kopilkaurokov.ru - сайт для учителей

Создайте Ваш сайт учителя Курсы ПК и ППК Видеоуроки Олимпиады Вебинары для учителей

Зоопарк

Нажмите, чтобы узнать подробности

Укучыларны? акыл с?л?тен ?стер?не- башлангыч класс укытучысыны? т?п максаты дип саныйм. Д?рест? традицион булмаган формаларны кулланырга тырышам. Бу д?рест? уйлау, фикерл??, и?ади с?л?тл?рн ?стер? юн?лешл?ре, укытуны? актив формалары чагылыш тапты. Бу д?рест? балалар кызыклы сорауларга  ?авап табарга, анализларга омтылдылар, проблемаларны чиш? юлларын эзл?дел?р. “Зоопарк” темасы буенча д?рес  ФГОС “Перспектива” программасы буенча т?зелг?н.

Д?рес с?ях?т формасында алып барыла. Д?рес у?ай психологик хал?т тудыру бел?н башланып кит?. Балалар зоопаркка с?ях?т ит?л?р.Андагы т?рле ??нлекл?р бел?н таныштылар. ??р слайдта укучыларга бирем бирел?. Ике физкультминутка ?тк?релде.

Вы уже знаете о суперспособностях современного учителя?
Тратить минимум сил на подготовку и проведение уроков.
Быстро и объективно проверять знания учащихся.
Сделать изучение нового материала максимально понятным.
Избавить себя от подбора заданий и их проверки после уроков.
Наладить дисциплину на своих уроках.
Получить возможность работать творчески.

Просмотр содержимого документа
«Зоопарк»

Әйләнә-тирә дөнья 1 класс

Тема: Зоопаркта

Максат һәм бурычлары:

Укучыларны зоопарк, андагы хайван төрләре һәм зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Укучыларның сөйләм телен, күзәтүчәнлеген,игътибарын, иҗади сәләтләрен үстерү.

Табигатькә мәхәббәт, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, “Зоопарк” темасына презентация, хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр. карточка биремнәре

Универсаль укыту эшчәнлеге:

Шәхси:

-хайваннарга мөнәсәбәт формалаштыру;

-үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү.

Танып белү:

-хайван төрләрен билгели һәм үз фикереңне дәлилли белү;

-әйләнә-тирә дөньяда зоопаркның әһәмиятен ачыклау;

-кеше һәм хайваннар арасындагы бәйләнешне аңлау.

Фикерләрне тапшыру:

-төрле фикерләрне исәпкә алып бер нәтиҗәгә килү;

-үз фикереңне формалаштыру.

Дәрес төре: яңа материалны аңлату.

Җиһазлау: компьютер, проектор, “Зоопарк” темасына презентация, хайваннар сүрәтләнгән рәсемнәр.


I Оештыру моменты.

Елмаеп карагыз дөньяга,

Рәхәт бит яшәве шулаймы?!

Елмаеп яшәсәң көн саен ,

Укырга, уйларга бик җайлы.

- Исәнмесез, балалар!

Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (балалар башларын

тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы

балаларның башларыннан сыйпап йөри).

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый

(балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк

таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм утыралар).

II Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Табышмаклар чишү (укучылар табышмакларны әйтә, җавапка туры килгән рәсемнәр тактага эленә)

Ашата, туендыра,

Җылыта, киендерә

Кешене сөендерә (сарык)

Тимерче дә түгел,

Балта остасы да түгел

Үзе авылда беренче эшче. (ат)

Үлән ашый,

Май ташый. (сыер)

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.(куян)

Сорыдыр төсе, үткендер теше

Урманда йөри, куяннар эзли (бүре)

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

-Табышмакларның җаваплары һәм рәсемнәр буенча нәрсә сөйли аласыз?

2. Хайваннарны төркемнәргә бүлү.

Йорт хайваннары:

Кыргый хайваннар:

-Ни өчен аларны бу төркемнәргә керттегез?

- Хайваннарның тагын нинди төрләрен беләсез?

Сезгә мин хәзер төрле сүрәтләүләр бирермен, яхшы итеп тыңлагыз: сүз нәрсә турында барыр.

а) алар йомырка сала, мамык белән капланган, күбесе оча белә (кошлар)

б) алар суда яши, тәңкә белән капланган, су астында гына сулый алалар (балыклар)

в) аларның канаты, өч пар аяклары бар (бөҗәкләр)

г) алар балаларына сөт имезәләр, йон белән капланганнар (хайваннар)

Һәр группадагы укучы өстәлдән хайван сүрәтләнгән карточка ала:

1 группа - бөҗәкләр

2 группа - балыклар

3 группа - кошлар

4 группа - җәнлекләр

( бөҗәкләр, балыклар, кошлар, җәнлекләр)

III Яңа теманы ачыклау.

