kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Туган тел к?не

Нажмите, чтобы узнать подробности

Ана теле бер булыр

К?нд?лек тормышта без еш кына ?зебез с?йл?ш? торган телне яки телл?рне табигый бер н?рс? итеп кабул ит?без.Гаять зур ???миятк? ия телебез тормыш-к?нк?решебезне? аерылгысыз бер ?леше булып тора. Фикерл??,т?ртип ??м ?зебезне? тормышыбызны? р?вешен?, ысулына ?йл?н?. Шу?а к?р? д? без аны? т?п функциясен- н?къ мен? аралашу ??м а?лашу функциясен онытып ?иб?р?без.Туган тел беренче м?рт?б? ?йл?н?-тир? мохитен танып-белерг? ??м ки?р?к планда дуслар,м?кт?п бел?н аралашуда ярд?м ит? торган тел ул. Бу тел - сабыйлык,изге гаил? т??риб?се,башлангыч социаль м?н?с?б?тл?р теле.

Д?ньяда6000н?н артык телд? с?йл?ш?л?р.Аларны? ??рберсе авазлар, м?гън?л?р ??м грамматик кагыйд?л?рне? катлаулы системасыннан тора.

Халыкара туган тел к?ненд?барлык телл?р д? тигезд?р???д? итеп таныла, ч?нки ??р тел кеше хал?тен? берд?нбер ?авап ??м без сакларга тиештере мирасбулып тора.

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

 (Язмада “Туган тел” ?ыры я?гырый.И.Шакиров башкаруында).

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Туган тел к?не»


21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә

1 а.бТуган телләр була бер генә -

2 а.бТуган телнең кадрен бел генә.

Шигырь «Туган тел» Р.Вәлиева –Гаффарова Әнисә

1 нче алып баручы. Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

Шигырь «Туган телем” Энҗе Мөэминова,


2 нче алып баручыЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның“Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән танышып китик.

(язма тыңлана)


Ана теле бер булыр

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез.Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү,тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен- нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез.Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар,мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык,изге гаилә тәҗрибәсе,башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда6000нән артык телдә сөйләшәләр.Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

Халыкара туган тел көнендәбарлык телләр дә тигездәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиештере мирасбулып тора.

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

(Язмада “Туган тел” җыры яңгырый.И.Шакиров башкаруында).

2нче алып баручы.

“Ишеттем мин читтә“Туган телне”

Халкым,нинди моңлы көең бар.

Тукаемны йотылып тыңлаганда

Тамагымда кайнар төер бар.

Кем ничектер,әмма мин бу җырны

Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм.”-

дип яза Ш.Галиев.

1 нче алып баручы.Тукайның “Туган тел”е халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан,җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу,яшәве шунда,гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз!

2 нче алып баручы.Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять,туган ил, туган җир ул.”( Х. Сәрьян).

Шигырь- “Туган тел” Р. Миңнуллин сүзләре

Җыр– “ туган тел”(Э.Мөэминова,Мөхтәр Минһаҗев көе)....................................................................................................................

1 нче алып баручы.Кичә башланганда“Ана теле бер бер булыр”дигән мөрәҗәгатьне укып киттек.Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша “изге кан”булып керә.Бәбигә, сабыйга иң якын кеше- аның әнисе.Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.

Шигырь– “Туган телнең туган көне” Шәүкәт Галиев ,Лутфуллина Сиринә

2 нче алып баручы.Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

Дөньяда күп нәрсә күрдең

Әй мөкатдәс,татар теле,

Әй син батыр татар теле!- ди.

1 нче алып баручы.(2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк?Аның белән кая барып була,диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?

2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез,бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз.Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак,бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак,милләтебездән мәхрүм булырбыз”.Икенчедән,татар теле бер дә ким тел түгел.Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән,татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

1 нче алып баручы.Дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.

.....................,син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит.Туган телебезне өйрәнүөчен, Казан дәүләт университетына АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр.Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны,тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.

2 нче алып баручы.Менә бит ничек.Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:

Телгә тимә- аңга тимә,

Телгә тимә- канга тимә,

Телгә тимә- намга тимә,

Тимә,тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.

Шигырь- “Туган тел” Газинур Морат,

1а.б..............син игътибар итәсеңдер инде,туган телдә яңгыраган көй тыңлау да нинди рәхәтлек бирә бит күңелгә, мисал өчен, курай моңын гына алыйк.

2.б. Моның шулай икәнен 1 нче класс укучыларының курайчылар төркеме раслап бирер.

Алар башкаруында ...........................................................................................................тыңлап китик.Сәнгать җитәкчесе Харисов Рәдис Рафис улы.


1 нче алып баручы.Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек бер мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп язган. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,-дип бик борчылып язган.

2 нче алып баручы.Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек.Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

1а.б.И минем җандай кадерлем,и җылы, тере телем.

Кайгылар теле түгел син, шатлыгым теле бүген.

2а.б.Тик синең ярдәм белән мин, тик синең сүзләр белән.

Уйларын йөрәккәемнең дөньяга әйтә беләм.

1а.б. Биредә татар телендә яхшы аралаша белүче укучылар утыра , алар инде мәкаль әйтеш уены белән таныш. Татарча мәкальләрне ни дәрәҗәдә беләбез соң?

