I этап. Оештыру | Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен уңай атмосфера тудыру Метод: әңгәмә Укучы максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру Метод: Үз-үзеңне тикшерү | Укытучы: - Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?(слайд1) -Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле. Яхшы кәеф, яңа көч белән дәресне башлыйбыз. Дәрестә үзебезгә кирәк булган кагыйдәләрне искә төшерик. (2 нче слайд.) 1. Дәрестә иптәшеңне тыңлый бел! 2. Үз фикереңне аңлата бел! 3. Тулы итеп җавап бир! Дәреснең девизы белән танышыйк! (Слайд 3) Без- башлы! Без – дус та! Без – игътибарлы! Без – тырыш! Без –бик яхшы укыйбыз! Без барысын да эшләрбез! Слайд 4 кабатлыйк | Хәерле көн, уң күршем! Хәерле көн, сул күршем! Хәерле көн, дусларым! Ишегебез ачык, Түрдән үтегез. Кайчан булмасын Рәхим итегез! Кемнәр килсә дә Йөзебез ачык. Кунаклар килү Үзе бер шатлык. Хәерле көн, апа-абыйлар! | I этап. Оештыру өлеше. Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора? |
IIэтап Актуальләштерү 2.Үзбилгеләмә , эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую. Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү. | Укытучы максаты: Укучыларның телдән исәпләү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау. Балаларның актив булуына ирешү Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү Укучылар максаты: Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү. Үзеңне һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә өйрәтү Метод: Үз-үзеңне тикшерү | Өй эшен тикшерү Сималтиниус раунд Тэйбл (по окочанию одновременно передают друг другу по кругу) (Слайд 5) Узган дәрестә без ничәгә тапкырлау таблицасын өйрәндек әле? - Ә хәзер арифметик диктант язарбыз. 1. 8 не 6 тапкыр арттыр.(48) 2. 14 һәм 4 саннарының тапкырчыгышы.(56) 3. 54һәм 6 саннарының өлеше.(9) 4. 7 не ничәгә тапкырлагач, 28 була?(4) 5. Бүлүче – 4, бүленүче 36 булганда өлеш нинди?(9) 6. 5 тән 15 кә кадәрге барлык җөп саннарны яз. (Слайд 6) (48, 56, 9, 4, 9, 6, 8, 10, 12, 14) (Бер берсенекен тикшерәләр)(Билгеләр куялар)слайдка җавапларны куярга 2: Слайд 7.ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (Встать-сесть)(дөрес булса баса,дөрес булмаса утыра) мин сораулар бирәм, дөрес булса басасыз, дөрес булмаса утырасыз Сораулар: 1. 9*8=72 баса 2. Квадратның капма-каршы яклары тигез (утыралар) 3. 8*8=81 (утыралар) 4. Периметр ул – геометрик фигураның барлык яклары суммасы. басалар 5. Турыпочмаклы параллепипедның 6 кыры бар басалар 6. 45:9=6 утыралар
3.Фигураларны исемнәре белән тоташтыр. Конверт№1 Үземә СТЁ ЗЕ КЛАСС Таратам. Эшлиләр. Басалар. Өстәлләрне алышып тикшерәләр. Үзегез билгеләмәгәнен өстәгез. Сөйләшми генә өстәлләрне алышасыз да , алрда булганын исеңдә калдырасың, утыргач өстәргә кирәк булачак. Утырып тикшерәләр. Слайд 8 Экраннан тикшерәләр. Билгеләр куялар. - | 9га тапкырлау һәм бүлү Дөрес булмаган җаваплар әйтелеп барыла | |
III этап. Яңа тема өстендә эшләү 1. Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге: белемнәрне актуальләштерү; фигураларның мәйданнарын өлге ярдәмендә чагыштыру; | Укытучы максаты: Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яңа теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын үстерү Метод: әңгәмә, проблеманы чишү Укучылар максаты: Саннары аермалары буенча чагыштыруга мәсьәләләр чишү. Күзәтергә, игътибарлы булырга Метод: проблемалы чишү юлларын табу Актуализация знаний и фиксация затруднения в деятельности | Геометрик материал белән эш.(конвертка ясап куярга) Сезнең өстәлләрдә дәреслек һәм дәфтәрләр ята, . - Нинди фигура өстәл өслегендә күп урынны алып тора? Ничек белдегез? Конверт №1 А)- Яклары төрле зурлыктагы квадратлар алыгыз һәм чагыштырыгыз. Кайсы зуррак, күрсәтегез. Ничек чагыштырдыгыз? - Тагын бу фигураларны берсе өстенә икенчесен куеп чагыштырырга була? Кызылсары квадрат зәңгәр квадрат эченә тулысы белән кереп урнаша. Шулай булгач, зәңгәр квадрат кызылсары квадраттан зуррак дип, ә кызылсары квадрат зәңгәр квадраттан кечерәк дип әйтәләр). Слайд 10 Б) Ә хәзер сары һәм кызыл түгәрәк алыгыз Түгәрәкләрне чагыштырыгыз? Ничек чагыштырырсыз? Берсе өстенә берсен салыйк . Кечкенә түгәрәкне күрсәтегез. -Шулай булгач, бу түгәрәкләр турында нәрсә әйтерсез? (алар тигез) Слайд 11 В) кызыл һәм яшел турыпочмаклык алыгыз . Чагыштырыгыз. Нинди ысул белән чагыштырсак уңайлы булыр? « Күз чамасы» беләнме, әллә берсе өстенә икенчесен куепмы? Нинди кыенлыкка очрадыгыз?( - Безгә ярдәмгә өлге килер. Өлгене куеп бу фигураларда ничә квадрат булганын ачыклыйбыз. Безнең фигураларда ничә квадрат булды? (саныйлар) Без өлге ярдәмендә фигурада ничә бертөрле өлге булуын ачыкладык. Шулай булгач бу нинди дә булса зурлык булырга тиеш. Бу зурлыкны беләсезме? -Бүген шул зурлык белән танышырбыз. Мисалларны эшләп җавапларын үсә бару тәртибендә урнаштырсагыз бүген өйрәнә торган зурлык килеп чыга. 2 өстәлдә эшлиләр. Кайсы өстәл алдан эшләп бетерә – баса. -Нинди сүз килеп чыкты? Экранда (укучылар партада эшли, аерым карточкаларга язылган .Артына хәрефләр куелган, 6*4:8=3 (м) 4*9:6=6(ә) 64:8*2=16(й) 54:6*3=(д) 8*6=48 (а) 5*2*10=80(н) Слайд 12 Тема: фигурларның мәйданы Максат: - ачыкларга, нәрсә ул мәйдан - берничә юл белән фигураларның мәйданын чагыштырырга өйрәнергә Слайд 13 - Мәйдан сүзен сез ничек аңлыйсыз? Кайда ишеткәнегез бар?