-Барлык хайваннар да төрле. Кайсыдыр суда яши, кайсыдыр суык якларда, берсенә урман кирәк, икенчесенә җылы яклар, чүлләр кирәк. Бу хайваннарны бер урынга җыеп булмыймы соң?

Кешеләр шундый урын уйлап тапканнар. Анда төрле илнең хайваннарын берүк вакытта күреп була. Бу нинди җир?

-Димәк, бүгенге дәреснең темасы ЗООПАРК.

-Нинди бурычлар куябыз үзебезгә?

-Кемнәрнең зоопаркта булганы бар? Сез аны кайда күрдегез?

-Нәрсә ул зоопарк? Бу сүз нәрсә аңлата?

Зоопарк- зоологик паркның кыскартылган исеме. Кешеләргә күрсәтү, өйрәнү, саклау, үрчетү өчен, кыргый хайваннарны ябылуда тоту урыны. Аны бөтен планетаның хайваннар дөньясын күреп була торган тере табигать музее дип әйтеп була.

Зоопаркта хайваннарны табигый яшәү шартларына туры килә торган шартлар тудырыла. Зоопарк – хайваннарның яшәү рәвешен, туклануын, үсүен һәм үсешен өйрәнә торган фәнни оешма. Аларны урнаштырганда, белгечләр, хайваннар өчен нинди уңайлы шартлар тудырырга дигән бурыч куялар.Мәсәлән, төлке һәм торнаны, бүре һәм кәҗәләрне рәттән урнаштырып булмый.

Безнең илдә зоопарклар бик күп.Кечкенә күчмә зоопарклар бар.Алар бер шәһәрдән икенчесеә күчеп,балаларга хайваннарны күрсәтеп йөриләр,ә зурлары гел бер урында гына торалар.

Ә хәзер иң кызыклысы:

  • Зоопаркта нинди хайваннарны тоталар соң?

Зоология- хайваннар дөньясы дигәнне аңлата.Аны тере “музей” дип тә йөртәләр.

- Ни өчен кирәк икән соң зоопарк?

- сирәк очрый торган хайваннарны үрчетәләр

 - бөтен планетаның хайваннар дөньясын күреп булсын өчен

– хайваннарның яшәү рәвешен, туклануын, үсүен һәм үсешен өйрәнәләр

  • Күп кенә хайваннар җир йөзендә бетә башлый, шушы сирәк очраучы хайваннарны зоопаркта үрчетә башлыйлар.

Зоопаркта зоологлар, биологлар, ветеринарлар эшли. Алар нинди читлек яки вольер сайларга, нәрсә ашатырга, сәламәтлекләрен саклау, үрчетү кебек мәсьәләләрне чишәләр

4.Сүзлек өстендә эш.

Вольер- сетка белән әйләндереп алынган ачык яки ябык урын.

Зоолог -

Ветеринар -

  • Беренче зоопарклар кайчан барлыкка килгән?

  • Египетта 1500ел элек зур зоопарк булган. Европада 18 гасырда беренче зоопарк барлыкка килгән.

Дөньядагы иң зур зоопарк Мәскәү шәһәрендә 1864 елда оештырылган. Анда төрле илнең меңгә якын хайваннары яши. Җылы вакытларда анда 50 000 кадәр кеше булырга мөмкин.

IV Тема өстендә эш.

-Бүген без сезнең белән зоопаркка экскурсиягә барырбыз. Иң беренче эш итеп зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгелик.

Һәр группа карточка биреме ала.Төшеп калган сүзләрне текстка ябыштырып куярга

Хайваннарны ...

Хайваннар янында ...

Хайваннарга ..., аларны ...

Читлеккә якын барырга ....

Ашатмаска,тавышланмаска ,кагылмаска, үртәмәскә, ярамый .

1) Хайваннарны ашатмаска. Ни өчен? (аңа нинди азык кирәк икәнен белмибез)

2) Тавышланмаска . (куркып, бүтәннәргә зыян салуы мөмкин)

3) Кагылмаска, үртәмәскә.(зоопарк ул хайваннарның яшәү урыны, йорты. Без кунакка килдек, ә кунакта без үзебезне ничек тотарга тиеш?)

-Әйдәгез, сәяхәтебезне башлыйк.

В зоопарке этом–

Увидите сами! –

 Животные живые:

С хвостами, с усами,

Бегать умеют они и летать,

Ползать и плавать,

Кусать и хватать!…


Без йөрербез зоопаркта,

Ниләр генә булмас анда:

Хәйләкәр  төлкеләр,

Энәле керпеләр...

Җәнлекләрнең патшасы

Арыслан да очырар

Презентация буенча хайваннар турында укучылар чыгышы

Көрән аю- зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2м, авырлыгы 300-400 кг. Зоопаркта ата аюны аерым тоталар, ә ана аю балалары белән читлектә яши. Җиләкләр, чикләвекләр белән сыйланырга ярата.

Ак аю- аюлар арасында иң зуры. Буе 1м, авырлыгы 1т. Салкын, бозлы якларда яшиләр, су хайваннары һәм балыклар белән тукланалар.

Фил- коры җирдә яшәүче иң зур хайван. Филләр ике төрдә: һинд һәм африканы. Авырлыклары 5т. Алар 60-70 яшькә кадәр яши. Филләр тиз йөгерә. Үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешләр белән тукланалар.

Зебра- кара җирлектә ак полосалы хайван. Һәр зебраның үз бизәге була, шушы бизәктән балалары әниләрен аералар. Гәүдә озынлыгы 2м, авырлыгы 300 кг. Зебралар Африкада, Америкада яшиләр.

Жираф- иң биек хайван. Аның буе 6 м га кадәр җитә. Аяклары һәм муены озын. Башы кечкенә, 2 мөгез кебек әйбере бар. Ачык сары төстә, кара таплары бар. Жираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана. Алар басып йоклыйлар.

Мөгезборын- Африкада яши. Авырлыгы 2т, гәүдә озынлыгы 3м. 2 мөгезе бар. Алдагы мөгезе 1 м дан артып китә. Мөгезборын үләннәр белән туклана.

Фламинго- су кошы. Гәүдә биеклеге 130 см. Кыслалар белән тукланалар.

Арыслан- Африкада, Индиядә яшәүче ерткыч хайван. Аны җәнлекләр “патшасы” дип атыйлар. Гәүдә озынлыгы 3м, авырлыгы 200 кг. Ит белән туклана.

Попугай-Африкада, Америкада яшәүче төрле төстәге матур кош. Попугайларның 288 төре билгеле.

Пингвиннар- Антарктидада яшәүче диңгез кошлары. Пингвиннарның 20 төре билгеле. Гәүдә авырлыгы 46 кг, буе 120 см. Алар яхшы йөзәләр, ләкин очмыйлар. Балыклар белән тукланалар.

Морж- авыр гәүдәле хайван. Авырлыгы 3т, буе 7м. Алар төньяк диңгезләрдә яшиләр. Балыклар белән тукланалар.

-Зоопаркта һәрбер хайванның үз урыны бар. Алар кайда яшиләр микән?(читлектә)

Нәрсә белән тукланалар? Алар үзләре азык таба алалармы?Аларны караучылар бармы? Алар хайваннар турында ничек кайгырталар? (Зоологлар, ветеренарлар турында сөйләү)

V Физминутка.

Уен уйнап алабыз. Кош исеме әйтсәм - очабыз, балык - йөзәбез, җәнлек исеме әйтсәм-сикерәбез.

VI Белемнәрне ныгыту.

  1. Дәреслек белән эш.28-29 бит.

  2. “Җәнлекне бел” уены. Рәсемнәр буенча җәнлек турында сөйләү.

  3. Зоопарк турында видео күрсәтелә

  4. Тест

-Җәнлекләр “патшасы” дип нинди хайванны атыйлар? (арыслан)

-Төньяк диңгезләрдә яшәүче хайванны әйт.(морж)

-Коры җирдә яшәүче иң зур хайван (фил)

-Иң биек хайван (жираф)

-Очалмый торган кош (пингвин)

4«Табышмак» уены.

Бу хайванның колаклары озын. Бу-

Бу кошның күзләре зур. Бу-

Бу хайванның муены озын . Бу -

Бу хайван хайваннар патшасы. Бу -

VII Физминутка игүтибарлылыкка күнегү

(Йорт хайваннары, кыргый хайваннарны билгеләргә)

5. Эш дәфтәрләрендә эшләү.

Кушымтадагы рәсемнәрне кулланып, җәнлекләрне зоопаркка урнаштырырга..“Зоопарк” ясау Укучылар эшләгәндә “Хайваннар дөньясында” тапшыруына язылган музыка тыңланыла.

Карточкалар таратам. Алардагы сорауларга җавап языгыз.

1к. -  Иң биек хайванны яз. (жираф 6м)

2к. - Иң көчле хайванны яз. (кырмыска үзеннән 10 тапкыр авыррак йөк ташый)

3к. - Иң тәртипле кошны яз. (каз)

4к. - Иң зур кошны яз. (тәвә)

5к. - Иң эре балыкны яз. (кит – акула буе 12,5м, авырлыгы 24т)

6к. - Иң зур хайванны яз. (фил буе 4м, авырлыгы 6т)

7к. – Нинди кошлар оча белми? (пингвин, страус)

- VIII Йомгаклау.

Зоопарк ни өчен кирәк? Сезнең зоопарк төзисегез киләме? Анда нинди хайваннар туплар идегез?