2а.б. Тикшереп карыйк

1.Белеме бар меңне егар

2.Белемнең тамыры ачы җимеше татлы

3.Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык

4.Хезмәтнең тире ачы,җимеше татлы

5.Ата-ананы тыңлаган –адәм булган,

Тыңламаган-әрәм булган

6.Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

7.Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар

8.Кунак булсаң, тыйнак бул

9.Бауның озыны-сүзнең кыскасы

10.Иң татлы тел-туган тел,анам сөйләп торган тел

1а.б.Рәхмәт уенда катнашучыларга,сынатмадыгыз

Бәйрәм кичәбезне туган тел турында матур шигырьләр һәм җыр белән тәмамлыйбыз

Шигырь “Туган телем” Резеда Вәлиева,

Җыр – “Мин яратам сине, Татарстан”. Җиһаншин Эрик




Шигырьләр“Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел”китабыннан алынды. (Ф.С.Сафиуллина,Г.Б.Ибраһимов,Казан,1998).

Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан,
Ал таңнарың өчен яратам,
Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган
Яңгырларың өчен яратам.

Мин яратам сине, Татарстан,
Горур халкың өчен яратам,
Җан эреткән әнкәм теле өчен,
Татар телең өчен яратам.

Адаштырган, урманнарың өчен,
Тугайларың өчен яратам,
Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,
Җәлилләрең өчен яратам.


Туган тел


1.Туган телем нинди матур,

Эчтәлекле,ягымлы

Хәтерләтә табигатьне,

Гүзәл туган ягымны

К у ш ы м т а

Туган телем,татар телем,

Тормышка алтын ачкыч,

Якты хыяллар артыннан

Менәргә мәрмәр баскыч.


2.Гөлбакчага охшаган ул,

Чишмәләр агышына.

Җәйге иртәдә сайраган

Сандугач тавышына

К у ш ы м т а

3.Әти кебек көчле ,горур,

Әнием сыман назлы,

Җылы кояш нурларыдай

Җанда уята язны.


































“Раслыйм”

Мәктәп директоры Р.Н.Гыйниятуллин

21 нче февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичәнең нигезләмәсе

Үткәрү вакыты:21.02.2012
Үткәрү урыны: өске зал

Катнашучы укучылар:1-8 нче класс укучылары

Катнашучы номерлар: 1.“Мин яратам сине,Татарстан” җыры-7 нче класс укучысы Җиһаншин Эрик,

2.“Туган тел” җыры(М.Минһаҗев көе)-

3. Э.Мөэминова “Туган телем” шигыре-5 нче класс укучысы Хәсәнова Зөлфия

4.Р.Вәлиева “Туган тел”шигыре-5 нче класс укучысы Гаффарова Әнисә

5.Г.Морат “Туган тел ” шигыре-6 нчы класс укучысы Рәхимҗанова Диләрә

6.Ш.Галиев “Туган телнең туган көне”- 5 нче класс укучысыЛотфуллина Сиринә

7.Р.Вәлиева “Туган телем”- 6 нчы класс укучысы Григориева Алисә

8.Р.Миңнуллин “Туган телем”- 5 нче класс укучысыХаррасова Рәзилә

9.1 нче класс укучыларының курайчылар төркеме башкаруында көй

Алып баручылар: 8 нче класс укучылары-Гафиатуллина Гөлфирә, Хәбибуллина Фәнзилә

Максатлары:

- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү;

- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;

- туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Туган телем


  1. “Балам”,-диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

“Әнием”,-дип әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

К у ш ы м т а

Дөньда иң матур ил,

Ул минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул минем туган телем


2.Туган телемдә сөйләшеп,

Яшим мин туган илдә .

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә .


3.Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам,

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәт итәм, яратам.



























Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Прочее

Категория: Мероприятия

Целевая аудитория: Прочее.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Туган тел к?не

Автор: Муллагалеева Гузель Нургалиевна

Дата: 02.03.2016

Номер свидетельства: 301638

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(72) "21 нче февраль – Халыкара туган тел к?не "
    ["seo_title"] => string(44) "21-nchie-fievral-khalykara-tughan-tiel-konie"
    ["file_id"] => string(6) "139493"
    ["category_seo"] => string(10) "vneurochka"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1417719445"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(39) ""И туган тел,туган ил" "
    ["seo_title"] => string(23) "i-tughan-tiel-tughan-il"
    ["file_id"] => string(6) "232429"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442842941"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(48) ""И  туган  тел, и туган ил"... "
    ["seo_title"] => string(25) "i-tughan-tiel-i-tughan-il"
    ["file_id"] => string(6) "232432"
    ["category_seo"] => string(7) "prochee"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1442843432"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(107) "Конспект внеурочного мероприятия "Туган телем - ирк? г?лем" "
    ["seo_title"] => string(66) "konspiekt-vnieurochnogho-mieropriiatiia-tughan-tieliem-irk-gholiem"
    ["file_id"] => string(6) "234631"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(12) "meropriyatia"
    ["date"] => string(10) "1443472217"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(146) "Развлечение для детей подготовительной к школе группы "И туган тел,и матур тел!" "
    ["seo_title"] => string(92) "razvliechieniie-dlia-dietiei-podghotovitiel-noi-k-shkolie-ghruppy-i-tughan-tiel-i-matur-tiel"
    ["file_id"] => string(6) "220163"
    ["category_seo"] => string(21) "doshkolnoeObrazovanie"
    ["subcategory_seo"] => string(7) "prochee"
    ["date"] => string(10) "1434534810"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства