сәг.)


21

Яшелчәләр.

1

ЛГКФ

Кабак, кыяр, кишер, кәбестә, суган, бәрәңге

Яшелчә исемнәрен дөрес әйтә, аларны сорый, кирәклеген, яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

ТБ: Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

К: Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.



22

Җиләк- җимешләр

1


ЛКК

Җиләк- җимеш исемнәре;бирегез әле, бармы, матур, ачы, түгел, түгәрәк, баллы, тәмле

Яшелчәлчәләр, җиләк-җимешләрнең тәмен әйтә, аларны сурәтли белү.


Р:Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.



23

“Базарда” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

Дөрес укуга бәя бирә белү Җиләк- җимеш исемнәре;бирегез әле, бармы, матур, ачы, түгел, түгәрәк, баллы, тәмле

Текст эчтәлеген сөйли белү.

Базарга барырга чакыра белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

ТБ: аңлап уку.

К: Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.



24

Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр кибетендә. Диалоглар төзү

1

Д/С

Җиләк- җимеш исемнәре;бирегез әле, бармы, матур, ачы, түгел, түгәрәк, баллы, тәмле

Кибеттә яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

ТБ: аңлап уку.

К: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү



25

Көз билгеләре.

“Алтын көз” тексты.

Без уйнарга чыгабыз

1

М/С

Көз, көз көне, көн, төн,ява, коела, җил исә, алтын, ай, җылы як, китә

Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

Текст эчтәлеген сөйли белү.

Урамга уйнарга чакыра белү.

ТБ: аңлап уку.

К: Парларда эшләү. Әсәрне аңлап уку ,тәрҗемә итү.Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу



26

“Базарда” темасын йомгаклау



1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.

Р:билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.




Мин чисталык яратам (8 сәг.)


27


Шәхси гигиена предметлары.

“Алсу - пөхтә кыз” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛКФ

Сабын, теш щеткасы, сөлге, теш пастасы, тарак, көзге,теш чистарта, әйбәт, пөхтә, йомшак, чиста, чәч тарый

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

К: Парларда эшләү. Әсәрне аңлап уку ,тәрҗемә итү.Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу




28



Тән әгъзалары атамалары.

1


Д/МС

Баш, бит, кул, аяк, бармак, колак, борын,авыз, күз,тел

Тән әгъзаларын атый белү.

Предметларны I зат берлек санда тартым белән төрләндерә белү

ТБ: аңлап уку.



29

Тема буенча диалоглар төзү.

1

Д/МС

Синең китабың бик кызыклы

Предметның барлыгын, юклыгын сорый, аңа җавап бирә белү.

Бер – береңә комплимент әйтә белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



30

“Марат авырый” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

Авырта, авыртмый, авырый, табиб,, дару

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү


ТБ: Уку хезмәтендә үзеңә максат куя белү, бурычларны билгели белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

К: Парларда эшләү. Әсәрне аңлап уку ,тәрҗемә итү.Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу




31

Табибта


1


Д/МС

. Баш, бит, кул, аяк, бармак, колак, борын,авыз, күз,тел

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү.

Дустыңның кайсы җире авыртуы турында хәбәр итә белү




32

Хәл сорау – кирәк эш

1

Д/МС

Бал, температура

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй, ... тәкъдим итә белү.


К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.




33


Үткәннәрне кабатлау.

1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.


Р:билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.




34

“Мин чисталык яратам” темасын йомгаклау. Тыңлап аңлау.

1

ЛГКК


Тыңлый, ишетә, үз фикереңне монолог рәвешендә җиткерә белү.

Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.




Кыш җитә (8сәг.)


35

Кыш айлары, кыш билгеләре.


1

ЛГКФ

Кыш, салкын, буран, кар ява, була, чана, чаңгы, әкрен, шуа, тау гыйнвар,ничек?


Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү.

ТБ: Табигатьтә үзгәрешләр булуының сәбәбен белү



36

“Кыш килә ”

текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану


1

ЛГКК

гыйнвар,ничек? Кыш, салкын, буран, кар ява, була, чана, чаңгы, әкрен, шуа, тау, ята, туңа

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый, әйтә белү.

ТБ: Хикәянең төп фикерен аңлау.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.




37

Кыш бабайга хат

1

Д/М/С

Кыш, салкын, буран, кар ява, була, чана, чаңгы, әкрен, шуа, тау, ята, туңа

Үз фикерләреңне төгәл итеп әйтә алу.Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллана алу.




38

“Яңа ел бәйрәме” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

Яңа ел бәйрәме белән котлау.

1

М/С

Яңа ел бәйрәме, бизи, уенчыклар, чыршы, котлыйм, телим, сәламәтлек, бәхет, ясады, сөйли, җырлый, шигырь

Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү.