Слайд 17-18- Шәһәр мәйданы, бүлмә мәйданы.Кызыл Мәйдан, Г.Тукай мәйданы - Мәйдан сүзенең мәгънәсен каян белергә була? Слайд 19 Нәрсә соң ул мәйдан? СЛайд 20 Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән мәйдан сүзенең мәгънәсен ачыклыйк (сүзлектән табып уку ) Слайд21 Мәйдан – 1. Шәһәр яки авыл эчендә биналар, корылмалар булмаган зур гына ачык, буш урын. Казанда Ирек мәйданы. 2.Берәр нәрсә өчен хәзерләнгән яки берәр нәрсә биләп торган җир пространствосы 3. Яссылыкта яки өслектә яткан геометрик фигураларны характерлаучы төп математик зурлыкларның берсе. Өчпочмак мәйданы - Кайсы аңлатма математика фәненә кагыла? Слайд 22- Ни өчен мәйдан темасын өйрәнергә кирәк дип уйлыйсыз?: Слайд 23 (буш) ЭЙ АР ГАЙД (төркемнәрдә фикерләшәләр) (һәрберегез дә сөйләп чыгасыз, №3 башлый) Фикерләр тыңлана Бүлмәгә ремонтлар ясаганда да мәйданны белергә кирәк .Күпме линолеум, обой ,плиткалар алырга кирәклеген исәпләп, кибеттән җитәрлек кадәр генә алып кайтабыз. Слайд 24 Физминутка Күзегез белән нур сызыгыз. Стенда бер нокта табыгыз да нурны тәрәзә аша еракка җибәрегез (2) Борын очы белән түгәрәк сызыгыз, уң кул белән туры почмаклык, сул кул белән кысынкы почмак! Төгәл итеп сызыгыз! Сул аяк белән квадрат, ә уң аяк белән турыпочмаклык. Музыка астында Турыпочмаклы параллелипипедның ничә түбәсе бар? (8 укучы берләшә) 12:6=(2 укучы берләшә) 45:9=(5 укучы берләшә) 72:9=(8 укучы берләшә) Слайд 25 - Дәфтәрегезгә яклары 3см Һәм 7см булган турыпочмаклык сызыгыз. АВСД хәрефләре белән тамгалагыз . - Ягы 5см булган квадрат сызыгыз. KLMN хәрефләре белән тамгалагыз ( Учитель записывает на доске обозначения фигур) Слайд 26 Гөлчәчәк һәм Зөһрә кызлар турында бер вакыйга тыңлагыз. (Слайд) -Гөлчәчәк һәм Кызыл калфак кибеткә келәм алырга киткәннәр. Бу келәмнәр сезнең дәфтәрегездә сурәтләнгән, , ләкин кечкенә масштаб белән. Гөлчәчәкнең үзенә Кызыл калфакныкына караганда зуррак келәмне аласы килгән. - Гөлчәчәк кайсы келәмне сатып алыр?–ABCD яки KLMN хәрефләре белән тамгаланганынмы? - Күз чамасы белән, берсе өстенә берсен куеп тикшереп буламы? (балалар җавабы булмаса, шакмакларны санарга кушарга) Слайд 27-28 -.әйдәгез шакмакларны санап карыйк әле. 1 өстәл – квадратныкын 2 өстәл – турыпочмаклыкныкын 100 һәм 84 шакмак. Бер шакмак безнең өлге булып тора. Кайсы фигураның мәйданы зуррак булыр соң? -Гөлчәчәк кайсы келәмне сатып алыр дип уйлыйсыз? | Күз чамасы белән күрсәтәләр Күз чамасы белән (Чагыштыралар.) Алар тигез, чөнки берсе өстенә икенчесен куйгач алар капланып бетте, тәңгәл килделәр). Чагыштырып карыйлар. ( «« Күз чамасы» белән дә, берсе өстенә берсен куеп та чагыштырып булмый. Фигуралар формасы буенча төрле,берсе дә бер берсе эченә урнашмый.) Кайсы зур икәнен күз белән дә, берсе өстенә икенчесен куеп та тикшереп булмый). Санап әйтәләр юк Балалар Мәйдан сүзен җыялар
Теманы һәм максатны әйтәләр Слайд14-16 Мәйдан сүзен ничек аңлаулары турында әйтәләр. ) - Яссылыкта яки өслектә яткан геометрик фигураларны характерлаучы төп математик зурлыкларның берсе. Өчпочмак мәйданы бүлмәләрнең , бакчаларның мәйданын үлчәү өчен Бу фигураларны берсе өстенә берсен булмый юк Квадрат формасындагысын | Шәхси , дәреслек героена ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү |
V.этап. Үз эшеңне эталон буенча тикшерә барып практик -мөстәкыйль эшчәнлек; | | Слайд 30 Дәреслек белән эшләү 1. Дәреслек 19нчы бит, №6 Сигнал карточкалары белән күрсәтергә Бертөрле мәйданлы фигураларны тап. Санлы карточкалар белән күрсәт -Җавапларыгызны күрсәтегез Слайд 31 Фигураның мәйданы нәрсә ул? Фигураның мәйданы ул – яссылыкта фигураның күпме урын алып торуын күрсәтүче зурлык. Слайд 32 һәрвакытта да фигураларның мәйданын күз чамасы белән дә, берсе өстенә берсен куеп та чагыштырып булмый. Мондый очракта фигураның мәйданын үлчәү өчен махсус өлгеләр кулланалар. Слайд 33 Өлгеләр ( Өчпочмак, 5почмак, 3почмак, 6почмак) Слайд 34 Фигураларны чагыштырыгыз Бу фигуралар барысы да 12 шакмаклы, ә мәйданнары бердәйме Слайд 35 Белешмә Төрле өлге булганда төрле нәтиҗә килеп чыга. Шуңа күрә, фигураларны чагыштырганда бертөрле зурлык алырга кирәк
Слайд 36 Бертөрле мәйданлыфигураны, иң кечкенә фигураны әйтегезкирәк. |
(Төркемдә эш) бергәләп фикерләшеп җавап бирәләр 1 , 2 , 7, 8, 9 4 , 5, 3 6 Чагыштыралар Юк, кызыл турыпочмаклык фигурасы иң кечкенәсе, чөнки аның өлгесе дә кечкенә Яшел һәм сары 3почмак, Зәңгәр түгәрәк | |
VI. Кабатлау, белемнәрне системага салу | Укытучы максаты: Дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның яңа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү Метод: әңгәмә Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү Метод: үз-үзеңне тикшерү. | Слайд 37 1.Үзеңнең һәм иптәшеңнең куллары белән геометрик фигараларны ясарга. Өчпочмак, квадрат, туры сызык, овал, түгәрәк. - Кайсыгызның фигурасының мәйданы зуррак булды? Слайд 38-39 Квадратны кисеп фигуралар яса Бу фигураларның формасы үзгәрде, ә мәйданы үзгәрдеме? Фикер алышыгыз Релли робин (бер берсенә сөйлиләр) №1 башлый Класс бүлмәсендә күз белән чагыштырып була торган фигураларны әйтегез. | Бу фигураларның мәйданын чагыштыру Тәрәзә, ишек; стена,класс почмагы;
| |
VII. Йомгаклау Диагностика Рефлексия деятельности | | Белемнәрне бәяләү битен тутырыйк . 1 – мәйдан турында миндә күзаллау булды 2– мин фигураларның мәйданын күз чамасы белән чагыштыра беләм 3 – мин фигураларның мәйданын берсе өстенә берсен куеп чагыштыра беләм 4. – мин фигураларның мәйданын өлге ярдәмендә чагыштыра беләм - ә хәзер плюсларны санагыз һәм аска язып куегыз . - Кемдә 4 плюс бар, квадрат алабыз да Гөлчәчәкнең келәмен бизибез. Чөнки ул зур келәм алырга теләгән иде, аңа югары нәтиҗәле укучылар беркетә. Кемдә 3,2,1 генә плюс икән өчпочмак алып Кызыл Калфакның келәмен бизибез. Өчпочмакны берәү дә алмаса чәчәк беркетәбез. Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. Әйбәт эшлим, материалны аңладым. Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим.
- Нәрсә ул мәйдан?
-Фигураларның мәйданын ничә төрле ысул белән чагыштырдык? Өй эше: Мөстәкыйль эш дәфтәре № 3, 13 бит чагыштырырга. Дәрестә актив катнаштыгыз. Барыгызга да рәхмәт (билгеләр куела)
- Бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? -Кем теләгән билгене алды? -Кемнең билгесе теләгән билгедән югарырак, ә кемнеке,киресенчә,түбәнрәк булды? -Яхшырак билгене алыр өчен нишләргә кирәк? Укытучы.- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Дәрес тәмам
| Белемнәрне бәяләү битен тутырыйк . Яссылыкта яки өслектә яткан геометрик фигураларны характерлаучы төп математик зурлыкларның берсе. Өчпочмак мәйданы
| |