-Өйдә әти-әниләрегезгә дәрес турында нәрсә сөйләр идегез?

-Әйтегез, әле балалар, хайваннар безгә ни өчен кирәк?

-Бик дөрес, балалар.Хайваннар ул табигать байлыгы..Болары файдалы, болары зыянлы дип хайваннар турында әйтеп булмый.Алар табигатьтә бер-берсе белән бәйле..Шуңа күрә без хайваннарга карата нинди булырга тиеш?

-Игътибарлы, сакчыл, аларны рәнҗетмәскә; кош ояларын, кырмыска ояларын тузгытмаска; хайван балаларын өйгә алып кайтмаска.

XI Рефлексия

1.Зоопарк нәрсә икәнен беләм мин…

2.Зоопарк ни өчен кирәк икәнен беләм мин…

3.Зоопаркта нинди хайваннар яшәгәнен беләм мин…

4.зоопаркта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен мин беләм…

Укытучы:

Җирдәге иң кыйммәтле әйбер – гомер: үзеңнеке, чит кешенеке, үсемлек һәм хайваннарныкы, барлык нәрсәләрнең гомере…» - балалар, бу сүзләрне исегездә калдырыгыз, гомер буе онытмагыз һәм бу кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.

Үсемлекләрне һәм хайваннарны, үз тормышыгызны, Җирне саклагыз.

Җирдәге тереклек һәм Җир планетасы бик үзенчәлекле. Əлегә башка андый планета табылмаган. Шуңа да без аны үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен дә сакларга бурычлы.

Табигать белән бергә булыйк. Сәламәт булыйк!

Өй эше

Өйдә үзләрен художник итеп күзалдына китерергә һәм зоопаркка керү юлын бизәргә тәкъдим ителә.

Минем сезгә теләкләрем:

          Сәламәт булыгыз!

          Бәхетле булыгыз!

          Кояш кебек балкыгыз!

          Йолдыз кебек яныгыз!

          Чишмә кебек саф күңелле булыгыз!

           Күбәләкләр кебек шаян булыгыз!

          Кырмыскалар кебек эшчән булыгыз!

          Зур үсегез, чын кеше булыгыз!      





Получите в подарок сайт учителя

Предмет: Начальные классы

Категория: Уроки

Целевая аудитория: 1 класс.
Урок соответствует ФГОС

Скачать
Зоопарк

Автор: Гильфанова Равиля Минзагидовна

Дата: 13.05.2016

Номер свидетельства: 326230

Похожие файлы

object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(64) "Конспект урока на тему "В зоопарке" "
    ["seo_title"] => string(36) "konspiekt-uroka-na-tiemu-v-zooparkie"
    ["file_id"] => string(6) "123420"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1414496370"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(20) "В зоопарке "
    ["seo_title"] => string(11) "v-zooparkie"
    ["file_id"] => string(6) "123424"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1414496794"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(114) "Открытый урок по познанию мира в 3 классе: Экскурсия в зоопарк. "
    ["seo_title"] => string(64) "otkrytyi-urok-po-poznaniiu-mira-v-3-klassie-ekskursiia-v-zoopark"
    ["file_id"] => string(6) "185713"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1426232772"
  }
}
object(ArrayObject)#874 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(70) "Презентация урока на тему "В зоопарке" "
    ["seo_title"] => string(42) "priezientatsiia-uroka-na-tiemu-v-zooparkie"
    ["file_id"] => string(6) "164369"
    ["category_seo"] => string(16) "obschestvoznanie"
    ["subcategory_seo"] => string(11) "presentacii"
    ["date"] => string(10) "1422630788"
  }
}
object(ArrayObject)#852 (1) {
  ["storage":"ArrayObject":private] => array(6) {
    ["title"] => string(222) "Конспект интегрированного урока в 1 классе по русскому языку. Тема. Правописание парных согласных на конце слов. Зоопарк. "
    ["seo_title"] => string(130) "konspiekt-intieghrirovannogho-uroka-v-1-klassie-po-russkomu-iazyku-tiema-pravopisaniie-parnykh-soghlasnykh-na-kontsie-slov-zoopark"
    ["file_id"] => string(6) "216669"
    ["category_seo"] => string(16) "nachalniyeKlassi"
    ["subcategory_seo"] => string(5) "uroki"
    ["date"] => string(10) "1433094030"
  }
}


Получите в подарок сайт учителя

Видеоуроки для учителей

Курсы для учителей

ПОЛУЧИТЕ СВИДЕТЕЛЬСТВО МГНОВЕННО

Добавить свою работу

* Свидетельство о публикации выдается БЕСПЛАТНО, СРАЗУ же после добавления Вами Вашей работы на сайт

Удобный поиск материалов для учителей

Ваш личный кабинет
Проверка свидетельства