ТБ: Хикәянең төп фикерен аңлау.

К: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,




39

Кышкы уен төрләре. “Тауда” хикәясендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

Тау, чана, чаңгы, ттимераяк, шугалак, бара, кайта

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Хикәянең эчтәлеген сөйли белү. Сюжетны үзгәртеп, яңа хикәя төзи белү

К: Әсәрне аңлап уку ,тәрҗемә итү.Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу





40

“Гали җимлек ясады” текстындагы

лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

җимлек, ясады, куйды, килде, кошлар, ашый, салкын, кышын, урындык

Нәрсә дә булса ясаганыңны әйтә, дустыңның нәрсә ясаганын сорый белү.

Геройларга характеристика бирә белү.




41

Үткәннәрне кабатлау

1

ЛГКК


Алган белемнәрне практик куллана белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.




42

“Кыш” темасын йомгаклау.

1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.

Р:билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.




Безнең гаилә (6 сәг.)


43

Гаилә турында сөйләшү

1

ЛГКФ


Гаилә, онык, иртәнге аш, көндезге аш,кичке аш, әзерли, пешерә, чистарта, турый

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.

Ш: Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

ТБ: Гаиләнең кеше өчен әһәмияте

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р:



44

Безнең гаилә.

1

Д/МС

Гаилә, онык, иртәнге аш, көндезге аш,кичке аш, әзерли, пешерә, чистарта, турый

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.




45

Ш.Маннурның “Яратам” шигырендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

бишек, иптәш

Гаиләдә кемне яратканыңны, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

К: Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу




46

Татар халык ашлары.

“Айдар бездә кунакта” хикәясендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

Бәлеш, гөбәдия,чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый,ипи, кунак, ит, тату, булыша, рәхим ит

Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү, бер-береңне табынга чакыра, кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү.

Ш:ризыкка карата хөрмәт тәрбияләү

ТБ: Хикәянең төп фикерен аңлау. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнү.

К:Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу.




47

Өй хезмәтендә катнашу.

“Безгә кунаклар килде” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

юа, сөртә, чиста, булыша, җыя, тузан, идән, кер, себерә, себерке, суырта

Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү.

Өстәлдә нинди предметлар барлыгын әйтә, сорый белү




48

“Безнең гаилә” темасын йомгаклау.

1

Д/С

М/С


Алган белемнәрне практик куллана белү.

ТБ: Белемнең кирәклеген аңлау.



Яз килә (4 сәг)

49

Яз билгеләре.

“Яз җитә” шигырендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

яктырта,кояш балкый,күңелле,ямьле

Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү.

Ш:Табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү

ТБ: Табигатьтә үзгәрешләр булуының сәбәбен белү

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



50

Яз темасы буенча диалоглар төзү

1

Д/С

яз, җәй, көз, кыш, озын, кыска, чиста, пычрак, ак, кара,


Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү.





51

Язгы бәйрәмнәр

1

М/С

бүләк, котлыйм, телим, бәхет,сәламәтлек

Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



52

“Язгы бөреләр”

1

ЛГКК

Өйрәнелгән лексика

Яз билгеләрен, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү.

Ш:Табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү

ТБ: Табигатьтә үзгәрешләр булуының сәбәбен белү

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



53

“Яз”темасын йомгаклау.

1

ЛГКК

Өйрәнелгән лексика

Алган белемнәрне практик куллана белү.

Р:Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү, укудагы уңышларга, унышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализ ясый белү.



Мин Татарстанда яшим (7 сәг.)


54


Татарстан – минем туган ягым.


1


ЛКФ

Туган як, бик, зур, озын, күңелле,Идел.Нократ, Агыйдел, Чулман, янында,

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р:




55

Татарстанның табигате.

1

ЛГКК

туган ил, туган шәһәр, авыл, янында, чыпчык, күгәрчен

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү.




56

Татарстан шәһәрләре.

Син кайда яшисең?

“Минем туган ягым” хикәясен төзү.

1


Д/МС

“Минем туган ягым” темасына сөйли белү. туган ил, туган шәһәр, авыл, янында, чыпчык, күгәрчен


Тема буенча аралаша белү.

Яңа сүзләрне практик куллана белү

Ш: шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру



57

Без шәһәрдә яшибез.

1

ЛГКФ

Барам кайтам, яшим

Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.




58




Светофорның өч күзе.

“Юлда” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

Юл аша, чыга, ут, тәртип, тукталыш, карый, елмая

Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл аша чыгу кагыйдәләрен әйтә белү.

Әти-әнинең эш һөнәрен атый белү.

К:Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу.




59

Мин авылда яшим.
Муса Җәлилнең “Әтәч” шигырендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКФ

бугай, таң ата, сузып кына, еш, янында, җиләк, балык тотабыз, су коенабыз

Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү.

Ш: Шагыйрь иҗаты белән танышу

ТБ:




60

“Мин Татарстанда яшим” темасын йомгаклау. Тыңлап аңлау. ”Татарстан”

1

ЛГКК


Укучыларның алган белем-күнекмәләрен практик куллана белү.

ТБ:Белемнең кирәклеген аңлау.



Кибеттә (5 сәг.)

61






Киемнәр кибетендә.


1

ЛКФ

тун, итәк, чалбар, бияләй, башлык, яулык

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.



62

Айгөл - юмарт кыз.

Кибеттә сату-алу.

1

ЛГКК

Д/МС

менә, шатланды, төс, күп, килешә, килешми, ничә сум тора, кыйммәт, арзан

Текстның эчтәлеген сөөйли белү.Текст эчтәлеге буенча сораулар төзи белү.

К:Әсәрне аңлап уку, тәрҗемә итү. Текст буенча сораулар төзү эшендә актив катнашу.




63

“Матур киемнәр” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану


1

ЛГКФ

менә, шатланды, төс, күп, килешә, килешми, ничә сум тора, кыйммәт, арзан

Киемнәрне бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны, килешүен әйтә белү.

К: Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Р:



64

Ашамлыклар кибетендә.

1

ЛГКК

йомырка, он, шикәр, катык, каймак, сыр,май, тоз, ярма

Ашамлык исемнәрен әйтә белү; нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү

ТБ: Ризык төрләрен белү.



65

“Кибеттә” темасын йомгаклау.

1

ЛГКК

Д/МС


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.

ТБ: Белемнең кирәклеген аңлау.



Җәй (5 сәг)

66

“ Җәй җитте” текстындагы лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛКФ

башланды, ял итәләр, зурлар, булыша. Су керә, кызына

Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйли белү.




67

М. Газизовның “Балан” шигырендәге лексик материалны сөйләмдә куллану

1

ЛГКК

“Балан” шигырен сәхнәләштерү балан, ошый, сайрый, үсә, тәмле, ачы

Әңгәмәдәшең белән контакт башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Рәсем буенча тасвирлый белү. Урманга барганыңны, урманда җиләк җыйганыңны, аннан кайтканыңны әйтә белү.


Ш: Шагыйрь иҗаты белән танышу

ТБ:

К:




68

Бәйрәмнәр.

1

ЛКФ

Җиңү бәйрәме, әниләр бәйрәме, өлкәннәр көне

Татарстандагы бәйрәмнәрне белү. Иптәшләреңне бәйрәм белән котлый белү.

ТБ:Иҗади эзләнү мөмкинлеге һәм аннан файдалану



69

Без Сабантуйга барабыз.

1

Д/МС

чүлмәк вату,көрәшә, гармун уйный, баганага менә. йөгерү, бии, җырлый

Сабантуйда катнашу турында сөйли белү




70

“Җәй” темасын йомгаклау.

1

ЛГКК


Алган белем – күнекмәләрне практик куллана белү.


ТБ:эш башкаруның ысулларына һәм шартларына анализ ясау






















Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Планирование

Целевая аудитория: 2 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Рабочая программа по тат. лит

Автор: Хузина Лилия Раисовна

Дата: 06.10.2016

Номер свидетельства: 347712

Похожие файлы

object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(53) "Рабочая программа по тат. лит"
    ["seo_title"] => string(31) "rabochaia_proghramma_po_tat_lit"
    ["file_id"] => string(6) "347711"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1475754083"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(147) "РАБОЧАЯ ПРОГРАММА  Кружка дополнительного образования детей  " Волшебный ларец" "
    ["seo_title"] => string(86) "rabochaia-programma-kruzhka-dopolnitiel-nogho-obrazovaniia-dietiei-volshiebnyi-lariets"
    ["file_id"] => string(6) "104824"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1402760395"
  }
}
object(ArrayObject)#863 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(228) "РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ПРОЕКТУ оформление сцены к театрализованному представлению « Как у нас было на РУСИ.» 8 «А» и 8 «Б» класс"
    ["seo_title"] => string(80) "rabochaia_programma_po_proiektu_oformlieniie_stsieny_k_tieatralizovannomu_prieds"
    ["file_id"] => string(6) "377835"
    ["category_seo"] => string(3) "izo"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1484112847"
  }
}
object(ArrayObject)#885 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(69) "Литературное чтение "Школа 2100" 3 класс "
    ["seo_title"] => string(44) "litieraturnoie-chtieniie-shkola-2100-3-klass"
    ["file_id"] => string(6) "115790"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "planirovanie"
    ["date"] => string(10) "1412111538"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства