Тема: Рәсем дәресендә
Максат:
1.Рәсем дәресләренең кеше тормышындагы ролен , әлеге шөгыльгә ничек карауларын ачыклау.
2.Шигырләр аша матурлыкны күрә белергә, шигырьдән алган тәэсирләрен уртаклаша белергә өйрәтү
3. Рәсем сәнгатенә, табигать күренешләренә кызыксыну, эчке һәм тышкы матурлык,үзара дуслык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр – матурлыкны күрә белүнең әһәмиятенә төшенү.
Метапредмет нәтиҗәләр – уку мәсьәләсен куя белү, иптәш ләренең җавапларын бәяләү, рәсемгә карап фикер йөртә белү, сәбәпнәтиҗә бәйләнешләрен урнаштыру; әңгәмәдә катнашу, үз фикерен әйтә алу.
Предмет нәтиҗәләр – Бари Рәхмәтнең «Рәсемнәр ясыйбыз» (татар мәктәпләрендә Нәҗип Мадьяровның «Салават күпере» әсәре дә) шигыренең эчтәлеген аңлау, аның буенча сорауларга җа вап бирү.
Материал: Электрон дәреслек: Әдәби уку. 1 нче сыйныф: башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар
телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Д.М. Абдуллина, Г.Н. Мөхәрләмова. – Казан, 2023.
Җиһазлау: проектор, слайдлар, иллюстрацияләр.
Дәрес барышы
Оештырумотивлаштыру.
Укытучы:
-Исәнмесез,хөрмәтле коллегалар! Хәерле көннәр балалар. Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!Әйдәгез, бер-беребезгә яхшы кәеф,күңел күтәренкелеге теләп,дәресебезне башлап җибәрик.
Укучылар:
-Яңа көн тынычлык алып килсен.
Яңа көндә барыбыз да,
Яхшы эшләр генә кылыйк!
Укытучы:
-Балалар,әйдәгез эле үз-үзебезне тыңлап карыйк.Хәзерге вакытта сезнең кәефләрегез ничек? Сезнең алларыгызда кояш рәсемнәре ята. Кәефегез бик яхшы булса кояшның беренчесенә, яхшы булса икенчесенә, кәфегез булмаса өченчесенә нур куегыз.Сезнең яхшы кәефне мин зур кояш белән күрсәтәм(тактага беркетелә)
-Балалар кояшка ниләр җитми?(нурлар)
-Нурсыз кояш бик җылы да матур да булмый инде. Ә без кояшны матурлый алабыз. Бүген дәрестә биремнәрне дөрес итеп үтәсәк, бирем саен нурлар куя барырбыз.Килештекме?
Күргәнемчә сезнең барыгызның да кәефләре бик яхшы.Әйдәгез дәресне шундый итеп үткәрик,дәрес азагына да кәефләребез яхшы булып калсын.
Ә хәзер бер-берегезгә карап кулларыгызны тотынышып елмаегыз һәм кычкырып “Мин сиңа уңышлар телим,кирәк булса ярдәм итәм” дип кабатлагыз.
Бик яхшы.Урыннарыгызга утырыгыз.
Актуальләштерү.
Укучылар, уку дәресендә без нәрсәләр эшлибез әле?
III. Уку мәсьәләсен кую.
Бүген безнең алда нинди эшләр тора микән сон? Безнең класс почтасына бик серле конверт салып киткәннәр. Бәлки җавапны шуннан табарбыз.(Конверт эчендә өчпочмак салынган)
Өчпочмак нәрсәне анлата әле балалар, әйдәгез әле искә төшереп китик.
Түгәрәк- әкият
Квадрат-хикәя
Өчпочмак – шиг.
Димәк без бүген нәрсәләр укыячакбыз?(шиг.)
Тагын нәрсә бар икән?( М.Җәлил, Г.Тукай, Б.Рәхмәт, Н. Мәдъяров портретлары)
Портретларны күрсәтәм М.Җәлил, Г.Тукайны әйтәләр.Аларның асларына ИФ язылган була.
- Ә боларны таныйсызмы?(юк)
-Димәк яңа шагыйрьләр белән дә танышабыз икән.
Карандаш коробкасы, рәсем дәфтәре чыга.
- Балалар, уку дәресендә карандашлар, рәсем дәфтәрләре ник кирәк икән безгә?Аларны кайда гына кулланабыз сон без?(Рәсем дәресендә)
Балалар, карагыз әле безнең такта алдында нинди матур рәсемнәр тора. Картиналар галлериясенә эләктек без ахры.
-Кемнәр ясаган сон аларны?(Без)
-Ә кайда ясадыгыз соң сез аларны?(рәсем дәресендә)
-Димәк без бүген сезнең белән рәсем дәресендә булабыз, Б.Рәхмәт язган “Рәсемнәр ясыйбыз”шигыре белән танышабыз икән.
Б.Рәхмәт турында белешмә бирү
Бари Рәхмәт Урал якларына туа.Кечкенәдән үк
Г. Тукай әсәрләрен яратып укый, үзе дә яшерен генә шигырьләр яза башлый. Казанда чыга торган балалар журналында шигырьләре чыгара. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Сугыштан соң аның кече яшьтәге балалар өчен махус язылган «Кем көчле» һәм «Укыйсым килә» исемле ике китабы басылып чыга.
Б. Рәхмәт тиз арада балаларның иң яратып укыла торган язучысына әверелә.
III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
Бу дәреслекне укый башлагач кемнәр белән дуслаштык әле без?Әйе Алмаз, Гөлназ һәм Нур – бик тырыш балалар, китап укырга, күп белергә яраталар.
Аларның девизы ничек әле?
«Без бергә һәм бердәм», – диләр. Без дә бердәм һәм татумы?
Әйе бердәм булганда гына белемнәрне үзләштерү җиңел булыр.
Дустыбыз Алмаз кибеткә буяулар алырга киткән, ул буяу алып кайтканчы, Бари Рәхмәтнең «Рәсемнәр ясыйбыз» шигырен укыйк әле.
- Артикуляцион гимнастика эшләп алыйк.(Басып)
1.гаҗәпләнәбез Ә
2. уйланабыз Ы
3. эшебез килеп чыкмады да кәефсезләнәбез И
4. иптәшебез өчен сөенәбез А
5.елмаябыз Э
Шигырь өстендә эш.
1.Аудио тынлау
-Шиг сүз нәрсә турында барды?Балалалар нишлиләр?
Текстта таныш булмаган сүзләр бармы? Оста сүзен ничек аңлыйсыз?
2. Эчтән уку
3. 2 укучы кычкырып укый. Нурзилә, Зиннур
Группада эш. «Ромашка « уены
Группада эшләү кагыйдәләрен кабатлау.
-бер-береңне тыңларга
- ярдәмләшергә
-фикерләшергә
Ромашка биремнәре
1 группа . Мәктәптә нәрсә юк? Шул урынны укып күрсәт.(Нурия)
2 группа. Балалар нәрсәләр ясыйлар? (Н. Ясминә)
3 группа.Рәсемнәрне нинди төсләргә буйыйлар?(Диляра)
4 группа. Бу рәсемнәрне ясаганда балалар нәрсәләр турында уйлый икән?( Зиннур)
5 группа. Рәсемне тагын кайда ясарга ярый, кайда ярамый?(Алина)
6 группа. Язны сурәтләү өчен нинди төсләр сайлар иден?(Нурзилә)
Карандаш турында табышмакны уку ( Аделина укый)
-Нәрсә икән бу балалар? ( карандашлар)
Әйе, менә безнең буяу карандашлары артыннан киткән Алмаз да кайтып җитте. Нинди буяулар алган икән?Карыйк әле.Бигрәк матур икән төсләре. Әйдәгез төсләрне барлап чыгыйк.( 6 төс)
Красный- кызыл
Оранжевый- кызылсары
Жёлтый – сары
Зелёный- яшел
Голубой- ачык зәңгәр
Синий- зәңгәр
-Бу буяулар арасына кермәгән нинди төсләрне беләсез?
-Бу буяулар белән нәрсәләр ясар идегез?
-Ә мин салават күпере ясар идем.
-Сезнең салават күперен күргәнегез бармы?
-Кайчан күрергә була соң аны?
Салават күпере рәсемен күрсәтү.
Салават күпере турында белешмә бирү.
Җәйге эссе көндә коеп яңгыр явып уза. Яңгыр туктагач, кабат ялтырап кояш күренә. Шул мизгелдә узып барган кара болыт астында салават күпере калкып чыга. Салават күпере – яңгырдан соң күк йөзендә барлыкка килә торган җиде төсле дуга икән ул.
Кайчандыр салават күперен “чәчүрмә”, “килен тастымалы” дип атаганнар. Аны һаман да кайбер төбәкләрдә “күк җәясе”, “күк дугасы” дип йөртәләр.
Ә төсләрнең урнашу тәртибен ничек истә калдырырга соң?
Каждый Охотник желает Знать Где Сидит Фазан.(Бергәләп кабатлау)
Әйдәгез Алмаз алып кайткан буяуларны белән Салават күпере төсләре тәртибендә урнаштырып карыйк әле.
Нинди төс җитми?(шәмәхә)
Салават күпере турында аңладыгызмы инде балалар?
Ә менә шагыйрь Н. Мәдъяров шигырендәге герой Салават күперенең нәрсә икәнен белә микән?
Бу сорауга җавап эзли башлаганчы кем икән ул Нәҗип Мадьяров? Ул шагыйрь. 1928 елда Арча районында туа.
Нәҗип Мадьяров Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән.. Ул балалар өчен күп яза. Төрле елларда аның«Үрдәккә ни җитми?», «Ямьле кыш», «Күбәләк», «Җәйге яңгыр», «Салават күпере»исемле китаплары басылып чыга. -Эчтән укыйлар.
- Минем сорауга җавап таптыгызмы?
- Укытучы укый.
- Малайның исеме ничек?
-Ә Батырның дустының исеме ничек?
-Сез моны каян белдегез?
-Батырның ялгышы кайда?
-Ә без Батырга Салават күперенең нәрсә икәнен аңлатып бирә алабызмы соң?
-Әйдәгез башта шиг. бик матур итеп укып күрсәтик, аннан Батырга ярдәм итәрбез.
1.Өндәү һәм сорау җөмләләрне бергәләп интонация белән кычкырып уку.
2. Дәвам итеп уку ( Самат, Регина, Рифат Алина)
3.Сайлап уку
а) тойгылы җөмләне укы
б) сорау җөмләне укы
в) әнигә эндәшкән җөмләне укы
-Салават күперенең төсләре исегездә калды микән?Алмаз безгә буяулар алып кайткан иде.Әйдәгез әле шул буяулар белән эшләп алыйк.
Парларда эш
Сезнең алда салават күперенең төсләре ята.Ләкин аларның төсләре буялып бетмәгән Әйдәгез буяуларны сайлап , буяп бетереп куйыйк әле.(тактага чыгырып эләләр)
Бу салават күперләрен күргәч безнең кәефләр тагын да күтәрелеп китте.
Безнең дәресебез азагына якынлашты.
-Бүгенге дәрестә нинди эшләр башкардык соң без?
-Нинди яңа белемнәр алдык?
-Салават күпере турында белдек.
- Кемнәр бүгенге дәресне аңладым, анда актив каташтым, яисә анлап бетермәдем , әле тырышасым бар уйлый кояшларның тиешлесенә тагын бер нур өстәп куегыз .
Мин сезгә дәрес башындагы яхшы кәефегез дәрес азагына кадәр җитсен дигән идем,нинди кәеф белән тәмамлыйсыз икән дәресегезне тагын бер нур өстәгез.Хәзер күрсәтегез әле миңа үз кояшыгызны.
Балалар, карагыз әле безнең кояшыбызга. Анда үзгәреш сизәсезме? Ул тагын да матурланып китте. Аны сез шулай матурладыгыз. Бүгенге дәрестәге дөрес җавапларыгыз, актив катнашуыгыз белән матурладыгыз. Безгә тагын да күңеллерәк булып китте.
-Хәзер үзегезнең кояшыгызны да күрсәтегез инде. Аның да нурлары күбәйгән. Димәк сез бүгенге дәресебезне бик яхшы аңлагансыз, күп әйберләр өйрәнгәнсез.
-Бүгенге дәрестә нинди эшләр башкардык соң без?
-Нинди яңа белемнәр алдык соң без?
-Салават күпере турында белдек.
-Ә хәзер күз алдына җәйге эссе көнне күз алдына китерик( җәй рәсеме).Коеп җәйге яңгыр ява(яңгыр тавышы) Ялтырап кояш чыга. Шулчак күктә зур дугага охшаган салават күпере барлыкка килә. Салават күперен түшәмдә карау. Нинди матурлык! Нинди хозурлык!
Салават күперенең төсләре төрле.Бер генә төсле булса ул кадәр үк матур да булмас иде.Төрле төсләр бер-берсен тулыландырып нинди матур балкыйлар.Сез дә төрле, бер-берегезгә ошамаган, ләкин сез бергә, сез бердәм.
Балалар: Без бергә, без бердәм!
Көннәребез тыныч, күкләребез һәрчак аяз булса иде.